Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026 Октябрь 2026
1 2
3
4
5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«TMTV» премиясе: Илһам Шакиров тыныч йоклый аламы?

0 28
Котлыйбыз! Быел «TMTV» премиясе, коронавирус авыруы таралу сәбәпле, онлайн форматта үтә. Телевизордан гына карыйсы — аккредитация дә үтәсе юк. Соңгысында кертмибез дип тавыш чыгарганнар иде, коронавирус булгач, талашырга да кирәкми. Билетка да акча бетермисең, аларның арзан түгел икәнен үзегез дә беләсез. Менә ичмасам! Әле бизәнеп, матур күлмәкләрне, үкчәле түфлиләрне дә кияргә кирәкми. Алайса бу премиягә затлыдан-затлы киемнәр, ә кышын уза торган «Татар җыры» фестиваленә затлыдан-затлы туннар киеп йөриләр. Ярый, тамашаның үзенә күчик. Коронавируслы елда узган ТМТВ премиясендәге номинацияләрдә җиңүчеләр: 1.     Фәнил Вакказов — «Спорт сөючән артист» 2.     Зарина Асылкаева — «Яңа исем» 3.     Фәнил Галиуллин — «Ел ачышы» 4.     Альбина Апанаева, Дилә Нигъмәтуллина, Анна Попова — «Иң иҗади тандем» 5.     Айлин — яшь башкаручылар арасында «Иң яхшы альбом» 6.     Айдар Рәкыйпов — «Иң яхшы җыр» 7.     Рузилә Хәертдинова — «Иң яхшы яшьләр проекты» 8.     Зөлфирә-Алмаз Мирзаяновлар — «Яңа дуэт» 9.     Анастасия Макарова — «Егетләр мәхәббәте» 10. Илгәрәй — ир-атлар арасында «Романтик җырчы» 11. Фирүзә — «Иң яхшы автор башкаручы» 12. Арсен Камакаев — «Ир-ат автор-башкаручы» 13. Илнат Фәрхуллин — «Яңа сольный проект» 14. Чәчкә — хатын-кызлар арасында «Иң лирик җырчы» 15. Динара Рәхимова — «Иң яхшы танцеваль проект» 16. Ябай Малай — «Иң лирик җыр» 17. Рәфис Кәлимуллин — «Ел ташкыны» 18. Сөмбел Билалова — «Иң романтик җырчы» 19. Салават-Гүзәлем Миңнехановлар — «Иң стильле дуэт» 20. Нәфкать Нигъмәтуллин — «Татар сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен» 21. Алсу Әбелханова — хатын-кызлар арасында «Кабатланмас образ» 22. Ләйсән Гыймаева, Булат Бәйрәмов — «Елның иң җырлы гаиләсе» 23. Гөлназ Асаева — «Иң яхшы видеоклип» 24. Илназ Сафиуллин — «Елның иң лирик җырчысы» 25. Раяз Фасыйхов — ир-атлар арасында «Кабатланмас образ» 26. Әнвәр Нургалиев — ир-атлар арасында «Ел җырчысы» 27. Зинира-Ризат Рамазановлар — «Ел дуэты» 28. Элвин Грей — «Гастрольләр рекордсмены» 29. Иркә — хатын-кызлар арасында «Тамашачы мәхәббәте» 30. ИлСаф — «Халыкчан җырчы» 31. Хәмдүнә Тимергалиева — «Җырчы-легенда» 32. Ришат Төхвәтуллин — ир-атлар арасында «Тамашачы мәхәббәте» 33. Гүзәл Уразова — хатын-кызлар арасында «Ел җырчысы» 34. Айдар Галимов — «Иң яхшы җыр театры» 35. Зәйнәб Фәрхетдинова — «ТАССРның 100 еллыгына багышланган махсус премия» 36. Dj Радик һәм Айрат Сафин — «Чит илдә төшерелгән иң яхшы клип» Соңгы номинациядә җиңүче Айрат белән Радик тамашада чыгыш ясамады. Коронавирустан курыкканнардыр, күрәсең… Ничек кенә уйлап бетерәләр икән шушы номинацияләрне? Бигрәк