Бурятиянең Усть-Кяхта шәһәрендә борынгы татар традицияләре буенча йорт төзиләр
0
348
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән Бурятия татарлары автономиясе Усть-Кяхта чик буе шәһәрендә «Алмагачлар» дип аталган татар көнкүреше музей-утары төзи. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, йортны борынгы татар традицияләре буенча төзиләр. Йорт 32-40 см диаметрлы себер наратыннан төзелә. Бу йортта «Алмагачлар» Татар мәдәнияте үзәге хуҗабикәләренә кунакларны һәм туристларны каршы алу өчен уңайлы шартлар булачак. Экскурсоводлар кунакларга 1937-1953 елларда чирәм җирләрен үзләштерү һәм авыл хуҗалыгын үстерү өчен Бөтенсоюз программасы буенча Усть-Кяхта шәһәренә Татарстаннан күченеп килгән татарлар турында сөйләячәк. «Татарлар бу җирләргә буш кул килмәгән, алар яшелчә орлыклары һәм алмагач үсентеләре алып килеп, авылда матур бакча утырткан», ди оештыручылар.
Хәзер, 70 ел узгач, Бурятия татарлары автономиясе бу традицияләре яңартып җибәргән, яңа бакчалар утырта башлаган. Бурятиядә беренче татар этнокомплексын төзү уңаеннан, Автономия музей-утар өчен борынгы экспонтлар, татар көнкүреше кирәк-яраклары (бизәкле сөлгеләр, мендәрләр, җәймәләр, савыт-саба, йорт җиһазлары) җыю буенча марафон башлады, диелә хәбәрдә.