Мы в Telegram
Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

«Андый кешеләр белән эпоха китә»: Казанда депутат Айрат Хәйруллин белән хушлаштылар

0 21
«Андый кешеләр белән эпоха китә»: Казанда депутат Айрат Хәйруллин белән хушлаштылар

Кешене соңгы юлга озату чараларында булганнар, андагы атмосфераның нинди булуы белән таныш. Кеше үлгән. Гомер буе тигез мәхәббәттә, бәхетле булып яшәрбез дип уйлаган хатыны ялгыз, әтиләрен авторитет итеп күргән, аңа җан өргәне, тормышта ныклы терәк булганы өчен рәхмәтле булган балалары ятим. Тәкъдиреңә язылса, әлбәттә язмыш белән көрәшеп булмый.

Айрат әфәнде үзе дә, аның туганнары да башларына шундый зур кайгы төшәр дип уйламаганнардыр да. Кайчан кемнең китәсен бары тик Аллаһ кына белә. Шуңа күрә, бирелгән гомерне заяга үткәрмәскә иде. Хушлашу мәрасимендә әйтелгән сүзләрне тыңлагач, Айрат әфәнде гомерен матур итеп, башкаларга үрнәк итеп, үткәргән дип уйлап куясың. Шулай да, әле 50 яшен дә тутырмаган ир солтанының әле барысы да алда иде бит…

Госман хәзрәт Исхакый: «Әле кичә генә бу вакытта исән иде Айрат кардәшебез»

«Мөхтәрәм газиз кардәшләрем, сезнең бүген башка планнарыгыз булгандыр. Кичә бәлки кемдер ялга, кемдер эшкә, кемдер башка җиргә барырга дип ниятләгәндер. Әмма Айрат кардәшебез безнең бөтен планнарыбызны үзгәртте.

Бөтен шатлыкларны да, бөтен сөенечләрне дә кинәт кенә кисеп куя торган үлемне искә алыгыз диде пәйгамбәребез. Алланың рәхмәте яусын сезгә. Чын ихлас күңел белән. Беркем сезне көчләмәде, беркем сезне шушы нәрсәгә этәрмәде, үзегез килдегез Нәҗип улы Айрат кардәшебезне соңгы сәфәргә озатырга.

Иң беренче Нәҗип абый, Гүзәл ханым сезгә, Илшат кардәшем һәм дә балалары сезгә Аллаһ сабырлык бирсен. Аллаһ Тәгалә Коръән кәримдә сезне бәла-казалар белән сынармын, бәгырь җимешегез - балаларыгызны, кадерле балаларыгызны дөньядан алырмын. Гомер буе бергә гомер иткән хәләл җефетләрегезне дөньядан алырмын, дигән. Шушындый кайгы килгән вакытта, хәсрәт килгән вакытта Аллаһка тел-теш тидермичә, Я Раббым, бирүче дә үзең, Я Раббым, алучы да үзең, Я Раббым, сабырлык бирсәң иде дип, әйтик. Сабыр иткән бәндәгә Аллаһ Тәгалә әҗер савабын бирә.

Карагыз мөселманнарның нинди тәртип. Әле кичә генә бу вакытта исән иде Айрат кардәшебез. Ләкин, мөселманнарда мәетне ашыктырырга кирәк дигән ният белән туган-кардәшләре аны тизрәк җир куенына урнаштырырга булдылар.

Айрат кардәшебез турында бик күп сөйләделәр. Ләкин бер генә хәдис әйтәсем килә. Пәйгамбәребез әйтте, сезнең иң хәерле бәндәләрегез шул, башка кешегә файдалы булганнар. Башка кешеләргә файда китергән бәндә сезнең хәерле бәндә, диде. Айрат кардәшебез гомер буе кешеләргә, җөмһүриятебезгә, илебезгә ярдәм китерде. Һәм үлгән вакытта да шушы эштә, файда китерәм дигән вакытта, дөньядан китте.

Икенче бер хәдистә Пәйгамбәребез әйтте: сезнең хәерлегез кем дигән вакытта, үзенең гаиләсенә, хатынына, балаларына, туганнарына игелекле, изгелекле, тәүфыйклы булган кешегез диде. Менә Айрат кардәшем шушы ике хәдискә дә муафыйк. Ул бәндәләргә дә файдалы булды, гаиләсенә дә файдалы булды, балаларына да файдалы булды. Шушы кешене Аллаһ Тәгалә дөньядан алды. Бүген без аңа әллә нәрсәләр бирер идек. Мәҗлеснең түренә утыртыр идек, әмма ул инде бүген ашкына, аның җаны ашкына, зиратка, кабергә.

