Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Австралиядәге журналист Финзия Газизова: «Янгында үлгән хайваннар өчен йөрәгем әрни»

0 36

Финзия Газизова озак еллар Татарстан телевидениесендә журналист булып эшләде. Хәзер ул Австралиядә яши. Ул Австралия татары белән Казанда таныша. Финзия үзенең ерак җирләргә күченеп китү тарихыннан башлап сөйләде.

«Китәм дигәндә генә әти үлде»

Мин Австралиягә тиз генә килә алмадым. Өйләнешеп өч ел узганнан соң гына күчендем. Башта виза бирмәделәр, ул вакытта хезмәт хакын күрсәтергә сорадылар. Декретта булгач, нинди хезмәт хакы булсын инде, шуңа виза ала алмадым. Аннан соң, китәм дигәндә генә, әти үлде. Әти үлгәч, әнине ташлап китәсе килмәде. Аннары эшкә чыктым, әзрәк эшлим дип уйладым. Өч елдан соң гына килдем монда.

Килгәнемә бер елдан артты инде. Ә аңарчы ирем үзе Казанга кайтты. Казанны, Татарстанны бик ярата. Кайтып торды. Аннары башка илләргә командировкаларга барганда күрешә, очраша идек.

Журналист буларак, Австралия миңа бик кызыклы. Чөнки мин укыту системаларын, мәктәпләр, кешеләр турында өйрәнәм. Кешеләр монда бөтенләй икенче төрле, таныш булмасалар да, алар очрап, синең хәлеңне сорый. Бер белмәгән кеше «хәерле иртә», ди. Кәефең булмаса да, кәефең күтәрелеп китә. Бөтенесе шундый ачык йөзле, ярдәмчел. Кибеттә кассада торганда «хәлең ничек», «сәлам», дип исәнләшәләр.

«Бельгия мәйданы кадәр җирдә урманнар яна»

Сентябрьдә башланган янгыннар өчен бик эчем поша. Башта «ел да була торган янгын, моңарчы да булган», дип уйладылар. Тик элек алар моның кадәр булмаган. Анда меңләп гектар гына янган. Хәзер 10 млн гектардан артты. Бельгия мәйданы кадәр җирдә урманнар яна. Нидерланды белән чагыштыралар.

Халык шундый актив. Янгыннарны сүндерүдә волонтерлар катнаша. Бүген укыган мәгълүмат: анда бер блогер ханым «ветеринарлар җитми», дип яза. Ветеринария госпитальләре яраланган хайваннар белән тулган. «Бәлки коалаларны өйләрегезгә алып, өйдә тәрбияләрсез», дип халыкка мөрәҗәгать итәләр. Алучылар бар. Көнгерәләрнең аякларын бәйләп, өйләрендә тоталар.

Андый хайваннарны күреп йөрәгем әрни. Башта шул коалаларны күргәч, берничә көн елап та беттем. Көнгерәләре сикерәләр, йөгерәләр ичмасам, ә коалалар көчсез. Күбесе янган. Төрле чыганакларда төрлечә языла. Кайбер җирдә 30 процент үлеп беткән дип тә бирелә.

Сидней университеты галимнәре сүзләренә караганда, 1 миллиардтан артык җәнлек янгында һәлак булган.

Җәрәхәтләре төзәлгән, хәле инде яхшы дигән көнгерәләрне янгын инде булган урманнарга җибәргәннәр. Анда күңелсез инде, агачлар шулай утырып тора, чирәм дә юк, бөтен җир кап-кара. Волонтерлар һәрберсенә җимлекләр, эвкалипт агачлары, ашау куйганнар. Барлыгы 1 меңнән артык килограмм дигән мәгълүмат бар. Кичә кишер белән баллы бәрәңгене вертолеттан ыргытканны күрдем.

Янгыннар бик каты булганда, кешеләр шулай җыелып, төсле кәбестәләр, кишерләр, бәрәңгеләрне чиләк белән агачларга элеп йөрделәр.

«Сарыклары янып ята, хайваннары, өйләре янган»

Янгын Яңа ел алдыннан, декабрьдә бик каты янгын булды. Мин шул декабрь аеннан күзәтә башладым. Яңа ел алдыннан без гаилә белән Мельбурнга сәяхәткә бардык. Машинада барганда бөтен җир ап-ак булуын күрдек, янгыннарның төтене бөтен дөньяга таралган. Без куркып кына бардык. Аллаһ сакласын, юл кырыенда яна башласа, нишлисең? Анда бөтен җирдә эвкалипт. Ул бик тиз яна торган агач. Бер очкын төшсә дә ул дөрләп яна.

Кайбер җирләрдә сүндерергә шундый авыр дип укыдым. Хәтта ялкынының биеклеге 2 километрга кадәр җитә. Бу бит бик галәмәт.

