Добавить новость
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2 3
4
5
6 7 8 9 10
11
12
13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Мәскәүлеләр татарча өйрәнә - «Татарстан»

0 504
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», «Татарстан» , Руфия Фазылова). «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы…» Халкыбызның гимнына әйләнгән бу җыр быел тагын да күбрәк яңгырар, мөгаен. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның карары нигезендә 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Җитәкче шул рәвешле туган телләргә игътибар тагын да артыр дип ниятли. Хәер, туган теленә битараф булмаган кешеләргә махсус ел игълан ителмәсә дә, ул Ана телендә сөйләшә, балаларына үз телендә китап укый. Кайда булуына карамастан, милләтем, телем, дип җан ата. Җан ата дигәндә, тәгаен эш эшләүне күздә тотам, мәсәлән, Мәскәүдә яшәүче Лилиана Сафина кебек якташыбызны. Россия башкаласын кыз үзенчә яулый — «Умарта» татар теле мәктәбен ача. Нәтиҗәдә Лилиана дистә ел эчендә Мәскәү татарлары арасында гына түгел, төрле кыйтгаларда яшәүче милләттәшләребез арасында да танылу ала. — Лилиана, сүзне танышудан башлыйк әле: Кайбыч кызы Мәскәүгә ничек барып чыкты икән? — Бу сорау ничектер «Мәскәү кайда да, Кайбыч районы кайда» кебегрәк яңгырый. Мин Тау ягында туып‑үскән кыз. Туган авылым Иске Тәрбит авы­лы, Чувашия Республикасындагы Канаш шәһә­реннән 30 чакрым ераклыкта урнашкан. Шуңа да 2001 елда Казанга караганда, Мәскәүгә барып кайтасы күпкә җайлырак, ягъни юл уңае иде. Авылда үскән яшьләр үзләрен баштарак, шәһәр балалары белән чагыштырганда, кимсенгәнрәк итеп тоя шикелле. Миндә дә андый хис булып алды. Тик бездә шәһәр баласында булмаган сыйфатлар күп, мәсәлән, эшнең кадерен белү. Тумышы белән авылдан булган хәзерге җитәк­челәр мисалында бу тагын да әйбәтрәк күренә, дип уйлыйм. — Сез бер дә кимсенгән кызга охшамагансыз. Казан гына түгел, Мәскәүгә үк киткәнсез бит. Бәлки, биредә калып укырга җиңелрәк булган булыр иде, ничек уйлыйсыз? — Дөресен генә әйткәндә, татар яшьләренең һәрберсенә: «Татарстанда калып, шунда яшәгез, гаилә корыгыз», — дип теләр идем. Ә минем яз­мыш китабыма шулай язылган, күрәсең. Мәскәүгә барып белем алырга мәҗбүр булдым. Хәзер инде киресенчә, язмышның шундый борылышына рәхмәтлемен… Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү дәүләт педаго­гия университетының филология факультетына — татар бүлегенә кердем. (2000нче елларда шундый бүлек бар иде!) Студент чагымнан ук татар телен укыта башладым. Бүген мин Мәскәү автомобиль-юл техник университетында чит ил кешеләрен рус теленә өйрәтәм. Шулай ук «Умарта» татар теле мәктәбен җитәклим, «Эхо Москвы» ра­диосында татар телен өйрәтү буенча тапшыру эшлибез. — «Эхо Москвы» радиокомпаниясендәге проект турында сөйләшик әле. Әлеге проектыгызның максатын нидә күрдегез? — Татар телен популярлаштыру, ишеттерү, кул­лану һәм өйрәтү. Минем өчен бу интеллектуаль эш. Нишләптер безнең халыкта интеллектуаль эшкә, ягъни баш белән эшләүгә җитди караш юк кебек. Кунакка барып кайткач та, гадәттә бе­ренче сорау: «Ничек карадылар?» яки «Ни белән сыйладылар?». «Нәрсә турында сөйләштегез?», -дип, сирәк кенә сорап куябыз. Бу гаиләдә тәрбиялә­нергә тиештер. Интеллектуаллар — милләтнең рухи мәдәниятен үстерүчеләр. Минемчә, бөтен эш тә акчага