Мы в Telegram
Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасы

0 201
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасы
Хөрмәтле Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм утырышка чакырылган кунаклар! Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар! 2020 ел мөһим даталарга һәм иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга бай булды. Республика стабиль рәвештә үсүен дәвам итә. Татарстан яшәү өчен иң яхшы урыннарның берсе санала. Бу – безнең горурлыгыбыз һәм киләчәккә ышанычыбыз. Республиканың тотрыклы үсеше куәтле икътисадыбызга, узган елларда туплаган тәҗрибә һәм белемнәребезгә, шулай ук ил җитәкчелегенең һәм шәхсән Владимир Владимирович Путинның ярдәменә нигезләнә. Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу – Ватаныбыз тарихының каһарманлык сәхифәсе. Илебезнең һәр гаиләсендә үз батырлары турында хатирәләр кадерләп саклана. Сугыш дәһшәте чынлап та һәр гаиләгә кагылды. Татарстаннан фронтка 700 мең кеше алынды һәм шуларның яртысы туган нигезенә әйләнеп кайта алмады. Дөньяны фашизм афәтеннән коткарган җиңүчеләр буынына чын күңелдән олы ихтирамыбызны һәм рәхмәт хисләребезне җиткерәбез. Бүгенге көндә исән-сау ветераннар турында кайгырту, сугыш еллары вакыйгалары, яу кырларында гомерләрен корбан иткән сугышчылар, җиңү хакына тылда армый-талмый хезмәт куйган һәркем турында хатирәләрне мәңгеләштерү – безнең изге бурычыбыз. Юбилей елында башкалабызның Җиңү Паркында ветераннар белән бергәләп Совет солдатына һәйкәл ачтык. Анда гәүдәләндерелгән җыелма образ татар халкының кыю улы, 1945 елның 30 апрелендә рейхстаг өстендә Кызыл Байрак күтәргән Гази Заһитовның батырлыгына нигезләнеп тудырылды. Әлки, Югары Ослан, Мөслим, Менделеевск, Минзәлә, Чүпрәле һәм башка районнарда Нәби Дәүли, Михаил Фомин, Вилен Бурмистров, Никита Фролов кебек каһарманнар һәм хәбәрсез югалган билгесез солдатларга бюстлар, истәлек билгеләре, стелалар куелды. Сарман районындагы мәктәпкә Зиннәт Хәсәнов исеме бирелде, ә Актаныш районындагы үзәк стадион хәзер Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемен йөртә. Республикабыз башкаласы Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелү Хәтер һәм дан елының күренекле вакыйгасы, татарстанлыларның Бөек Җиңүгә һәм илебезнең куәтен ныгытуга зур өлеш кертүен тану буларак бәяләнергә хаклы. Казанның оптика-механика, электр техникасы, дары, вертолет, авиация, «Элекон», «Вакууммаш» заводлары, Химия сәнәгате өлкәсе дәүләт фәнни-тикшеренү институты, «Казанның моторлар төзү җитештерү берләшмәсе», Авиация сәнәгате дәүләт проект фәнни-тикшеренү институты кебек оешмалар «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» дигән истәлек билгесе белән бүләкләнде. Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов, Бөек Ватан сугышында катнашкан Александр Михайлович Малов, тыл хезмәтчәне Камил Хөсәен улы Тукаев һәм Социалистик Хезмәт Герое Николай Васильевич Фролов бүген бу залда утыра. Ветераннарыбызга – алкышларыбыз! Кадерле ветераннар! Сез – батырлык һәм кыюлык үрнәге. Сезгә һәм барлык ветераннарга чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Барыгызга да сәламәтлек, яхшы кәеф, җан җылысы һәм озын гомер телим! Хөрмәтле депутатлар! Быел ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтәбез. Республиканың төзелүе дәүләтчелегебез тарихында гаять зур әһәмияткә ия булуы турында әйтеп китәргә кирәк. Татарстан өчен бу – күренекле вакыйгалардан торган үсеш юлы. Әлбәттә, анда кыенлыклар да, югалтулар да, шулай ук уңышлар һәм күтәрелешләр дә күп булды. Зур җиңүләребез безнең хәтеребездә һәрчак саклана.  Юбилей елында тарихи һәм рухи мирасны саклауга юнәлтелгән чаралардан торган бай программа, фәнни, белем бирү һәм нәшрият проектлары гамәлгә ашырылды. Социаль-мәдәни һәм транспорт өлкәләрендә яңа объектлар төзү һәм гамәлдәгеләрен үзгәртеп кору буенча күп эш башкарылды. Бүгенге көндә Татарстан күп кенә социаль-икътисадый күрсәткечләр ягыннан илдә алдынгы урынны били. Уңышларга бай тарихи-мәдәни һәм рухи мирасыбызга, татарстанлыларның күп буыннары куйган тырыш хезмәткә нигезләнеп ирешелде. Без бу залга гомерен яраткан һөнәренә багышлаган, газиз республикабызның үсешенә өлеш кертүче кешеләрне чакырдык. Менә алар: Әтнә районы сыер савучысы Резидә Габделнур кызы Әкбәрова, очу аппаратлары җыючы-слесарь Ринат Галимулла улы Вәлиуллин, төзүче-монтажчы Назыйф Вазыйх улы Баһаутдинов, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Людмила Дмитриевна Грезина, балалар интернат-йорты тәрбиячесе Миләүшә Рашат кызы Сабирова, ветеринария табибы Альберт Мансур улы Баймәтов, Арча районыннан полиция өлкән участок уполномоченные Ленар Әлфәт улы Хисамиев, янгын сүндерү хезмәте ветераны Петр Михайлович Иванов. Кадерле дуслар! Күңел биреп, тырышып эшләвегез өчен Сезгә һәм сезнең аша барлык татарстанлыларга ихлас йөрәктән хөрмәтемне белдерәм, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Бик зур рәхмәт сезгә! Туган илебезне яратырга, хезмәтне сөяргә без сездән өйрәнәбез. Хезмәт батырлары – илебезнең горурлыгы ул! Хөрмәтле депутатлар! Коронавирус дигән йогышлы чир тормышыбызны байтак үзгәртте. Без бу авыр чорны бергәләп узабыз. Икътисад, социаль өлкә, шулай ук кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең ныклыгы сынау аша узды. Иң зур авырлык медицина хезмәткәрләре җилкәсенә төште. Бөтен көчне туплап, авыруның зур тизлектә таралуын булдырмау өчен көрәштек. Хастаханәләрдә ятак урыннар фондын хәстәрләү тиешле вакытында башкарылды. Медицина учреждениеләре ихтыяҗ туган барлык кирәк-ярак белән тәэмин ителде. Булган ятак урыннар фондына өстәп, 100 көн эчендә Казанда Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы төзелде һәм җиһазландырылды, Чаллыда йогышлы авырулар хастаханәсе корпусы файдалануга тапшырылды. «Татнефть», «КАМАЗ», «Полиматиз», «Эластик», «Аромат» компанияләре, 80 тегү фабрикасы, шулай ук «ПОЗиС» һәм «ТЕМПО» предприятиеләре ярдәме белән шәхси саклык, йогышсызландыру чаралары һәм  бактерияләргә каршы нурланыш җиһазларын җитештерүне тиз арада башлап җибәрдек. Медицина өлкәсе, Россия Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәте, шулай ук хокук саклау органнары хезмәткәрләренең бергәләп эшләве нәтиҗәле булды. Без чирнең таралуын туктатуга һәм вакыйгаларның тискәре юнәлеш алуын булдырмый калуга ирештек. Бүген без бу залга хәвефкә каршы көрәшнең иң алгы сызыгында торучы кешеләрне чакырдык. Болар: медицина хезмәткәрләре Зөлфия Галиәхмәтова, Светлана Железнова, Миләүшә Фәйрушина, Евгений Долгов, Светлана Лопатина; Россия Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәте хезмәткәрләре: Лилия Йөзлебаева, Луиза Борисова; хокук саклау органнары хезмәткәрләре: Владислав Волков, Руслан Хаҗиев, Фәргать Мөхәммәтҗанов, Рөстәм Ибраһимов. Кадерле дуслар! Бөтен республика исеменнән сезгә һәм хезмәттәшләрегезгә игелекле һәм бәяләп бетергесез фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Сезгә сәламәтлек, имин тормыш һәм уңышлар телим! Икътисадта һәм социаль өлкәдә тискәре нәтиҗәләрне киметү максатларында Россия Президенты Владимир Владимирович Путин йөкләмәсе нигезендә ил Хөкүмәте тарафыннан ашыгыч төстә ярдәм чараларының тулы бер комплексы гамәлгә ашырылды. Шундый ук чаралар тиз арада республиканың Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителде. Әйдәүче предприятиеләрнең эше тукталмасын өчен шартлар тудырылды. Авыл хуҗалыгы, төзелеш тармаклары, социаль өлкә, ашыгыч хезмәт күрсәтү һәм тәэмин итү хезмәтләре бер генә көнгә дә эшен туктатмады. Күрелгән чаралар предприятие коллективларын саклап калырга мөмкинлек бирде. Кыенлыклар булуга да карамастан, йогышлы чиргә каршы көрәшү җәмгыятебезне берләштерде. Бу катлаулы чорда йөзләгән волонтер һәм бизнес-берлекләр мохтаҗларга ярдәм кулын сузды. «Ярдәм янәшә» хәрәкәте кысаларында зур һәм бик кирәкле эшләр башкарылды.  Авыр чорда медицина хезмәткәрләренә һәм халыкка ярдәм иткән, игелек кылган хәйриячеләргә – эре һәм кече компанияләребезгә, оешмаларыбызга, шулай ук гражданнарыбызга рәхмәт әйтәсем килә. Алар арасында «Татнефть», «КАМАЗ», «ТАИФ» компанияләр төркеме, «Нәфис Косметикс», Зеленодольскиның А.М. Горький исемендәге заводы, «Бәхетле», мөселманнарның Диния нәзарәте, Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе һәм башка бик күп оешмалар бар. Хөрмәтле депутатлар! 2020 елның 1 июлендә Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсенә кагылышлы бөтен Россия күләмендә узган тавыш бирү ил тормышында тарихи әһәмияткә ия мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйга булды. Дәүләтебез куәтен арттыруга, социаль гарантияләрне ныгытуга хезмәт итүче бөтен ил өчен уртак рухи хәзинәләрне һәм гореф-гадәтләрне саклауга юнәлтелгән төзәтмәләрне татарстанлыларның күпчелеге хуплады. Тавыш бирү йомгаклары илкүләм лидерыбыз – Владимир Владимирович Путин курсын хуплау дәрәҗәсе республикада югары булуын күрсәтте. 11–13 сентябрьдә булып узган Татарстан Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау йомгакларын мин тулаем командабызның эшен югары бәяләү дип кабул итәм. Бу ышанычны без эшебез белән акларга бурычлы. Форсаттан файдаланып, сайлауда катнашкан һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм. Җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары төрле сәяси көчләрнең һәм иҗтимагый оешмаларның өстенлек өчен көрәшүе шартларында төзелде. Депутатлар корпусы шактый яңарды. Сайлау кампаниясе барышында күп тәкъдимнәр кертелде. Алар барысы да муниципаль дәрәҗәдәге программаларны һәм республика программаларын гамәлгә ашырганда исәпкә алынырга тиеш. Хакимият органнарыннан кешеләр бүгенге көндә аларның ачык һәм аңлаешлы булуын, үзләрен борчыган мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтүен көтә. Фикерләрнең үзебезгә ошаганнарына гына түгел, бәлки һәрберсенә игътибар бирергә, аларны эш барышында исәпкә алырга һәм гражданнарга үз карашларыбызны дәлилләп җиткерә белергә тиешбез.  Хакимият органнарына халык белән эшләүнең заманча барлык ысулларын үзләштерү шарт. Бу безгә урыннардагы хәлләрнең чынбарлыктагы торышын белергә, тиз арада карарлар кабул итәргә, эшне җиренә җиткереп башкарырга ярдәм итәчәк. Монда «Халык контроле» мәгълүмат системасын мисалга китерү урынлы булыр. 