Добавить новость
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Мөхәммәд пәйгамбәр сөннәте һәм татар галимнәре — «Безнең мирас»

0 134
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», «Безнең мирас» , Раил Фәйзрахманов). Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәте үзенең әһәмиятен халыкларга җиткерелгән көннән алып бүгенгәчә саклап калды. Аллаһы Тәгалә: «Пәйгамбәр сезгә ни бирсә, шуны алыгыз, ә нәрсә алуны тыя, аны алмагыз», — ди (Коръән, 59:7). Әлеге аять, Коръәннең башка аятьләре белән беррәттән, Мөхәммәднең (с.г.в.) бөтен тормышы (карарлары, фикерләре һәм әмерләре) һич шөбһәсез авторитет икәнлегенә аерым бер әһәмият бирә. Сөннәт, мөһимлеге буенча, Изге Коръәннән соң икенче урында торучы ислам кануннары чыганагы булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең сәхабәләренә сөннәтне сакларга һәм башка кешеләргә ирештерергә өндәде. Аның: «Миңа белә торып ялган яккан кеше җәһәннәм утында үз урынын алырга әзерләнсен», — дигән сүзләре һәркем өчен кисәтү булып тора. Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр сүзләрне анык итеп әйткән, ашыкмыйча, аңлаешлы тел белән сөйләгән. Кайвакыт ул үзенең фикерен өч тапкыр кабатлаган. Гадәттә, пәйгамбәребез (с.г.в.) тыныч тавыш белән сөйләгән, әмма кирәк вакытта, вәгазьләре кеше күңеленә тагын да үтемлерәк булсын өчен, тавышын күтәрә төшкән. Ул: «Минем сүзләремне ишеткән, хәтерендә калдырган һәм үзләштергән, аннан соң башкаларга җиткергән кешене Аллаһ сөендерсен!» — дигән. Кайчакта болай дип тә әйтә торган булган: «Бездән нәрсә дә булса ишеткән һәм ул сүзләрне ишеткән рәвешендә башкаларга җиткергән кешене Аллаһ сөендерсен! Чөнки бу сүзләрне ишетүче аларны җиткерүчегә караганда яхшырак үзләштерергә мөмкин». Һиҗрәттән соң беренче гасырда мөселман галимнәре хәдисләрнең фундаменталь җыентыгын туплау белән шөгыльләнмәгән. Күбрәк игътибар Коръәнне өйрәнүгә һәм өйрәтүгә юнәлтелгән. Олылар да, балалар да, ирләр һәм хатын-кызлар да, хакимлек итүчеләр дә, хакимияткә буйсынган кешеләр дә Коръәнне тулаем яки аның күбрәк өлешен яттан өйрәнергә омтылган. Бу максатка ирешелгәч, галимнәр алдына башка бурыч — Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) изге мирасын саклап калу бурычы куела. Сәхабәләрнең һәм аларның шәкертләренең вафаты, шулай ук хәдисләрне бозып күрсәтергә теләүчеләрнең әледән-әле омтылыш ясаулары хәдисләрне кодификацияләү кирәклеген күрсәтә. Бу мәсьәләне хәл итү карары Омейяд хәлифәсе Гомәр ибн Габделгазиз (717-720) тарафыннан кабул ителә. Ул чорда барлыкка килгән күпчелек җыентыклар бер системага салыналар һәм төрле темаларга багышланган бүлекләрдән торалар. Аларга иман нигезләренә, төрле йолаларны башкаруга, кешеләр арасындагы мөнәсәбәткә кагылышлы, Мөхәммәд (с.г.в.) һәм аңа кадәр килгән пәйгамбәрләрнең тормышы, сәхабәләрнең яхшы сыйфатлары тасвирланган хәдисләр кертелгән. Имам Мәликнең (712-796) «Мувәтта»сы, Гаде-әр-Раззак ибн Хәммәмә әс-Сәнгәнинең (744-827) «Мусәннәф»е, Әбү-Бәкер ибн Әби-Шәйбәнең (776-849) «Мусәннәф»е ул чорның иң билгеле җыентыкларыннан булганнар. Имам Мәликнең җыентыгы исә — безнең көннәргәчә килеп җиткән иң «яшь» җыентыкларның берсе. Анда Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) барып тоташкан 1700дән артык хәдис тупланган. Имам әл-Бохарый (810-870), имам әл-Мөслими (821-875), әт-Тирмизиларның (824-892) хәдис җыентыклары да сөнниләр арасында иң мәшһүрләрдән санала.   *** Ризаэддин Фәхреддин, Галимҗан Баруди, Муса Бигиев, Габденасыйр Курсави кебек татар галимнәре дә сөннәтне тарату эшеннән читтә калмыйлар. Алар үз хезмәтләрендә сөннәтнең әһәмияте хакында язалар, пәйгамбәрнең (с.г.в) хәдисләрен шәрехлиләр, хәдисләр турындагы фәнне мәдрәсәләрдә укыталар. Зур әһәмияткә ия булуына карамастан, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в) хәдисләре, ислам тәгълиматы нигезе буларак, Урта Азия укыту үзәкләрендә һәм мәдрәсәләрендә билгеле бер сәбәпләр аркасында бөтенләй диярлек укытылмый. Курсави һәм башка дин белгечләре әлеге фәнне шәкертләргә укыту буенча әледән-әле кыюсыз омтылышлар ясап караганнар, әмма бу дәресләр шәкертләр арасында популярлык казанмаган. Бары тик XIX–XX гасырлар чигендә генә хәдисләр җыентыклары басыла, аларга киң, төпле шәрехләр языла, ә хәдис турындагы фән күпчелек мәдрәсәләрнең укыту планына кертелә башлый.   Галимҗан Баруди Хәдисләр турындагы фәнне популярлаштыру буенча күп хезмәт куйган белгечләрнең берсе — мөфти, җәмәгать эшлеклесе, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә нигез салучы һәм «Әд-дин вә әл-әдәб» журналының баш мөхәррире Галимҗан Баруди. Р.Фәхреддин, аның хезмәтләрен бәяләп, болай дип яза: «Безнең мәгълүматларга караганда, дәүләтебездә хәдисләр турындагы фәнгә хезмәт итүчеләрнең иң өлкәне хөрмәтле Галимҗан Барудидыр. Ул укыту программасына „Җәми әс-сахих“ китабын кертте. Чынлыкта, ул һәрдаим бу фәнне укыта иде, үзе дә аны башыннан алып ахырынача берничә мәртәбә өйрәнеп чыкты һәм әлеге өлкәдә искиткеч шәкертләр әзерләде». Галимҗан Баруди үзенең «Әд-дин вә әл-әдәб» журналының һәрбер санында Коръән тәфсирен һәм хәдисләрне бастырган, хәдисләргә үзенең шәрехләрен биреп барган. Әкренләп, хәдис дәресләре мәдрәсәләрнең укыту планына кертелә. Инде 1913 елга хәдисләр турындагы фән Казан мәдрәсәләренең күпчелегендә укытыла башлый. Г.Барудиның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә 1913/14 нче уку елында хәдисләр фәне дәресләре, башлангыч (ибтидаи) бүлекнең өченче сыйныфыннан башланып, атнасына ике сәгать укытыла. Шуннан соң ул урта (сәнәви) бүлекнең беренчедән алып дүртенче сыйныфына кадәр — атнасына бер сәгать, бишенче сыйныфта — ике, ә алтынчы сыйныфта өч сәгать укытыла торган була. Укыту Р.Фәхреддиннең «Әл-Китаб әс-салис», «Җәвәмигъ әл-кәлим», имам Тирмизиның «Китаб шәмәил», имам Мәликнең «Мувәтта» китаплары буенча алып барыла. Атнага бер сәгать хәдисләр турындагы фәннең нигезләрен өйрәнү өчен бирелә. Югары (галия) бүлектә бу фәнгә атнасына биш-алты сәгать вакыт бүленә. Бу бүлектә әл-Бохариның «Сахих»ыннан шәрехләре белән хәдисләр өйрәнелә торган булган.   Ризаэддин Фәхреддин Хәдис фәнен популярлаштырган дин белгечләренең берсе Р.Фәхреддин була. 1908 елда Оренбург шәһәрендә аның «Җәвәмигъ әл-кәлим» исемле хәдисләр җыентыгы басыла. Әлеге җыентыкка әс-Суйутиның «әл-Җәмигъ әс-сагир фи хә дис әл-бәшир ән-нәзир» исемле хезмәтеннән сайлап алынган 345 хәдис тупланган. Бу китапны төзүнең максатын ул: «Шәкертләргә гарәп телен өйрәнүдә һәм аларның әхлакый сыйфатларын камилләштерүдә ярдәм», — дип белдерә. Соңрак, 1916 елда галим әлеге җыентыкны хәдисләргә карата үзенең киңәйтелгән шәрехләре белән тулыландыра һәм «Җәвәмигъ әл-кәлим шәрхе» исемле китабын чыгара. Бу китап бүген дә актуальлеген югалтмый, чөнки әлегә кадәр татар дин белгечләре тарафыннан Р.