Янгын сүндерүчеләр Америкадан, Канададан һәм Яңа Зеландиядән килгән. Алар шулай бергәләп янгын сүндерәләр.

Мельбурнга барып җиткәндәрәк, Виктория штатында, авыл хуҗалыгына сокланып барган идем. Монда бездәге кебек 15-20 генә сыер асрамыйлар. Монда бер йорт мәйданы 100 гектар чамасыдыр. Алар аны юка гына койма шикелле әйбер белән уратып алган. Анда 500-600 баш сарык, сыерлар шундый күп, атлар бар. «Боларның күршеләре дә юк», дип уйлап барган идем. Мәсәлән, бер йорт һәм дала. Ун километр барасың, тагын бер йорт, шуның кадәр мәйдан, авыл хуҗалыгы, дала… Видеоларга төшереп, сокланып барган идем.

Аннан кайткач карыйм: шул штаттагыларның күбесе янган, сарыклары янып ята, хайваннары, өйләре янган, фермалары... Иң күп зыян күрүчеләр авыл хуҗалыгы һәм туризм өлкәсендә. Виноград плантацияләре янган, бер нәрсәсез калган. Умарталары янган, баллары калган. Инстаграмда, социаль челтәрләрдә чыгаралар. Әгәр «сез аны сатып алсагыз, бу гаиләгә күпмедер ярдәм итә алырсыз», дип язалар.

Мин хәтта берсендә үзем дә органик косметикага заказ бирдем. Ир белән хатынның майлар, кремнар сата торган уртак бизнесы булган. Бөтен җирләре янган, товарлары кибетләрендә сакланып калган. Шуларны саталар. Акцияләр оештырганнар, мин дә заказ бирдем.

Мельбурнга барганда ул төтенне, Аллаһның рәхмәте белән, узып киттек. Бик еракта булды инде ул, юл читендә алай янгыннарны күрмәдек. Аннары барганда иремә дә, миңа да бертуктаусыз СМС килә. «Сак булыгыз, шушы җирдә яна», «янгын», «юллар ябык булырга мөмкин», дигән. Шулай бертуктаусыз кисәтү килде. Ләкин янгынны мин үз күзләрем белән күрмәдем.

«Көнгерәләр утравы янып беткән»

Бездән ерак түгел, 100 км чамасы ераклыкта көнгерәләр утравы бар. Ул бик билгеле утрау, анда милли парклар бар, хайваннар яши. Татарстаннан баручылар бар. Минем бердәнбер үкенечем — бер елдан артык яшәп, бармый калдым. Ирем тәкъдим иткән иде. Вакытында барасы булган икән, «Кенгуру Айленд»ны матур килеш күрә алмадым. Хәзер бик каты янган инде. Ул утрауның өчтән бере, яртысы янган дигән хәбәрләр бар.

Какаду — попугайның бер төре бөтенләй юкка чыгу куркыныч бар, дип тә яздылар. Алар бик каты зыян күргән, дип чаң сугалар. Кызыл китапка кертелгән алар, хәзер бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Шуларга булышыйк, ярдәм итик, акча җыярга иде дип, СМСлар күп килә.

«Диңгездәге балыкларга зыян килергә мөмкин»

Бер көнне бик каты эссе, атна буе 42 градус булды. Диңгезгә көн саен бара идек. Аның офыклары күренми, мин аны видеога төшереп инстаграмга куйдым. Сулыш алырга һава авыр, дымлы, диңгез дә күңелсез кебек иде. Минем бик кәефем төшеп кайтты.

Австралиягә зур зыян килде, дип язалар. Төтенне Тын океан аша Чили, Аргентинадан да күрәләр икән. Диңгездәге балыкларга зыян килергә мөмкин, диләр.

«Мөселманнар паркта намаз укыгач, яңгыр яуды»

Без яшәгән тирәдә урамда төтен исе генә. Безнең махсус карталар бар. Анда янгын урыннары күренә. «Безнең Аделаида да юкмы», дип карыйбыз.

Мөселманнар яңгыр сорап, паркка намаз укырга чыкты. Аларга Аделаидада яшәүче мөселманнар да кушылды. Аллаһның рәхмәте, шул көнне кичтән әзрәк сибәләде. Шимбә көнне намаз укыдылар, аннан ял көне иртән бездә яхшы гына яңгыр яуды. Бер ярты көн яугандыр.

Мондый янгыннарны туктатыр өчен, берәр ай туктаусыз һәм коеп яңгыр яварга кирәк, диләр. 200гә якын җирдә актив яна торган урманнар бар. Яңгыр юк, бөтен җир, үләннәр корып кибеп бетте, агачлар кибә.

