Добавить новость
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Район башлыклары алмашына: Кем китә дә, кем килә һәм кайсы башлык «номер бер»?

0 405

Яңа Чишмә районында үзгәрешләр: Вячеслав Казлов китте, Егор Тарнавский килде

Вячеслав Козлов Яңа Чишмә районы башлыгы вазыйфасыннан китте. Ул районны 2010 елдан җитәкләде. Бүген район советы сессиясендә депутатлар бертавыштан район башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату өчен тавыш бирделәр.

Район советы Вячеслав Козловка, территория үсешенә керткән өлеше өчен, «Яңа Чишмә районының Мактаулы гражданины» исемен бирү турында карар кабул итте. Аның җитәкче буларак 15 еллык эшчәнлеге чорында районда күп кенә эре инфраструктура проектлары гамәлгә ашырылган.

Моннан тыш, Марат Әхмәтов Вячеслав Козловка республиканың иң югары бүләген – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районын хәзер Егор Тарнавский җитәкләячәк. Моңа кадәр ул ТР экология министры урынбасары вазыйфасын биләгән. Яңа җитәкчене ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тәкъдим итте.

Егор Тарнавский үз вазифаларына 25 апрельдән керешәчәк.

Менделеевск районы: Беляев урынына Искәндәров килде

Радмир Беляев Менделеевск районы башлыгы булудан туктады. Бу хакта районның Татарстан премьер-министры Алексей Песошин катнашындагы чираттан тыш сессиясендә әйтелде.

«Радмир Илдар улы Беляевка хезмәт эшчәнлеген Түбән Кама муниципаль районының җирле үзидарә органнарында дәвам итәргә тәкъдим ителде. Аның тупланган идарә тәҗрибәсе, шулай ук Менделеевск районы башлыгы вазыйфасында ирешелгән нәтиҗәләр икътисадый һәм социаль өлкәләрдәге яңа бурычларны уңышлы башкарып чыгарга ярдәм итәр, дип ышанам. Аның җитәкчелегендә Менделеевск районы Татарстанның гына түгел, бөтен Россия Федерациясенең химия сәнәгате үзәкләренең берсенә әверелде. Узган ел нәтиҗәләре буенча тулай территориаль продукт күләме 34,4 миллиард сум тәшкил итте – бу 2020 ел күрсәткечләреннән бер ярым тапкырга артыграк», – дип санап китте аның казанышларын Алексей Песошин.

Радмир Беляев Менделеевск районын 2021 елдан җитәкләде. Бу вакыт эчендә муниципалитет шәһәр мохите сыйфаты буенча Татарстан лидерларының берсенә әверелде, ВЭБ.РФ версиясе буенча, Россиянең ТОП-10 моношәһәре исемлегенә керде һәм социаль-икътисадый үсештә зур уңышларга иреште.

Менделеевск районы башлыгы вазифаларын хәзер Роберт Искәндәров башкара башлый. Бу хакта район сессиясендә шулай ук Татарстан премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

«Эшләү дәверендә Роберт Ринатович үзен максатчан, энергияле һәм җаваплы җитәкче буларак танытты. Катлаулы шартларда ул кешеләр һәм хезмәт коллективлары белән хезмәттәшлек итүдә кыйммәтле тәҗрибә туплады. Аның идарә итү күнекмәләре социаль-икътисадый үсеш бурычларын уңышлы хәл итәргә һәм Менделеевск муниципаль районына нәтиҗәле җитәкчелек итәргә мөмкинлек бирер, дип ышанам. Ә ярдәм кирәк булган җирдә без һәрвакыт янәшә булачакбыз һәм ярдәм итәчәкбез», – дип белдерде Алексей Песошин.

Рамил Муллин Түбән Кама мэры һәм район башлыгы булудан туктады

Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин, муниципалитет җитәкчесе булып 3 ел эшләгәннән соң, үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Аның отставкасы өчен районның чираттан тыш сессиясендә Совет депутатлары тавыш бирде. Утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

«Хөрмәтле депутатлар! Миңа хезмәт эшчәнлегемне Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе сыйфатында дәвам итәргә тәкъдим ителде. Шуңа бәйле рәвештә мин район советларына Түбән Кама муниципаль районы башлыгы һәм шәһәр мэры вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гаризалар керттем. Шулай ук район Советына Булатов Роман Фәнил улыннан Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасында вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза килде», – дип белдерде чыгыш ясаучы.

