Сәламәтлек министрлыгы: Кызыл зоналарда эшләүче медиклар барлык түләүләрне ала
0
79
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе авырулары белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә түләүләр вакытында түләнә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде. «Медицина хезмәткәрләренә түләүләр буенча бездә бернинди канәгатьсезлек юк. Бездә федераль үзәктән төшерелгән норматив хокукый актлар буенча барлык түләүләр дә тулы күләмдә башкарыла. Бу уңайдан бездә шикаятьләр теркәлмәде», - диде спикер. Исегезгә төшерәбез, Россия табибларына коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш өчен түләүләр агымдагы айга озайтылды.