Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11 12 13 14 15
16
17
18
19
20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Мобиль кушымталары булган татар радиолары

0 225
"Китап", Радиоларның җитәкчеләре белән әлеге кушымталарның эчтәлеге һәм репертуары, аның аудиториясе турында сөйләштек. Радио дигәч үк колакта «Татар радиосы» дигән сүзләр яңгырый башлый, күз алдына алсу төстәге йолдызы килә. Әлеге радионы белмәгән, алып баручыларны тавышыннан ук танымаган кеше юктыр ул бүген. Татар телле аудитория үзенең күңеленә хуш килгән радионы сайлап ала. Кемдер «Болгар радиосы»н, берәүләр «Курай»ны яки дини тапшыруларга йөз тоткан «Азан»ны тыңлый. Барысының да диярлек сайтлары һәм күбесенең бүгенге көндә телефоннар өчен махсус кушымталары да бар. Мәсәлән, «Азан» радиосының көндәлек тапшырулар исемлеге белән сайтында танышып була, мобиль кушымтасы да бар. "Татар радиолары» җыентыгы кушымтасында татар телле радиолар күп чыкса да, «Азан»ны аннан табып булмады. «Китап» радиосы — зыялылар өчен» Әле ике ай элек кенә эшли башлаган «Китап» онлайн-радиосы инде күпләрнең телефоннарында да, күңелләрендә дә үз урынын тапты. «Китап» милли радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов: «Китап» милли радиосы Android һәм iOS платформаларда 7 май көнне эшли башлады. Аны Радио көненә атап, махсус ачып җибәрдек: истә дә калсын, символик та һәм үзебезгә дә күңелле, рәхәт булсын өчен. Ике ай эшләгән дәвердә шактый гына аудитория туплап өлгердек, күпләр беләләр. Безнең радионың кушымтасы Playmarket һәм AppStore сервисларыннан 5 меңнән артык тапкыр йөкләнгән. Россиядә генә түгел, беренче чиратта Төркиядә, Америка Кушма Штатларында да безнең кушымтаны бик теләп кулланалар һәм тыңлыйлар. Кулланучыларның 10% тирәсе чит илләргә туры килә», — диде. Хәзерге вакытта әлеге радионы телефоннарга кушымта итеп урнаштырып тыңлап була. Баш мөхәррир сүзләренә караганда, FM ешлыкларына чыгу өчен лицензия рәсмиләштерү бара. «Онлайн платформалар белән куллану, нәрсә генә әйтсәк тә, калган дөнья белән чагыштырганда, Россиядә аксый. Кешедә ниндидер көч куеп, экранга басып, уйлап, кушымтаның йөкләнгәнен көтеп, аны ачып бәя бирү культурасы әлегә бик примитив. Дөньяда ул сервислар бик күптәннән эшли. Бездә, беренчедән, сатып алу культурасы юк. Икенчедән, шушы мобиль платформалардан куллану культурасы да түбән. Бу вакыт узу белән җайланыр дип уйлыйбыз. Хәзер авылда яшәүче 60-70 яшьлекләрнең дә социаль челтәрләрдә үзләренең аккаунтлары бар. Без менә шунда керегез дә, төртеп кенә «Китап» милли радиосын тыңлый аласыз дип, күрсәтергә, аңлатырга тиешбез. Ләкин кешеләрнең күбесе бүгенге көндә шушы эшне дә эшләргә иренә. Машинага утыруга аның көйләп куелган ешлыктагы радиосы эшли башлый. Гомумән, кеше психологиясе шундый — ияләшкән, күнеккән әйберләрне еш куллана», — ди Алмаз Миргаязов. «Китап» радиосында җырлар белән бергә төрле әсәрләрдән өзекләр, шигырьләр дә яңгырый. Репертуарларының 30%ын әдәби әсәрләр алып тора. Кичке сәгать уннан иртәнге 6га кадәр күләмле әдәби әсәрләр: романнар, повестьлар укыла. Иртәнге 6дан кичке 10га кадәр — 16 сәгать дәвамында җыр аралаш әдәби әсәрләр: эш көннәрендә — шигырьләр, ял көннәрендә төрле чәчмә