Добавить новость
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013 Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014 Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Алай итеп карыйбыз, болай итеп карыйбыз»: ГИТИС кураторын ГИТИС профессоры алыштырамы?

0 131

ГИТИС, ягъни Россия театр сәнгате институтының яңалыклар лентасында, берничә көн аерма белән, республикабызның 2 татар режиссерына бәйле 2 яңалык чыкты.

«Сергей Женовач, Михаил Левитин, Фәрит Бикчәнтәев һәм Максимилиан Немчинский ГИТИСның режиссерлык факультетында 2025 ел өчен остаханәләр туплыйлар», – дип хәбәр итә уку йортының матбугат үзәге. ГИТИС быел Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән берлектә читтән торып укытыла торган актерлык-режиссерлык курсы җыя. Курсның мастеры – ТР һәм РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Рәфкатович Бикчәнтәев. Курска керүчеләр өчен консультацияләр 2025 елның 1 мартыннан башлап һәр якшәмбедә Камал театрында 11.00-13.00 сәгатьләрдә үткәрелә.

Моннан алдарак Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдиновның Әлмәттә «Аркадаш» театраль проектын үткәрүе турында хәбәр чыкты. Чөнки проект ГИТИСта укый торган Татарстан егетләре-кызлары белән бергә үтә.

  • Проект шушы төбәкнең үзенчәлекләрен өйрәнүне һәм сәнгатьтә яңа алымнар эзләүне максат итә. Ил тарихын аерым төбәкләр тарихы, табигате, җирле халыкның йола-гадәтләре, холык-фигыле аша ачу омтылышы бу. «Аркадаш» проекты 2 төрле лабораториядән тора. Лабораторияләр дәвамында остаханәләр эшләячәк, белгечләр, галимнәр, сәнгать әһелләре, җәмәгатьчелек белән очрашулар, фикер алышулар булачак.

Проектның эшчәнлеге «Караш» лабораториясеннән башланачак. Бу лаборатория бүгенге көндә Россия мәдәният һәм сәнгать институтында (ГИТИСта) укучы яшь режиссерларны (Дамир Сидеев, Талия Төхвәтуллина, Илнур Гарифуллин, Камил Гатауллин, Наҗия Галимова) берләштерә. Алар Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә районнарына кайтып, шул якларга гына хас күренешләрне, тарихи вакыйгаларны, бүгенге көнкүрешне өйрәнә һәм төбәк үзенчәлеген ачып бирердәй сәнгать алымнары эзли. Лабораториянең йомгаклау өлеше 2025 елның мартында Әлмәт шәһәрендә театраль фестиваль рәвешендә үтәчәк.

Ягъни, 5 яшь режиссер – Әтнә театры артисты Дамир Сидеев, журналист Талия Төхвәтуллина, Туфан белән бергә Казан ТЮЗыннан Тинчурин театрына килгән актер егетләр Илнур Гарифуллин һәм Камил Гатауллин, дизайнер Наҗия Галимова – Туфан Имаметдиновның милли театрлар өчен режиссерлык курсларын узып, ГИТИСта укучылар. Алар барысы да Туфан Рифович кураторлыгында укыйлар. Талия Төхфәтуллина – 1нче курста (Валерий Саркисов остаханәсе), Дамир Сидеев һәм Наҗия Галимова – 2нче курста (Владислав Ветров остаханәсе), Илнур Гарифуллин һәм Камил Гатауллин – 3нче курста (Александр Галибин остаханәсендә). Барысы да читтән торып укыйлар, һәм күпчелеге – бюджетта.

  • Билгеле булганча, 2022 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ГИТИС ректоры Григорий Заславский һәм С.А. Герасимов исемендәге ВГИК ректоры Владимир Малышев белән очрашты. Очрашуда мәдәният, белгечләр әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. ГИТИС хәбәрендә язылганча, Григорий Заславский режиссерларны максатчан әзерләү мәсьәләләрен күтәргән.

Мөгаен, Татарстан егетләре һәм кызларының Туфан Имаметдинов кураторлыгында Мәскәүдә укулары – шушы очрашуның уңышлы җимешедер. Татарстан студентларының күпчелеге – бюджетта укучылар, әмма максатчан юлланучылар да бар. Ә инде «Аркадаш» проектын «Татнефть» ярдәмендә егетләрнең-кызларның практикасы дип аңларга кирәктер.