Рамил Муллин Түбән Кама районын 2021 елның ноябрендә элеккеге башлыгы Айдар Метшин РФ Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланганнан соң җитәкләде. Муллин карьерасындагы бу 3 елны җиңел дип әйтеп булмый.

Юллар һәм җәмәгать транспорты, экология проблемалары, мигрантлар белән бәйле вазгыять шәһәр халкына зур киеренкелек һәм шелтә тудыра, ә ТКХ челтәрләре Татарстанда гомуми фикер алышу предметына әверелде. Узган кышта 700 авария теркәлгән, кешеләр кайнар сусыз калган, ә кайбер йортларда температура 15 градустан артмаган.

Түбән Каманың элеккеге мэры, челтәр хуҗалыгында тәртип урнаштыру өчен кимендә 5 ел һәм күп акча кирәк булачак, дип саный. Башта сүз 5-6 млрд. сум турында барды, аннары фаразланган сан 2 тапкырга югарырак булды, бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр итте.

2022 елның февралендә Муллин һәм аның командасы шәһәрнең 2026 елда билгеләп үтеләчәк юбилеена багышланган «Түбән Кама-60» программасы инициативасы белән чыкты. Мэр республиканың нефть химиясе үзәгеннән Россиянең нефть химиясе тармагы башкаласына кадәр үсү бурычын куйды. Программаны гамәлгә ашыруга 68 млрд сум таләп ителә. Уйланганны аның варисына эшләргә туры киләчәк.

Менделеевск районының элекке башлыгы Түбән Кама районына күчә

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Радмир Беляевны Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләүне тәкъдим итте. Карарны Совет утырышында яңгыраттылар.

«Ул район халкына, депутатлар корпусына таныш. Аның хезмәт эшчәнлеге берничә ел дәвамында Түбән Кама муниципаль районы белән бәйле була. 2016 елның октябреннән 2021 елның сентябренә кадәр ул Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары, беренче урынбасары вазифаларын башкарды», – дип ассызыклады Алексей Песошин.

2021 елдан Беляев Менделеевск районын җитәкләде. Бу вакыт эчендә ул «территория үсешенә җаваплы караш, җитәкченең эшлекле сыйфатларын» күрсәтте һәм «коллектив белән идарә итүдә шактый тәҗрибә туплады».

«2024 елда Радмир Илдар улы, Татарстан Республикасы Рәисе кушуы буенча, Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә кадрлар резервының федераль программасы буенча әзерлек үтте», – дип хәбәр итте премьер-министр.

Песошин ассызыклаганча, Беляев кандидатурасы кадрлар карарларының алдагы этапларында раслау һәм ярдәм итү өчен, Совет каравына кертелгән. «Барлык процедура мәсьәләләре дә уңышлы узар дип өметләнәм. Районның яңа җитәкчесе кандидатурасы депутатлар һәм район халкы арасында хуплау табачак», – диде ул.

Ахырда премьер-министр Беляевка уңышлар теләде: «Мин ышанам, Радмир Илдар улы куелган бурычларны лаеклы үтәп, районның социаль-икътисади потенциалын үстерү өстендә нәтиҗәле эшләячәк. Районда киләчәктә дә тотрыклылык, җәмәгать тәртибе, гражданнарның иминлеге саклануын, барлык хезмәтләрнең өзлексез эшләвен телим».

Радмир Беляев Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнде. Аннары Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы булып эшли. Ул бу вазифаны җирле Советка депутат булып сайланганчы башкарачак. Шуннан соң гына ул район башлыгы вазифасына дәгъва итә алачак.

Спас районында да яңа җитәкче: Фәргать Мөхәммәтов урынына Роман Исланов

Татарстанның Спас районында да үзгәреш булды. Районда хәзер Роман Исланов идарә итәчәк. Ул элек Алабуга районы башлыгы урынбасары урынын биләгән. Ул бу постта Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтовны алыштырды. Чираттан тыш сессиядә аны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тәкъдим итте.

«ТР Рәисе тәкъдиме буенча алдагы эш чорына булачак башлык вазифасына Исланов Роман Леонидович кандидатурасы тәкъдим ителә. Ул муниципаль идарәдә зур тәҗрибә туплады, ТР Президенты кадрлар резервы мәктәбен узды, ТР Президенты Аппаратында эшләү тәҗрибәсе бар. Тәҗрибә, энергия һәм эшләргә теләк зур нәтиҗәлелек бирә торган яшь. Ул туган ягын тагын да яхшырак итү теләге белән кайта», – дип билгеләде Әхмәтов.

