Миңнеханов белән Александр Козлов Казанның чистарту корылмалары турында фикер алышты
0
491
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәрендә Россия табигый ресурслар һәм экология министры Александр Козлов белән республика территориясендә «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында сөйләште.
Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аерым алганда, алар «Чиста ил» федераль проектын алга таба гамәлгә ашыруга һәм тиешле проект кысаларында Идел елгасын савыктыру эшләренең барышына кагылды.
Моннан тыш, Казанның биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү һәм модернизацияләү проектын финанслау турында да сүз барды.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Александр Козловка «ТАССРның 100 еллыгына» медален тапшырды.
«Экология» илкүләм проекты, башкалары кебек үк, Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла. 2020 елда коронавирус пандемиясе башланганнан соң, икътисади вәзгыять үзгәрүгә бәйле рәвештә, аларның максатлары үзгәртелде.