Добавить новость
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Курск бәрелешеннән аяксыз кайткан Гани Нәҗипов: «Сызлануларга ничек түздем икән…»

0 123
«Бал кортлары аерырга җыена, вакыт тыгызрак, мәшәкатьлерәк әле», - дип кисәтеп куйса да, Гани аганың төпчек улы Газинур абый без килүгә каршы төшмәде. Кереп исәнләшүгә, Гани абый бәйнә-бәйнә үз язмышын сөйли башлады. Сөбханалла, хәтере яхшылыгына исең китәр. Үзәгеңә үтсә, мәңгелеккә җуелып кала: Гани абый да күп кенә фактларны нечкәлегенә кадәр җентекләп сөйли. Курск дугасындагы сугышта ул өч җирдән яраланган була. Гани абый барлыгы алты көнгә сузылган «Цитадель» операциясендә катнаша. Ул вакытта немец частьлары зур ыргылыш белән алга омтыла. Алты көн дәвамында совет сугышчысы батырлык һәм каршылык күрсәтеп, дошман планнарын җимерә. Моннан нәкъ 77 ел элек, 1943 елның июль–август айларында, Бөек Ватан сугышының иң тарихи бәрелешләренең берсе — алты меңнән артык танк катнашында Курск дугасындагы сугыш булып уза. Гани абый шушы бәрелешнең тере шаһите. 1943 елның 1 гыйнварыннан 1926 елгы егетләрне фронтка озата башлыйлар, алар арасында 17 яшьлек Гани дә була. Ул сугышка киткәнче урман чыгаруда эшли. Әтисе 55 яшендә үк вафат булганлыктан, яшүсмер Ганигә тырышып-тырмашып колхозда эшләргә туры килә. — Шәмәрдән ягында урман кисә идек, Мөндешкә агач чыгардык. Урманнан станциягә ял итәргә кайткан идек, карасак - безне ат көтеп тора, сугышка алалар дигән хәбәр килде. Шунда эшләгән дүрт егетне алып киттеләр. Аланнан өчәү идек, тагын күрше Салавычтан бар иде. Сугышка киткәнче үк, иртәме-соңмы барыбер безгә чират җитәчәген аңладым. Районнан 15ләп егетне җибәрделәр. 4 гыйнварда хәрби комиссиягә куйдылар. 10 гыйнварга дип повестка биргәннәр иде, 7сендә үк чакырып алдылар. Бик суык вакытлар иде. Ике-өч көн Арчада тоттылар да, Канаш дигән җиргә алып киттеләр. Канашка бер армия ялга кайтып туктаган, шуңа резерв кирәк булгандыр. Шөкер, унбишебез дә бер полкның беренче батальонына тупландык. Кече командирлар әзерләү курсларында өйрәнүләрдә катнаштык. Биш-алты ай шулай укыдык та, безне Курскны азат итү операциясендә катнашырга озаттылар. Сталинградка да, Ленинградка да кертмәгәч, немец соңгы оборонасын шунда төзегән булгандыр инде. Юлдан өч эшелон рәттән 10-15 көн барган кебек булам. 1 август көнне, бу Курскиның станциясе була инде дип, безне туктаттылар. Җәяүләп урман полосасына таба кузгалдык, бер җиргә урнашып, окоплар казыдык. 12 сентябрьгә кадәр сезнең төп бурыч: «унөченче» биеклекне алырга диделәр, җиде танк, артиллерия ярдәм итәчәген әйттеләр. Кулга винтовка тоттырдылар, аркадагы янчыкта патроннар, мина, гранаталар. 12 сентябрьгә кадәр Курскины азат итү сугышында катнаштым. Полтава юнәлешендә хәрәкәт итәбез. 2-3 чакрым ераклыкта безнең кулдагы авыл күренеп тора. 12 сентябрьдә иртүк яңгыр яуды. Ашап килешкә, комбат, солдатлар ничегрәк анда, дип сорый. Минем передовойдан килгәнне белә бит инде. Мин әйтәм, ятып торалар. Без хәзер немецларга һөҗүм итәчәкбез, бүген аларны урманнан куып чыгарырга, юк итәргә кирәк, ди. Без аларны кичтән авылдан куып чыгарып, урманга керткән идек инде. Төнлә яңгыр яуды бит, ракеталар җибәреп, немецларны куркыттык. Сугышта иң куркыныч мизгелләрнең берсе шул: кара-каршы сугышу - бер нәрсә, тегендә