2012 елдан алып исәпләгәндә, кешеләрне борчый торган конкрет мәсьәләләргә кагылышлы 300 меңнән артык мөрәҗәгать эшкәртелде, шуларның 87 проценты хәл ителде. Дәүләт идарәсен цифрлы нигезгә күчерү җәмгыять белән дәүләт хезмәттәшлеге өчен яңа мөмкинлекләр ача. «Цифрлы Татарстан» проектын үстерүне дәвам итәргә кирәк. Халык белән кара-каршы элемтә системасын үстерүдә һәм социаль башлангычларны хуплауда гражданлык җәмгыяте институтлары һәм иҗтимагый оешмалар мөһим роль уйный. Без аларның социаль әһәмияткә ия булган проектларына ярдәм итүне киләчәктә дә һичшиксез дәвам итәчәкбез.  Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының бу эшчәнлектә тоткан роле көннән-көн үсә. Бу гамәлләрне башкарганда министрлыклар һәм ведомстволарның гражданнар тарафыннан хупланган гавами максатлары һәм бурычлары үтәлешенең сыйфатына иҗтимагый контрольне көчәйтергә кирәк. Хөрмәтле депутатлар! Республикада яшәүче һәр халыкның мәдәниятен, үзенчәлеген саклау һәм үстерү, милләтара һәм динара татулык тотрыклы тормышыбызның нигезен тәшкил итә һәм безгә ышанычлы адымнар белән алга барырга мөмкинлек бирә. Социаль эшне оештыруга һәм әхлакый хәзинәләрнең яшәешебездә ныгып урнашуына аерым игътибар бирүче, зур җаваплылык тоючы дини берләшмәләр, милли-мәдәни оешмалар, Татарстан халыклары ассамблеясе эшчәнлегенең күренекле ролен билгеләп үтәсем килә.   Казан Мәрьям Ана иконасы соборын төзүне тәмамлап киләбез, шулай ук 2022 елда Идел Болгарстанының Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан бәйрәм тантаналары узачак. Әлеге чараларны югары әзерлек белән, тиешле дәрәҗәдә уздыру күпмилләтле Татарстанның рухи, мәдәни мирасын һәм үзенчәлеген саклау юнәлешендә зур хезмәт куелуына ачык дәлил булачак. Балаларны һәм яшьләрне үзара ихтирам һәм милли-мәдәни үсеш рухында тәрбияләүгә аерым игътибар бирергә, аларның туган телне һәм мәдәниятне өйрәнүгә кызыксыну белдерүен хупларга кирәк. Шундый проектларның берсен «Яңарыш» республика фонды гамәлгә ашыра. Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең зирәк җитәкчелегендә татар, рус һәм инглиз телләрендә белем бирелә торган «Адымнар» полилингваль мәгариф комплекслары төзелә. Минтимер Шәрипович, Сез тарихи-мәдәни мирасны саклау эшенә бөтен күңелегезне бирәсез. Хезмәтегез бик мөһим һәм кирәкле. Зур рәхмәт Сезгә, саулык-сәламәтлек телим! Телебез – халкыбызның уртак байлыгы һәм мирасы, рухи яктан берләштерүче зур көч. Бөтендөнья татар конгрессының бурычы – «Милләт Җыены»нда кабул ителгән Стратегияне тормышка ашыру. Без Марат Готыф улы Әхмәтов җитәкли торган Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенә дә зур өметләр баглыйбыз. Бу эштә барлык хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар катнашырга тиеш. Шул ук вакытта һәркемнең шәхси үрнәге мөһим. Туган тел ул – иң әүвәл  үз халкың белән күңелнең иң нечкә кыллары аша бәйләнеш. Мин һәрчак әйтә киләм: без туган телне саклау өчен барысын да эшләячәкбез. Бу – киләчәк буыннар алдында безнең әхлакый бурычыбыз. Республикада яшәүче барлык милләт вәкилләренең –  татарларның, русларның, чувашларның, удмуртларның, мордваларның, мариларның һәм башка халыкларның телен һәм мәдәниятен саклау өчен барлык шартларны булдырырга тиешбез. Әлеге мәсьәләгә һәм республиканың күпмилләтле халкының берләшүенә зур әһәмият биреп, киләсе елны Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итәргә дигән тәкъдим кертәм. Бөтен Россия күләмендә халык санын алу киләсе елда мөһим вакыйгаларының берсе булачак. Республика Хөкүмәтенә, муниципаль берәмлекләр башлыкларына тиешле аңлату эшләре алып барып, бу эштә җәмәгатьчелекнең актив катнашуын тәэмин итеп, аны иң югары дәрәҗәдә оештыруны йөклим. Халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре икътисад, демография, социаль өлкәдә стратегик планлаштыру өчен генә түгел, һәр милләт өчен дә бик мөһим. Хөрмәтләр депутатлар! Татарстан тышкы элемтәләр өлкәсендә зур тәҗрибә туплады. Чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек илебез алып барган бердәм дәүләт тышкы сәясәте кысаларында гамәлгә ашырыла. «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеге кысаларында багланышларны киңәйтү, ЮНЕСКО конференцияләре, БРИКС илләре юнәлешендә алып барылган чаралар, «КазанСаммит» һәм башка халыкара һәм гомумроссия форумнарының Татарстанда уздырылуы республиканың халыкара мәйданда зур абруйлы булуын ачык дәлилли. БДБ илләре уеннары Россиянең тышкы сәясәте бурычларын үтәүдә катнашуыбызга күркәм мисал булырга тиеш. Яңа шартларда безгә чит илләр белән урнаштырылган барлык элемтәләрне саклап калырга, аларны республика мәнфәгатьләрен кайгыртуда яңа мөмкинлекләр ачу өчен кулланырга кирәк. Моннан тыш, Россия төбәкләре белән төрле юнәлешләрдәге, шул исәптән эчке туризмны үстерү буенча да, хезмәттәшлекне киңәйтү шарт. Хөрмәтле депутатлар! Эшебездә без кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртуга, яшәү өчен уңайлы мохит булдыруга зур өстенлек бирәбез. Республика программалары һәм илкүләм проектлар нәкъ менә шушы максатларны күздә тотып гамәлгә ашырыла.  Илебез Президенты Владимир Владимирович Путинның илкүләм максатлар турындагы Указын гамәлгә ашыру кысаларында безгә үзебезнең үсеш программаларына төзәтмәләр кертергә кирәк булачак. Шул ук вакытта республиканың 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе нигезендә безнең төп бурычларыбыз үзгәрешсез кала. Бу – кеше капиталын үстерү һәм тормышны яхшырту. Хакимиятнең барлык тармаклары һәм дәрәҗәләре эшчәнлеге нәкъ менә шуларны хәл итүгә юнәлтелергә тиеш. Безнең эшебез халыкның үз тормышыннан ни дәрәҗәдә канәгать булуыннан чыгып бәяләнә. Төзекләндергән һәм яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр һәм поликлиникалар, парклар һәм скверлар, спорт объектлары ачу, юлларны файдалануга тапшыру гадәти күренешкә әйләнде. 