Башкортстанда туган як турында борынгы җырлар конкурсы игълан иткәннәр
(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Башкортстанда борынгы рус җырының («Песни родной земли») IV республика ачык конкурсына эшләр кабул итү башланды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Конкурс Башкортстан Республикасында Славян язуы һәм мәдәнияте көннәрен бәйрәм итү кысаларында узачак. Тарихта беренче тапкыр борынгы рус җырының «Кызыл Ярда булдык без!» XXIX Республика фольклор бәйрәме онлайн-форматта узачак.
Конкурста рус җырларын һәм фольклор композицияләрен ялгыз башкаручылар һәм гаилә ансамбльләре - яшьләре чикләнмәгән; фольклор-этнографик ансамбльләр, фольклор клублар һәм берләшмәләр, рус җыры ансамбльләре һәм хорлары катнаша ала.
Профессиональ фольклор тикшеренүчеләр 2019 елның 1 июненә кадәр һәм 2020 елның 23 мартыннан соң булмаган архив язмаларын (үз-үзеңне изоляцияләү режимын исәпкә алып) куллана алалар.
Конкурс программасында катнашу өчен төрле жанрдагы ике борынгы рус җырын: озын (лирик, тарихи, бишек җыры һәм башкалар), бию җырлары (әйлән-бәйлән, бию көенә җыр һ.б.) әзерләргә кирәк.
Конкурсның мәҗбүри шарты: тәкъдим ителгән җырларның берсе үз җиреңдә, үз төбәгеңдә язылырга тиеш. Конкурста җырлар бары тик «тере тавыш»ка, җирле традициягә якынайтып, мөмкин булганча диалектны саклап башкарылырга тиеш. Катнашучылардан халык костюмнарыннан булу сорала. Башкаручыларның тәкъдим иткән җирлекнең үз милли костюмнарыннан булуы аеруча хуплана.