гына бәйләнергә тиеш түгел. Әгәр баш мие эштән рәхәтлек таба икән, җанга да ләззәт була ул. Шәхсән үзем бу баланска күптән түгел генә ирештем. Рус җәмгыятендә баш белән эшләүче кешеләргә күбрәк ихтирам белән карыйлар кебек тоела. — Бүген без аерым шәхесләрнең, җәмәгать эшлеклеләренең татар теле өчен борчылула­рын, хәтта ниндидер көрәш алып баруларын сизәбез. Мәскәүдә бу сизеләме? — Холкым буенча мин көрәшче. Тик Мәскәү татар теле өчен көрәш алып барырлык шәһәр түгел. Минем миссия — милли үзаңын эзләп йөрүчеләр, руслар арасында туып-үсеп, яшәп, үзен татар буларак саклап калырга теләүчеләргә ярдәм кулын сузу. Укучыларымның уңышларын, аларның бу дөньяга кабат татарча аваз салуларын күргәч кенә, үземә бәя бирә башладым. Һөнәрем үземне яхшырак аңларга, шәхес буларак кабул итәргә ярдәм итте. — Сезнең курсларга йөрүчеләрне яшь үзенчә­леге, һөнәрләре буенча аерсак, кемнәр алар? — Дөресен генә әйткәндә, «Умарта»га халык тел өйрәнү өчен генә килми. Тел аша татар мәдәниятенә кагылу теләге бу. Күп очракта әти-әниләре ана телен өйрәтмичә үстергән, туган телсез калган «нарасыйлар». Аерым яшькә җиткәч (ә бәлки, бер вакыйга, бер җыр тыңла­ганнан соң) андый кешеләрнең эчләре поша башлый. Эчке диалог югала, чөнки туган телсез татар булу ‑ һәр кеше өчен җан ярасы. Алар буйга җиткән егет-кызлар, абый-апалар, әби-бабайлар булырга мөмкин. Һөнәрләре дә мөһим түгел. Гадәттә, тел өйрәнергә этәргән сәбәпләрнең һәркайсының үз тарихы була. Безнең курсларга килеп, алар шул яраларын дәвалыйлар. — «Умарта» мәктәбенә татарлар гына йө­риме? — Әлбәттә, күпчелеге тамырлары Россиянең төрле төбәкләреннән булган татарлар. Моннан тыш, башка милләт кешеләре дә байтак: руслар, чувашлар, грузиннар, яһүдләр һ.б. Кырым та­тарлары шактый. Быел, мәсәлән, Украина егете дә бар. Ул башта үзенең туган телен үзләш­тергән, хәзер татар телен яратып укый. Катнаш гаиләләрдә туып-үсүчеләр дә күп бездә. Татар теле белән башка милләт кешесенең кызыксынуын нонсенс итеп карамыйм мин. Ничектер туган телебезнең дәрәҗәсен төше­рү кебек була ул. Кытайлар, ник кытай телен өйрәнәсең, руслар, сиңа рус теле ник кирәк, дип утырмыйлар бит… Безгә дә мондый күре­нешләрне тыныч кабул итәргә өйрәнергә кирәк. — Татар телен өйрәтү буенча махсус мето­дикагыз бар икән. Шул хакта тәфсилләбрәк сөйләсәгез иде. — Минем өчен татар теле һөнәр генә түгел, яратып башкара торган кул эшенә әйләнеп кит­те бугай. Методиканың нигезендә туган телгә карата зур мәхәббәт бар. Бу башны югалттыра торган мәхәббәт… Ә фәнни яктан карасак, татар телен бөтен өлкәдәге кулланылышына өйрәтәм. Кушып‑алу булсынмы ул, әдәби әсәрме, та­тарча постлар язумы, җырларның эчтәлегенә төшенүме, татарча төшләр күрүме… Татар теле турында дөньямны онытып сәгатьләр, көннәр буе сөйләшә алам. Татар телен төрле тирәнлектә өйрәнеп була, шул исәптән гомер буе да. — Сезнең: «Бер ел эчендә студентны (укучы­ны) татарча сөйләшергә өйрәтеп була», — дигән сүзләрегезне укыганым бар… Тел өйрәнү өчен аерым бер сәләт кирәкме? Әллә инде теләк булу да җитәме? — Кешенең теләге белән мотивациясе булса, ул барысын да булдыра. Монда да шулай: теләк, дисциплина, сөйләшергә курыкмау. Әгәр уку­чы вакыт табып, биремнәрне башкарып барса, максатына ирешә. Татарча сөйләшергә өйрәнергә теләүчеләр­не һәрберсен сукмак буенча ияртеп барырга әзермен, олы