әсәрләрдән өзекләр тәкъдим ителә. «Репертуарга актуаль һәм халык арасында популярлык казанган әсәрләр сайлана. Китап укучылар арасында үзебезнең тикшеренүләребезне уздырып, күзәтеп сайлыйбыз әдәбиятны. Бер кулыбыз белән социаль челтәрләрне актарабыз, икенче яктан сайтларда кешеләрнең активлыгы белән кызыксынабыз. Көндезге вакытта 20-30 минутлык әсәрләр уку радио эшчәнлегенә хилафлык китерер иде. Радионы кеше вакытара тыңлап ала: машинада барганда, эш арасында яки ял вакытында, шуңа күрә 3-5 минуттан артмаган өзекләр рәвешендә чәчмә әсәрләрне дә бирергә тырышачакбыз алга таба да», — диде радионың баш мөхәррире.  «Китап» милли радиосының кушымтасы астында бары тик уңай бәяләмәләр генә язганнары күзгә ташлана. Аларны күп дип әйтеп булмаса да, кешеләр үз фикерләрен язганнар. Берәүне, мәсәлән, әлеге радиода реклама булмавы бик сөендергән.  «Холкым шундый минем — бер очракта да кәнагать булмыйм. Кәнагать булганда алга таба үсү, камилләшү өчен стимуллар кими. Шуңа күрә эшлиселәр алда әле. Ошамый, теге, бу җирен төзәтегез дип язучылар булса да, аптырамыйм. Киресенчә, мин аларга рәхмәт әйтәчәкмен. Ул радионың сыйфатына, кабул ителешенә һәм кулланылышына турыдан-туры йогынты ясаячак. Бу әле безнең аудиторияне капшап карау, аларның мәнфәгатьләре белән кызыксыну: нәрсә ошый, ошамый, нәрсә белән шөгыльләнә ул, аның керем дәрәҗәсе нинди? Безнең максат буенча, радиобызны 35-40 яшьтән арткан ирләр һәм хатын-кызлар тыңлый, аларның керемнәре уртачадан югарырак булырга тиеш. Зыялы кешеләр, сәнгатьнең мәгънәсен, тәмен һәм кыйммәтен аңлый торганнар өчен безнең радио. Реклама булмау — өстенлек түгел. Нормаль радиода ул булырга тиеш. Чөнки реклама ул радионы яшәтүче беренчел чыганак. Телибезме, юкмы, вакыты килеп җиткәч, реклама булачак. Үзебезнең конкурентлыгыбызны ассызыклау һәм аны тою өчен без реклама сатачакбыз», — дип сөйләде Алмаз Миргаязов. «Китап» онлайн-радиосын даими тыңлаучы, «Белем.ру» оешмасы директоры, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкаручы директоры Раил Гатауллин: «Үз радиомны таптым», — дип инстаграм челтәрендә беренчеләрдән булып язып чыккан иде. «Мин «Китап» радиосына уңай бәяләмә биргән идем. Хәзер аның сайты эшләп китүен әйтеп үтәргә кирәктер: kitap.fm адресы буенча радионы онлайн тыңлап була. Аны тыңлаучылар, мөгаен, тагын да артыр. Сайтны киләчәктә тагын да камилләштерергә мөмкинлекләр бар икәнен дә күрәбез. Сайтның нигезе бар. Безнең күп классик әсәрләр киләчәктә шушы радио дулкыннарында ишетелер, ягъни бу китапларны яздыру эшен алып барырга кирәк дип уйлыйм. Радионың командасы, минемчә, бик матур. Яхшы эшлиләр, үсешләре күренә. Элек «Тәртип FM» радиосы бар иде, аңа ихтирамым зур. «Күңел» радиосы да күңелгә хуш килә. «Болгар“ны сирәк, «Татар радиосы“н тыңламыйм», — диде Раил Гатауллин. Миңа калса, радионың кушымтасы булуы бер өстенлек кебек тә: рәхәт ич, бер генә басасың да матур тавыш дөньясына чумасың. «Татарстан авазы» музыкаль мирасны халыкка кайтара» «Татарстан авазы» интернет радиосы ТАССРның 100 еллыгына багышлап, Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән барлыкка килгән. «Бүген «Татарстан авазы» интернет-радиосы фонотекасында 5 меңнән артык язма бар. Ул даими тулыланып