Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Быелгы җәй җиләкле, еланлы һәм төлкеле — «Ватаным Татарстан»

0 200
(Казан, 12 июль, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Гөлгенә Шиһапова). Быел җәйге ялым авылда узды. Әллә вирус куркытты, әллә күңел тыныч урын эзләде — иремнең туган ягына юл тоттык. Кукмара районының Төркәш авылын килен булып төшкән көннән бирле яратам. Рәхәт җир ул. Монда беркем беркая ашыкмый, дөнья кумый, булганына шөкер итеп яши. Үз авылымда җәйге чорда узыша-узыша җиләк, гөмбә, мәтрүшкә, себерке җыялар. Тыныч урында булсам да, балачактан канга сеңгән җиләк җыю гадәте йөрәккә тынгы бирми генә бит. Тагын шунысы бар — Мамадыш районында җиләк өлгереп, 2 атна узгач кына Кукмарада пешә башлый. Безнең ял әнә шул чорга туры килде. Быел табигать башка төрле иде. Әллә үзебез, әллә ул үзгәрде. Басуда үсеп утырган ромашка белән һиндыбага кадәр күзгә дөньядагы иң матур чәчәк булып күренде. Элек кыргый куяннарны юлда очратып койрыгын гына күреп калсак, быел алар авыл эчендә йөри. Гаяз абыйлар бакчасында яшәүче ике пар куянга тап булдык. Курыкмыйлар да. Керпене әйткән дә юк. Бакчабыз хуҗасына әйләнгән. Болары ярар инде, бакча башына килгән кабан дуңгызларына ни әйтерсең? Аларда да курку юк. Авыл халкы моны печәннең күп булуы, кешеләрнең мал тотмавы белән аңлата. Без кайткан көннәрдә яңгырлар явып, давыл узса да, калган вакытта кояш җылысын кызганмады. Бик әйбәт булды ул. Яңгыр җиләкләрне үстереп, кояш пешереп куйды. Каен җиләге исә ансыз да үскән иде. Ирем, җиләкле урын беләм дип, безне Мазар елгасы буена алып китте. Менә җиләк оясы кайда икән! Бармак башы кадәр каен җиләген күргән юк иде әле. Бер урында утырып кына 2 литр җыелды. Күзем тагын да эрерәк җиләкләргә төште. Шунда килеп, кулымны сузмакчы идем, үлән арасыннан миңа карап торган еланны күреп алдым. Нишләргә? Җиләк тә, чиләк тә онытылды. Кая барырга? Куе, калын үлән. Имән шавыннан башка берни ишетелми. Тиз генә тулы чиләгемне үрелеп алдым да, артка карамыйча, басу юлына элдердем. Эчкә курку һәм калтырау керде. Уң аягымның дерелдәве өйгә кайтып җиткәнче бетмәде. Елан күрүем хакында башкаларга сиздермәскә тырышам. Авылга җитәрәк, ирем: «Андагы елан. Тыз-быз шуышып йөриләр. Яннан әллә ничә узып китте», — димәсме! Бүтән бу җиргә аяк басмыйм дип сүз бирдем. Җитмәсә, муенга урман бете кадалган. Көнбагыш мае сөрткәч, аның чыкканын 3 сәгать көтәргә туры килде. Иртәгесен кибеткә ипигә баргач, елан күрүемне әйтем. Шаккатучылар булмады, авыл кешеләренә гел очрап торалар икән. Әле аю күрүчеләр дә булган. Балтач районының Кили авылына төлкеләр ияләшкән. Тавык-чебешләрне буып та йөриләр икән. Авыл халкы төлкедән куркып тора. Аучылык оешмасына да шалтыратканнар. Тик әлегә кадәр уңай җавап булмаган. Ә менә Балык Бистәсе районы урманнарында аюлар рәхәтләнеп йөри. Үзләре кешегә ташланмаса да, ырлыйлар ди. Бу хакта Кызыл Йолдыз урманчылыгында эшләүчеләр әйтте. — Аюлар элек тә бар иде инде алар. Безнең бистәгә дә киләләр, питомникка