«Монда халык куркак түгел»

Янгын сәбәбен климатка бәйлиләр. Мәсәлән, 2019 елда Австралиядә моңарчы тарихта күзәтелмәгән бик нык корылык булган. Табигать коры булганлыктан, климат җылына, диләр бит инде. Климатны үзгәртүне, чаралар күрүне, уртак бер система булдыруны сорап, төрле лозунглар белән халык митингка чыкты. Премьер-министрга карата да төрле лозунглар бар иде. Халык монда куркак дип әйтмим, алар үз хокукларын таләп итә торган.

Аделаидада да парламент алдына чыкканнар иде, Мельбурнда да, Сиднейда да, бүтән баш шәһәрләрдә дә чыктылар.

«Австралиядә дөяләрне күпләп аталар»

Мине бик борчуга салганы дөяләрне ату булды. Аны инстаграмда, социаль челтәрләрдә, рус телле газеталар да язып чыкты, башка каналлардан да карадым. Ун мең хайванны ату бурычы куелган, хөкүмәтнең шундый карары чыккан. Бик кызганыч бит. Аның итләрен ашыйлар бит, атканчы, ичмасам чалып, итен кибетләргә таратырга булыр иде.

Имеш, алар күбрәк далаларда, аборигеннар, җирле халык яшәгән урында яши. Шуңа алар комачаулык тудыра, зыян күрүчеләр күп, ди. Су эзләп йортларга баралар, зыян салалар икән. Төрлесе төрлечә яза. «Австралиядә дөяләр бик күп икән, шуңа аларны план буенча аталар», дип тә язалар. Әле аларны снайперлар вертолеттан аталар дип укыдым. Бик кызганыч, бик йөрәгем авыртты шулар өчен.

Аларны бирегә 19 гасырда меңләп алып килгәннәр. Аннары дөяләр саны 2-3 мәртәбә арткан. Юл һәлакәтләре дә чыгып, аларны бәрдерү очраклары да булган. 2008 елларда дөяләр саны миллионга җиткән, дип язалар интернетта.

Тагын бер кызыклы факт. Кыргый бер өркәчле дөяләрне бары тик Австралиядә генә очратырга мөмкин икән. Аларны юк итәргә бурыч куелган. Бәлки башка илләргә җибәрсәләр, яхшы булыр иде, белмим инде. Анысын без хәл итмибез бит. Менә шундый бурыч куелган.

Әле бүген укыдым, моңа каршы булучылар интернетта чыга башлаган. «Дөяләрне үтермәскә, башка юлларын эзләргә кирәк», — диләр.

«Янып үлгән кешеләр бар»

Табигать бик кызганыч, бернәрсә дә калмый диярлек, хайваннар үлә. Кулга алынучы, шикләнелүче кешеләр дә бар дип укыдым. 200 гә якын кешене кулга алганнар, аларны ут төртүдә шикләнәләр.

Янып үлгән волонтерлар, янгын сүндерүчеләр дә бар. Инде 3-4 янгын сүндерүче үлгән. Кайберләренең балалары бик кечкенә. Бу кешеләр 34-36 яшьлек. Ут сүндергәндә, хайваннарны коткарам дигәндә өсләренә янган агач төшкән. Аларның балаларына медаль тапшырганнарын интернетка куйган идем.

6 меңгә якын бина янган, 2 меңнән артыгы торак йорт. Тауларда урнашкан йортлар күбрәк зыян күргән. Бездә дә тауда урнашучылар күп. Тауда һавасы чиста, табигате матур, дип бара бит халык.

«Коалаларны өйрәтелгән этләр эзли»

Бер блогер ханым коалаларны махсус өйрәтелгән этләр эзли, дип язган. Алар агач башында утыргач, агачтан алу авыр икән. Шуңа күп очракта коалалар зыян күрә. Анда хайваннарны коткару өчен волонтерлар, ветеринарлар эшли. Бер волонтер көнгә йөзәр, иллешәр коала коткарган очраклар бар.

Көнгерәләр уттан качып, кайбер кешеләрнең ишегалларына килгән, биредә 10-15 көнгерә йөгереп, сикереп йөри. Монда кешеләр яхшы күңелле, күп-күп итеп ашаулар, сулар куйганнар.

Аннан бүген карадым, берәүнең өе янып беткән. Янында бик күп көнгерәләр йөри һәм шунда зур-зур савытларга ашаулар куйганнар.

Халык та бик нык булыша. Австралиянең бер миллиардеры 70 млн доллар акча биргән. Бу акчалар төзекләндерергә, янгыннан соң зыян күргәннәргә ярдәм итү өчен бирелгән. Төрле артистлар, актерлар, кино актерлары, миллион долларлап акча бирә.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Военнослужащие Росгвардии Тувы обеспечили проведение регионального этапа игры «Зарница 2.0»

В Туве сотрудники Росгвардии задержали нетрезвого угонщика автомобиля

Росгвардейцы провели встречу на тему будущей профессии со студентами кызылского техникума

При силовой поддержке спецназа Росгвардии в Республике Тыва задержан подозреваемый в хищении лошади

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.