10 ел эчендә социаль-мәдәни объектларның 7,5 меңнән артыгы тәртипкә салынды һәм 3200 дән артык яңа объект төзелде, 400 дән артык җәмәгать урыннары булдырылды, 12 меңнән артык йортта капиталь төзекләндерү уздырылды. Елдан-ел безнең шәһәрләр һәм авыллар матурлана бара. Без бу масштаблы эшне республика программалары һәм милли проектлар кысаларында дәвам итәчәкбез. Быел гына да 49 мәктәп, 117 балалар бакчасы, 96 сәламәтлек саклау учреждениесе, 68 мәдәният йорты, 131 спорт корылмасы һәм башка бик күп  яңартылган объектлар ачылды.  Шунысын да әйтергә кирәк, объектны төзү әле ул эшнең башы гына. Аны алдан ук кадрлар белән тәэмин итәргә, яшәешен оештырырга кирәк. Монда тормыш кайнап торырга тиеш. Андый учреждениеләрне бары халыкка чынлап та кирәк булган урыннарда һәм икътисадый максатлардан чыгып төзергә кирәк. Аларның буш торуына яки нәтиҗәсез кулланылуына юл куярга ярамый. Министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә, район башлыкларына капитал салу программаларын булдыру һәм үтәү өчен шәхсән җаваплылык йөкләнә. Проектларны гамәлгә ашырганда, халыкның фикерен исәпкә алу, аның белән хезмәттәшлек итү һәм киңәшләшеп эшләү бик мөһим. Тәҗрибә күрсәткәнчә, нәкъ менә шундый проектлар уңышлы була. Татарстанлылар паркларны һәм яр буйларын, мәйданнарны һәм бульварларны төзекләндерү концепциясенә кагылышлы фикер алышуда актив катнаштылар. Бүген без бу объектларның кешеләргә хезмәт итүен, республика халкы һәм кунаклар аларга бик теләп йөрүен күреп торабыз. Болар – Татарстаныбызга күркәмлек өстәүче, аның үз йөзен булдыручы урыннар. Мондый эшне без дәвам иттерәчәкбез. Күптән түгел Казансу елгасын төзекләндерү стратегиясен расладык. Анда 30 километрга сузылган яр буе һәм 3 мең гектардан артык мәйданда урнашачак 12 парк төзү каралган. Моннан тыш, якындагы елларда без күпфатирлы йортларның 6,5 меңнән артык ишегалдын төзекләндерәчәкбез. Быел планда – 1000 объект. Туплаган тәҗрибәбез, һөнәр һәм күнекмәләребез төзекләндерү эшләре белән комплекслы шөгыльләнергә – яңартылган мәдәният йортлары, яр буйлары, парклар, ишегаллары үзара бәйләнгән һәм юллар белән тоташтырылган булуын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Без кешеләрнең поликлиникага, мәктәпкә, балалар бакчасына, китапханәгә, тукталышка ничек һәм нинди тротуарлар буенча баруы, балаларның ишегалдында имин уйнавы, әти-әниләрнең вакытны уңайлы үткәрә алуы турында уйлыйбыз. Торак төзелеше өлкәсендә илкүләм проектны кабул итү нәтиҗәсендә безнең алга җитди бурычлар куелды. Бу эшне торакны файдалануга тапшыруны арттыру максатыннан чыгып кына түгел, бәлки социаль тирәлек, транспорт, инженерлык тирәлеге объектларын төзүне, шулай ук эш урыннары булдыруны да күздә тотып, комплекслы итеп башкарырга кирәк. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә Муниципаль берәмлекләр башлыклары советы белән берлектә агломерацияләр өчен территорияләрне планлаштыруның бердәм документларын әзерләүне тәэмин итәргә, шулай ук әлеге территорияләрне комплекслы үстерүгә идарәнең нәтиҗәле алымнарын эшләргә кирәк. Бу безгә, «яшәгән урынымда эшлим» дигән принципка нигезләнеп, шул исәптән сәнәгать мәйданчыкларын оештыру аша да, яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Кече шәһәрләрне һәм авылларны комплекслы үстерү бурычлары шулай ук хәл ителергә тиеш. Биредә эш урыннары булдыру бик мөһим. Уңышлы мисаллар арасында – Биектау районында «Казансельмаш» һәм Кукмара районында металл савыт-саба заводы. Аларның продукциясенә Россиядә дә, чит илләрдә дә ихтыяҗ зур. Хөрмәтле депутатлар! Соңгы елларда республикада сәламәтлек саклау тармагының эшен яңартып кору буенча зур эш башкарылды: 8 ел эчендә сәламәтлек саклау өлкәсенең башлангыч баскычында барлык поликлиникалар тәртипкә салынды, 500 дән артык фельдшерлык-акушерлык пункты төзелде, 1400ендә төзекләндерү эшләре уздырылды, ашыгыч медицина ярдәме машиналары паркы тулысынча яңартылды, югары технологияләр кулланыла торган медицинаны үстерүгә бик күп акча тотылды. Башлангыч медицина-санитария ярдәме күрсәтү өлкәсендә матди-техник базаны яхшыртуны дәвам итәргә, онкология белән чирләүче балаларны дәвалау өчен яңа ысуллар кулланыла торган үзәк, Чаллыда һәм Әлмәттә Республика клиник онкология диспансеры филиалларын, Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең хирургия корпусын, шулай ук Казанда күз авыруларын дәвалау хастаханәсе һәм башка шундый заманча медицина объектлары төзергә ниятебез бар. Башлангыч баскыч медицина учреждениеләрен хезмәткәрләр белән тәэмин итү элеккечә үк көнүзәк мәсьәлә булып тора.  