Яман шештән вафат булган Вәлид Ильясовны иртәгә Сочида җирлиләр
0
74
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Краснодар өлкәсе Сочи шәһәре татарларының милли һәм дини лидеры, Сочи шәһәре мөселманнарының «Ясин» дини оешмасы рәисе Вәлид Ильясов яман шеш авыруыннан вафат булган . Аны иртәгә, 24 июньдә, Сочида җирләячәкләр.
Бүген кич Сочи татарларының милли лидеры Вәлид Ильясов вафат, дип язган идек.
«Вәлид Ильясовта онкологиянең дүртенче стадиясе иде. Аның Сочида яшәүче татарлар тормышына керткән өлешен бәяләп бетергесез. Аның ярдәме белән Сочида „Минем Россия“ мәдәни-этник үзәгендә татар павильоны ачылды. Татарлар өчен Вәлид әфәнде кебек янып йөргән, тырыш, зыялы шәхес күргәнем юк иде. Аның урынына кем буласын күз алдына да китерә алмыйм. Вәлид әфәндегә 80 яшь иде», — диде Сочиның «Моя Россия» мәдәни-этник үзәге хезмәткәре Гүзәл Дасаева.
Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы рәисе Роман Динисламов Вәлид Ильясовны Сочида җирләячәкләрен әйтте.
«Татарлар өчен янып йөргән Вәлид абыйны соңгы юлга озату иртәгә Сочи шәһәренең Дагомыс урамындагы 60 йортта узачак», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин Вәлид Ильясов вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы сайтында кагыйнамә чыкты.
«Вәлид Мәхмүт улы озак еллар Сочи шәһәре мөселманнары җәмгыятен җитәкләде. Аның хезмәтләре нәтиҗәсендә „Ясин“ дини оешмасы төбәктә исламның рухи-әхлакый кыйммәтләрен, мәгърифәтчелек, татар мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрне саклау учагына әверелде», — диде ул.