качып торганын эзләп табарга кирәк бит аның. Комбат солдатларны барлап, окопларны карап чыгарга кушты. Шулай итеп, кулга ракетница пистолет тоттырды. Сигнал ракетасы белән «уррра» дип кычкырып, һөҗүмгә барасың, үзең дә шунда катнашасың, диде комбат. Кухняда 80ләп кеше ашаган инде анда, диделәр. Кухняда ашаган кешенең исәбен дә алып торганнар икән. Киттем шуышып окопларга, солдатларга хәбәр таратырга. Мин җайлырак урынны, урман кырыенда ачыграк һаваны туры китереп, сигнал ракетасын беләккә салдым да, шул юан пистолеттан атып җибәрүгә, сул кулым да, пистолет та төшеп китте. Бөкерәйгән идем, паразит снайпер фашист агач башыннан аркама аткан, күрәсең. Ә аркадагы капчыкта танкка каршы граната, ярты буханка ипи, әзрәк чапкан тәмәке дә бар иде. Аркага аткач, бер-ике метр читкә сикердем, урынны күчерергә кирәк бит. Әле дә ярый, пуля янчыктагы ракеталарга тимәгән, юкса, шартлап, янып үлүем дә ихтимал булган. Берзаман аякка күсәк белән бәргән кебек булды. Аякка пыяла кыйпылчыгы эләккәнме, пулямы — анысын белмим, кан ага башлады. Кул берәү генә бит инде, икенчесе яралы, арка да яралы, шуның белән сугыш бетте инде миңа, — дип сөйли Гани абый. «Берничә тапкыр үлемнән исән калдым» Шуннан комбат кушуы буенча ике солдат аны плащ-палатка белән өстерәп, күтәреп, читкә чыгарып куйган. — 20-30 метр җирдән өстерәлеп кайттым әле, шинельне салдырып карадылар, терсәк әллә сынган, әллә ватылган — аны белгән кеше юк. Аяк та, кул да яралы бит инде. Аяк кала бит минем, дим тегеләргә. Бүген дә ул авыртуларга, сызлануларга ничек түздем икән дип җавап таба алмыйм. Ходай саклаган мине. Шөкер, берничә тапкыр үлемнән исән калдым. Берзаман плащ-палаткада утырган вакытта, Бөрбаш егете Динмөхәммәт Хәкимов килеп чыкты. Бу яраларың белән сине кайтарачаклар инде, сәлам әйт анда дип, алга чапты. Аннары Канашта учебкада бергә булган ике егет носилка тотып узып бара, кичтән зиратта бер яралы офицер калган иде, шуны алырга керәбез, ди болар. Анда кичтән бер кеше калмады, дибез. Әллә аны авылга алып кайтып салган булганнар, белмим… Мине носилкага салдылар, ул арада урманның ачык планында баш очыннан 4-5 снаряд выж да выж оча. Болар мине авылга алып китереп җиткерде. Ә ул урман кырыннан берәр чакрым булгандыр әле, тиз генә бер сарайга тәгәрәтеп диярлек керттеләр. Кояш баеган вакытта Иванов фамилиялесе рәшәткәләрне кубарып кергән, минем аякны бәйләмәкче була бу. Бәйләргә әйбер тапмадым, ди. Мин әйтәм, капчыкта бинт бар, ал да, өч җиреннән бәйлә, дим. Аякның йөзе тотмый иде инде. Сарайда тагын бер аңсыз лейтенант та бар иде. Ятабыз шулай, снарядлар да байтак оча, безнең сарайга да төшәрме инде бу, дип куркып яткан мәлдә, сарай каршына бер ат килеп туктады. Безне алырга килгәнме, корал гына китердеме икән дигән уйлар белән ишеккә таба шуыштым. Казак малае безне арбага урнаштырды, тагын берничә яралы бар иде. Кузгалып киттек шулай, барабыз, шул вакытта мин без яткан сарайның түбәсенә ут капканын күреп калдым. Караңгыланды, суык та төште. Җәрәхәтләрдән ыңгырашып, әкрен генә барабыз инде, ат та алҗыган иде, аннары юлы да сикәлтәле бит. Немецлар юл буйлап, танкларга киртә булсын дип, агач түшәгән булган. Яктыра башлагач, бер авыл шикелле җиргә килеп чыктык. Печән кибәне янында безне бушатып, яраларны карый