Әлегә Исланов Башкарма комитет җитәкчесе урынын алды. Берничә процедурадан һәм җирле Советка сайланудан соң, ул район башлыгы вазифасына дәгъва итә алачак.

Ислановны билгеләү – республика җитәкчелеге үткәрә торган планлы кадрлар ротациясенең бер өлеше. Мәгълүматлар буенча, Роман Исланов үз вазифаларын 28 апрельдә башкарырга керешәчәк.

Исланов 1978 елның 25 мартында Куйбышев шәһәрендә туа. «Финанс һәм кредит» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган.

Үз карьерасын банк өлкәсендә башлаган, 2011 елдан – дәүләт хезмәтендә. Татарстан Финанс министрлыгында, ТР Президенты Аппаратында эшли. 2019 елдан 2023 елга кадәр Балык Бистәсе районын җитәкли, анда инфраструктураны, авыл хуҗалыгын һәм туризмны үстерә – шул исәптән «Балык Бистәсе – Кама буе тарихи үзәге» проектын.

Район башлыгы вазыйфасыннан киткәннән соң, 2023 елда Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе, ә аннары башлык урынбасары була.

Берничә дәүләт бүләкләре, шул исәптән «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» һәм «2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» медальләре, шулай ук РФ Хезмәт һәм социаль үсеш министрлыгының Мактау грамотасы бар.

Габделәхәт Хәкимов Әтнә районы башлыгы вазифасыннан китте

Бүген Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимовның һәм башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмовның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды. Рөстәм Хисамиев Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.

Карарны Әтнә район советы депутатлары Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган чираттан тыш утырышта кабул итте.

Габделәхәт Хәкимов Әтнә районы белән 35 ел идарә итте. «Язмышыма, Ходаема туган җиремдә, яраткан халкыма 35 ел хезмәт итәргә сәламәтлегемне, мөмкинлекләрне биргәне өчен рәхмәтлемен», – ди ул район халкы алдында.

«Минемчә, һәрбер алмашка килүченең, дәвамчының һәм варисның бурычы – саклап калу һәм арттыру», – диде алмашка килүче Хисамиев.

Шулай ук район советы утырышы нәтиҗәсендә район башкарма комитеты җитәкчесен алмаштыру өчен конкурс игълан ителде. Конкурсның нәтиҗәсен район советы май аенда игълан итәргә тиеш.

«35 ел эшләгән башка районы башлыгы юк, Габделәхәт Хәкимов – номер бер»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район советы утырышында вәкаләтләре алдан туктатылган Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимовны республикада 35 ел эшләгән бердәнбер район башлыгы булуын әйтте.

Фото: Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте

«35 ел район башлыгы булып эшләде. Номер бер. Аксакал. Республикада бүтән андый кеше юк. Россиядә дә юктыр әле, анысын белмим, Россия өчен җавап бирмим. Татарстанда татарча матур сөйләшә белгән, эшен дә алып бара алган, җаваплы булып, халкың белән уртак фикердә булып, югары нәтиҗәләргә ирешкән җитәкчеләрнең берсе. Ә иң мөһиме - Әтнә районы дәрәҗәсен күтәреп, райондашларның тырышлыгы белән Әтнәне алдынгы район рәтенә җиткерә алды», - диде ул Әтнә район советы утырышында.

Фәрит Мөхәммәтшин таләпчәнлек, җаваплылыкның зур булуын билгеләп үтте. «Ә иң мөһиме - район халкы эш сөючән, уңган. Сезгә дә бик зур рәхмәт. Шушылай нәтиҗәле эшләгән кешене кул чабып озатыйк», - диде ул чыгышында.

«Дөнья булгач, хезмәт һәм эш булгач, төрлечә караучылар булгандыр... Ләкин Сезнең вазифа - шул, син үзеңә дип сорамыйсың, син булсын дип, район күтәрелсен, беренче урында күп мәсьәләләр буенча эшләргә, хезмәт итәргә, абруйлы булып яшәргә кирәк дигән максат куйгансың. Һәм максатыңа ирештең дә - халык белән бик матур итеп эшләдең», - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Шулай итеп, бу көннәрдә генә Татарстанда Менделеевск, Түбән Кама, Спас һәм Яңа Чишмә районнары җитәкчеләре алмашынды. Тора-бара нишләр, анысын вакыт күрсәтер.

Фото: Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Чувашии



Глава Чувашии Олег Николаев

Частные объявления в Козловке



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Козловка на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.