Түбән Кама янындагы күлдә 13 яшьлек малай батып үлгән
0
104
(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Түбән Кама янындагы күлдә 13 яшьлек малай батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га вакыйга урыныннан агентлыкның үз хәбәрчесе хәбәр итте.
Билгеле булганча, фаҗига бүген көндез Кызыл Чишмә бистәсе янында Каракүл күлендә булган. Фаҗига шаһитлары агентлык корреспондентына сөйләгәнчә, ике үсмер су коенырга килгән. Берсе йөзә белмәгән, әмма суга сикерергә уйлаган. Бала шунда ук диярлек су астына киткән.
Үсмер һәлак булган урынга 6нчы зона коткару отряды коткаручыларының водолазлары килгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә малайны ярга һәлакәт урыныннан ерак булмаган балыкчылар чыгарганын әйткәннәр.
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.