Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Кызык өчен граната шартлаткан»: Белгород өлкәсендә шартлауда 3 кеше һәлак булган

0 1287

Белгород өлкәсенең Тоненькое хуторында элеккеге Мәдәният йорты бинасында боеприпаслар шартлаган. Шуның аркасында янгын чыккан, кимендә өч кешенең һәлак булуы, 13 кешенең зыян күрүе турында мәгълүм. Матбугат чаралары мәгълүматына караганда, гадәттән тыш хәлне «шаярып кына» РГД-5 гранатасы шартлаткан сержант китереп чыгарган. Шуннан боеприпаслар детонациясе башланган. Фаҗига урыны әлегә кадәр камалган килеш – саперлар шартламаган гранаталар булырга мөмкин дип фаразлый. Бу хакта «Газета. Ру» сайты яза.

Белгород өлкәсендә хәрби частьтә граната шартлавы, шуннан соң бинада янгын башлануы турында беренчеләрдән булып «112» Телеграм-каналы хәбәр итте. Аларның мәгълүматларына караганда, 14 гыйнварда өлкән сержант, взвод командиры РГД-5 гранатасы шартлата, шуннан соң ялкын 450 квадрат метр мәйданны камап ала.

Ут аркасында корал саклау бүлмәсендәге башка боеприпаслар да шартлый башлый. «112» Телеграм-каналы 3 кешенең һәлак булуы, 16 кешенең яралануы һәм 8 кешенең хәбәрсез югалуы турында хәбәр итте.

Соңрак ТАСС агентлыгы да экстрен хезмәтләрдәге чыганагына сылтама белән бу мәгълүматны өлешчә раслады.

«Төнлә Тоненькое хуторында мәдәният йорты бинасында боеприпаслар шартлаган, янгын чыккан. 10 хәрби зыян күргән», – дип хәбәр итте ТАСС чыганагы. Шулай ук бинага күрше йортлардан 15 кеше эвакуацияләнгән.

РИА Новости экстрен хезмәтләргә сылтама белән элеккеге Мәдәният йорты бинасында боеприпаслар детонациясе нәтиҗәсендә 13 кешенең зыян күрүен, 3 кешенең һәлак булуын хәбәр итте.

Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладковның Telegram-каналында 14 гыйнвар иртәсендә Корочанский районында (Тоненькое хуторы шушы районда урнашкан) элеккеге мәдәният йорты һәм башлангыч мәктәп бинасы территориясендә янгын чыгуы турында хәбәр таралды. Төбәк башлыгы тыныч халык арасында зыян күрүчеләр юк дип язды.

Гладков янгынның үзәге торак йортларга якын дип язды. Анда яшәүчеләрне вакытлыча имин урынга күчереп торганнар. Соңрак, губернатор үзе дә гадәттән тыш хәл урынына баруын язды.

«Башлык Николай Васильевич Нестеров урында, кире торгызу эшләрен җитәкли – энергетикларның һәм газовикларның авария бригадалары эшли. Иң мөһиме – авыл кешеләре зыян күрмәде. Алар белән сөйләштем. Янгын нәтиҗәләрен юкка чыгару эшләре бара. Бу хәл контрольдә тотыла», – дип язган Гладков.

Бераздан бу хәл турында тулырак башка Телеграм-каналлар да хәбәр итте. Mash каналы мәгълүматлары буенча, Тоненькое хуторындагы мәдәният йорты хәрбиләрне урнаштыру өчен кулланылган. 14 гыйнварда Мәскәү вакыты белән 4:50 сәгатьтә боеприпас шартлый.

Baza Телеграм-каналы мәгълүматларына караганда, шартлауны Свердловск өлкәсеннән килгән хәрби оештырган.

«Якынча мәгълүматларга караганда, хәрби кулына РГД-5 гранатасы ала, шулай итеп кул астындагыларның абруен яуламакчы була. Шартлаудан соң, мобилизацияләнгәннәр торган мәдәният йорты бинасында боеприпас шартлый һәм 450 квадрат метр мәйданда янгын башлана. Янгын сүндерүчеләр утны дүрт сәгатькә якын сүндергән», - дип яза басма.

Якынча мәгълүматлар буенча, бу фаҗигадә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр барысы да өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган булган. Янгын урыны әлегә кадәр камап алынган, саперлар бина территориясендә шартламыйча калган гранаталар булырга мөмкин дип саный.

Regnum чыганагы хәбәр иткәнчә, мобилизацияләнгән хәрби гранатаны «шаярып кына» шартлаткан. Тәннәре пешкән һәм яраланган хәрбиләрне хастаханәгә алып киткәннәр, алар арасында инцидентны китереп чыгарган хәрби дә бар. Тикшерү органнары һәм тирә-яктагыларның тормышына зур куркыныч тудыра торган предметлар һәм кораллар куллану кагыйдәләрен бозу маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Һәлак булучылар санын исәпкә алып, бу маддә буенча максималь срок – 10 ел төрмә.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Короча на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.