Добавить новость
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014 Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015 Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016 Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Мәктәптә атыш кабатланды: «Кеше үтерүгә баручылар аутистик спектрдагы авырулардан интегә»

0 269

Казанның 175нче гимназиясендә булган атыштан соң калган яралар әле дә саркып тора. Мәктәпләрдә атышлар кабатланган саен шул ярага кайнар су сипкән кебек. Бу юлы кулына корал алучы – бөтенләй кыз бала! Нәтиҗәдә – 2 мәет, шул исәптән һөҗүм итүче үзе, 5 яралы.

Брянскидагы фаҗигагә кадәр булганнарның кайберләрен генә искә алып үтик.

2022 елның сентябрендә Ижау мәктәбендә 34 яшьлек Артем Казанцев ут ачты, 17 кеше вафат. 2021 елның сентябрендә Пермьдә 18 яшьлек студент Тимур Бекмансуров атыш оештырды, 6 кеше вафат. 2021 елның май аенда 19 яшьлек Илназ Галәвиев Казанның 175нче гимназиясендә 9 кешене атып үтерде. 2018 елның октябрь аенда Керчь колледжында 18 яшьлек Владислав Росляков 21 кешенең гомерен өзде.

Россия мәктәбендәге беренче атыш 2014 елның февраль аенда Мәскәүдә була. 10нчы сыйныф укучысы Сергей Гордеев 2 кешене атып үтергән иде. Әле боларыннан кала, корал белән мәктәпкә килүнең тагын берничә очрагы булды.

Хәзер 80-90нчы еллар турында сөйләшүләр артып китте. Ул вакытларда яшьләр тарафыннан ниләр генә эшләнмәгән, әмма алар болай мәктәпкә кермәгән. Ни өчен хәзер «мәктәп ишекләре ачыла»? Бу хәлләргә карата кайбер фикерләрне тәкъдим итәбез.

«Бу һөҗүмнәр - зур фаҗига, аның сәбәбе җәмгыятьтә»

Әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова:

Хәзер корал бик күп. Дәүләт халыктагы коралны тиешенчә контрольдә тотмый. Шул ук аучыларда аның ничек саклануын беркем дә тикшерми. Мин урман янындагы авылда үстем, аучыларның җитәкчесе бар иде. Милиция белән бергә барысын да тикшереп чыга, көтмәгәндә дә тикшерү белән килеп керә ала иде. Тикшерүләрнең булып торуын барысы да белә һәм берни дә бозмый иде. Монда корал ничек балага эләккән? Моңа бит олылар гаепле. Йорттагы коралны саклый алмыйсың икән – алма! Инструкцияләр бар, аларны бозарга ярамый, чөнки алар кан белән язылган. Корал әйләнешен катгый контрольгә куярга кирәк.

Кызганыч, укытучыларны кәгазь отчетларга, электрон системаларга батырдылар. Аларның баланы карарга, тәрбияләргә вакыты калмый. Укытучы һәм укучылар арасында ышаныч юк, ә укытучы киңәшче, дус булырга тиеш. Элек укытучылар балаларның өйләренә барып, яшәү шартларын тикшерә иде. Элек җәмгыять гаиләне контрольдә тотты. Хәзер мәктәп рухы калмады. Аны «мәгариф хезмәте күрсәтә торган комбинатка» әйләндерделәр. Менә сәбәп нидә!

Бу очрак – мәктәпнең эшләп бетермәве. Укытучы баланың халәтен сизгән, күргән бит. Ул яшьтә мәхәббәт тә гадәти күренеш, бәлки, анысы да булгандыр. Ул балага беркем ярдәм итмәгән. Ул яшьтә баланың гипофиз бик актив эшли, энергиясе күп, ни кылганын бала үзе дә белми. Шуңа бу энергияне физик хезмәт белән бастырырга кирәк. Мәктәпләрдә хезмәт, физик эш, дөрес физкультура дәресләре булырга тиеш.

Фото: © Солтан Исхаков

Ата-ана баланың халәтен ничек сизмәгән?! Ата-ана тәрбия процессын ашату һәм киендерүгә гына әйләндереп кала, ә рухи азык юк. Гаиләдә хәзер әбиләр, бабайлар да юк. Әби-бабай өйдә күз-колак булды, бала белән аралашты. Әби урынына интернет калды. Совет чорында балада күмәк психология тәрбияләделәр, ә хәзер – индивидуальлек. Алар «мин» дип яши. Башта «без» дип яшәргә өйрәтергә кирәк. Аннан соң гына «мин»гә күчәргә.

Бу кызның өендә психологик проблемалар булган, дип уйлыйм. Гаиләдә игезәкләр үскән. Алар үзара тату яки начар мөнәсәбәттә - көндәш була ала. Бала ана мәхәббәте өчен көрәшә. Бу бала гаиләдә битарафлык белән очрашкан. Ана кеше ничек кызының халәтен күрмәгән?! Мин шундый ата-анага шаккатам. Монда ата-ананың гаебе зур.