Киләсе елда гына да Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсенә 400 гә якын табиб, тулаем исәпләгәндә исә 2 меңнән артык белгеч кирәк булачак. Медицина тармагын цифрлы технологияләр нигезенә кору шулай ук мөһим бурыч булып тора. Бу эш иң беренче нәүбәттә төрле белешмәләрне һәм тикшеренү узган авыруларга табиб бәяләмәләрен тиз арада тапшыру мөмкинлеге кебек мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән булырга тиеш. Дәүләт һәм хосусый медицина учреждениеләренең электрон медицина карталары булдырылган бердәм цифрлы контурын төзү шарт. Моннан тыш, хәзерге шартларда югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүнең кичектерелгән процедураларын, авыруларны планлы төстә хастаханәләргә салу юнәлешендә үтәләсе эшләрне тәмамларга кирәк. Халыкның диспансерларда тикшеренү узуына аерым игътибар бирелергә тиеш. Төрле яклап тикшерү, диагноз кую авыруларны башлангыч чорда ук ачыкларга мөмкинлек бирә. Авыл халкына уңайлы булсын өчен бу эшне республиканың әйдәүче  медицина үзәкләренә беркетелгән 4 күчмә поликлиника башкара. Аз гына вакыт эчендә алар үзләренең нәтиҗәле эшләвен раслады: 35 меңнән артык кеше тикшеренү узган, шулардан ике меңнән артыгының авырулары ачыкланган. Гражданнарга тиз арада тиешле ярдәм күрсәтелгән. Һичшиксез, авыруны дәвалауга караганда, аның килеп чыгуын алдан ук кисәтү күпкә яхшырак. Ә сәламәтлекне саклау өчен аны ныгытудан, дөрес яшәү рәвеше алып барудан, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүдән дә нәтиҗәлерәк башка берни дә була алмый. Без саулыкны саклауга хезмәт итә торган төрле спорт корылмалары урнашкан тирәлекне эзлекле төстә үстерәбез. Соңгы елларда мең универсаль спорт мәйданчыгы төзелде. Һәр муниципаль районда заманча йөзү бассейны һәм спорт залы бар. Алар барысы да халыкта зур популярлык казанды. Быел без өстәмә рәвештә зур 8 спорт объекты төзедек, соңгы айда түбәле 4 футбол манежы файдалануга тапшырылды. Хәзер яшь футболчылар һәм регбичыларга үзләре яраткан спорт төре белән ел әйләнәсендә шөгыльләнү мөмкинлеге бар. Безгә киләчәктә дә халыкның төрле катлау вәкилләре шөгыльләнсен өчен спорт корылмалары төзү эшен дәвам иттерергә кирәк. Балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру да аларның сәламәтлеген ныгыту эшенә күркәм этәргеч бирә. Икенче ел рәттән без лагерьларны үзгәртеп кору буенча комплекслы программаны гамәлгә ашырабыз. Түбән Камада үзебезнең «Артек», Бөгелмәдә – А.Д. Губин исемендәге лагерь, Кама Тамагында XXI гасырда төзелгән беренче балалар лагере «Аргамак» барлыкка килде. Ә Казанның «Восток» лагере техник һәм технологик юнәлешле сменалар өчен база булачак. Быел әлеге заманча лагерьларда 50 меңнән артык бала ял итте. Барлыгы 94 лагерьны яңартырга ниятлибез. Аларның һәркайсы яшь буынның сәламәтлеген кайгыртуга юнәлдерелгән эш алып бару өчен универсаль мәйданчык хезмәтен башкарачак. Әлеге эшләр белән беррәттән без яшьләр өчен төрле үзәкләр һәм клублар ачуны арттырабыз, төрле өлкәләрдә иҗади программалар гамәлгә ашырабыз, яшьләр оешмаларына һәм аларның башлангычларына ярдәм күрсәтәбез. Казанда күптән түгел эшли башлаган «Урам» экстрим-паркына яшүсмерләр кызыксынып һәм теләп йөри.   Шунысын да әйтеп үтәсем килә: яшьләрнең барлык төркемнәре белән эшләү, аларның һәрберсенә идеяләрен тормышка ашыру һәм уңышка ирешү өчен үзенең иң күркәм сыйфатларын, сәләтен күрсәтергә мөмкинлек бирү бик зур әһәмияткә ия. Шунысы куанычлы: яшьләр әлеге эшкә тартыла, республика тормышында актив катнаша. Тормышка ашырыла торган «Яшьләр вакыты» проекты бик күп яңа идеяләр җыйды. Аларга, һичшиксез, ярдәм кирәк. Тарихыбыз һәм мәдәниятебез белән ихластан горурланучы, ата-бабаларыбыздан югары әхлак һәм батырлыкны мирас итеп алган, республикабызның һәм күпмилләтле Россиянең чын ватанпәрвәрләрен тәрбияләү мөһим бурыч булып тора. Бүген залда  утыручы яшьләр белән без хаклы рәвештә горурланабыз. Болар – Лениногорск районыннан Яшь армиячеләр хәрәкәте әгъзасы, бәлага тарыган кешене ут эченнән алып чыккан 15 яшьлек Фларид Садриев һәм            7 яшьлек кызны коткарган өчен «Фидакарьлек һәм батырлык» медале белән бүләкләнгән Чистай егете Галимов Радмир, ә бит шушы каһарманның үзенә дә нибары 7 яшь кенә! Алкышлыйк аларны! Яшьләргә үз мөмкинлекләреннән файдалану өчен шартлар тудыру эшен һичшиксез дәвам иттерергә кирәк. Нәкъ менә яшьлек чорында кеше шәхес буларак формалаша һәм, ахыр чиктә, яшәү һәм үсеш өчен тормышта үз урынын билгели. Яшьләр үз язмышларын республика белән бәйләсен өчен без барысын да эшләргә тиешбез. Күптән түгел генә әлеге мөнбәрдән «Иннополис» университеты студенты чыгыш ясады, ул: «Кайда тууың мөһим түгел, иң мөһиме – син Татарстанга кирәк!» – дип белдерде. Мин аның сүзләре белән тулысынча килешәм! Алга таба да шулай булсын өчен без барлык  шартларны да тудырырга тиеш! Татарларда: «Гаилә – ил терәге», – диләр. Хәзерге заманда ул дәүләт һәм җәмгыять иминлеге нигезе булып кала. Нык гаилә – ул һәрвакыт  мәхәббәт, хөрмәт, бер-береңне кайгырту, җылы учак һәм бәхетле балачак. Республикабызда күпбалалы 40 меңнән артык гаилә исәпләнә. Чаллыдан Толпеевлар гаиләсенең 13 баласы бар, Ютазы районыннан Королевлар дүрт баланы тәрбиягә алган, ә Балтач районыннан Гыйльметдиновларның яшь гаиләсендә инде 4 бала үсә. Аларны без бүген монда чакырдык. Сезнең алда – ата-ана булуга җаваплы караучы гаиләләрнең күркәм үрнәге. Гаилә хәзинәләрен барыннан да өстен куюны пропагандалау максатларында нәкъ менә шундый парлар турында массакүләм мәгълүмат чараларында күбрәк язарга һәм сөйләргә кирәк. Без, һичшиксез,  балалы гаиләләргә булышлык итү эшен дәвам иттерәчәкбез. Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле, социаль яктан якланмаган һәм ярдәмгә мохтаҗ гражданнар, төрле сәбәпләр аркасында авыр тормыш хәлендә калган кешеләр һәрвакытта да даими игътибар үзәгендә булырга тиеш. Безнең тарафтан тормышка ашырыла торган барлык проектларда да иң беренче чиратта аларның мәнфәгатьләрен күз алдында тоту зарур. Хөрмәтле депутатлар! Татарстанда мәдәниятне үстерүгә, аның инфраструктурасын камилләштерүгә зур игътибар бирелә. Соңгы елларда яңартылган объектлар арасында Ленин исемендәге мәдәният сараен, Сәетгалиев исемендәге һәм Тимерюлчылар мәдәният сарайларын, «Сәйдәш», «Мәскәү» мәдәни үзәкләрен, шулай ук «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәте урнашкан Алафузов театрын аерып атап китәсем килә. Аяз Гыйлаҗев исемендәге Чаллы драма театры бинасында киң колачлы төзекләндерү эшләре уздырылды. Шулай ук Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында  да реконструкция уздыру ихтыяҗы туды. Безгә шундый тәкъдим керттеләр. Әлеге эшне башкарганда безгә, архитектурабызны һәм гореф-гадәтләребезне саклаган хәлдә, заманча алымнарны активрак файдаланырга кирәк булачак. Иң мөһиме – безнең мәдәни объектларыбыз һәркем өчен уңайлы, теләп йөри торган урын булырга тиеш.   Яңартылган милли китапханә моңа ачык мисал. Анда китап саклау һәм заманча җәмәгать урыны функцияләре берләшә. Бүгенге көндә ул – төрле буын вәкилләрен һәм күптөрле иҗат берләшмәләрен үзенә тартып торучы яңа үзәк. Матди-техник базаны үстерү һәм ныгыту белән беррәттән, тарихи-мәдәни мирасны саклау, иҗат коллективларына һәм мәдәният әһелләренә ярдәм итү, тармак өчен кадрлар әзерләү юнәлешендә зур эш алып барыла. Мәдәният буенча советның күптән түгел уздырылган беренче утырышында әлеге һәм башка өстенлекле мәсьәләләр карап тикшерелде. Алар Татарстан мәдәниятенең киләсе 10 елда үсеш стратегиясе проектына кертелергә тиеш.   Хөрмәтле депутатлар! Мәгариф һәм фән – республика үсешенең мөһим юнәлешләре.   Агымдагы ел педагоглар өчен бик катлаулы булды. Балалар онлайн укыдылар, ә студентлар имтиханнарны да онлайн тапшырды. Укытучылар яңа шартларда да гадәти белем бирү ритмын саклап калдылар. Укытучыларыбызга ярдәм йөзеннән илебез Президенты йөкләмәсе нигезендә яңа уку елыннан башлап мәктәпләребездәге 23 меңнән артык сыйныф җитәкчесенә бишәр мең сум акча түләү каралган. Шул ук вакытта без төбәк дәрәҗәсендәге кызыксындыру чараларын да саклап калдык. Моннан тыш, 1 сентябрьдән башлангыч сыйныф укучыларының барысы да түләүсез, сыйфатлы кайнар ризык белән тәэмин ителә. Бу –  209 мең мәктәп укучысы дигән сүз. Республикабызда сәләтле балалар бик күп.  Без мәктәп укучыларының уңышлары белән ихлас горурланабыз. Быел Казан шәһәренең 131 номерлы лицеенда укучы Ралина Йосыпова һәм Розалина Миргалимова кызлар арасында математика буенча Европа олимпиадасында Россия җыелма командасы составында катнашып җиңү яулады, алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләнде. Лобачевский исемендәге лицей укучысы Илдар Гайнуллин информатика буенча халыкара олимпиаданың иң югары бүләгенә лаек булды. Кукмара районыннан Инсаф Фәйзрахманов, Чаллыдан Никита Олигер, Казаннан Ләйлә Надирова Бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда берьюлы берничә фән буенча бик яхшы күрсәткечләргә иреште. Әлеге яшьләрнең өчесе бүгенге чарада катнаша. Әйдәгез, аларны алкышлыйк! Уңышлар сезгә! Икътисадның реаль секторы таләпләренә җавап бирердәй  мәгариф даирәсе булдыру максатында Татарстанда 41 ресурс үзәге төзелде.  Монда белем алу өчен барлык шартлар булдырылды, яңа җиһазлар, шул исәптән Worldskills чемпионатыннан  мирас булып калган җиһазлар да урнаштырылды.  Ресурс үзәкләре эшче кадрлар әзерләү белән генә чикләнмичә, һөнәри белем бирүне үстерүдә гаять зур роль уйнаучы учреждениеләргә әверелде. Республиканың югары мәктәбе һәм фәнни оешмалары алдында икътисадның реаль секторы белән перспективалы үсеш юнәлешләре буенча тыгыз хезмәттәшлек алып баруны тәэмин итү кебек җитди бурыч тора. «Фән» илкүләм проекты кысаларында Казан федераль университетында ачылган «Планетадагы сыек углеводород чималын нәтиҗәле куллану» дөньякүләм фәнни үзәген мисалга китерү уңышлы булыр. Хөрмәтле депутатлар! Халыкның тормыш сыйфатын яхшырту һәм аның иминлеген тәэмин итү нәтиҗәле икътисадка нигезләнә. Бүгенге көндә нефть-газ-химия комплексында республика өчен стратегик әһәмияткә ия бик күп инвестиция проектлары тормышка ашырыла. Быел «Татнефть» компаниясенең ТАНЕКО проектын гамәлгә ашыра башлавына 10 ел тула. Инвестицияләрнең гомуми күләме 424 млрд сумнан артып китте. Нәтиҗәдә, республикада чыгарыла торган нефтьнең яртысыннан артыгы үзебездә эшкәртелә. Әлеге проект буенча эш дәвам итә. Быел яңа производстволарга 55 млрд сум күләмендә инвестицияләр кертү планлаштырыла. Республиканың нефть эшкәртү сәнәгатендә үз инжиниринг компетенциясе булдырылу – «ТАНЕКО» проектының әһәмиятле нәтиҗәсе. Шуны да билгеләп үтәсем килә, икътисадның башка секторларына да үз компетенцияләрен үстерү зарур. Дөньяның һәм Россиянең полимерлар җитештерү базарларында конкурентлык көчәйгән шартларда «ТАИФ» компанияләр төркеменең яңа производстволарын ачуны һәм гамәлдәгеләрен яңартып коруны аз вакыт эчендә тәмамларга кирәк. Бу – «Түбән Кама нефтехим»да яңа ЭП-600 олефин комплексы, «Казан органик синтез»да полимерлар җитештерүне үстерү, шулай ук яңа генерация көчәнешләрен төзү проектлары . Моннан тыш, «ТАИФ-НК»ның Калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексын эшләтеп җибәрүне, көйләүне тәмамларга кирәк. Бу эш республикада нефть чималын эшкәртүнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.   