Бүген без аңа нәрсә бирә алабыз? Бүген без аңа дога бирә алабыз. Нинди дога? Я Раббым, Нәҗип улы Айрат кардәшемнең рухларын шат кылсаң иде, бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарын гафу кылсаң иде, бездән разый булса иде. Без дә дөньяда яшәгән вакытта матур итеп, файдалар китереп яшәргә һәм дөньядан үткән вакытта лә илләһа иллә Аллаһ мөхәммәд рәсүллүллаһ сүзләрендә үтәргә насыйп итсәң иде, дип, Аллаһы Тәгаләдән сорарга тиеш. Нәҗип улы Айрат кардәшебезгә дә без шуны сорарга тиеш.

Җеназа намазы укыганнан соң кабергә алып барабыз да, кабердә калдырабыз. Туганнары да кайта, дуслары да кайта, бөтенесе дә кайта, ул үзе генә кала. Изгелеге белән кала. Һәм дә фәрештә килеп сорый: Раббың кем, шул вакытта раббым Аллаһ дип җавап бирер иншалла. Пәйгамбәрең кем: Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәлам, дип җавап бирер иншалла. Динең, китабың нинди шикелле сорауларга, динем Ислам, китабым Коръән, дип җавап бирергә тиеш, җәмәгать.

Айрат кардәшебез мәчетләргә, хәзрәтләргә, мәдрәсәләргә, гомумән нинди генә дин әһелләренә булса да, беркайчан да үзенең ярдәмен жәлләмәде. Аллаһ Тәгалә рухларын шат кылып, бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарын гафу кылса иде, бара торган урыннарын нурландырса иде.

Дөньябызны төрле бәла-казалардан, хәвеф-хәтәрләрдән, бала хәсрәтләреннән, сугыш хәсрәтләреннән, ачлык хәсрәтләреннән, башка төрле фетнәләрдән, зәхмәтләрдән Аллаһ сакласа иде.

Җөмһүриятебезгә Аллаһы Тәгалә иминлекләр, тынычлыклар бирсен. Шушы җөмһүриятебез өчен тырышып йөргән юлбашчыларыбызга Аллаһы Тәгалә хәерле уңышлыклар насыйп әйләсен. Аллаһу Сөбһанәкә вә Тәгалә Нәҗип улы Айрат кардәшебезнең ахыргы сәфәрен мөбарәк кылып, урыннарын җәннәт кылсын», — диде Госман хәзрәт Исхаков.

Илшат Хәйруллин: «Хәтта үзен ачуланган кешеләрне дә ярата иде»

Хушлашу мәрасимендә мәрхүмнең бертуган энесе Илшат Хәйруллин да бар иде.

«Безнең гаиләбезгә зур кайгы килде. Айраттан башка ничек яшәрбез, белмим. Бүген төнлә йокы булмады. Әти белән әнине, аның нинди булганын искә алдым.

Ул, гомумән, үзенчәлекле булып үсте. Аның иң мөһим сыйфаты — ул кешеләрне ярата иде, бар кешене яратты, хәтта үзен ачуланган кешеләрне дә ярата иде.

Бүлешә белә иде. Әти-әни безгә икешәр конфет бирә иде. Мин үземнекен тиз генә ашап бетерә идем, ә Айрат миңа үзенекен бүлеп бирә торган иде. Нигә алай бирәсең, дип гел гаҗәпләнә идем. Икәү бергә тәмлерәк, дип әйтә иде.

Бүген монда, Айратны соңгы юлга озатырга килгәндә, ул бергә кайтканда бирергә дип саклаган конфетларны күрдем. Ул хәзер дә миңа гел конфетлар бирә торган иде.

Барыгызга да рәхмәт», — дип сөйләде Илшат Хәйруллин. Сөйләгәндә, Илшат әфәнде, кайгылы күз яшьләрен яшерә алмады.

«Кичә генә улым белән сөйләшкән идек»

Хушлашу чарасында Айрат Хәйруллинның әтисе Нәҗип Гарифуллович та үз сүзләрен җиткерде.

«Килүегез өчен рәхмәт. Чыннан да биредә сөйләүче кешеләрнең сүзләре хак. Әти буларак беркайчан да аның кешегә тавыш күтәргәнен ишеткәнем булмады. Һәр проблеманы, кирәкле сүзләр табып, чишә белде.