Бу һөҗүмнәр - зур фаҗига, аның сәбәбе җәмгыятьтә. Коллективта яшәргә баланы беркем өйрәтми. Бөтен системаны үзгәртергә кирәк, – дип сөйләде ул.

«Балаларга яхшылыкны салырга кирәк»

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның улы Казандагы 175нче гимназиядәге атышның шаһите булды. «Бу хәбәрне ишеткәч ул хисләрне яңадан кичергән кебек, күңелгә авыр булды», - диде хәзрәт.

Мондый очракта бер гаеплене билгеләп булмый, чөнки бөтенесе гаепле. Без имамнар, әлбәттә, динсезлек дип әйтәбез. Бу – әдәпсезлек, әхлаксызлык, ягъни кеше беркемнән һәм бернәрсәдән курыкмый, бернәрсәгә ышанмый. Без үскәндә малайлар ничек урамда чаба иде, без дә шулай чаба идек, ләкин ул вакытта әти-әни, әби-бабай тарафыннан әдәп, әхлакка өйрәтү булган. Мәсәлән, беребез егылса, уйнашып сугышканда егылса да, аңа беркем дә типми, тими иде. Ул вакытта сыйныфташ рәнҗетсә, соңыннан «один на один» чыгалар иде. Хәзер типкәлиләр. Компьютер, уеннар аша балаларга психологик басым ясала һәм алар шундый гөнаһ кыла.

Аллаһ сакласын, безнең гаиләгә дә кагылды бу күренеш, олы улым сыйныфташларын җирләде, уртанчысы яраланган иде. Мәктәп, әти-әни, хөкүмәт, мәчетләр бергә эшләргә тиеш, дип саныйм. Балаларга яхшылыкны салырга кирәк. Җәмәгать белән бергә тырышырга тиешбез. Хәзер бит инде балаларга эш тә кушмыйбыз, мәктәптә эшләтсәләр, ата-ана зарлана, ә ул кирәк, - диде хәзрәт.

Фото: © Рамил Гали

«Бу балалар психологик яктан нормаль түгел инде»

Татарстанның элекке мәгариф һәм фән министры, Актаныш районының элекке башлыгы Энгель Фәттахов:

Бу балалар психологик яктан нормаль түгел инде. Үскәндә психикасына зыян китерерлек авырлык кичергән. Болай гына була алмый, бала андый дәрәҗәгә барып җитә алмый. Бәлки, бу баланың балачагы булмаган яки нык кырыс шартларда үскән яки гаиләдә рәнҗетелеп яшәгән. Мин аларны нормаль бала дип исәпләмим. Узган еллар белән белән чагыштырганда андый гаиләләр дә күбрәк. Психологик яктан тайпылыш булган балалар үсә андый гаиләләрдә. Ни генә әйтсәк тә, башта гаилә тора. Баланың гаиләсе тулы түгел, җимерек яки бөтенләй юк икән, бу очракта җәмгыять тә читтә кала алмый инде. Вакытында күреп, нәрсәдер эшләп карарга тырышырга кирәк. Мондый вакытта битараф булырга ярамый. Бигрәк тә мондый хәл инде булганнан соң, тайпылышлары булган балаларның һәрберсе контрольдә булырга тиеш, – дип сөйләде ул.

Фото: © Рамил Гали

«Безнең мәктәптә булган хәлдән соң улым кешеләргә, гаделлеккә ышанмый башлады»

«Фәридә-Алсу» дуэты солисты Алсу Сөнгатуллинаның да улы Казан гимназиясендәге атышта яраланган иде. Кичә әни кеше улы белән бик озаклап сөйләшкән.

Мин кичә көне буе ул хәл турында уйландым, бик кайгырдым, барысын да яңадан үзем аша үткәрдем. Балалар интернеттан үтереш, талаш күрә. Мин балалар өчен борчылам, чөнки алар белән сөйләшергә кеше юк. Бала белән сөйләшергә кирәк. Бик яхшы укыган бала белән дә, икелегә укучылар белән дә сөйләшергә кирәк. Без аларның эчке дөньясын белмибез. Яшүсмерләр бик сизгер бит.

Кичә улым белән сөйләштем. Ул бу хәлне факт буларак кабул итте. Бу кыз белән ни булган икән, дип уйланды. «Аны сыйныфта рәнҗеткәннәрдер, барысын да үз эчендә тоткандыр», – диде.

Безнең мәктәптә булган хәлдән соң, мин психологка йөрдем, ә улым бармады. Беләсеңме нигә? Чөнки ул кешеләргә, гаделлек булуга ышанмый башлады. Шул вакыттан мин аның белән сөйләшә башладым. Мин аның турында бик күпне белдем. Әкрен генә ул миңа борчуларын, хисләрен сөйли башлады. Балага дус, фикердәш булырга кирәк. Начар укыйсың, син фәлән-төгән дип сүгәргә ярамый. Балага сыенырлык урын кирәк, өйдә булса да аңласыннар иде аны. Бу җиңел түгел, әйе.