күп бит. «Романтик җыр» ни була ул һәм аны җырлаган җырчы «романтик җырчы»дан ни белән аерыла? Бармактан суырып алынган номинацияләр бу! Кайсы җырчының нинди номинациядә җиңүен билгеләү әләләәй авыр эштер ул. Яисә җырчыларга нинди номинациядә җиңүләре мөһим түгел микән?! Тагын бер сорау: ТМТВ сайтында тавыш бирү бара. Ә нигә кайсы җырчының ничә процент җыюлары күренми икән? Күрсәтегез әле, алай гаделрәк булыр иде! Тавыш бирүен бирәсең, ә нәтиҗәсе билгесез. Тавыш бирүнең мәгънәсе нидә алайса? «Нәмә» әйтим инде?.. Бу исемлектәге җырчыларның бер унысын сез дә белмисезме ул? Тагын бер тапкыр укып чыгыгыз әле. Кызык өчен «ТМТВ» ның Инстаграмына кереп чыккан идем. Фотоларның берсенә генә тукталыйк. Арсен Камакаев белән Айлинның фотосын куйганнар. Комментарийларга күз салсаң, боларның икесен тамашачылар белми. Ә оештыручылар премия ияләрен тамашачы сайлый, ди. «Беренче тапкыр ишетәм, нинди җырчылар бу?» — дигән берсе. «Беренче ишетәбез исемнәрен», — ди икенчесе. Дөрес, «Якташым Арсен өчен шатмын», дигән русча комментарий да күрдем. Әлфия Шәрипова «Бер алманы бишкә бүләек» җырын башкара. Клибы ТМТВда күренгәли. Татарча әллә ни иркен сөйләшә дип әйтә алмыйм. Кызыл келәмнән үткәндә, Фәнил Вакказов белән бергә чыкты алар. Җырчыларның барысын да Байбулат каршы ала. Хәзер Байбулат сорау бирә дә, Фәнил Әлфиядән җавап әйттерә. Карагыз, имеш, ул татарча белми. Нинди генә сорау бирелмәсен: «Әлфия җавап бирә», — ди Фәнил! Әлфия тырышып татарча җавап бирә. Шулай елмаеп, Әлфияне сөйләштерде дә Фәнил, шыпырт кына премияне үз кесәсенә салып куйды. Авызыңа салынып утырсаң, шул була инде. Ярый, премия Әлфиягә дә бирерләр әле берәр. Байбулат әйтмешли, «сәхнәдә тәүге адымнарын ясаучы» Радик Миңнебаев белән таныштырасым килә сезне. Ул да кызыл келәмнән үтте. Юк, бу бер дә 20-25 яшьлек егет түгел. Мин үзем шулай дип уйлаган идем. Ә абзыйның яше бара инде. Радик ага үзе төзүче икән. Аның «Сәлам, авылкаем» дигән җыры мега-хит җыр, ди. Әкият тәмам. Пәрдә ябылды. «Бәллүр» триосы да кызыл келәмнән үтте. Кызлар, молодцы. Акча табып, катнашканнар бит! Бу өч кызларның берсен күргәч, сискәнеп киттем, минем аңа керфек ясатырга барганым булды. Ничек ясавы ошамады. Җырларын ишеткәнем юк, бәлки җырлары керфек ясауга караганда яхшырак килеп чыга торгандыр. Алга таба Зарина Асылкаева белән Фәнил Галиуллин пәйда булды. Фәнилне мин узган ел Салават Зәкиевичнең концертында күргән идем. Зур сәхнәдәге зур җырчылар кебек үк «газиз тамашачыларына» рәхмәт әйтте яшь егет. Фәнилнең газиз тамашачылары, егеткә сәхнәдә үз урынын булдырырга ярдәм итегез. И теге ни, әллә ни йолдызланып та китмәсен иде инде. Татарстанның халык артистлары белән беррәттән премия алалар да, зур җырчылар кебек үк сөйләшә башлыйлар. Зарина «Яңа исем» номинациясендә җиңде. Фәнил исә «Ел