Добавить новость
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017 Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: Театрга йөрүче артты – кешегә җылы урын кирәк

0 1118

Фестивальдән фестивальгә йөреп торган Әлмәт театрына ние бар инде ул Казанны урап кайтуы?! Минем иң яраткан спектакльләремнең берсе – Мансур Гыйләҗевның «Микулай» спектаклен алып килгәндә театр директоры Фәридә Исмәгыйлева белән сөйләшеп алдык. Театр дөньясында мине борчыган сорауларга җавап табарга кирәк булса, иң элек аңа мөрәҗәгать итергә өйрәнгән. Аның җавабы ук булмаса да, юнәлеш бирә торган уйланулары була. 

Фәридә Бәгыйсовна, быел «Кайда минем илем?» спектаклен Җәлил премиясенә тәкъдим итәсез икән. Ни өчен нәкъ шушы спектакльне?

«Кайда минем илем?» - безнең яраткан спектакльләребезнең берсе. Җәлил премиясе нигезләмәсенә бик туры килә. Беренчедән, яшьләр премиясе ич инде ул. Анда уйнаган җиде егетебез дә 35 яшькә җитмәгән. Икенчедән, ул документаль спектакль, анда – татар легионы тарихы, Муса Җәлил образы бар һәм барлык вакыйгалар аның тирәсендә бара. Безнең Алмазны Җәлилгә охшаган бит бу дип карап торам. Ул спектакльне Карабашта (Бөгелмә районы) Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова һәм Җәлил музее хезмәткәрләре килеп карады, барысы да бик югары бәяләде.

Яңа сезонда нәрсәләр эшләргә җыенасыз?

Исән булырга! Хәзер хәлләрне сорашсалар: «Исән булсак, шул бик әйбәт инде», дим. Тормышның концепциясе үзгәрә башлады бит – икенче эпохага килеп кердек.

Бу театр концепциясен дә үзгәртәме? Сез театр дөньясының ничек үзгәрәсен чамалыйсызмы, әллә әлегә кая таба барырга белмичә аптырап карап торасызмы?

Уйланулар күп. Болай да уйламыйча гына яшәми идек. Без кая барабыз, ниләр булыр дигән шикләнүләр дә бар. Әмма тенденция шуны күрсәтә – театрга халык күбрәк йөри башлады.

Башка театрлардан да шулай дип ишеттем шул.

Инде 11 ел бара торган «Кызлар килде авылга» музыкаль комедиясен әле шушы көннәрдә генә тулы залга уйнадык. Җырлы-биюле спектакль-концерт инде ул.

Тамашачы арту нәрсә белән аңлатыла? Администраторларның яхшырак эшли башлавы гына түгелдер бит инде?

Минемчә, халыкка бер җылы урын кирәк. Күңелнең ярсулы, борчулы чагында почмагыңда елап утырып кына булмый, кая да булса барырга кирәк. Администраторлардан төрле фикер ишетәм. Алар предприятиеләргә билетлар тәкъдим иткәч: «Акылдан яздыгызмы әллә сез? Нинди билет кайгысы әле монда?!» диючеләр дә бар икән. Мин администраторларымны: «Сез театрның 1944 елда оешканын беләсезме? Җавап шул була», дип әйтергә өйрәтәм. Күз алдына китерәсезме - 1944 елда каты сугышлар вакытында кемдер театр ачу идеясен күтәреп чыккан да, шул идея хупланып театр барлыкка килгән.

Сезон ачылганда сәхнәдән: «Күңелегезгә авыр булганда да театрга килегез! Бик рәхәт чагында да театрга килегез – шул чагыгызны да уртаклашып китегез», дидем. Җаның нинди генә халәттә булганда да театрга кил - ул сиңа ярдәм итә. Авыр спектакльләрдән дә кеше алга таба яшәргә көч алып чыга.

Театрга күбрәк йөри башлаган халык нинди спектакльгә килә? Комедиягәме?

Халык беркайчан да: «Комедия кирәкми», димәячәк. Дәһшәтле сугыш елларында, «похоронка»лар килеп торганда да, коточкыч салкын клубларда да халык көлә-көлә комедия караган. Театрның символикасы да берсе елый, берсе көлә торган ике битлек. Кешенең табигатендә көлү бар икән, кешене аннан мәхрүм калдыруны күз алдына китерә алмыйм. Көлми торган булса кеше монстрга әверелә бит. Комедия һәрвакыт кирәк булачак. Бүген ул күбрәк тә кирәктер әле дип уйлый башладым.