Икътисадны үстерү өчен республиканың машина төзү комплексында зур мөмкинлекләр бар. Бүгенге көндә биредә киң колачлы проектлар тормышка ашырыла. «КАМАЗ»  автомобильләрнең К5 буынын базарга чыгарды, яңа Р6 двигателе серияле төстә җитештерә башлауга әзер, Казан авиация заводында Ту-160М эшләп чыгарыла башлады, Зеленодольскиның                    А.М. Горький исемендәге  заводында «Чайка-СПГ» – Россиядә беренче буларак Зеленодольск проект-конструкторлык бюросында проектланган, сыекландырылган табигый газда эшләүче пассажир судносы файдалануга тапшырылды. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасы кысаларында Серго исемендәге, вертолет һәм оптика-механика заводлары яңартып корылачак. Тулаем алганда, җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатында оборона-сәнәгать предприятиеләренә, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә, гражданнар өчен чыгарыла торган продукциянең перспективалы базарларын исәпкә алып, үз техник-технологик мөмкинлекләрен анализларга кирәк. Дөнья күләмендә көнкүреш техникасы җитештерү буенча иң зур компания – югары технологияле «Хайер» компаниясе республикага инвестицияләр кертүен дәвам итә. Икътисад үсеше нәтиҗәле өстәмә электр энергиясе чыганаклары булдыруны таләп итә. Гомуми куәте 1,4 гигаваттлык 5 станцияне яңартып кору федераль программага кертелде. Алар арасында 850 мегаваттка исәпләнгән Зәй ГРЭСын яңартып кору буенча зур проект бар.   Чаллы җылылык-электр үзәгенә кагылышлы мәсьәлә һаман да әһәмиятен җуймый. Хөкүмәткә, «Татэнерго» белән берлектә, әлеге объектны федераль программага кертү мәсьәләсен карап тикшерүне йөклим. «Челтәр компаниясе» электр челтәрләре хуҗалыгын яңартып кору максатында финанслау күләме 50 млрд сум тәшкил иткән киң колачлы инвестиция программасын тормышка ашыра башлады, ул 5 ел дәвам итәчәк. Бизнеска ярдәм күрсәтү инфраструктурасы, шул исәптән 5 махсус социаль-икътисадый үсеш территориясе эшлеклелекне һәм инвестицияләр кертү өлкәсендәге активлыкны арттыруга көчле этәргеч бирә (аларның резидентлары тарафыннан бюджетка кертелгән акча ташламалар бәясеннән ике тапкырга артып китте инде). Алабуга махсус икътисадый зонасы илдәге шундый зоналар арасында хосусый инвестицияләр күләме, эш урыннары саны буенча беренче урында тора. Иннополис актив үсештә. Күптән түгел генә монда Росатом белән берлектә мәгълүматлар эшкәртү буенча Идел буендагы иң зур үзәкне төзү буенча 8 млрд сумлык проект тормышка ашырыла башлады. 2004 елда «КАМАЗ»ның буш торучы мәйданнарын файдалану проекты буларак үз эшчәнлеген башлап җибәргән «Мастер» Кама индустриаль паркы бүгенге көндә 1,4 млн кв. метр мәйданда урнашып, Европаның иң зур индустриаль паркларының берсенә әйләнде. Элеккеге сәнәгать зоналарын  яңартуның уңышлы мисалы буларак «Химград» технопаркын күрсәтергә була, узган 5 елда аның резидентлары тарафыннан җитештерелгән продукция күләме ике тапкыр артты. Бу исә аңа 3 ел рәттән Россия индустриаль паркларының илкүләм рейтингында алдынгылыкны саклап калу мөмкинлеге бирде. Кызганыч, инфраструктураларның барысы да  бизнес өчен нәтиҗәле эшләми. Районнарда сәнәгать паркларындагы кайбер урыннар бөтенләй файдаланылмый, кайберләрендә анык идарә структурасы юк, резидентлар җәлеп итү буенча системалы эш алып барылмый, алар тиешле инфраструктура белән тәэмин ителмәгән. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына, район башлыклары белән берлектә, сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр әзерләүне һәм аларны тормышка ашыруны йөклим. Безнең төп бурычыбыз – эшкуарлар өчен, кече һәм урта бизнесны үстерү өчен уңайлы шартлар булдыру. Күпләр моны әлегә кадәр тулысынча аңлап бетерми. Үз эшеңне башлап җибәрү,  яңа производстволар ачу, эш урыннары булдыру – чын мәгънәсендә, олы хөрмәткә һәм дәүләт ярдәменә лаеклы зур хезмәт. Әлеге максатларда республикада финанслар белән тәэмин итү, белем бирү, милек мәсьәләләренә кагылышлы, шулай ук базарларга юл ачу кебек ярдәм чараларының тулы бер комплексы гамәлгә ашырыла. Аерым алганда, Татарстанда Россиянең иң зур компанияләре –«Вайлдберриз» һәм «Озон»ның яңа мәйданчыкларында республиканың ике меңнән артык товар сатучысы эшли. Бездә шулай ук үзебезнең «Казан экспресс» дигән интернет-мәйданчыгыбыз уңышлы гына эшләп килә, бу елның ахырына ул 70 кә якын товар бирү пункты ачуны планлаштыра. Республика маркетинг үзәге югары нәтиҗәләргә иреште. Аның мәйданчыгында 3 меңнән артык товар сатучы оешма 30 млрд сумнан артык керем алуга иреште. Эшкуарларга маркетплейс инфраструктурасы мөмкинлекләреннән активрак файдаланырга кирәк. Икътисадның динамикалы үсеше күп очракта продукция җитештерүнең барлык циклларына бәйле процессларның цифрлы нигезгә корылу дәрәҗәсенә бәйле. Сәнәгатьтә ясалма интеллект нигез?



