Казанның «Замбези елгасы» зоопаркына кафр козгыннары алып кайттылар
0
116
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Казанның «Замбези елгасы» зоопаркына кафр козгыннары алып кайттылар. Бу хакта Казан зооботаника бакчасының Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә. «Әлеге кошларны Германиядән кайтардылар, алар Котбус шәһәрендәге зоопаркта туган. Козгыннарга — 5 яшь», — диелә хәбәрдә. Кафр козгыны мөгезле козгыннар төренә керүче ике төрнең берсе, ул Африка саваннасында яши. Әлеге кошлар бик зур, аларның озынлыгы — 129 сантиметрга, авырлыгы 3,2 килограммнан 6,2 килограммга кадәр җитә. Козгынның бу төре Халыкара Кызыл китапка кертелгән. Аларның гомер озынлыгы 40-60 ел тәшкил итә, кошлар буынтыкаяклылар, моллюсклар, бакалар, ташбакалар, еланнар һәм кимерүчеләр белән туклана. Казанның «Замбези елгасы» зоопаркына таҗлы торналар алып кайтулары хакында хәбәр ителгән иде инде.