Без халыкчанрак спектакльләргә йөз белән борылырга дип уйлыйбыз. Тик халыкчан дию ул үзешчәнлек дигән сүз түгел. Камил Тукаевның «Җил артыннан» һәм Айдар Җаббаровның «Ул әле өйләнмәгән иде» бик стильле итеп эшләнгән халыкчан спектакль дип саныйм.

Комедияләрне күбрәк чыгарачаксызмы инде яңа сезонда?

Юк, бик катлаулы бер спектакльгә алындык әле. Безнең театрның профессиональ артистлары бу стилистикада эшләгәннәре булмады. Лиза Бондарь дигән режиссёр килде. Ул бит инде «Я высказываюсь» дия торган режиссёр. Мин аңа: «Театрны сакларга кирәк», дидем. Катлаулы чор бит...

Без Лев Толстойның «Власть тьмы» әсәренә алындык. Әлегә исеменең татарча тәрҗемәсе юк. Сәхнә адаптациясен драматург Екатерина Августеняк ясады, татарчага Рәфгать Шаһиев (»Әлмәт таңнары» газетасының баш мөхәррире, язучы. Авт) тәрҗемә итте.

«Власть тьмы - ул бит бик авыр әсәр: кешеләрнең күңел гариплеге, «мораль уродлар» турында, акча өчен сатылган кабахәтләр турында. Андый «нелюдьлар» бүген дә яши.

Лиза Бондарь артистлардан текстны русча һәм татарча укытып эшли. Музыкаль белемле режиссёр буларак, аңа тел мелодикасы бик мөһим. Тәрҗемәче белән драматург та текстны чагыштыра-чагыштыра бик җентекләп эшли. Текстны җырлатып та карыйлар хәтта. Алай эшләгән кеше юк иде әле. Спектакль 3 декабрьдә чыгарга тиеш. Бу федераль грантның быелгы соңгы спектакле.

Грант дигәннән, ул киләсе елга булырмы икән?

Акчасы азрак булса да, булыр дип торабыз - 2023 елга ике спектакльгә заявка бирдек. Икесе дә татар әсәре дип уйлыйбыз. Берсе – Айдар Җаббаров татар классикасы куяр дип өметләнәбез - мартта аны көтәбез. Икенчесе – Муса Җәлилнең «Алтынчәч»е нигезендә эшләрбез, дибез.

Фәридә Бәгыйсовна, мин бер генә татар театрында да рус классикасына тамашачы егылып йөргәнне хәтерләмим. Нәрсәгә бәйле икән ул?

Шулай шул, татар театры өчен алар җанга якын түгел, нигәдер. Рус телле тамашачы да, безгә килеп, наушник белән булса да, татар җанлы спектакльдә утыра. Менталитет шул инде ул! Чехов, Достоевскийлар да кирәк - чикләнгән кеше түгелмен, мин аңлыйм да аны, ләкин үзебезнеке күңелгә якынрак.

Сезнең данлыклы «Җил артыннан» спектакле аласы призларын алып бетердеме инде? Аны бигрәк күп фестивальләргә йөрттегез, барган бер җирдә җиңдегез.

Ул бит быел «Алтын битлек»кә эләгә алмады, шунысы кызганыч.

Каян беләсез? Әле бит фестивальнең номинантлар исемлеге чыкмады.

Экспертлар советы эшен бетерде. Алар безгә килеп җитә алмады, безнең спектакльне беркайда да карамадылар. Быел алар аз эшләде, чөнки әгъзаларының бер өлеше киткән һәм кайта алмаган, булганнары Мәскәү белән Питер тирәсендә йөргән. 26 ноябрьдә шул спектаклебезне Тольяттида уйнаганда да «Маска+» өчен килеп карамаслармы дип көттек. Юк, килмәделәр! Шулай итеп фестиваль саен гран-при алган спектакль техник сәбәпләр аркасында «Алтын битлек»кә күренми калды.

Димәк, быел экспертлар бик йөрмәгәч, Татарстан театрлары номинантлар арасында булмаска да мөмкин.

Мөмкин. Бәлки, Казанга кемгәдер килгәннәрдер...

