Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында балык запаслары канәгатьләнерлек
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында балык запаслары канәгатьләнерлек. Бу хакта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының коллегия утырышында Бөтенроссия балык хуҗалыгы һәм океанография фәнни-тикшеренү институтының Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Фирдәвес Шакирова сөйләде.
«Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларына анализ нигезендә, балык запаслары канәгатьләнерлек булуы ачыкланды. Куйбышев сусаклагычында су биоресурсларының төп запаслары корбан балыгы (лещ), судак, сазан һәм башка берничә төрле балыктан тора. Күпьеллык тикшеренүләр анализы күрсәткәнчә, төп сәнәгать балыклары запаслары тотрыклы, аларның тотылышы 45-55 процент дәрәҗәсендә», — диде.
Түбән Кама сусаклагычында исә, төп биологик ресурслар корбан балыгы, чуртан, судак, чабак (плотва), тәлпияк (густер) тәшкил итә. «Ләкин биредә сазан, җәен, чөгә балыклары запаслары Куйбышев сусаклагычына караганда азрак, — диде Фирдәвес Шакирова.
Аның сүзләренчә, иң күп тотыла торган балык — корбан балыгы, ул барлык күләмнең 45 процентын тәшкил итә. Махсус саклануга каралмаган биоресурслар шулай ук тотрыклы хәлдә.
Куйбышев, Түбән Кама сусаклагычлары, Идел, Кама, кушылдыкларын, кечкенә елга-күлләр булуын исәпкә алганда, Татарстан балык продукциясен күбрәк җитештерә алыр иде, дип саный белгеч.
Фирдәвес Шакирова әйтүенчә, ел саен Татарстан филиалы хезмәткәрләре сулыкларда тере ресурсларны ясалма үрчетү максаты белән сусаклагычларга җибәрерлек күләмнәрне билгели. Татарстанның Кызыл китабыннан чыгарылгач, елга кысласы (узкопалый рак) санын һәм запасларын билгеләү эшен үткәрә.