Татарстанның Лаеш районында пошиларның юлга йөгереп чыкканын видеога төшергәннәр
0
14
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районында юлга йөгереп чыккан пошиларны видеога төшергәннәр. Бу фотолар социаль челтәрләрдә чыкты.
Шаһитлар хәбәр итүенчә, җәнлекләрне Кызыл Ил авылы янында күргәннәр.
Видеода ике пошиның урманнан йөгереп чыкканнары күренә. Алар юлда хәрәкәт итүче машина каршына килеп чыккан.