тора, эш дәвам итә. Һәр көнне онлайн радио аша 400гә якын җыр яңгырый. Болар халык җырлары, классик җырлар, романслар, инструменталь, ретро һәм заманча эстрада музыкасы. «Татарстан авазы» интернет радиосының баш мөхәррире Раил Садретдинов: «Эшли башлаганның беренче көненнән үк без исемнәре онытыла төшкән җырчыларыбызны, алар калдырган музыкаль мирасны кабат халкыбызга кайтару бурычын куйдык. «Татарстан авазы» интернет-радиосы аша көн дәвамында Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһапов, Таһир Якупов, Галия Гафиятуллина, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Вафирә Гыйззәтуллина, Нәфисә Васыйлова һ.б. җырчылар башкарган җырлар яңгырап тора. Аларның җыр сәнгате үсешенә керткән өлеше бик зур. Бу язмаларның күбесе бары тик «Татарстан» радиосында гына. Бу музыкаль мирас сандыкта бикләнеп ятарга тиеш түгел. Безнең юнәлеш — халык сәнгате һәм аның иң яхшы үрнәкләре. Шуңа күрә үзебезне интернеттагы чын милли радио дип тә атый алабыз. Һәм шунысын ачыкладык: шушы җырлар, язмалар аша да рәхәтләнеп республика һәм җыр сәнгате үсеше тарихын өйрәнеп була икән бит. «Татарстан авазы» интернет радиосының кушымтасы март аеннан бирле генә эшли. Интернеттагы проектларның аудиториясен төгәл әйтү мөмкин түгел. Безне яшьләр дә, олылар да тыңлый. Теоретик яктан без 40+. Тапшыруларга килгәндә, кичке сәгать 8дә «Татарстан» радиосында эфирга чыккан популяр, кызык булган тапшыруларны ишетергә мөмкин. Фондыбызда классик, беркайчан да искерми торган сәхифәләр күп. Аларның күпчелеге музыкаль-агарту юнәлешендә. Төнге сәгать бердә радиоспектакльләр, радиопостановкалар эфирга чыга. Кичке 9дан башлап, уникаль проект гамәлгә ашырыла — татар, рус һәм Идел буе халыклары телләрендәге (башкорт, чуваш, мари, мордва, удмурт) җырларны тыңларга мөмкин. Тагын бер кызык сәхифә — «Исемнәре мәңге халык күңелендә. Милләтебезнең бөек шәхесләре: истәлекләр, хатирәләр, уйланулар». Биредә радиотыңлаучылар язучылар, музыкантлар, композиторларның үз тавышларын ишетә яки алар турында истәлекләр тыңлый ала». «Татар телендә сөйләүче иң беренче радио» «Күңел» радиосы кушымтасы Androidлар өчен генә ясалган икән, 2017 елдан бирле эшли. Playmarket сервисында исә «Күңел»не  татар телле радиолар җыентыгында гына эзләп табып булды. «Күңел» радиосы җитәкчесе Рузилә Гатина: «Без 1997 елда иң беренче татар телендә сөйләүче радио буларак ачылдык. Мәгълүмати-музыкаль форматта 23 ел эшлибез. Яр Чаллы, Тукай районы җирлекләрендә 500 меңнән артык һәм Татарстан буенча ике млн кеше тыңлый безне. Буа, Мамадыш һәм Арчада филиалларыбыз бар. Татарстанның барлык районнары диярлек һәм Башкортстанның берничә районы «Күңел» радиосын тыңлый ала. Чит илләрдә дә яңгырыйбыз. Австралия, Швеция, Финляндия, Германия, Америка һәм Төркиядә яшәүче милләттәшләребездән бик күп хатлар килә. Монда кайткач, без аларны туры эфирларга чакырабыз. Радиобыз тәүлек буе эшли. Эфирда классик, ретро җырлар, татар халык һәм эстрада җырлары яңгырый. Базада 30 меңгә якын җыр бар. Мәгълүмати тапшырулардан «Яңалыклар» чыгарылышы эфирга 14 тапкыр чыга. Күңел ачу программаларыбыз да күп. «Күңелдә калган җырлар» тапшыруында классик җырлар тарихы яктыртыла. Сугыш чорында һәм аннан соң