ххх

ГИТИСта Фәрит Бикчәнтәевның милли группа җыюы – алга таба милли режиссерлар әзерләү җаваплылыгы Туфан Имаметдинов кулларыннан Фәрит Бикчәнтәевка күчәчәк, дигән сүзме? Чөнки Фәрит Рәфкатович булачак режиссерларны абитуриентлык өчен әзерләп һәм уку дәварендә кураторлык итеп кенә калмый, ә үзе укыта да. Тәҗрибәсе һәм нәтиҗәләре дә бар: Айдар Җаббаров, Илгиз Зәйниев кебек танылган режиссерлар – аның шәкертләре. 2024 елда Фәрит Бикчәнтәев Камал театрына стажерлар җыйды.

Фәрит Бикчәнтәевның ГИТИСта группа җыюы турындагы яңалыкны Камал театрының яңа бинасы ачылу тантанасына килгән ГИТИС ректоры Григорий Заславский да шәрехләде.

Григорий Заславский: Миңа калса, бу – бик дөрес карар, чөнки Фәрит Бикчәнтәев үзе дә ГИТИС тәмамлаган, Мария Кнебель укучысы, ул – күренекле режиссер, театр җитәкчесе. Бу укулар яңа пространство өчен яхшы булыр. Без режиссерлык һәм актерлык өчен күпмедер бюджет урыннары бүлдек, күпмедер бюджеттан тыш урыннар да булыр. Уку мәсьәләсендә әле детальләре ачыкланып бетмәгән, чөнки кайбер укытучылар татарча да укытырга тиеш була, әйтик, сәхнә теле укытучылары. Чөнки татар труппасы өчен кадрлар әзерлибез. Студентлар биредә дә укыр, берәр айга Мәскәүгә дә килерләр.

Туфан Имаметдинов: Монда ике төрле юнәлеш барлыкка килә. Мин төрле остазларга укырга керү өчен әзерлим. Хәзер мин әзерләгән студентлар 4 төрле остазда белем ала: икесе – Кудряшовта, икесе – Ветровта, икесе – Галибинда һәм берәү – Саркисовта. Безнең максат нәкъ менә Мәскәүдә уку өчен әзерләү иде. Фәрит Рәфкатовичның курс җыюы бөтенләй башка тарих – 4 залны тутыру өчен, сыйфатлы һәм перспективалы күп режиссерлар кирәк. Шуңа да мондый курслар җыюы бик табигый һәм мантыйкка туры килә.

Белешмә:

  • Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Казан театр училищесын, 1991 елда ГИТИСны тәмамлаган. Борис Голубовский остаханәсендә укыган, Мария Кнебель укыткан. ГИТИС сайтында Бикчәнтәевны «Татар театры легендасы» дип атаганнар. Диплом спектакле – Мансур Гыйләҗевның «Бичура»сы. 2002 елдан – Камал театрының баш режиссеры. 2024 елда аның «Мөхәҗирләр. Болганчык еллар» спектакле «Алтын битлек» алды. Фәрит Бикчәнтәев үзе Мәскәүдә укып кайтканнан бирле укыта. Байтак еллар Казан мәдәният институтында укытты, быел аның курсы Казан театр училищесын тәмамлый.
  • Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов 2011 елда ГИТИСта Олег Кудряшов остаханәсен тәмамлаган. Аннан алда Алабуга мәдәният көллиятендә укыган. Диплом спектакле – Гогольнең «Записки сумасшедшего». Казанга кайтканчы, Мәскәүдә уңышлы куелышлары бар, Румыниядә спектакльләр куйган. Татарстанда иҗатын 2013 елда Чаллы театрында «Тирәкләр шаулый җилдә» (Жеральд Сиблерайс әсәре) һәм 2014 елда ТЮЗда «Любовь людей» (Дмитрий Богославский) белән башлады. 2014-2020 елларда Казан ТЮЗының баш режиссеры була, 2021 елдан – Тинчурин театрының баш режиссеры. Туфан Имаметдинов куйган «Әлиф» пластик спектакле өчен Нурбәк Батулла «Алтын битлек» алды.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Сборная команда подмосковного главка Росгвардии завоевала «серебро» на Чемпионате Центрального округа по боксу – «Кубок юбилея Росгвардии»

Ценности моспитания. Как развивается пищевое производство в столице

На границе Воронежской области и ЛНР вводится особый режим въезда и выезда через пункт пропуска «Бугаевка» в Кантемировском и Россошанском районах

Чемпионат и первенство России по муай сиам прошли в Орле


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Курск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.