Кичә генә улым белән сөйләшкән идек. Торып, берәр нәрсә әйтер кебек. Әмма, тормышта алай булмый шул. Без бүген аны соңгы юлга озатабыз. Айратны хөрмәт итеп килүегез өчен рәхмәт», — диде Нәҗип әфәнде.

Бүген әти кеше баласын җирләде, үз куллары белән газиз улын гүр иясе итте. Бу Нәҗип абый өчен авыр сынау. Ул үзенең улының нәни чагын хәтерлидер. Әле менә аның улы беренче адымнарын ясагандыр...Ә бүген шул ук шук сабый мәңгелек дөньяга күчте.

Марат Әхмәтов: «Туганнарына, якыннарына сабырлык, ныклык телибез»

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка да хушлашу чарасында сүз бирелде.

«Бу барыбыз өчен дә олы югалту. Арабыздан һәммәбезгә дә якын булган, үзенең күркәм гамәлләре белән зур хезмәт куйган Айрат Нәҗипович белән хушлашабыз. Ул авыл хуҗалыгы тармагында тырыш хезмәте белән олы дәрәҗәләргә ирешеп, Россия Федерациясең Дәүләт Думасы депутаты булып нәтиҗәле хезмәт итте.

Ул агросәнәгать өлкәсендә талантлы җитәкче, оста оештыручы, мәктәпләр, хастаханәләр һәм бик күп социаль объектлар төзеткән хәйрияче дә.

Бик күп җитәкчеләрдән кайгы уртаклашу телеграммалары килә. Туганнарына, якыннарына сабырлык, ныклык телибез.

Айрат Нәҗипович һәркемнең хәтерендә ачык йөзле, киң күңелле, хезмәт сөючән, булдыклы шәхес, җитәкче булып истә калыр», — диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Андый кешеләр белән эпоха китә, диләр»

Хушлашу чарасында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бар иде.

«Республикага көтелмәгәндә зур кайгы килде. Без бүген дустыбыз белән хушлашабыз. Айратны бөтен республика белә иде. Ул Ватаныбызны яратты, авыр хуҗалыгын яклады, аграр өлкәдә зур белгеч булды. Айрат тормыш сыйфатын яхшырту өлкәсендә күп тырышлык куйды, хәйрияче буларак, зур ярдәм күрсәтте.

Кеше китте. Без аның истәлеге алдында башыбызны иябез. Ул бик энергияле, максатчан, позитив кеше иде. Дөрес карарлар кабул итте. Соңгы мизгелләренә кадәр компьютерда эшләгән һәм шул чагында гомере өзелгән. Андый кешеләр белән эпоха китә, диләр.

Айрат Нәҗипович кыска, әмма якты гомер кичерде. Кешене матур эшләре белән искә алган чагында хәтерлиләр. Сезнең хакта хәтер мәңге сакланыр. Тыныч йоклагыз, Айрат Нәҗипович. Урыныгыз оҗмахта булсын», — диде Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

«Бүген коллегаларның барысы да бирегә килде»

Панков Владимир Николаевич Айрат Хәйруллинның уң кулы булган. Бүген ул «Кызыл Шәрык» агрокомпаниясенең генараль директоры. Аңа да сүз бирделәр. Владимир Николаевич сөйләгәндә, күз яшьләрен тыя алмады. Елаганга күрә, төгәл нәрсә әйткәне дә аңлашылмый иде.

«Безнең компаниябезгә, шәхсән миңа күпме өлеш кертте ул. Бүген коллегаларның барысы да бирегә килде», — диде Панков.

Әйтәсе сүзләре күп җыелган булгандыр, әмма күңеле тулганга, сүзләренең барысын да җиткерә алмады.

«Кеше гомере чикләнгән, нишләтәсең…»

Россия Федерациясе Дәүләт Советы депутаты Фатыйх Сибагатуллин да Айрат әфәндене бары тик матур сыйфатлары белән искә алды.

«Айрат турында китап язарга була. Хәйруллиннар гаиләсе белән мин электән таныш. Әтисе Авыл хуҗалыгы институтында укытучы иде. Мин министр булып эшләгән елларда Айрат Нәҗиповичның әнисе Хатирә апа шикәр, чөгендере үстерү бүлегенең җитәкчесе иде. Урыны оҗмахта булсын. Шул чорда Илшат белән Айрат бизнесменнар иде инде.

