Добавить новость
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2 3
4
5
6 7 8 9 10
11
12
13 14 15 16 17
18
19
20 21
22
23 24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Ел фаҗигаләре-2020: мәңге төзәлмәс яралар...

0 1864
ГЫЙНВАР 14 гыйнвар Арча районындагы коточкыч авариядә өч кешенең гомере өзелгән. «Тойота Королла» рулендә Ашытбаш авылы кешесе, һөнәре буенча шофер, 53 яшьлек Нәкыйп Мөхәммәтдинов булган. «Рено Дастер» белән Әтнә районы Яңа Шашы авылыннан 45 яшьлек Рафис Җәләев идарә иткән. Нәкыйп Мөхәммәтдинов һәм аның ике пассажиры, шул исәптән, 33 яшьлек авылдашы Алисә Сибгатуллина вафат булган. Алисәнең өч баласы ятим калган. 19 гыйнвар Арча районында чыккан янгын шәхси йортны юк иткән һәм хуҗаның гомерен өзгән. Янгынны 20 минут эчендә сүндергәннәр, аның мәйданы 35 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын сүндерүчеләр кисәүләрне аралаган вакытта 46 яшьлек ир-атның мәетенә тап булган. Янгын электр җиһазын дөрес кулланмау нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. 20 гыйнвар Теләче районы Шәдке авылы имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәйхиевнең юл һәлакәтендә гомере өзелгән. Фәрит хәзрәткә нибары 41 яшь була, шуның 15 елын ул үзенең туган авылы мәчетенә хезмәт итүгә багышлый. Өч баласы әтисез калды. 20 гыйнвар Ютазы авылында сабый бала төнлә йоклаганда диваннан егылып төшкән . Аннары ул җылыту батаресына орынып пешкән һәм вафат булган. Дүрт айлык малайның мәетен иртән эштән кайткан әтисе табып ала. 24 гыйнвар Казанда полицейскийлар күршеләрнең үтенече белән бер фатирны ачкан һәм анда ике хатын-кыз белән бер ир-атның мәетенә юлыккан. 29 гыйнвар Биектау районында янган гаражда ике кешенең мәете табылган. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 30 гыйнвар Әлмәт районында күп балалы әни кеше янгыннан ике өлкән баласын чыгарып өлгергән, кече улы һәлак булган. ФЕВРАЛЬ 6 февраль Нурлат районында ике кеше я нып үлгән. Янгын сүндерүчеләр 58 яшьлек ир-атның һәм 57 яшьлек хатын-кызның мәетен таба. 19 февраль Кичке җиденче ярты тирәсендә Алексеевск районының Сахаровка авылы янында трассада коточкыч авария булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, бәрелешкәннән соң «Вольво» йөк машинасы һәм «Форд» автомобиле юл кырыена төшеп киткән. Шунда фураның ярымприцебы җиңел машина өстенә ауган. «Форд» йөк машинасы астында калган. МАРТ 1 март Казанның Чистай урамындагы бер фатирда фаҗига булды. Иреннән көнләшкән хатын ике игезәк улына пычак белән һөҗүм итте. Балаларның берсе урында ук һәлак булды, икенче малайны хастаханәгә озаттылар. 15 март Әлмәт районында Кузай-Нурлат юлының ундүртенче километрында юл һәлакәтендә өч кеше үлде. «Митсубиси Аутлендер» һәм «Лада Калина» автомобильләре бәрелешкән. АПРЕЛЬ 4 апрель Иртән 59 һәм 64 яшьлек ир-атлар Кама Аланына балыкка киткән һәм өйгә кайтмаганнар. Алар соңгы тапкыр 17.00 сәгать тирәсендә элемтәгә чыккан. Шуннан бирле башка хәбәрләре булмаган. Балыкчыларның берсенең мәете табылган. 6 апрель Минзәлә шәһәрендә 33 яшьлек ир-ат 43 яшьлек хатыны белән талаша. Хатын ирен эчеп йөргән өчен битәрли. Шуннан соң ирнең ачуы чыга. Ул хатынын буып үтерә . Хатынны үтергәч, ир-ат 9 яшьлек улын хатынының мәете янында калдыра. Үзе тагын эчәргә чыгып китә.  6 апрель Көндезге өчләр тирәсендә Яшел Үзән районында Сафоново-Помары юлының 14нче километрында коточкыч авария була. Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» машинасы каршы як полосага чыга һәм «Скания» йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешә. «Лада» белән 42 яшьлек ир-ат идарә итә. 15 апрель Татарстанда көчле җил вакытында сынган агач 5 яшьлек бала өстенә төшкән. Кыз бала урында ук үлгән. МАЙ 19 май Әлмәттә буып үтерелгән бала һәм әнисенең мәетләре табылган . Башлангыч фараз буенча, хатын-кыз үз-үзенә кул салган. Бикләнгән фатирда мәетләрне баланың әтисе табып ала. Фатир ишеге эчтән бикләнгән була. Фаҗига алдыннан хатын-кыз язу калдырган. 22 май Яшел Үзән хастаханәсенең кан тамырлары авырулары булган кешеләрне дәвалый торган бүлегендә чыккан янгында өч кеше үлгән. Тагын ике кеше зыян күргән, берсе пешкән, икенчесе төтен исе белән агуланган. 23 май 2.00 сәгать тирәсендә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Арчаның Субаш-Аты авылында ике кеше мунчада ис тиеп үлгәнлеге турында хәбәр килгән. Тикшерүчеләр ачыклаганча, 31 яшьлек ир-ат белән 48 яшьлек хатын-кыз мунчага беренче булып кергән һәм аңнарын югалткан. Аларны коткара алмаганнар. 25 май 6.40 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына Волгоград урамы буенча урнашкан 19нчы санлы биш катлы торак йортта газ шартлавы турында хәбәр килә. 28 май Югары Ослан районында Казан-Ульяновск трассасында юл  һәлакәте була. Авариядә абыйлы-энеле өч туган үлгән. «Нива» машинасы зур йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. 31 май Иртән Актаныш районы полициясенә бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул 6 яшьлек улы югалуы хакында хәбәр итә. Малайны эзләү нәтиҗәсендә башта Актаныш буалары янындагы дамбаның яр буе зонасында — баланың киемнәрен, ә сулыктан ун метр читтә, куаклык арасында мәетен табып алганнар. ИЮНЬ 6 июнь Саба районы Пүкәл авылында бер гаиләдә коточкыч фаҗига була. 18 яшьлек малай үзенең әти-әнисенә пычак кадый һәм өйләренә ут төртә. 19 июнь Татарстанның ике кешесе Чувашиядә ике җиңел машина бәрелешендә һәлак булган . Фаҗига Канаш районында Цивильск — Ульяновск автоюлының 31нче чакрымында булган. 26 июнь Питрәч районында юл-транспорт һәлакәте булган. Өч кеше һәлак булган. ИЮЛЬ 1 июль Татарстанда төнлә чыккан янгында ике кеше үлгән. 2:00 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына республиканың Биектау районы Бимәр авылында янгын турында хәбәр килгән. Бер катлы кирпеч йорт янган. Янгын сүндергән вакытта 113нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре 57 яшьлек ир-атның каты янган мәетен тапкан. Янган хәрабәләрне аралаганда, коткаручылар 83 яшьлек хатын-кызның мәете тапкан.  13-14 июль Кукмара районы Аш-Буҗи авылы халкы тетрәнү кичерде .13 июль көнне 20 яшьлек Инсаф Нәбиевне соңгы юлга озатсалар, 14 июльдә 20 яшьлек Рәдиф Әхәтовны җир куенына салдылар. Инсаф — су корбаны, Рәдиф юл корбаны булды. 14 июль 14 июльдә иртәнге бишенче яртыда Бөгелмә районында юл һәлакәте була. Дүрт кеше — 15 һәм 16 яшьлек кызлар, 19 һәм 21 яшьлек ике егет утырган «Фольксваген Гольф» зур тизлектә барган килеш каршы як полосага чыга һәм юл кырыена төшеп каплана. 22 июль Кукмара районы Туембаш авылы буасы июль аенда ике кешене «йотты». Әле июль уртасында япь-яшь егет Инсаф Нәбиевнең үлеменнән айнып өлгермәгән халык ун көннән кабат фаҗига турында ишетә. 22 июльдә Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Пенәгәр авылыннан гаиләсе белән килгән 39 яшьлек Илнар Баһаветдиновның гомере өзелә. АВГУСТ 7 август Яшел Үзән шәһәре үзәгендәге күлдә 14 яшьлек үсмер б атып үлгән. 14 август Баулы районындагы трассада ике иномарка кара-каршы бәрелешкән. Авариядә өч кеше һәлак булган. СЕНТЯБРЬ 1 сентябрь Бөгелмә районында 43 яшьлек эшмәкәр Евгений Деданинны атып үтерделәр. Үтерүче — Самара өлкәсендә яшәүче ир-ат дип шикләнәләр. 