ачылышы» булды. Болар икесе дә бер ачылып, аннары мәңгегә ябылып куя күрмәсеннәр иде инде. Тәәк, Винариска тукталыйк. Байбулатка ул: «Минем җырларымны тыңлап, „заколебешься“ әле», — ди. Аның кадәр туйдырырлык дәрәҗәдә акчаң җитәр микән, Винарис абый, җаным? Әйтик, радиода көненә өч тапкыр җырлау да арзан түгел. Туйдырырлык булсын өчен, сәгатенә бер өч тапкыр җырның яңгыравы кирәктер. Күпме түләргә кирәк икән?.. Уйларга да куркыныч. Айлин үзен «татар йолдызы» дип саный! Бу хакта ул кызыл келәмдә басып торганда әйтте. Менә андагы үз-үзен ярату! Күпләр үзләренең кимчелекләрен санап, җафалана. Айлин, биреп тор әле шул үзеңне яратуыңнан берничә процентны! Шулай да киеме чын «татар йолдызыныкы» инде. Эчке күлмәге ай-һай матур иде. Миндә шундый фикер калды — сәхнәгә трусикчан гына чыгып китәргә теләгән дә, ишектән чыгып китәм дигәндә генә кайнанасы тәрәзә челтәрен йолкып алып, тиз генә итәк итеп урап куйган… Теге челтәрле итәк аша күренми дип уйлагандыр. Упс, дөрес уйламаган. Юрган тышлыгы урарга кирәк иде. Айдар Рәкыйпов белән Рүзилә Хәертдинова чын мәгънәсендә тырышып эшли. Бүгенге көнне булган нәтиҗәләре — үз тырышлыклары. Айдар «сольнигын» куйды, Рүзилә әлегә юк. Көтәбез! Айдарның: «Нәрсә сезнең арада?» — дигән соравына җавабы гына ошамады. «Дуслык, бәлки мәхәббәт тә бар», — дидеме соң?.. Рүзиләнең ире дә, кызы да бар, Аллаһка шөкер. Бераз гына пиар ясыйм дип, тузга язмаган сүз сөйләп йөрмә, Айдар. Анастасия Макарова исемдә калды. «Татар теле — авыр тел», — диде ул. Нигә рус милләте кызында татарча җырларга теләк барлыкка килгән икән? Өйрәнәм, ди. «Егетләр мәхәббәте» номинациясен яулады Настя. Әле үзләренең беренче адымнарын ясаучы җырчыларга, ягъни менә шушы өстә язылып үткәннәргә Нәфкать абый үз теләген теләде. «Озын бәхетле иҗат гомере телим», — ди ул. Кайсыларыдыр төшеп калыр, әмма теләкләргә кушылабыз. Җырчы Фирүзә дә үтте келәмнән. «Безнең җырларны күреп алганнары өчен…» — дип рәхмәт әйтте ул. Үз кулларың белән илтеп бирәсең ич син ул җырларны да, клипларны да. Илтеп биреп, акчасын түләгәч, күрәләр инде, кая китсеннәр… Әнвәр Нургалиев «Ел җырчысы» булды. Филүс Каһиров белән бергә чыкты алар. Байбулат: «Филүс, Әнвәрнең кайсы җырын яратасың?» — ди. Филүс бу сорауга җавап итеп Әнвәрнең «Кочаклама, яратмыйча» җырын башкарды. Әнвәргә дә шул ук сорауны бирделәр. Байбулат: «Җырлап күрсәтсәгез дә була», — ди. Әнвәр абый: «Аның кебек җырлый алмыйм. Барысын да яратам», — диде. Нишләп җырлый алган җырчыларга зал җыю авыррак икән ул?.. Сүз уңаеннан. Әнвәр әфәндегә тагын ике җыр җырлаттылар. Бу узган елгы «Татар җыры» фестивалендә Салават абыйның: «…кунак ул, ә без „местный“», — сүзләре нәтиҗәседер. Айдар Галимов та икене җырлады. Ришат Төхвәтуллин берне генә җырлады. Ул Казанда яши, шуңа күрә берне җырласа да җитәр дигәннәрдер. Гүзәл