Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Туган ил Конституциядән башлана - «Шәһри Казан»

0 86
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Дамир Бәдриев). Кайбер илләрдә Төп кануннарына гасырлар дәвамында үзгәреш кертмиләр. Без йә, тотабыз да яңаны язабыз яки әледән-әле үзгәрешләр кертеп мәш киләбез, дип канәгатьсезлек белдерүчеләр дә бар. Сәяси мәсьәләнең төбенә төшәргә тырышып карыйк әле. Россия Федерациясе Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә бөтенхалык тавыш бирүе нигезендә кабул ителде. Ләкин, Россия Президенты Владимир Путин 2020 елның 15 гыйнварында Федераль Җыенга Юлламасында ил Конституциясенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим ясады. Халыкара хәлләрнең катлаулылыгы, Россиягә карата төрле санкцияләр, НАТОның илебез чикләренә һаман да якынлашуы, җәмгыятебез яшәеше нигезләрен какшатырга юнәлдерелгән чит идеология һәм пропаганда һөҗүме, шулай ук безгә мәгълүм булмаган башка җитди сәбәпләр Президентны әлеге адымга этәргәндер, мөгаен. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кайбер тәкъдимнәрне үзе үк әйтте. Мәсәлән, ул Конституциябезнең халыкара килешүләрдән өстенлеген искәртте. Халыкара яки дәүләтара карарлар Россия Федерациясе Конституциясенә каршы килсә, алар Россия тарафыннан үтәлми. Конституциягә шушы юллар өстәлә. Әйтик, халыкара оешмалардагы кайбер исәрләрнең (акыллы фикер йөртүчеләр дә бар, шөкер) «Кырымны кайтарыгыз», «Курил утрауларын бирегез» дип сөрән салулары безнең өчен мәҗбүри канун түгел. Аерым иптәшләрдән: «Путин Кырымны Украинадан тартып алды», — дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Кырым борынгы заманнарда Рим империясенеке, аннан Төркиянеке булган, соңыннан Россия территориясенә кушылган. Кырым бервакытта да Украина җире булмаган. СССР чорында Хрущевның ярымутрауны УССР составына күчерүе кануннар нигезендә башкарылмаган. Колхозда бер бригада җирен икенче бригадага тапшырып торган шикелле генә «әвеш-тәвеш» китерелгән. Бүген инде СССР да, колхозлар да юк. Кырым үз «авылына» кайтты, бу — тарихи дөреслек. «Кырымны бирергә кирәк», дип акыл саткан әфәнделәр һәм ханымнар нигәдер бер дә: «Америка, Алясканы Россиягә кире кайтар», — дип чәчрәми. Монысы дөрес булыр иде. Россия Федерациясе үз суверенлыгын һәм территория бөтенлеген тәэмин итә. Россия Федерациясе территориясен бирү һәм мондый эш-гамәлгә чакыру тыела. Конституциягә тәкъдим ителгән өстәмәләрнең тагын берсе бу. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгында Европа сәясәтчеләре арасында Кызыл Армиянең азатлык китергән армия булганлыгын танымаска омтылу һәм Совет халкының батырлыгын түбәнсетергә тырышу күзәтелә. Кызганыч, мондый пычрак һәм ялган пропаганда һөҗүме электән үк килә. Мәсәлән, АКШ мәктәпләрендә «фашизмны америкалылар җиңде» дип укытыла. Аларда Кызыл Армия турында «онытканнар». Польша рәхмәт әйтәсе урынга, киресенчә, безне «басып алучылар» дип төкрек чәчә. Украинада бендерчылар иярченнәренең сугыш ветераннарын җәберләве җанны аеруча әрнетә. Мисалларны үзегез дә дәвам итә аласыз. Шунлыктан, Конституциягә «Ватан үз сакчыларын хөрмәтли, дөрес тарихны яклый, халык батырлыгыны түбәнсеттерми» дигән өстәмәнең кертелүе бик урынлы һәм кирәкле. Россия Федерациясе