язылган җырлар турында сөйлибез. «Рухи хәзинә» сәхифәсе - балалар өчен. Мөселман балалары үзләре билгеле бер тема сайлап, шул темага сөйләшүләр алып баралар. Хатын-кызларыбызга багышланган тапшыру - «Иман офыклары», машина йөртүчеләр өчен — «Тәгәрмәч». «Белгечкә соравым бар» сәхифәсендә тамашачыларны борчыган сорауларга җавап бирәбез. «Кызыл келәм» - артистлар тормышы турында. Спорт яратучыларны да читтә калдырмыйбыз, матбугатка да күзәтү ясала. Радио 2017 елда FM ешлыкларына күчте. Аңа кадәр безне өлкәннәр радиосы дип атыйлар иде. Без хәзер яшьләрне дә үзебезгә җәлеп итәргә тырышабыз, яшь алып баручыларны җыйдык. Безнең аудитория бик киң: 25-55 яшькә аралыгында», — дип сөйләде. Бер энтузиаст эше — «ТМК» радиосы «Татарская музыка из Казахстана» радиосының («Казахстаннан татар музыкасы» радиосы) авторы Рәфыйк Әхмәтов белән дә элемтәгә чыктык. Әлеге радио 2010 елның май аеннан Казахстанның Актүбә шәһәрендә эшләп килә. «ТМК» радиосының җитәкчесе дә, алып баручысы да булган Рәфыйк Әхмәтов: «Иң берернче эш итеп, «ТМК»ның коммерция проекты булмавын әйтеп үтәсем килә. Бу бер энтузиаст кешенең эше — минем күңел халәтем, кешеләр өчен нинди дә булса бер яхшы әйбер эшлисем килде. «ТМК» радиосының Android һәм iOS системалар өчен дә кушымтасы 2019 елның август аенда эшләнде. Оят булса да әйтергә мәҗбүрмен, Android телефоннар өчен әлеге кушымтаны 10 кеше генә үз телефонына күчереп куйган. iOSлар турында, кызганыч, мәгълүматым юк. Дөресен генә әйткәндә, мин кушымталарга һәм рекламага акча «тыкмыйм». Радио миңа бернинди дә керем китерми. Баштан ук мондый максат куелмаган иде. Радиобызда салмак, моңлы татар җырлары яңгырый. Мәсәлән, Илһам Шакиров, Венера Ганиева, Закир Шаһбан, Хәйдәр Бигичев, Римма Ибраһимова, Зөһрә Сәхәбиева, Сиринә Зәйнетдинова, Регина Гайсина, Ренат Ибраһимов, Айдар Фәйзрахманов, Вил Усманов, Лилия Муллагалиева, Зәйнәп Фәрхетдинова, Филүс Каһиров, Эльза Заяри һ.б.җырчыларны ишетеп була. Безнең аудиториябез төрле дип әйтер идем: яшьләр дә, урта һәм олы яшьтәге кешеләр дә бар. Сыйфатлы яңа заман һәм ретро җырлар яратучылар тыңлый безне. Тамашачыларыбызның күбесе Россия, Казахстан һәм Европа илләреннән. Безнең радионың эфирлары татар телендә чыга, тәүлек буе эшли. Татар теленнән алынган рус сүзләре турында тапшыруыбыз бар. Радиода бөтен эшне дә берүзем башкарам, шуңа әлегә башка тапшырулар юк. Икенче яктан караганда, «релакс-радио» форматында эшләгәч, ниндидер сөйләшүләр алып бара торган тапшырулар туры да килми безгә. 10 ел эшләү дәверендә, Казахстан татарларына әлеге радионы үстерү турындагы мөрәҗәгатем, кызганыч, берни дә бирмәде». Радиолар күп, эчтәлекләре төрле. Җаны теләгәнен һәр кеше таба ала. Иң мөһиме — болар барысы да синең телефонда!




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Военнослужащие Росгвардии Тувы обеспечили проведение регионального этапа игры «Зарница 2.0»

В Туве сотрудники Росгвардии задержали нетрезвого угонщика автомобиля

Росгвардейцы провели встречу на тему будущей профессии со студентами кызылского техникума

При силовой поддержке спецназа Росгвардии в Республике Тыва задержан подозреваемый в хищении лошади

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.