да төшәләр. Ырлап утыралар да китеп баралар. Бездәге аюлар кешедән курка. Әгәр баласына тимисең икән, ул кешегә ташланмый. Узган ел умарталыкка килеп тилмертә иделәр. Быел, шөкер, анда күренмиләр, — ди Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкчесе Нияз Тәҗмиев. Алар яшәгән бистәгә төлке дә, куян да, бүре дә килә икән. Кешегә зыян салмасалар да, кош-кортларны харап итәләр, ди. Төлкеләр күп булу сәбәпле, монда яшәүчеләр тавык-казлар асрый алмый икән. Мамадыш районында яшәүчеләр аюын да, төлкесен дә, бүресен дә, кабанын да, куянын да урманга җиләккә яки гөмбәгә баргач күреп кайта. Авылларга килүче юк икән. — Элек кура җиләге җыйганда гына аякка резин итек кия идек. Кура арасында елан бар, дип әйтәләр иде. Хәзер исә еланнардан күп нәрсә юк. Аларны каен җиләге җыйган җирдә дә, тау башында да, бакча артында да очратып була, — ди Берсут-Сукачи авылында яшәүче Лена ханым. Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннарны мониторинглау бүлеге җитәкчесе Илфат Вәлиев үзенә тимәсәң, бер генә хайван да кешегә зыян салмый дигән фикердә. — Авыл янәшәсендә урман бар икән, әлбәттә, төлке дә, бүре дә, аю да, кабан да килергә мөмкин. Алар ризык эзләп килә. Төлкеләр кимерүчеләрне тотканчы, әзер ризыкка тиз ияләшә. Әгәр авыл тирәсендә чүплек, калдык-постыклар ята торган җир булса, җәнлекләр анда киләчәк. Төлкеләр кешедән курыкмый. Куянның авылга килүендә зыян юк дип уйлыйм. Агачларга зыян салмаса, ул башка начарлык эшләми. Безнең республикада бүреләр бик аз. Быел аларны 28 февральгә кадәр атарга рөхсәт иде. Исәпләүләр буенча бездә бүреләр саны унга да тулмый. Чит төбәкләрдән керүчеләре бар. Әмма алар ничек керә, шулай чыгып та китә. Без аларны үзебез дә атабыз, — ди ул. — Аю да, кабан да баласына куркыныч янамаганда кешегә кагылмый. Кинәт килеп чыгып куркытсаң, һөҗүм итәргә мөмкиннәр. Еланнар исә бөтен җирдә бар. Аларның артуын ни белән бәйләргә дә белеп булмый. Кимерүчеләр күбәйгәнгәме, әллә авыл тирәләрен печән баскангамы — әлеге сорауга төгәл җавап юк. Аны белгечләр белән өйрәнергә кирәк. Татарстанда яшәүче дала кара еланы Кызыл китапка кертелгән. Аңа тияргә ярамый. Кеше гомеренә куркыныч тудырганда гына бу еланга һөҗүм итәргә мөмкин. Әгәр еланнар күплектән зарланучылар булса, без һәр районда эшләүче белгечләргә мөрәҗәгать итәбез. Алар ул урынга барып, әлеге еланны тотып, башка җиргә күчерә. Кешеләр өчен кайдадыр чикләр булса да, хайваннар хәрәкәтендә андый нәрсә юк. Кая барасылары килә — шунда йөриләр. Алардан куркырга кирәкми.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Военнослужащие Росгвардии Тувы обеспечили проведение регионального этапа игры «Зарница 2.0»

В Туве сотрудники Росгвардии задержали нетрезвого угонщика автомобиля

Росгвардейцы провели встречу на тему будущей профессии со студентами кызылского техникума

При силовой поддержке спецназа Росгвардии в Республике Тыва задержан подозреваемый в хищении лошади

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.