Добавить новость
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016 Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Апрель азагында кар ява»: җылы көннәр кайчан кайта һәм бәрәңгене кайчан утыртырга

0 221

Кояшлы җылы көннәрдән соң Идел буе шәһәрләрендә апрель уртасында кар яуды. Арктик агым Татарстанга да килеп җитте. Җылы көннәр кайчан кире кайтачак, җылылык сезоны кайчан тәмамланачак һәм бакчачылар кайчан бәрәңге утырта алачак?

«Бу – апрель ахыры өчен шактый саллы күрсәткеч»

Быел апрель ае Россиянең урта полосасында яшәүчеләргә күңелсез сюрприз алып килде – яз уртасында кыш яңадан кайтты. Кар сайланып кына «һөҗүм итте». Кар 200-250 километр киңлектәге полоса буенча яуды – Туладан башлап Кировка һәм Пермьгә кадәр сузылды.

«Бу полосада җитди кар яву булды. Түбән Новгородта кичә иртән кар катламы биеклеге 21 сантиметр, ә Рязаньдә рекордлы 25 сантиметр булган. Бу – апрель ахыры өчен шактый саллы күрсәткечләр», – дип сөйләде «Татар-информ»га «Метео» һава торышы фаразлары үзәге җитәкчесе Александр Шувалов.

Татарстан кар циклоны перифериясендә калды. 21 апрельдә көндез республиканың аерым районнарында карлы яңгыр явуга да карамастан, синоптиклар тынычландыра: «Бер кар бөртеге – кар яву түгел әле. Явым-төшем безнең төбәкне читләтеп узды».

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Феликс Гоголь сүзләренчә, алдагы көннәрдә Татарстан ап-ак кар астында калмаячак, әмма шулай да, «кыш сәламе» көтелә.

«Чувашия яки Киров өлкәсендәге кебек масштабтагы һәм интенсивлыктагы күренешләр бездә көтелми. Шулай да, республикага җепшек кар килде. Явым-төшемнәре өченче көнне башланды: башта яңгыр, ә иртән һәм көндез урыны белән җепшек кар яуды», – дип сөйләде ул.

Хәзер циклон Татарстанны икегә бүлгән. Республиканың көнчыгыш өлешендә җылырак, ә көнбатыш районнарда температура сизелерлек түбән. Татарстанның Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, урыны белән кыска вакытлы кар катламы барлыкка килү ихтималы бар. Төнге сәгатьләрдә температураның ноль градустан минуска китүе аркасында республиканың көнбатыш районнарында юлларда бозлавык булачак.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Һава торышы 23 апрельгә яхшыра башлый

Татарстанның Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрендә республикада һава торышы салкынча һәм бик тотрыксыз булачак.

Бары тик 23 апрельгә һава торышы әкренләп яхшыра барачак: төбәкнең көнбатыш өлешендә явым-төшемнәр туктый, ә температура күрсәткече 5-10 градуска кадәр күтәреләчәк.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Без апрель башына «чигендек»

Александр Шувалов сүзләренчә, Татарстанда урнашкан салкын һава торышы салкын һава капкыны аркасында килеп чыккан. Хәзер Россиянең Европа территориясе өстендә төньяк-көнбатыш һава агымнары өстенлек итә.

«Европа территориясенә бер-бер артлы Атлантик һәм Баренц диңгезе циклоннары килә. Шуның аркасында хәзер урта полосада һава температурасы климатик нормадан түбәнрәк. Фактта без апрель башына «чигендек», – дип аңлатты белгеч.

Аның сүзләренчә, хәзер бу айга хас булганча, кыш һәм яз тартыша. Алдагы көннәргә һава торышы фаразлары Татарстан халкына температура сикерүләре вәгъдә итә.

«Температура төшү артык озак дәвам итмәячәк. Әмма апрель ахырында һава торышы бик тотрыксыз. Ялларда кабат яңгыр, Татарстанның көнбатышында җепшек кар явачак. Көндез температура кабат 4-6 градуска кадәр төшә», – дип кисәтә синоптик.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Кыш һәм яз көрәше» бәйрәмнәргә төгәлләнәчәк

Озак вакытка ясалган фаразларның төгәллеге югары булмаса да, Александр Шувалов май аена һава торышы буенча фаразларын да әйтте. «Яз һәм кыш көрәше» яз файдасына бәйрәмнәргә тулысынча төгәлләнер, дип өметләнә ул.

«Мондый суытулар гадәттә бер декададан да озакка бармый, шуннан соң яхшырып китә. Беренче май бәйрәмнәрендә һава температурасы якынча 10-15 градус булачагына билгеләр бар», – диде ул.

Аның хезмәттәше Евгений Тишковец сүзләренчә, бу көннәрдәге Арктик «һөҗүмнәр» апрельдә соңгысы булмаячак.

«Ай ахырына кадәр Үзәк Россиядә температура фоны салкынча булачак», – диде синоптик.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Майда һәм июньдә кыраулар авыл хуҗалыгы культуралары өчен куркыныч

Россия Гидрометеорология үзәге фаразларынча, Татарстанда быел вегетация чорында һава температурасы апрельдә һәм июльдә нормадан югары, ә июньдә, августта һәм сентябрьдә нормага якын булачак.

Җәй айларында явым-төшем күләме нормага якын булыр дип фаразлана, сентябрь генә коры булачак. Вегетация чоры башлангач, кыраулар куркынычы да була.

«Майда кырау төшү ихтималы зур. Соңгы елларда һәр ел саен диярлек республикада, һичьюгы, бер-ике төн булса да кырау төшү күзәтелә. Тик кыраулар май аенда гына түгел, ә июньнең беренче яртысында да төшәргә мөмкин», – ди Феликс Гоголь.

Шуңа күрә Евгений Тишковец, бакчачыларга бәрәңге утыртырга ашыкмаска, май бәйрәмнәренең икенче дулкынын көтәргә киңәш итә.

Чыганак: «Татар-информ», Наталья Рыбакова





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

«Кубок Нечерноземья»: Тверские спортсмены завоевали награды во всероссийских соревнованиях

Изменения условий семейной ипотеки и разрыв цен уводят покупателей на вторичку

Весенняя волна: каким регионам в этом году угрожают половодье и паводки

КПРФ без Первомая. Как власти в регионах не пускают коммунистов на демонстрации


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Киров на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.