Айратның кызыл төстәге, әле бик текә булмаган, «Мерседес» машинасы бар иде. Айрат мине бер җыелышка шул машинасына утыртып җибәрде. «Шаккатсыннар», — дигән иде.

Ул әтисенең туган ягы Әлкидә зур масштаблы завод ачты, яңа технологияләр, яңа сыерлар, яңа саву системасы белән эш башкарып җибәрде.

Айрат бик күп кешегә ярдәм итте. Билгеле, һәр кешегә дә ярдәм итеп булмый. Бүген авылларда эш юк, ә Айрат авыл халкын эш белән тәэмин итте. Бу да хәйриячелеккә керә. Ул ай саен эшчеләргә гарантияле хезмәт хакын түләде. Ару-талуны белмәде.

Кеше гомере чикләнгән, нишләтәсең…Шушы кайгының көтмәгәндә килеп чыгуы безнең өчен зур афәт булды. Кеше буларак ул мине гел хөрмәт итте, мин дә аңа хөрмәт белән карадым. Минем айгырым бар иде, аны мин Айратка бүләк иттем. Ул атларны ярата иде.

Шуны әйтә алам: Айрат үзен-үзе ясады. Туган-тумача аша шушы биеклеккә күтәрелмәде. Ул халык арасыннан чыгып, тырышып-тырмашып, эшләде. Ул дүрт мәртәбә депутат итеп сайланды. Аны халык та хөрмәт итә иде», — диде Фатыйх Сәүбәнович.

Айрат Хәйруллинның хатынының әнисе: «Киявем булса да, үз балам кебек иде»

Айрат бөтен әһәмиятне, игътибарны үзенә җәлеп итә иде. Киявем булса да, үз балам кебек иде. Балаларга да дөрес тәрбия бирде. Кызым Гүзәлнең кулын сорарга алар өчәү килде: әтисе, әнисе һәм Айрат үзе. Алар белән исәнләшкәндә, сөйләшкәндә аларны үз туганнарым күк күрдем. Әйтерсең лә, безнең беренче күрешүебез түгел иде. Әлбәттә, кызымны кияүгә бирергә риза булдым.

Балалар белән яхшы мөнәсәбәттә иде. Эш көне беткәч, алар кич җыелалар иде. «Балалар, көнегез ничек үтте?» — дип сорый иде. Балалар аңа барысын да сөйләп, әтиләренең киңәшләрен алалар иде.

Айрат, тырыш булганга күрә, зур дәрәҗәләргә иреште. Кода-кодагый аңа дөрес тәрбия биргән. Ул акчаның кадерен белә иде, чөнки белеме буенча ул экономист», — дип сөйләде ханым.

Айрат Хәйруллин хатыны Гүзәл белән өч бала үстерделәр: Адель, Әмир, Айгөл. «Адель олы улыбыз. Ул инде өйләнде, Аллаһка шөкер, игезәк малайлары бар. Игезәкләргә өч яшь тулды. Әмир белән Айгөл әле тормышта түгел. Әмир менә укып бетерде, юрист профессиясен үзләштерде. Айгөл исә беренче курста икътисадчыга укый. Балалар әтиләрен бик ярата иделәр», — дип сөйләде ханым.

Мәтам чарасы барышында Айгөл белән күз карашларыбыз кисеште. Айгөлнең күзләрендәге авырту, моңсулык һәм… Нәрсә дип кенә әйтим икән?! Һәм билгесезлек. Ул әле һаман да әтисенең китүенә ышанмый, күрәсең.

«Айрат белән Гүзәлнең никахларында булдым»

Без Гүзәл ханымның әнисе белән сөйләшкәндә, яныбызда бер олы яшьтәге апа да басып тора иде. Ул да безнең сөйләшүебезгә кушылды.

«Мин Айрат белән Гүзәлнең никахларында булдым. Гүзәл бүген менә ничек яулыгын бәйләгән иде, никахта да шулай матур итеп бәйләгән иде. Айрат түбәтәен баш очына гына кигән иде. Зәкәрия исемле мулла укыган иде никахларын. Бүгенгедәй хәтерлим, әмма хәзер без биредә Айратыбызны соңгы юлга озатабыз. Ул никах көнендәгечә көлми, бернәрсә дә эшләми. Ул мәңгегә күзләрен йомды, Я Раббым», — дип сөйләде ул.

«Әйбәт кешеләр анда да кирәк микән?»

Гөлсинә Хәйретдинова Айрат Хәйруллинның туганнан туган апасы.