Фәхреддиннең әлеге әсәренә тиңләшә алырдай хезмәт язылмаган. Галимнең «Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр» (1914 ел) исемле мәшһүр әсәрендә дә хәдис фәненә багышланган бүлек бар. Р.Фәхреддин иҗатында «Көтебе ситтә» китабы аерым урынны алып тора. Башка хезмәтләре кебек үк, галимнең хәдис фәненә багышланган әлеге китабы, беренче чиратта, мәдрәсә шәкертләренә адресланган. Ул үзенең эчтәлеге буенча заманча укыту ярдәмлекләреннән дә өстенрәк. Күтәрелгән мәсьәләләрнең киңлеге, кулланылган күптөрле чыганаклар, аңлатмаларның үзенчәлеге «Көтебе ситтә»нең хәдис фәне өлкәсендәге бәйсез һәм төпле фәнни хезмәт булуын раслый. XX гасыр башына кадәр Идел буе мөселманнарының хәдисләр турындагы фән белән кызыксынулары зәгыйфь булуын исәпкә алсак, әлеге хезмәтнең безнең төбәктә, Казан ханлыгы чорыннан соң, хәдис фәненең гомуми мәсьәләләренә кагылышлы беренче хезмәт булуын расларга тулы нигез бар.   Муса Бигиев Сөннәтне өйрәнүгә үзеннән зур өлеш керткән күренекле дин белгечләренең берсе булган Муса Бигиевнең дә бу темага берничә саллы хезмәте бар: 1. Ифәдәт әл-кирам шәрх әхәдис булуг әл-мирам [гарәп тел.]. Ибн Хәҗәр әл-Әскаләнинең хәдисләргә багышланган «Булуг әл-Мәрәм мин әдилләт әл-әхкәм» хезмәтенә аңлатма. Хезмәтнең эчтәлегенә болар кергән: а) ике меңнән артык хокукый хәдис; б) һәрбер хәдисне үзенең мәгънәсе буенча раслаучы аятьләр; в) һәр хәдистән чыгарылган хокукый кануннар; г) галимнәрнең һәр хәдистә булган дини тәгълимат мәсьәләләренә кагылышлы хезмәтләреннән өзекләр; д) ислам шәригатенә кагылышлы мөселман хокуклары фәлсәфәсе; е) нәтиҗәләрне дәлилләү методологиясе. 2. «Китәб әс-Сунна» («Сөннәт китабы») [гарәп тел.]. Сөннәтнең үзенчәлекле мәгънәсен бәян итүче бу китап 1945 елда Бхопалда басыла. Ул Һиндстанда барлыкка килгән «Әхл әл-Коръән» сектасына кире кагу буларак язылган һәм ислам динендә сөннәтнең урынын тикшерүгә багышланган. 3. «Әл-Мувәтта» — Имам Мәлик тарафыннан хәдисләр буенча язылган беренче китап — М.Бигиев тарафыннан 1909 елда бастырыла.   *** Һичшиксез, Шиһабетдин Мәрҗани кебек дин белгечләре дә үз хезмәтләрендә хәдис фәне мәсьәләләренең аерым бер аспектларына кагылмый кала алмаганнар, әмма бу эшне алар очраклы һәм сирәк рәвештә башкарганнар. Алда искә алынган авторлар танылган китаплардан алынган хәдисләргә шәрехләр язганнар, аны татар халкына, укымышлы муллаларга аңлату, төшендерү белән шөгыльләнгәннәр. Ә Р.Фәхреддиннең «Көтебе ситтә» китабы хәдис фәне буенча иң күренекле хезмәтләренең берсе булып тора.   Файдаланылган әдәбият: 1. Фәхреддин Р. Көтебе ситтә вә мөәллифләре: Гыйльме хәдистән / китапны басмага әзерләүче — А.Гайнетдинов. — Казан: РИИ, 2016. 2. Фәхреддин Р. Җәвәмигъуль кәлим шәрхе / китапны басмага әзерләүчеләр — М.Рәхимкулова һәм Р.Үтәбай-Кәрими. — Казан: «Иман» нәшрияты, 1995. 3. Шагавиев Д. А. Основы исламского источниковедения / — Казань: Изд-во РИИ, 2007. 4. Гилазиев З. З. Хадисоведение. — Казань: ДУМ РТ, 2009. 5. Гермез М. Муса Джаруллах Бигиев. — Казань: ДУМ РТ, 2009.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

На «Новой волне» робот подарил Наташе Королёвой дельфина и заявил, что он лучше Тарзана

Связь 5G официально заработала в 16 российских городах

Минцифры: в 16 городах России официально запустили сеть 5G

Лучшие клиники по лечению суставов: от артроза до травм


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.