халыкара тынычлык һәм иминлек яклы, дип белдерелә Конституциядә. Игътибарга лаеклы яңа өстәмәләр: пенсияләрне индексацияләү мәҗбүри; хезмәт хакы минималь хезмәт хакы күләменнән ким булырга тиеш түгел; Россия Федерациясе халыклары тигез хокуклы; Россия Федерациясе барлык халыкларга үзләренең туган телләрен саклауны, өйрәнүне һәм үстерүне гарантияли. Кайбер эшләрдә нәтиҗәгә ирешү безнең – татарларның үзеннән дә тора. Мәсәлән, яңа өстәмәдә Республикалар үз дәүләт телләрен билгеләргә хокуклы. Дәүләт һәм җирле хакимият органнарында, республиканың дәүләт учреждениеләрендә ул (милли тел) Россия Федерациясе дәүләт теле (рус теле) белән беррәттән кулланыла, диелгән. Татар, ниһаять, татарча сөйләшә башласын иде. Россия Федерациясе Конституциясендә “Бог” исеме барлыкка килә. Бу маддәдә җәя эчендә “Аллаһ” дип тә язылса, тулы камиллек булыр иде, әлбәттә. Ләкин, дин һәм дин ирегенең Конституциядә беркетелүе шулай ук әһәмиятле. Тагын бер үзгәреш игътибарны җәлеп итә. Дәүләтнең югары җитәкчелеге: депутатлар, сенаторлар, министрлар, төбәкләр башлыклары, судьялар, хөкүмәт җитәкчеләре чит ил гражданы булырга тиеш түгел, шулай ук аларның чит илдә яшәү хокукы документы да булырга тиеш түгел. Президентның да, сайлау чорында гына түгел, чит ил гражданлыгы гомумән булмаска тиеш. Никах ир-ат белән хатын-кыз арасында гына булырга тиеш. Ягъни төп Канунда традицион гаилә өстенлекле итеп куела. Аннан килеп, бүгенге Президентның Россиядә “Родитель-1” һәм “Родитель-2” төшенчәләренә урын юк дигән сүзләре дә хөрмәт уята, әлбәттә. Россия Федерациясендә Президент вазифасында бер үк кешенең рәттән ике сроктан артык торырга тиеш түгеллеге таләбен гамәлдән чыгару ниятләнелә. Димәк, бер үк кеше гомере буена Илбашы булып торырга мөмкин. Шушы өстәмә кайберәүләрдә каршылыклы фикер тудыра. Хәзерге Президент Владимир Путин гомере буена калачак дигән сүз түгел бит монысы да. Кодрәте булган, миллионлаган халыкның күңелен яуларлык платформасы-программасы булган һәр кеше үз кандидатурасын сайлауларга куя ала, ләбаса. Яшь буынның күбесе Михаил Матусовскийның 1968 елда “Щит и меч” кинофильмына махсус язган “С чего начинается Родина” дигән җыр сүзләрен белмидер, мөгаен. Әлеге җырда Ватан без әлифбадагы рәсемнән, яхшы дуслардан, әни җырыннан, капка төбендәге эскәмиядән, басудагы каеннан, төрле сынауларда Ватанны сакларга әзер торудан башлана, дигән гап-гади сүзләр бар. Шигырь юлларын, Ватан-Конституциядән башлана, дип тә тулыландырып булыр иде. Өстәмәләрдә шик-шөбхәгә бирелерлек бернинди астыртын ниятләр күрмим. Заманны һәм халыкара хәлләрне күз уңында тотып, Россия Конституциясенә өстәмәләр кертү – урынлы һәм аңлаешлы гамәл.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Начальник Управления Росгвардии по Республике Тыва проверил безопасность детских лагерей на антитеррористическую защищенность

Офицеры Росгвардии приняли участие на заседании круглого стола к единому дню голосования

Подразделения Сибирского филиала ведомственной охраны Минтранса России приняли участие в памятных мероприятиях, посвященных Дню Победы

Росгвардейцы отработали действия по оперативному прибытию на охраняемый объект во время тренировочных занятий

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.