Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020
Ноябрь 2020
Декабрь 2020
Январь 2021
Февраль 2021
Март 2021
Апрель 2021
Май 2021
Июнь 2021
Июль 2021
Август 2021
Сентябрь 2021
Октябрь 2021
Ноябрь 2021
Декабрь 2021
Январь 2022
Февраль 2022
Март 2022
Апрель 2022
Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Владимирдагы имам Вафа хәзрәт Яруллин: «Мөселманнар хиҗабны христианнардан алган»

0 80

25 октябрьдән Владимир өлкәсендә мәктәпләрдә дини кием һәм аның элементларын киеп йөрүне, шул исәптән, хиҗаб һәм никаб киюне дә тыйдылар. Өлкәнең Ковров шәһәре мөфтие Вафа хәзрәт Яруллиннан яңа кагыйдәләр турында фикерләрен әйтте, дип яза «Владимирские новости» сайты.

Өлкә администрациясе мәгариф департаментының 26.01.2017 елгы 2нче «башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укучыларның киемнәренә таләпләрне раслау турында»гы карарына 9нчы пункт өстәделәр, анда болай диелгән: «Гомуми белем бирү оешмаларында укучының дини чыгышын күрсәтүче кием һәм аның элементларын (шул исәптән хиҗабларны, никабларны һ.б.) кияргә ярамый».

«Владимирские новости» басмасы Ковров шәһәре мөфтие Вафа хәзрәт Яруллиннан яңа кагыйдәләр турында фикерен сораган.

– Мәктәпләрдә дини кием кию турындагы бу яңалыкка ничек карыйсыз?

– Дини кеше буларак мин моңа әлбәттә, каршы. Кешеләрнең башларын ачык яки ябып йөртүне сайлывы инануларына бәйле. Әгәр кеше тирәнтен диндә икән – православныймы ул, мөселманмы, ул әлбәттә, башын тулысынча каплап йөриячәк. Бик дини гаиләләр бар, алар үз балаларын да моңа өйрәтә, һәм балалар башларын каплап, тиешенчә киенеп йөри.

Ә Владимир өлкәсе мәгариф министрлыгы кабул иткән бу боерык турында башта фикерләшергә кирәк иде. Бездә дөньяви дәүләт, һәм дин аннан аерылган, мин моны аңлыйм. Дин тоткан кешеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алып, болай эшләргә кирәкми иде. Яки аны ничектер йомшаграк эшләргә була, мәсәлән косынкалар бәйләп йөрергә рөхсәт итәргә мөмкин.

Шулай ук Вафа хәзрәт мәктәптә укучы кызларның тулаем тышкы кыяфәте турында да фикерен әйткән. Ул ни өчен укучы кызларга ачык макияж, буялган чәчләр, пирсинг, «кычкырып» торган кием, озын тырнаклар рөхсәт ителгәнен, ә чәчләрне яулык белән каплап йөрү рөхсәт ителмәвен аңламый. Хәзрәт совет елларын һәм ул вакыттагы мәктәп формасын да искә алган. Аның фикеренчә, әгәр укыту оешмаларында тәртип кертергә уйлаганнар икән, бу – бөтен кешегә дә кагылырга тиеш.

Вафа хәзрәт, косынка җәмгыятькә бернинди дә куркыныч тудыра алмый, дип саный. Элек барысы да матур косынкалар һәм яулыклар бәйләп йөргән, ди ул.

«Беркем дә бернәрсәне дә йолкып төшермәгән, беркемне дә мыскылламаган, дискриминация булмаган», – ди ул.

«Хиҗаб – киң итеп тегелгән хатын-кыз киеме, ул хатын-кызның гәүдәсен күрсәтми. Монахинялар киеп йөргән кием дә, якынча әйтсәк, хиҗаб. Мөселманнар хиҗабны христианнардан алган. Хатын-кыз гәүдәсенең ир-атларны җәлеп итә торган өлешләрен каплап йөри торган кием формасы Иисус Христос конфессиясеннән алынган», – дип өстәгән хәзрәт.

Мөфти никабларны тыюга карата да фикерен әйткән.

«Әгәр никаб киеп йөрсәләр, әйе, ул – пәрәнҗә кебек тулысынча ябык, анысын аңлыйм әле. Анда кемнең кем икәне аңлашылмый. Бездә андый нәрсә юк, аларны беркем дә кими. Бездә андый мода юк иде. Үзәк Россиядә беркайчан да мондый әйберләр кимәгәннәр», – дигән ул.

«Яулык – хатын-кыз киеме генә, ә дини кием түгел. Хәзер моны бутыйлар, аны мөселман киеме дип каян уйлап чыгарганнар? Бу – хатын-кыз киеменең бер өлеше, хәтта милли кием дә түгел, ә гомуми кабул ителгән кием. Нигә аны нәкъ менә мөселманнарныкы дип әйтәләр? Бу – хәлне катлауландыру. Бүген Россия мөселман илләре белән дус. БРИКСка зур мөселман державалары вәкилләренең 80 проценты килде. Хәзер монда студентлар да укырга киләчәк. Әгәр мондый кием киеп йөрүне мәктәпләрдә генә түгел, ә бөтен оешмаларда тыйсалар, бу балалар монда килмәячәк», – дигән ул.

Владимир өлкәсендә мәктәпләрдә хиҗаб һәм никаб киюне тыйдылар, Татарстан мөфтие мәктәпләрдә хиҗаб киюне законсыз дип санады. Шулай ук Владимир өлкәсенең җәмәгать эшлеклеләре Игорь Игошин һәм Чечня депутатларының очрашу нәтиҗәләрен халыкка чыгаруны сорады.

Моннан тыш, мәктәпләрдә хиҗабларны тыюны төбәкнең мәгариф министрлыгында шәрехләделәр, шулай ук Владимир өлкәсе Губернаторы урынбасары Владимир Куимов яңа чикләү турында үз фикерен белдерде.

Дәүләт Думасында Чечнядан депутатлар Владимир өлкәсе мәктәпләрендә хиҗаб киюне тыю белән гаугалы боерык турында фикер алыштылар.

Күзәтче Юрий Подоляк шулай ук Владимир өлкәсе мәктәпләрендә дини кием киюне тыю турында да әйтте.

Владимир өлкәсенең Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле хиҗаб киюне тыюга мөрәҗәгатьләр булмавын сөйләде.

Владимир өлкәсе Хөкүмәтендә Кадыров киңәшчесенә мәктәпләрдә хиҗабларны тыюны тәнкыйтьләүгә җавап бирделәр





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Ковров на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.