Бу бит инде бик каты гаделсезлек. Быел Россия мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная Татарстанда эш сәфәре вакытында креатив яшьләр белән очрашканда Туфан Имаметдинов шул теманы күтәрде – Россия театр белгечләре милли театрны аңламый дигәнрәк фикер әйтте. «Алтын битлек»тә дә игътибар җитмәвен әйтте. Килешәсезме?

Килешмим. Бәлки, өлешчә килешәмдер. Аңлыйлар-аңламыйлар безне дигәннән, дөньяда беркайда да гаделлек юк. «Алтын битлек» фестивалендә генә гаделлек бардыр дип әйтмим. Шулай да, милли театрга карата борылыш сизәм. Унбиш ел элек ул юк иде. Без фольклор булып калабыздыр инде дип уйлый идек.

Безнең «Кибет» спектакле (авторы рус телле казах драматургы Олжас Жанайдаров. авт) «Алтын битлек» номинанты булган елгы вазгыятьне дә беләбез. Ул елны Кирилл Серебренниковның «бармагы кагылган» бөтен спектакльләргә приз биреп чыктылар. Андый субъективизмнар күп инде.

Хәзер Грозныйдагы «Федерация» фестиваленең дә дәрәҗәсе үсә башлады. Милли театрлар ассоциациясе эшләп китү дә милли театрларга игътибарны арттырды. Түгәрәк өстәлләргә җыеп торалар. Безнең актрисабыз Энҗе Сәйфетдинова хәзер алар аша РГИСИга укырга керде. Ассоциациянең җаваплы секретаре Андрей Пронин шалтыратып мактаулы исемнәр бирү мәсьәләсен дә сорашты, соңгы 10 елда кемнәргә бирелде, кемнәрнең документлары кире кайтты дип кызыксынды. Димәк, бу мәсьәләдә дә «селкенә» башладылар. Хәзер милли театрның күз уңында булуын әйтәсем килә. Әмма теләгән кадәр дәрәҗәдә «Алтын битлек» ала алмый әле. Шулай да хәрәкәт бар. Былтыр фестивальдә Татарстан театрларының 20 номинациясе юкка түгел бит инде...

Мин былтыр Илгиз Зәйниев спектакленең җиңмәвенә бик борчылдым. «Адәмнәр» җиңәргә тиеш иде.

«Маска»га өметләнергә ярамый - ул өметләнә торган әйбер түгел. «Көзге сере» спектакле белән «Маска»га барганда мин өметләнергә кирәкмәгәнен аңлаган идем инде. Безнең номинантлар Раушан Мөхәммәтҗанов белән Ләйсән Заһидуллина да өметләнде. «Уйламагыз да! Менә сезгә «Зарядье» залы, менә сезгә - затлы сәхнә, менә сезгә - күпме йолдызлар! Без шуларны карарга килдек», дидем. «Маска» – ул лотерея.

Ә Россиянең төрле шәһәрләрендәге фестивальләр сезгә нәрсә бирә? Әйтик, Кудымкар театр фестивале?

Һәр фестиваль нәрсә булса да бирә. Аларда театр белгечләренең фикерен ишетәбез. Бәләкәй фестивальләрнең үз җылылыгы бар. Без яратабыз Кудымкардагы «Сообщение» театр фестивален. Коми-пермяклар шундый матур милләт. Алар урман эчендә 30 меңлек шәһәрдә үзләре генә рәхәт итеп яшиләр. Театрлары гаҗәп! Аларның шәһәрендә халык матурлык күрергә бара торган өч урын бар икән – музей, театр, милли кухнялы ресторан.

Ул фестиваль милләтара булуы белән дә кадерле. Анда саха, хакас спектакльләре килде. Уфаның «Нур» театры «Фатыйма»ны алып килгән иде.

Хәзерге заманда театрга дәүләт планын үтисе авырмы?

Авыр. Кече шәһәр булгач, спектакльләрне күп куярга, репертуарны алыштырып торырга кирәк. Яңа спектакльгә халык күбрәк йөри. Ә безнең спектакльләрне озак итеп чыгарырга вакыт җитмичә кала. Сәхнә бер генә – шунда ук репетиция ясарга да, спектакль куярга ди кирәк. Декорацияләр катлаулы – сәхнә эшчеләренә дә җыю-сүтү өчен күп вакыт сорала. «Ул әле өйләнмәгән иде» кебек спектакльнең декорациясен сүтеп җыярга да бер тәүлек кирәк.

