Добавить новость
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3 4
5
6
7
8
9
10
11 12 13 14
15
16
17
18
19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Күзләре чокып алынган, чишендерелгән: Мәскәүдә үтерелгән кызның корпоративка баруы булган

0 1423

Мәскәү янындагы урманда күзләре чокып алынган һәм ярымшәрә кыз мәете табылган. Аның Кристина исемле булуы билгеле. Апасы туганының Мишуково авылына корпоративка барырга җыенуын да әйткән. Кристина корпоративлар, күргәзмәләр, концертлар: фуршетлар булган төрле чараларда бармен булып эшләгән. Заказларны интернет аша тапкан.

Фото: © социаль челтәрдән

«SHOT» телеграм-каналы язуынча, Кристинаның гаиләсе 2005 елда Төмән өлкәсендәге Когалым шәһәреннән Мәскәүгә күченгән. Ул вакытта аңа тугыз яшь була. Әнисе Мәскәү өлкәсендәге Кашира шәһәрендә «коммуналка»да бүлмә сатып ала, ләкин гаилә Кузьминкада фатир яллап яшәгән. Кызның үзеннән 15 яшькә олырак апасы бар. 27 яшьлек Кристинаның 62 яшьлек әнисе белән кайвакыт олы апасына һәм аның балаларына көнләшүе аркасында бәхәсләр чыгуы билгеле.

Кристина башкалада төрле учреждениеләрдә бармен һәм официант булып эшләгән. 2016 елдан 2019 елга кадәр ул документлар буенча ким дигәндә ун тапкыр җиде төрле фирманың генераль директоры була. Аларның барысы да хәзерге вакытта ябылган.

Биш ел элек ул «Пацанки» шоуына кастингта катнашкан, ләкин аны алмаганнар. Кристина кияүгә чыкмаган, социаль челтәрләрдәге фотоларында да ул кызлар белән генә. «Лайф» сайты журналистлары аның тәмәке тартканлыгын һәм кайчакта алкоголь куллануын да ачыклаган.

Билгеле булганча, сишәмбегә каршы төндә, 20 декабрьдә, Кристинаның мәетен Мәскәү янындагы Рабиновское күле ярында тапканнар. Бу урын кыз корпоративта эшләргә тиеш булган Мишуково авылыннан 15 км ераклыкта.

Кызның ике күзе дә чокып алынган, ә чалбарлары тезләренә кадәр төшерелгән. Шәхси әйберләреннән банк картасы югалган. Мәетне үлемнең төгәл сәбәбен ачыклау өчен экспертизага алып киткәннәр.

«SHOT» каналы мәгълүматлары буенча, шимбә иртәсендә әнисе белән талашканнан соң өйдән чыгып киткән кызны ике көн эзләгәннәр. Нәтиҗәдә, аның әнисе Галина Викторовна тарологка мөрәҗәгать иткән. Ул, хатын-кыз сүзләренчә, Кристинаның үлгән диярлек булуын, бәлки комада булуын әйткән, аның Рабиновское күле янында булуын күрсәткән. Нәкъ шунда волонтерлар Кристинаны таба.

Аның курткасы янында тәмәке тарту өчен пыяла колба, ә карда кызның киемнәре янында кан эзләре булган. Шулай ук мәеттән берничә йөз метр ераклыкта ачылмаган энергетик һәм ике шоколад яткан.

Беренче шик, әлбәттә, таксистка төшә. Кыз такси белән иртәнге 7.00 дә чыгып киткән. 13.00 сәгатьтә кайтып җитәргә тиеш булуын да әйтеп калдыра.

Кристинаның туганнары шунда ук таксистка шалтыратырга тотынган. Әмма апасы сүзләренчә, таксист пассажирын коттедж янында төшереп калдырган һәм киткән. Полиция дә аннан сорау алган һәм ул әлегә шик астына алынмаган.

Тикшерүчеләр, башка версияләрдән тыш, Кристинаның өшеп үлгән булырга мөмкин булуын да фаразлый. Ул киемнәрен үзе дә сала башлаган булырга мөмкин, бу эффектны «парадоксаль чишенү» дип атыйлар (кеше өшегән вакытта аңа бик эссе кебек тоела). Ә мәетнең күзләрен урманда яшәүче хайваннар да бозарга мөмкин дигән фаразлар бар.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Когалым на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.