Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Милләтләр мозаикасы: милли киемнәрдә тәңкәләр, каурый һәм солтан мөһере

0 101

 Ләйлә Фазлыева: «Эшлекле костюмга милли элемент кертүне беркем тыя алмый»

Татарстандагы милләтләрнең бердәмлеген беренче күмәк биюдән аңлап һәм тоеп булды. Мари, чуаш, удмурт, рус, татар һәм башка милләт биюләрен алар бергәләп башкардылар. Бу биюдә чыннан да халыкларның дуслыгы, көче чагыла. Татарстан Республикасының вице-премьеры Ләйлә Фазлыева да: «Милләтләр дуслыгы — республикабыз, илебез өчен иң мөһим әйберләрнең берсе. Без әлеге милләтара татулыкны саклап, киләсе буыннарга да тапшырырга тиешбез», — диде. — Соңгы биш елда мода индустриясе этник мотивларга игътибар итә башлады. Дизайнерларның коллекцияләрендә төрле илләр, милләтләрнең образларын чагылдырган элементлар күрергә була. Заманча кешенең киемендә милли бизәкләр, орнаментлар булуы бик тә мөһим. Хәзер бигрәк тә стильләштерелгән киемнәр кияләр. Һәркем өчен милләт бик изге төшенчә. Мондый чаралар милли костюмнарны, милли бизәк, гореф-гадәтләрне популярлаштыру максатыннан үткәрелә, — диде ул. Ләйлә Фазлыева чарага милли кием киеп килгән иде. Кызыл чапанга алтын төсендәге җеп белән милли орнамент төшерелгән, чапан исә билбау белән буып куелган. Үзенең образы турында ул: «Эшлекле стильдә бизәнү әйберләре минимум булырга тиеш. Тик эшлекле костюмга да милли элемент кертүне беркем тыя алмый», — диде. Иске татар бистәсендәге Мәрҗани мәчете каршында зур концерт булса, Кабан күленә карап торган территориядә заманча, шул ук вакытта милли мотивлар белән эшләнелгән кием коллекцияләре халыкка тәкъдим ителде. Мисал өчен, әлеге фотоларда дизайнер Юлия Әхмәтҗанованың рус коды белән эшләнелгән коллекциясе. Башкорт милли киеме: «Тәңкәләр кызның хәлле гаиләдән булуын аңлаткан»

«Халыклар дуслыгы йорты»нда төрле милләт вәкилләре берләшеп, үз ансамбльләрен булдыралар. Тумышлары белән Башкортстаннан булган, хәзерге көндә Казанда яшәүче саф башкортлар да «Ак тирәк» ансамбле белән чыгыш ясадылар. Үзләре бииләр дә, җырлыйлар да. Милли костюм һәм баш киемендәге тәңкәләрнең нәрсә аңлатуын алар үзләре сөйләде.

— Элек хатын-кыз озын күлмәктән булырга тиеш булган. Күлмәк өстеннән җилән кигәннәр. Аяклар күренмәскә, куллар ачык йөрмәскә тиеш. Күкрәкләргә, авырлы чакта корсакка күз тимәсен өчен, түшелдерекләр куйганнар. Кашмау — баш киеме. Элек хатын-кызлар озын толым йөрткәннәр. Шул толымнарга күз тимәсен өчен каплап куйганнар. Түшелдерекләргә борынгы тәңкәләр, натураль коралл тегелгән, ә тукымасы — киндер. Шуңа күрә алар бик авыр. Йөртергә бик авыр булган өчен, милли киемнән алга таба түшелдерекләр төшеп кала һәм баш киемнәре яулыкка әйләнә.

Гомумән, киемдә, баш киемендә тәңкәләр бик күп. Алар кызның нинди гаиләдән булуын аңлатканнар. Мәсәлән, тәңкәләр күп һәм кыйммәтле икән, димәк, кыз кеше хәлле гаиләдән булган. Ирләрнең баш киеме, гадәттә, кама (песец) җәнлегенең йоныннан эшләнелгән. Баш киеме түбәдә бераз калкурак булып тора — ул сикәлтәле Урал тауларын аңлата. Ирләрнең дә өстендә җилән (елән). Тездән озынрак җиләнне яшь егетләр, кияү буласы егетләр кия. Олы агайлар, бабайларныкы кыскарак була һәм алар билбау белән бәйләп куялар. Ирләрнең дә, хатын-кызларның да аягында читек. Ә бик борынгы заманнарда чабата кигәннәр, — дип аңлаттылар алар.