Планны авылларга чыгып үтисезме?

Юк. Авылда халык күп йөрми, чөнки халык та кимегәннән кими бара. Хәзер концептуаль юнәлеш – шәһәр тамашачысы һәм стационар. Татар театры тарихына карасак, барлыкка килүенә 120 ел була. Ул бит 120 ел элек Казанда барлыкка килгән, авылда түгел. Театр – ул шәһәр культурасы, шәһәр сәнгате.

Берәр спектакльгә эксперимент кебек булса да, бәясен күтәреп караганыгыз булмадымы? Рус спектакльләренә билетлар кыйммәтрәк кебек.

Юк. Безнең татар кысмыр. Мин театрга барганчы, ике чиләк бәрәңге алам дип уйлыйдыр, сакчыллыктыр ул, бәлки. Уйланам инде мин бу хакта – нигә татар театрының бик яхшы спектакльләре дә очсыз булырга тиеш?! Миңа да: «Арттыр», диярләр. Ләкин бит мин реаль җирлектән аерылган кеше түгел, аның нәрсәгә килеп җитәсен аңлыйм. Бу заманда мин билет бәясен арттыру ягында түгелмен. Ә бәлки берәр эксперимент ясап караргадыр...

Татар спектакльнең үзкыйммәте дә зуррак бит. Сез рус театрларыннан аермалы буларак, тамашачыны наушниклар белән тәэмин итәсез, синхрон тәрҗемә оештырасыз.

Әйе, чыгым зуррак. Быел Тольятти театры белән алмаш гастрольләр оештырдык. Без алар өчен залыбызда җиңел генә итеп тамашачы «тутырып» бирдек. Ә алар безгә кеше җыялмыйча интектеләр. Хәтта мәчеткә барып та чакырганнар. Директорының әйткән сүзе шул булды: «Сезнең татарлар концертка гына йөриләр икән», диде. Спектакль вакытында бер хатын-кыз рөхсәт сорап, Рифат Зариповка, аннары Әнвәр Нургалиевка, аннары Марат Яруллинга билет сатам дип реклама ясады. Һәр шәһәрдә концертларга билет сатучы бер татар хатыны була. Ул гадәттә бик әрсез була. Бездән соң икенче көнне Рифат Зарипов концерты буласы булгач, алар Рифат Зариповка билет сатканда безгә сатылмаган – аңладым мин аны. Ә безнең спектакльне рус тамашачысы наушниклар белән карады – соңыннан мин рәхәтләндем аларның безнең спектакльләр турында фикерләрен укып. Озын-озын текстлар язалар. Ә татарларыбыз шулайрак...

Биш ел элек Екатеринбургка бардык. Безнең зур артистыбыз Камил Вәлиев без тукталган кунакханәне танып: «Фәлән-фәлән елларда без монда ун көн тордык бит», ди. «Нишләдегез ун көн буе?» дим. «Өстәмә спектакльләр куеп уйнадык, җибәрмәделәр», ди. Хәзер анда бер спектакльгә халык җыюы кыен. Менә, заманнар ничек үзгәрде!

Хәзер мин наушник белән тыңлауларына да риза. Килсеннәр генә! Театрның залы буш тормасын! Татар баласы русча карый, шигырен русча яза икән, карамасын, язмасын диикмени? Бик рәхәт булыр иде дә бит яңа Мөхәммәт Мәһдиевлар туса, яңа Туфан Миңнуллиннар барлыкка килсә... Әмма ләкин тәкъдирең белән ризалашасың.

Пессимизм булса да, киләчәге бар бит инде татар театрының?

Бар! Бетмәячәк! Кем дә булса киләчәк театрга!





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Вице-премьер Голикова – о том, что диабет «омолаживается»:

Azur Air возвращает масштабное авиасообщение с Турцией: рейсы в Анталью из 13 городов России

В Коми расследуют мошенничество с жилищными сертификатами на 15 миллионов рублей

С 25 апреля в Сыктывкаре начинается уборка в рамках всероссийского субботника

Новости Коми



Глава Коми Владимир Уйба

Частные объявления в Коми



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Сыктывкар на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.