Кызыл

По уровню доходов жителей город занимает 71-е место в стране


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Разговор с артисткой Аригмой Цыремпиловой о работе в Бургосцирке - Россия, Культура, Театр и Дети

По уровню доходов жителей город занимает 71-е место в стране

Росгвардейцы отыскали без вести пропавшую женщину в Туве

Семилетнее дежавю: Снова серебро

Новости Кызыла

Межрегиональный конкурс родного языка в Бурятии, Культура и Россия

Разговор с артисткой Аригмой Цыремпиловой о работе в Бургосцирке - Россия, Культура, Театр и Дети

Офицер Росгвардии принял участие в акции «Линейка памяти» в кызылской школе

Росгвардейцы отыскали без вести пропавшую женщину в Туве


Юные балерины из Тувы выиграли международный конкурс

Гарантия Армении против односторонних требований Азербайджана – легитимность ее позиций – Пашинян

Сенсацией завершился матч КПЛ-2024

Жителей Тувы приглашают на ярмарку недвижимости по льготной ипотеке


Росгвардейцы отыскали без вести пропавшую женщину в Туве

«Ордабасы» выбрал нового главного тренера

В Туве в честь празднования 80-летия вхождения республики в состав России стартовал автопробег

Позволит избежать нового нападения: глава Минтерруправления пояснил, для чего Армении нужна правовая граница с Азербайджаном


Глава Тувы Владислав Ховалыг
Тува

Глава Тувы Владислав Ховалыг поздравил земляков с Первомаем


Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Ria.city
Персональные новости
Бато Багдаев

Артистка Госцирка Бурятии Аригма Цыремпилова начинала как девочка-каучук (Культура в России, Дети и Театр)



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Движение «Рок-Петроград» хочет восстановить поминальную площадку Цоя

«Синий троллейбус» будет курсировать по улицам Иркутска 9 и 10 мая под песни Булата Окуджавы

Россия и Дети: театр кукол Ульгэр в Бурятии покажет концерт-представление "Вальс Победы"

«Смотрю в зеркало и говорю: ну красивый!»: Филипп Киркоров отметит день рождения в «Шоу Воли» на ТНТ


Павлюченкова и Потапова не смогли выйти в финал турнира WTA в Мадриде в парном разряде

Соболенко и Швентек сыграют в финале турнира WTA в Мадриде

ATP представила новые правила парного тенниса

Российский теннисист Рублев вышел в финал турнира «Мастерс» в Мадриде


Sci-Fi Short Film Urbance - DUST Throwback Thursday

'Our fielding has let us down', says GT skipper Gill

Two Skinny Pitties Reunite A Year After Rescue - The Dodo

T20 cricket is here to stay, will take the game forward: Ganguly