Көньяк Үзбәкстан милли киеме: каурый, киң чалбар һәм папаха

Хорезм бию костюмы кигән кызлар һәм папахалы егет фестивальнең башыннан азагына хәтле милли киемнәрен салмадылар. Хорезм — Үзбәкстан төбәге. Ташкентның үзеннән килеп укучы кызлар-егетләр үз гореф-гадәтләре белән кызыксынып яшиләр икән. Хорезм биюе үзбәкләрнең гадәти биюләреннән дәртлелеге белән аерылып тора.

Иң беренче күзгә ташланган деталь — ул кызларның баш киемендәге каурый. Каурый иң күзгә ташланган гына түгел, әлеге костюмның иң мөһим элементы да икән. Әлеге каурыйлар түбәтәй кебек баш киеменә кадап куелган. Шулай ук кызларның кулларында чыңгылдап торучы беләзекләр бар. Зур алкалар, ялтырап торучы муенсалар тагу да мөһим икән. Кызларның күлмәге төрле төстәге вельветтан һәм ак юка ефәктән эшләнгән. Ир-атларның киемендә иң күзгә ташланганы, әлбәттә, папаха. Мондый папаханы, гадәттә, Үзбәкстанның көньяк өлешендә яшәүче ир-атлар кия, чөнки ул эсседән коткара икән. Үзбәк егетләренең өстендә чапан, яки башкача итеп әйтсәк, халат. Өс киеме озын һәм кыска була ала. Чапан ачылып китмәсен өчен аны билбау белән бәйләп куялар. Чапаннарның җәйгесе дә, кышкы калынрагы да була. Бию костюмындагы орнаментларны гадәти тормышта күреп булмый. Чөнки ирләр халатында бернинди дә бизәк булырга тиеш түгел икән.

Үзбәк ир-атлары киң чалбар һәм күн итек киеп йөрергә тиеш.

Чуаш милли киеме: хушпу, тухья һәм тәңкәләр

Татарстан территориясендә чуашлар элек-электән яшәгәннәр. Җирле чуаш апалары «Халыклар дуслыгы йорты»нда үзләренең «Сәлам» дигән җыр коллективын оештырып җибәргәннәр.

Хатын-кызларның бәйрәм киемендә ак төсләр өстенлек итә. Аяк-кулларны каплап торган күлмәк, ә өстеннән алъяпкыч киелә. Гадәти тормышта күлмәк шакмаклы тукымадан тегелә. Чуаш киемендә ак, кызыл һәм сары төсләр өстенлек итә. Орнаментлар исә йорт, хуҗалык, кояш дигәнне аңлата икән.

Хатын-кызларның баш киеме хушпу дип, ә яшь кызларныкы тухья дип атала. Хушпуның түбәсе тигез, ә тухьяныкы очлырак булып тора. Хушпу һәм тухья астыннан сурбан бәйләгәннәр. Ул — салкыннан, кызудан саклый торган яулык. Баш киемендәге һәм түштәге тәңкәләр элек көмештән була һәм алар кызның байлыгын, нинди гаиләдән икәнен аңлата.

— Урак вакытларында да хатын-кызлар шундый киемнән йөргәннәр. Авырлыгына да, кызуына да карамаганнар. Әле тәңкәләр кояшта кыза да бит, — диләр «Сәлам» ансамбле солистлары.

Төркия милли киеме: «Бу күлмәкне кызлар хәзер туй көне алдыннан кияләр»

Туйшә — Казанга Төркиядән килеп укучы кызларның берсе. Аның өстендә заманында солтан кызлары кигән күлмәге. — Әлеге костюмны Госман империясе заманында хан сараенда яшәүче хатын-кызлар — солтанның хатыннары, кызлары кигән. Хәзер бу күлмәкне кызлар туй көне алдыннан «Кына төне» үткәргәндә кияләр, — дип сөйләде Туйшә.

Төркиядәге «Кына төне» — милли туй йолаларында һәм гореф-гадәтләрендә мөһим чара. Ул кызның туган йорты белән саубуллашуы, аны кияүгә озату кичәсе буларак билгеләнеп үтелә. Бу вакыйга, гадәттә, кияү йортында уза.

Әлеге костюм күлмәктән, күлмәк өстеннән - юка тукымадан тегелгән чапаннан һәм баш киеме — түбәтәй белән фатадан тора. Төркия хатын-кызлары төрле бизәнү әйберләре тагарга яратулары белән дә билгеле. Иң мөһиме — муенса. Муенсада солтаннның мөһере төшкән ташлар да бар.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Туве росгвардейцы задержали угнавшего чужой автомобиль мужчину

В Кызыле росгвардейцы обеспечили безопасность горожан во время празднования Дня города

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.