Уразова турында язмыйм. Ул яңа кибет ачты әле, ишеткәнсездер?.. Бетте, бетте. Язмыйм. Калган җырчыларның премиядә катнашулары көтелгән иде. Аларның берничәсе «Барс Медиа» белән контрактта. Кайберләренең премия алулары дәрәҗә түгел, ә, киресенчә, оештыручыларның нәкъ менә, әйтик, Зәйнәб ханымга, Нәфкатъ абыйга, Хәмдүнә апага премия бирүләре дәрәҗә. Бу 36 сын да үз урыннарын тапты. Онлайнмы соң бу, юкмы? Концерт онлайн форматта үтәчәк, дигәннәр иде. Әмма онлайн ук булып бетмәде бугай ул. Илназ Сафиуллин да кызыл келәмнән үтте. «Кызыбызның туган көненә әзерләнәбез», — диде ул шунда. Илназ белән Айгөл 2019 елның 3 августында әти-әни булдылар. Илназның тагын бер кызы бар әллә? Бәлки ялгышамдыр да… Гөлназ Асаева да премия алганнан соң фотосын «онлайн тантана» узганчы ук керткән иде инде. Үзен гаепләүләргә җавап биргән иде Асаева — имеш, аның турында нәрсәдер язалар, ә ул ире Вилдан белән акча эшли һәм премияләр яулый. «Онлайн-тантана» башланганчы ук булган иде бу хәл. Әллә тантана узганчы ук аңа сынны фотога төшер өчен генә биреп тордылар микән? Әле Сөмбел Билалованың игезәге бар икән, Аның берсе кичә кич кызыл келәмнән үтте, икенчесе шул ук сәгатьләрдә Казан шәһәр филармониясе үткәргән концертта катнашты! Ул концертны «Татар-информ» онлайн күрсәтте. «Даст иш фантастиш»! 31 яшьтә гаиләсез булу мактану дөресме? Ришат Төхвәтуллин турында: «Ул өйләнмәгән. Кызлар…» — дип әйттеләр. Сүзен-сүзгә искә калдырмадым, шушы типтагы сүз әйтелде инде. Өйләнми икән, димәк, үз тиңен очратмаган. Һәм бәлки артык вакчылдыр. Эзли-эзли, сазга кала күрмәсен иде инде Ришаткаебыз! Ришат тагын авылы турында җыр башкарды. Ярата инде үз авылын! Коронавирус сәбәпле барлыкка килгән ялларын да авылында үткәрде дип беләм. Онытылган! Алып баручылар турында язарга онытылган бит. Гөлназ Сәфәрова, Рамил Шәрәфиев, Гөлназ-Илсур Шәрипҗановлар алып барды бу тамашаны. Дуслар, Рамил Шәрәфиевның кайчан да булса бер менә шушы дәрәҗәле сәхнәдә басып торачагы билгеле иде. «Барслар» үткәргән «солянка» ларның берсендә Рамил турында каушавы сизелә дип язган идем. Соңыннан Айваз Садыйровтан интервью алганда, без шушы язмага тукталдык. Ул миңа: «Тәҗрибә кирәк», — дигән иде. Димәк, Рамил тәҗрибә туплап өлгергән, ә Айваз Садыйровтан җилләр искән… Ул да хәзер минем кебек телевизордан премияләр өләшү тантанасын карап утырадыр. Гөлназ-Илсур Шәрипҗановлар еш кына ТМТВ каналында балкып-балкып ала. Алар да алып баручы. Әмма зәвык бераз аксый, иптәшләр. «Барслар» үткәргән бу дәрәҗәдәге концертлар зәвыкның үзе бит… Сәфәрова Айдар Галимовка: «Айдар абый, хәтерлисеңме: ун ел элек бу сәхнәдә „Татар җыры“ н үткәргән идек?» — ди. Нәрсәгә әйтүем: Гөлназга да алмашка берәр чибәр, шулай ук озын аяклы туташ яисә ханым килер микән? Кирәктер дип уйлыйм! Ахырда алар: «Без беренче», — дип саубуллашты. Беренчеләр, әйе. Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова булмады. Кая йөрисез соң сез? Фирдүсне «буш башак» дип кертмәделәр инде, ә Илсөягә ни булган? Әллә кайда йөриләр инде беренче була алмыйча. Аларга беренче булырга кирәк! Әмма ул беренче булу кыйммәткә төшәдер шул… Калганнары кая киткән соң? Кызыл келәмнән үткән җырчыларның барысы да премия алмады. Калган җырчылар кая киткәннәр икән? Үттеләр дә, үзләреннән җилләр исте. Яисә шул өч-биш минутлык «йолдызлы мизгел» өчен генә, акча түләп, чәчләрен ясатып, визажистка барып, матур булып килгәннәр микән? Кызларны бераз кызганам. Күпләр минем белән килешер: кайчакта шундый матур итеп бизәнеп куясың, күлмәгең дә килешеп тора, ә барасы җир юк яисә планнар өзелә. Боларныкы алай булмагандыр дип ышанасым килә. Кем белән үтсен тагы… Иркә кызыл кемләмнән Элвин Грей белән үтте. Бу әллә ни яңалык түгел, әмма уйланырга урын бар. Айгөл ханым кем белән үтсен инде тагын? Дөресрәге, быел яз булган хәлләрдә соң аның белән кем үтсен? Билгеле, аның яклаучысы.  Иркәнең киеме миңа ошамады. Әллә бакчага барыр юлда иде инде? Шундыйрак тәэсир калды. Юл уңаеннан гына кергән дә «дәлше» киткән. Биш еллык юбилеегыз белән, димме соң? Быел премия бишенче тапкыр үткәрелде. Юбилей! Зур бәйрәм! Әмма бәйрәмне һәрберебез аерым каршы алды. Теге «барслар» һәрчак диярлек чәчә торган «конфетти» да булмады. Әмма, ни генә дисәң дә, офлайн форматта концерт карау күпкә күңеллерәк. Күзләр арымый! Әмма башка як бар: колаклар тавышка арырга мөмкин. Яратып бетермәгән җырчың җырласа, бар янына барып чәй эчәсең, берәр тәмле әйбер сайлыйсың. Әмма барыбер җыр ишетелә. Ә өйдә исә, гомумән, телевизорны сүндереп куеп була. Мин уйлап куйдым: өйдә булгач, күпме эшем эшләнде. Идәнен юдым, керләрне үтүкләдем (мактану дип кабул итмәгез). Әле өстәвенә иртәнге якта командировкага Теләчегә дә барып кайттым. Әгәр концерт тамаша залында булса, бер көнемне шуңа сарыф итәсе булыр иде! Аллаһ үзе безне сакласын. Бу коронавирус дигән афәте дә безнең белән озакка дуслашмасын. Амин. Концертлар да очрашырга язсын! PS. Тамаша Илһам Шакиров исемендәге концерт залында үтте. 36 номинациядә җиңүчебез бар, лириклар да, романтиклар да, халыкчаннар да җитәрлек. Илһам Шакиров тыныч йоклый ала торгандыр. Кайберәүләрен ишеткәннән соң гына каберендә борылып ятмаган булса, әстәгафирулла.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Туве офицер вневедомственной охраны Росгвардии провела профориентационный урок для кадетов

При силовой поддержке спецназа Росгвардии пресечен незаконный оборот оружия и наркотических средств в Республике Тыва

В г. Кызыле сотрудники Росгвардии поздравили педагогов с Днем учителя

Александр Мясков предупредил о росте активности медведей перед спячкой

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.