Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Аккошлар да хыянәт итә»: тугрылык символы булган кошлар турында ниләр билгеле?

0 64
Заманында Германиядәге Нойшванштайн замогы каршындагы күлдә йөзеп йөргән аккошлар рус композиторы Петр Чайковскийны илһамландыра. Композитор үзен бөтен дөньяга таныткан «Аккош күле»н («Лебединое озеро») шуннан соң иҗат итә. Элек патшалар аккошлар күзне иркәләп торсыннар, сулыкларны бизәсеннәр дип, аларны махсус рәвештә күлләргә җибәрткән. КФУ галиме, кошларны өйрәнүче — орнитолог Илгизәр Рәхимов фикеренчә, соңгы елларда аккошлар безнең якларда да арта башлаган.  — Моннан 30 еллар элек бездә аккошлар күп иде. Бер мәлне алар кимеде. Ун еллап инде без аларның бөтенләй азайганын күзәттек. Шөкер, менә соңгы елларда арталар, — ди ул.  Аккошлар быел безгә мартта кайта башладылар, күчеп кайту чорлары шул вакытта булган. Баксаң, алар үзләре бала чыгарган җиргә кайта икән. Беркайчан да очраган беренче сулыкта калмыйлар. Алар анда бары тик хәл алырга туктый, ди.  — Үзизоляция режимы күп әйберләрне күрергә өйрәтте. Шул исәптән кошларны да. Үзем бер көнне кухня тәрәзәсеннән карап тордым, махсус чакырган төсле, тәрәзә алдыннан бер аккош очып китте. Элек тә очкандыр инде ул. Тик без аларны хәзер күбрәк күрә башладык. Табигатькә караш үзгәрде, — ди орнитолог. «Күрше авыллардан да буага җим тотып килделәр» Азнакай районы Буралы авылындагы буада, мәсәлән, былтыр тәүге мәртәбә күренгән аккошлар быел да кайтып төшкән. Кошкайларны күрергә дип, җим тотып олысы-кечесе, хәтта күрше-тирә авыллардан халык җыелган. Әмма алар барыбер әле кешеләргә ияләшмәгәннәр, сый-нигъмәтне барысы да китеп беткәч кенә яр буена килеп ашыйлар, ә болай буаның уртасындарак торуны хуш күрәләр икән. — Аккошларның безнең якларда күптәннән күренгәне юк иде, хәтта очып үткәннәрен дә хәтерләмим. Былтыр беренче тапкыр төшеп, бәби чыгарып, буабызны бизәп йөзделәр. Тиюче, кыерсытучы булмагангадыр инде, быел да кайтканнар, — ди Буралы авылының танылган аш-су остасы Фәридә Шәйдуллина. — Безнең ул төштә Миңнегали бабай чишмәсе бар иде. Яшь чакта көянтә-чиләк белән шунда суга төшә идек. Менә шул чишмә буен башта кыр үрдәкләре үз итте. Былтыр ундүрт бала, быел унны чыгардылар.  — Аккошлар башта икәү төштеләр. Аннан алтау булдылар. Су буена каз бәбкәләремне көн дә сакларга төшәм, шуңа иң беренче булып мин күрдем үзләрен. Аккошларны якыннан күргән юк иде, сокланып туймаслык матур кошлар икән, — ди Мөхәммәтхатип абый Хәнипов.  Бу кошларны шулай ук Чалпы авылы буасында да күргәннәр.    — Башта тугыз иде, аннары алтау калдылар, фотога да төшердем, — ди район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры, Чалпы авылы кызы Зөлфия Исламова.  Мөгаен, Буралы аккошларының ике арада очып, җим эзләп йөрүләре булгандыр, Чалпы Буралыдан ерак түгел икән. Былтыр Тымытык авылында Ык елгасында да асыл кошлар йөзеп йөрде дип сөйләгәннәр иде.  «Быел авылыбызга 50ләп аккош кайтты» Балтач районы Чуртанлыкүл авылы сулыгында былтыр 40тан артык аккош санаган булсалар, быел исә аларның саны 50гә тула язган.   — Безнең якның табигатен аккошлар бик ярата. Шулай булмаса, ел да күпме юллар үтеп кайтырлар иде микән? Әмма былтыр аеруча матур күренешкә тап булдык. Узган елларны күлгә 12-15 аккош төшкән булса, былтыр Чуртанлыкүл суларында 48 аккош йөзеп йөрде. Быел 50ләп аккошны янәдән каршы алдык, — дип сөйләде Югары Карыш урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Мифтахова.  Яз көне ир-егетләр авыл зиратында өмә ясыйлар. Хатын- кызлар һәм бала-чагалар күл тирәсендәге чүп-чарны җыеп, тәртипкә китерәләр. Халыкның бердәмлегенә, уңганлыгына сокланган кебек, аккошлар да күл уртасыннан аларны күзәтеп торалар, курыкмыйлар, очып китмиләр. Аккошларның матурлыгын күрергә авыл кешеләре генә түгел, читтән килүчеләр дә күп булды. Кошларны фото, видеога төшерделәр, мин дә фотосурәтләр ясап кайттым, — ди Гөлнара ханым.  «Аккош кешеләргә бәхет китерә» Сарман районы Куҗак авылы буасын да аккошлар бизәгән быел.  — Безнең Куҗак авылыннан ерак түгел каенлык бар. Анда барып кайту үзе бер рәхәт. Бу каенлыкның матурлыгына сокланып туя алмаслык. Башлангыч сыйныфта укыганда беренче укытучыбыз Нәсимә апа Гәрәева безне гел шушы каенлыкка ял итәргә алып бара иде. Без анда туп тибеп, рәхәтләнеп йөгереп, үзебез белән алып барган йомырка, консерваларны ашап, ял итеп кайта идек. Шушы каенлыктан ерак түгел тагын бер матур җиребез — буа бар. Анда җәен авыл халкы, бала-чагалар, хәтта күрше авыллардан да килеп су коеналар. Чит җирләргә барып та йөрисе юк. Соңгы елларда буага искиткеч гүзәл аккошлар да килә башлады. Безнең авыл буасын үз иттеләр, димәк. Биредә аларга рәхәт, авыл халкы да аларга мәрхәмәтле. Аккошлар үзләре ошатмаган җиргә төшмиләр бит алар. Бу кошлар кешеләргә бәхет, муллык та алып киләләр, диләр, — диде Куҗак авылыннан Диләрәм Ишанова. 13 майда Казанда бик күңелсез хәл килеп чыккан иде. Очып барганда электр чыбыкларына бәрелеп, ике аккош егылып төште. Казанның Яңа Савин районындагы Гаврилов урманында яшьләр аккошларның очып баруына сокланып торган. Шул вакытта ике кош җиргә егылып төшкән. Башта кошларны атканнар дип уйлаганнар, ләкин соңрак аларның югары вольтлы үткәргечкә эләгүе ачыкланган. Бер аккош ток бәрүдән шундук үлгән, икенчесен шаһитлар кыргый хайваннарны тернәкләндерү үзәгенә алып барып тапшырган. Белгечләр кошны коткарып кала алганнар.  «Аккош тугрылыгы әкиятләрдә генә була» Без аккошларны фәкать парлы, тугры җан ияләре итеп күзалларга өйрәнгән. Аккошлар парларын югалтса, моны күтәрә алмыйча кыялардан ташлана, йә булмаса ялгызлыктан боегып, сагыштан саргаеп үлә, дигән имеш-мимешләр йөри. Чыннан да, шулаймы ул? Әллә җырларда җырлана торган аккош мәхәббәте — мифмы? Гомумән, бу кошларны мәхәббәт символы дип атау кайдан килеп чыккан ул? Бу мәсьәләләргә ачыклык кертү өчен, орнитолог Илгизәр Рәхимовның фикерен белештек. — Аккошлар мәхәббәте җырларда гына. Бер генә кош та, яры үлсә, парсыз тормый. Хыянәт тә итә ала. Ерак араларга кайтканда, ерткыч хайваннарга очрап, аккошларның күбесе яраланып үлә. Парсыз калганы озак ялгыз тормый, үзенә яр таба. Кешеләр арасында яшь аермасы булса, кошлар биология законнары белән яши. Әгәр кошның үрчү мөмкинлеге бар икән, ярны башта үз тиңе арасыннан эзли. Табылмаса, яшьрәкне пар итә. Ни өчен аларны мәхәббәт символы дип атарга күнегелгән соң? Беренчедән, алар гел парлап, янәшә йөзә, балаларын да парлап үстерә. Мәсәлән, казлар бала чыгарганда, йомырканы ана каз гына басып утыра. Ә аккошларга килгәндә, ата аккош та баса. Шул рәвешле ана аккошны ял иттерә. Әкиятләрдә дә аккош уңай персонаж буларак бирелә. Тик эш шунда: аккошның табигате шундый аның, ул ялгыз тора алмый, ул парлап яшәргә тиеш. Шуңа күрә парсыз калган аккош икенче бер ялгыз кошны табып парлаша. Сөйгәнен югалткан очракта тизрәк үлү ягын карый торган аккошлар әкиятләрдә, матур легендаларда гына. Теләсә кайсы җан иясе кебек үк, аккош та үзен саклау инстинктына ия. Ул ничек тә алга таба яшәү, үрчү ягын карый.   Интернетта бер мәлне Кабан күлен томшыгы белән чистартучы аккош турындагы видео чыккан иде. Ул тиз арада популярлык казанды. Күпләрне шаккатырган әлеге видеодагы аккошны чынлап та Экология елының символы дип атый алабызмы икән?  — Бу аның фәкать оя кору инстинкты. Казлар да бит басып утырганда әйләнә-тирәсендә томшыгына нәрсә эләгә, шуны янына урнаштырып бара. Аккош та шулай итә. Күлне чистартса, ул аны бөтенләй читкә чыгарып барыр иде бит инде. Аккошлар «Кызыл китап»ка кертелгән. Аларны атарга ярамый. Әгәр бу кошларны атсаң, моның өчен нинди җәза каралган? — Аккошларны аулау Россиядә бөтенләй тыелган. Ауга йөрүче бер таныш браконьер белән сөйләшкәнем бар. «Барлык хайванны, кошны атам. Ә менә аккош белән ләкләккә кулым күтәрелми», — дигән иде ул. Аткан очракта, 200 мең сум күләмендә штраф түләттерергә һәм 2 елга төзәтү эшләренә хөкем итәргә яки 4 айдан 6 айга кадәр кулга алырга мөмкиннәр, — диде Илгизәр Рәхимов. Аккошларны аулау Россиядә бөтенләй тыелган. Аткан очракта, 200 мең сум күләмендә штраф түләттерергә һәм 2 елга төзәтү эшләренә хөкем итәргә яки 4 айдан 6 айга кадәр кулга алырга мөмкиннәр.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Туве кинологи Росгвардии обследовали избирательные участки

Свыше двух тысяч выездов совершили экипажи вневедомственной охраны Тувы за 8 месяцев 2026 года

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.