Путин газ кертү турында: Мэрның дачасында газ бар икән, димәк, торба янәшәдә генә
0
57
(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Россия Президенты Владимир Путин газ кертү турында: «Мэрның дачасында газ бар икән, димәк, торба янәшәдә генә», — диде. Свердловск өлкәсеннән 70 яшьлек пенсионер Президентка участокларга газ кертү мөмкин булмауга зарланды. Аның сүзләренә караганда, утын бик кыйммәт, ә газ баллоннары рөхсәт ителми. «Ничек яшәргә, нишләргә? Миңа 70 яшь, иремә — 74. Янәшәдә генә мэрның дачасы, анда газ кертелгән. Нишлик?», — дип сорады Светлана Култыгина. «Мэрның дачасында газ бар икән, димәк, янәшәдә генә торба бар. Кабул ителгән карар нигезендә, сезнең участокка да түләүсез газ торбасы үткәрелгән булырга тиеш. Сезнең участоктагы газ хуҗалыгын төзекләндерергә кирәк», — дип белдерде Путин. Дәүләт башлыгы Уралда яшәүче пенсионер ханымның проблемасын хәл итү өчен аның мәгълүматларын саклап калырга сорады. Карачаево-Черкесия Республикасында яшәүче кеше газ торбасын кертүнең 200 мең сум булуына зарланды. Күп балалы гаилә өчен бу бик кыйммәт. Җирле хакимият акча юк дип белдерә. Дәүләт башлыгы магистраль торбадан өйгә кадәр газ торбасы түләүсез китерелергә тиешлеген кабатлады. «Коймага кадәр — түләүсез, өй эчендә милек хуҗасы хисабына башкарыла», — дип билгеләде Путин. Хәзерге вакытта Хөкүмәттә шәхси йортларны газлаштыру буенча яңа килешү эшләнә. Бу бәяләрнең артуыннан коткарачак. 22 июньнән түләүсез газлаштыру турындагы закон үз көченә керде. Владимир Путин аны эшләү турындагы йөкләмәне узган елның маенда — пандемия аркасында туган икътисади кризис вакытында биргән иде. Президент газлаштыру операторы институтын кертте. «Газпром» — газ белән тәэмин итү системасының бердәм милекчесе булачак. Компания булмаган җирдә бу функцияләрне ягулык белән тәэмин итүче төбәк оешмалары башкарачак. «Түләүсез миль»нең беренче этабында даими яшәү урыннары гына тәэмин ителәчәк. 2024-2026 еллар дәвамында бакчачылык ширкәтләре дә газлаштырылырга тиеш.