1 сентябрь 1 сентябрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, быел Татарстан сулыкларында ун бала батып үлгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, алтыга күбрәк. Суга төшкән уналты баланың алтысы коткарылган. Татарстанда барлыгы 79 кешенең гомере су астына китеп өзелгән , былтыргыга караганда, бу 27 кешегә күбрәк. 3 сентябрь Лаеш районында автобус катнашында юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән ике кеше үлгән. Авария Казан - Оренбург юлында булган. Зыян күргән алты кешене Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. 12 сентябрь Әтнә районында ике кеше янып үлгән. Олы Өшкәтә авылында янгын турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 03.34 сәгатьтә килгән. 21 сентябрь Казанда студент кыз тулай торакта тәрәзә юганда бишенче каттан егылып төшеп үлгән. ОКТЯБРЬ 9 октябрь М7 трассасында Татарстанның Мамадыш районында урманчылар утырган «УАЗ» машинасы каплана. Салонда җиде урманчы була. Аларга беренче булып ярдәмгә килгән кеше Башкортстанда яшәүче ир-ат булып чыга. 30 октябрь Кукмарада бер террорчы полиция хезмәткәрләренә пычак белән һөҗүм иткән. Шуннан соң аны атып үтергәннәр. Якынча белешмә буенча, узган төн уртасы тирәсендә Кукмарада яшәүче Антипов янучан сыеклык салынган ике шешә алып килә һәм полиция бүлекчәсе янындагы машиналар тукталышына ыргыта. Аннары үзе качып китә. Террорчыга берничә тапкыр кисәтү ясап, бирелергә тәкъдим итәләр. Ләкин ул хокук саклаучыларның сүзен тыңламый. Полиция хезмәткәрләренә корал кулланырга туры килә. НОЯБРЬ 10 ноябрь Иртәнге дүртләр тирәсендә Казанның Адмиралтейская бистәсендә ташландык бинада янгын чыга. Биредә биш ир-ат мәете табыла. Барысы да Татарстанның Кукмара районы кешеләре булган. 19 ноябрь Чаллыдагы предприятиеләрнең берсендә гадәттән тыш хәл булган — хезмәт урынында эшчене аппарат суырып алган һәм аның гәүдәсен кисәкләргә бүлгәләп аткан. Бәхетсезлек очрагы БСИ районында Профсоюз урамында урнашкан оешма бинасында булган.  29 ноябрь Татарстанда өч балыкчы мотовездеходта барган чакта боз астына төшеп киткән , ир-атларның берсен генә коткарганнар. 15.44 сәгатьтә 112 бердәм номерына Чистай һәм Түбән Кама районнары чигендә - Каратаевка авылы янында Чишмә елгасында өч ир-атның боз астына төшеп китүе хакында хәбәр килгән. ДЕКАБРЬ 7 декабрь Татарстанда 7 яшьлек малай мунчада башына ис тиеп үлгән. Малайның әнисе әйтүенчә, мунчага көндез якканнар һәм даими рәвештә утын өстәп торганнар. Бала юынырга үзе генә киткән. 15 минуттан соң аны мунчада аңсыз хәлдә табып алганнар. 8 декабрь Кайбыч районында Колаңгы авылы җирлеге башлыгы бер хатын-кызны атып үтергән. Башына фонарь куйган хатынны ир-ат төлке белән бутаган. Икенче төнгә төлке үзе дә киртә арасында кысылып калып үлгәнен әйттеләр. 19 декабрь Балтач кызы Айгөл йөклелекнең сигезенче аенда һәлак булды... Татарстан халкын әлеге коточкыч авария тетрәндерде. Айгөл «Шевроле» рулендә була, аңа югары тизлектә килүче «Инфинити» машинасы килеп бәрелә. Рульдәге хатынның һәм аның баласының исән калу мөмкинлеге булмый. 24 декабрь Кичке сәгать дүрттә Кече Елга авылы янында Казан-Оренбург трассасында «Ниссан Икстрейл» һәм «Хендэ Солярис» бәрелешә. Хендэ» руле артында таксист борылыш вакытында «Ниссан»га юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, таксиның арткы утыргычларында ике пассажир һәлак булган. 




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Глава Чувашии провёл прямую линию: сотни звонков и нестандартные решения

В Канашском районе легковушка сбила пешехода: женщину увезли в реанимацию

Новости Чувашии



Глава Чувашии Олег Николаев

Частные объявления в Канаше



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Канаш на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.