Улыма 17 яшь, ул спорт залына йөри. Аңа ошый, ул яраткан эше белән мәшгуль булырга тиеш. Хәзер мөмкинлекләр күп, балага каршы чыкмаска, тик үзенә дә сиздерми генә контрольдә тотарга кирәк.

Хәзер беренче сыйныф укучылары да үзара уртак тел таба алмый. Сыйныфташлары белән уртак тел таба алмаса, бала белән сөйләшергә кирәк, барысын да эченә җыймасын. Сыйныфта һәрвакыт ниндидер лидерлар була, алар башкаларга юл бирмәскә мөмкин. Укытучыларга да авыр, һәр баланың күңеленә керә алмый бит. Бу кыз да йомык булган, тик гаиләдә аңлашу, сөйләшү булса, бу хәлне булдырмыйча калып була иде.

Ул кыз турында укыдым, психологик тестлар да үткәргәннәр, тик бернинди тайпылыш ачыкланмаган. Бала тестны ничек язарга тырыша? Дөрес булып күренергә тырыша. Ата-аналар «минем бала андый түгел, аның белән андый хәл була алмый» дип уйлый. Алай түгел! Ул кызның сөйләшерлек кешесе булмаган, ул ялгыз булган.

Әти-әниләргә киңәшем шул: баланы тыңларга, ярдәм итәргә кирәк. Һәр ата-ана өчен үз баласы иң яхшысы, иң уңганы, аны яратырга кирәк, – дип сөйләде ул дулкынланып.

«Бу очракта җәмгыять белән нәрсәдер булган дип әйтү дөрес түгел»

КФУның Психология һәм мәгариф институты доценты, психология фәннәре докторы Рамил Гарифуллин 30 елдан артык психотерапия өлкәсендә эшли.

Һәр көз саен шизофрениянең башлангыч билгеләре, аутизм, шизоид булган яшүсмерләрнең стабиль статистикасын күзәтәм. Ул кешеләр аз аралашучан, кешеләргә ачылырга курка, башкаларны сизә белми, эмоциональ яктан тупас. Кеше үтерүгә барган кешеләр, шул исәптән Галәвиев, аутистик спектрдагы авырудан интегә. Аларда эмпатия юк, алар башкаларның кайгысын аңламый, аралашуның кыйммәтен белми, бу – эмоциональ патология.

Минем фикеремчә, бу очракта җәмгыять белән нәрсәдер булган дип әйтү дөрес түгел. Статистика андый түгел. Бу гамәлләр җәмгыять белән бәйле түгел. Яшүсмерләрнең ничәдер процентында шизофрения бар. Әлбәттә, алар барысын да күңелгә якын ала. Мәктәптә булган вакыйгаларны да авыр кабул итәләр,

Башка кешене үтерергә җиткән кешедә, статистика буенча, психологик тайпылыш бар. Бу кызда да аутизм билгеләре булган. Мин Брянск буенча хәбәрләрне өйрәндем. Ул кыз йомык, аралашмый торган булган. Бу очракта җәмгыять аның халәтен тагын да кискенләштергән генә.

Мәктәптә психологларның ролен күтәрергә кирәк, диләр. Әйе, мин дә хуплыйм. Аларның шизофренияне диагнозлау сәләтен дә күтәрергә кирәк. Һәр педагог психиатрия өлкәсендә укымышлы булырга, балаларда шизофрения билгеләрен күрә белергә тиеш. Педагоглар психиатрия буенча квалификацияне күтәрү курсларын узарга тиеш. Шизоидлы кешене билгеләргә өйрәнү авыр түгел. Укытучылар тайпылыш булган балалар төркемен билгели алыр иде. Тик андый төркемдә булуын бала үзе белергә тиеш түгел.

Җәмгыятьтә ниндидер проблемалар булганга бу кыз шундый гамәл кылган дип әйтү дөрес түгел. Хәзер заманы шундый, бөтен кеше интернетта. Чын аралашу бөтен дөньяда да юк. Бу факторлар ул авыруларның халәтен начарайта, әмма беренче сәбәп – авыру үзе. Хәзер корал алучылар күп була, диләр. Юк, алай булмый, – дип сөйләде ул.

Мондый хәлләр кабатланмасын иде!

  • «Канга баткан балаларны партага салып алып чыгалар»: Ижевск мәктәбендә фаҗига
  • Керчьта фаҗига китереп чыгарган егетнең характеры нинди булган?
  • Пермь фаҗигасе корбаннары: «Университетка керергә хыялланды һәм шунда үлде дә…»
  • Казанның Фәйзи урамындагы мәктәптә атыш: трансляция




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Войска НКВД в Крымской наступательной операции

Поезд из Симферополя в Москву задерживается из-за перекрытия Крымского моста

Доброе утро!. Рассказываем, какой будет погода на полуострове 17 мая

Собянин: на подлете к Москве уничтожен еще один беспилотник

Новости Крыма



Глава Крыма Сергей Аксёнов

Частные объявления в Керчи



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Керчь на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.