Нәни бала бензин эчеп үлгән
0
198
Дагыстандагы Кизляр шәһәрендә яшь ярымлык бала бензин эчкән һәм вафат булган. Бу турыда «Комсомольская правда » хәбәр итте.
Сабыйның үңәче бик каты итеп пешкән. Аннары йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш алу системасына зур зыян килгән.
Бик каты химик агулану булган баланы хастаханәгә алып килгәннәр. Сабый уайт-спирит — эреткеч бензин эчкән, дип хәбәр иткәннәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Хастаханәгә китергәндә бала клиник үлем халәтендә була. Реанимация чаралары үткәрүгә карамастан, кызганычка каршы, бала үлә, диелә бу хәбәрдә.