«Айратның әтисе белән минем әтием бертуган. Мин Айраттан тугыз яшькә өлкәнрәк. Мин үзем Әлки районы Түбән Әлки авылында яши идем. Айрат безгә кунакка еш кайта иде. Минем энем белән алар бер елгы. Энем белән дус-тату уйныйлар иде. Үскәч, бер-беребезгә ярдәм итешеп, кайгыларны уртаклашып, яшәдек. Берәр ярдәм кирәк булса яисә сорау булса, ул: «Юк», — дими иде. Гаиләдә балалары татарча аралашалар.

Мәктәптә яхшы укыды, башлы иде. Әлки районы халкын эшле итте. Бүгенге көнгәчә Түбән Әлкигә кайтып йөри иде, хәзер инде менә башка кайтмас. Ышанып булмый… Башта Айратны исән, диделәр бит. Уйламадык та. Беркем дә сизенмәде.

Әле бит яшисе дә яшисе иде.

2019 елның 3 гыйнварында Айратның әнисе Хатирә апа да китеп барды. Айратка беренче августта 50 генә тулырга тиеш иде бит. Шундый әйбәт кешеләр анда да кирәк микән?!» — дип сөйләде Гөлсинә ханым.

Айрат Хәйруллинны Казан шәһәре Тынычлык бистәсендәге зиратта җирләделәр. Госман хәзрәт әйтмешли, ул анда үзе генә калды. Әмма изгелекләре, кылган гамәлләре якты хатирә булып җирдә сакланыр. Тыныч йоклагыз, Айрат Нәҗипович.




Кызыл

Росгвардейцы отыскали находящегося в розыске мужчину в Туве


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Вневедомственная охрана выявила лучшую команду по служебному биатлону в Туве

Сотрудник Абаканской ТЭЦ стал призером открытого республиканского первенства по мотокроссу

Росгвардейцы отыскали находящегося в розыске мужчину в Туве

Росгвардейцы отыскали скрывавшегося от правосудия мужчину в Туве

Новости Кызыла

Росгвардейцы отыскали скрывавшегося от правосудия мужчину в Туве

ВТБ с мая начнет выдавать кредиты на жилье в Крыму, Карачаево-Черкессии, Калмыкии, Ингушетии и Туве

Театр из Калмыкии примет участие в Международном фестивале национальных театров в Башкортостане

Уральцы смогут дистанционно взять ипотеку на жилье в Крыму, Ингушетии и Калмыкии


Стало известно, кто выступит на фестивале «Мир Сибири» в 2024 году

Ситуация в Киранце накаляется, полицейские применили силу в отношении протестующих тавушцев

Юные спортсмены Тувы примут участие в VIII Играх «Дети Азии»

Пашинян: «Мы решаем вопрос существования Армении»


В Туве 1 мая стартует празднование 80-летия вхождения ТНР в состав СССР

Пашинян: «Мы решаем вопрос существования Армении»

Потеря дорог, пастбищ, обезлюдение: фонд «Татоян» представил последствия изменения границ в Тавушской области Армении (ВИДЕО)

Битва "Тобола", "Кайрата" и "Актобе" за лидерство. Прямая трансляция матчей КПЛ


Глава Тувы Владислав Ховалыг
Тува

Глава Тувы выступил перед парламентариями республики с отчетом об итогах работы за 2023 год


Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Rss.plus
Персональные новости
Rammstein

Минкульт Калининградской области отказался отменять шоу «Tribute Rammstein»



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Балерина Анастасия Волочкова заявила, что ей нравится режиссер Гай Ричи

Валерий Гергиев — о судьбе театров после объединения Мариинки и Большого

Токсиколог Кутушов рассказал почему возникает похмелье

Певец Андрей Губин дал интервью в маске и заявил, что стал очень плохо выглядеть


Свёнтек: я чувствую, что с каждым годом получаю всё большую поддержку

«Был риск завершить борьбу еще в первом матче». В России оценили победу Рыбакиной в Штутгарте

Арина Соболенко призналась в том, что не любит женский теннис

WTA озвучила Елене Рыбакиной условия для становления второй ракеткой мира


Ramon Cardenas aims to cement his contender status agains Jesus Ramirez Rubio tonight

NYU Hospital on Long Island performs miraculous surgery

Paige Spiranac puts on busty display in plunging top as she lists the ‘things that drive me crazy’

Ryan Poles Needs A Last-Minute Review Of His Quarterback Scouting Notes To Ensure Nothing Is Missed