юлга чыкканчы. Әлбәттә, бер ел эчендә Дәүләт Советында Татарстанның 2021 елда социаль-икътисад үсеше турында нотык сөйли алмаса да (моның өчен бераз күбрәк вакыт кирәк), көнкүреш турында сөйлә­шергә өйрәнеп була. Тагын бер күзәтү: күп кенә рус телле татар­ларыбызда татарча аралаша башлар өчен нин­дидер блок тора. «Татар телендә сөйләшергә оялдым», — ди алар еш кына. Минемчә, бу пси­хологлар эше, монда тирәнрәк карарга кирәк. Моны татар психологиясе белән шөгыльлә­нүчеләр өчен, бик киң юнәлеш дип уйлыйм. — Офлайн укыту белән онлайн укытуның нәтиҗәсе бармы, ничек уйлыйсыз? — Татар телен өйрәнү процессы иң беренче мәдәнияткә барып тоташа. Бу аралашу урыны, тарихи җирлекләреннән читтә яшәүчеләрне берләштерү чарасы да. Монда аралашалар, эшлекле элемтәләрне ныгыталар, дуслашалар, гаилә коралар. Тыгыз аралашу татар телен үзләштерүгә дә уңай тәэсир итә. Ни кызганыч, онлайн форматта кешеләргә мондый шарт­лар тудырасы кыенрак. Онлайн татар теленә өйрәнүчеләрне ике төркемгә бүлеп була. Татар телле өлкәләрдә гомер кичерүчеләр, мисал өчен Башкортостанда яшәүче укучыларымның максаты — татар телле мохиткә кереп китеп, туган телдә аралаша башлау. Андыйларга күпкә җиңелрәк, чөнки «татарны очраттың икән — сөйләш» принцибы эшли. Ә Англиядә яки Рос­сиядәге Благовещенск шәһәрендә бу кыен, чөнки өйрәнгән телеңне куллану мөмкинлеклә­ре бик аз. Тик ничек кенә булмасын, бүгенге технологияләр ярдәмендә дөнья күләмендә дуслар табып аралашып яшәргә була. — «Умарта» проектына матди яктан кемнәр ярдәм итә? — Матди яктан ярдәм юк. Ә менә мәгълүмати яктан Татарстанның Вәкаләтле вәкиллегенең, төрле иҗтимагый оешмаларының ярдәмен күреп, сизеп яшим. — Татарстан белән элемтә бармы? — Әлбәттә, бар. Беренчедән, Татарстан Пре­зиденты Рөстәм Миңнехановның игътибары өчен рәхмәтлемен. Икенчедән, Татарстаны­бызда дусларым күп. Өченчедән, минем туган ягым — Кайбыч районының Иске Тәрбит авылы. Бу авылда минем якын кешеләрем, әтием белән әнием, туганнарым яши. — 17 ел элек башлаган эшегезгә нәтиҗә ясасак, нинди фикергә килдегез? Методика, эш алымнарын үзгәртергә кирәкмиме? Алга планнар нинди? — Кеше гел үзгәрергә тиеш. Методика гына түгел, карашлар да үзгәреп тора. Укучылар­ның таләпләре дә гел төрле. Яраклашып кабул итә белергә кирәк, үзеңнең юлыңнан, сүзеңнән тайпылмыйча гына. Гел грамматиканы хурлап утырып эш бармый, грамматиканы юк итү, тарихны сызып атып, юкка чыгару белән бер, дип уйлыйм мин. Аннан терсәкне тешләп бул­мау ихтималы туарга мөмкин. Йөзгә карап: «Нинди тел бу, килешсез-затсыз!» — дигән заманнарны әле тарих кына түгел, күпләребез хәтерли… Планнар эшләргә, үсәргә, яратырга, бәхет­ле һәм исән‑сау булырга язсын! Күз курка — кул эшли, диләр бит.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Йошкар-Оле прошел турнир по вольной борьбе, посвященный памяти офицера регионального управления Росгвардии Станислава Дмитриева

В Чувашии две легковушки улетели в кювет: есть пострадавшие

В Чувашии фиксируют самый теплый день за последнее время: выше +17

Глава СКР Бастрыкин поручил доложить о том, как продвигается дело с аварийным домом в Канаше

Новости Чувашии



Глава Чувашии Олег Николаев

Частные объявления в Канаше



Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Канаш на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.