башладылар, — ди Гани Нәҗипов. «Сызланулардан төне буе елап чыктым» Госпитальгә ат белән генә барып җитә алмау көн кебек ачык булган. Бәхетләренә, яралыларны ташый торган зур автобус килеп чыккан. — Миңа исән калуны уйлау мөмкин түгел кебек инде инде. Көн буе диярлек автобуста, өч тәүлек диярлек берни ашамаган-эчмәгән. Безне бер иркен җиргә алып килеп, палаткага урнаштырдылар. Аяк-кулларны сүтеп, яраларны эшкәрттеләр. Аяк бик сызлый иде. Әле аркада да ярам бар минем, дим тегеләргә. Шуннан бер табибка өченче тәүлек бернинди перевязка булмады бит, дим. Өч тәүлек үзебезнең дә йоклаган юк, ди ул.  Шуннан санитарларга мине операция өстәленә салырга кушты. Гипс салдылар аякка, укол кададылар. Татар малае икәнен белгәндер инде, татар хирургы булды, ахрысы. Икенче көнне иртән обход ясарга килгәч, килде дә бу минем янга: «Нихәлең бар, аяк нишли?» - ди. Төне буе елап чыктым, аяк бик сызлый, дим. Чыннан да авыртуга чыдый алмыйча елаган идем. Обход беткәч, операциягә алып керделәр. Гипсны ярып җибәрделәр. Шунысы хәтердә калган: ике метрлы операция өстәле янына табибларны тезеп куйганнар, бер кечкенә генә ак сакаллы бабай истә калган. Чүкеч моның кулында. Аякка суккалап карады да, «зрәгә аяк киселә бит» дип уфтанып куйды. Өч тәүлек перевязка булмагач, гангрена башланган булган икән. Шулай итеп, аякны кистеләр. «Тормышны өр-яңадан башладым» Ноябрь аенда салам җәйгән салкын товар вагонында Уфага алып кайттылар безне. Вагон яралылар белән тулы иде. Уфада 1 ноябрьдән 1944 елның гыйнварына кадәр госпитальдә яттым. Анда протез заводы бар иде, аяксыз 5-6 кеше идек. Яра төзәлгәч, шул культи дип аталган протезны ясатып алып кайттылар миңа. Йөрергә өйрәндем. 1944 елның 15 февралендә генә мине озатучы иптәш белән кайтып җиттем, — ди Гани ага. Язмыштан узмыш юк. Бик күпләр яу кырыннан әйләнеп кайтмый, ә кемнәргәдер алган яраларыннан инвалид калып булса да, туган нигезләрен, газизләрен янә күрү бәхете насыйп була. Гани Нәҗипов менә дигән гаилә корып җибәрә, аны сыңар аяк белән дә кабул иткән тормыш юлдашы очрый. — Тормышны өр-яңадан башладым дияргә була. Әтидән калган бура да бар иде, йорт итеп булдырдык, өй тузган иде. Яшим бит әле, исән бит әле мин дип, үземдә ихтыяр көче туплаганымны хәтерлим. Ташлыйм дигәч, тәмәкесен дә, аракысын да ташладым. Ихтыяр көче җиткәндер дип уйлыйм. Ходай миңа биргән гомерен дә, сәламәтлеген дә. Күрше авыл Салавычның Нәсих бабай кызы Зәйтүнәгә өйләндем. Данлыклы кызлар алар… Кабул итте мине, аңа бер түгел, мең рәхмәт. 1949 елда гына өйләнештек. Өч кыз, өч малай тәрбияләп үстердек, — диде. Гани Нәҗиповка һөнәр дә табылган. Хуҗалык рәисе соравы буенча, ул умартачылыкта эшли башлый. Ипләп кенә шушы эшнең серләренә төшенә. 1945 елның 9 май көнендә сугыш бетүе һәм Җиңү турында хәбәрне дә ул нәкъ менә умартачылыкта ишеткән. Хәер, Гани ага шәхси хуҗалыгында да гомере буе умарта тоткан. Бүген аның эшен улы Газинур дәвам итә. Соңрак ул колхозда комсомол секретаре булып сайлана, аннары тегермәнче дә булып китә. 1972 елга кадәр амбар эше аның җаваплылыгында була. Авылда яңа мәктәп салгач, кочегар булып мәктәп котельныена керә. Пенсиягә дә шуннан чыга.  «Моннан да рәхәт тормыш яңадан булмый!» Гани Нәҗипов яшьләргә үгет-нәсыйхәтләрен дә бирде. — Яшьләргә үзләрен тәртипле тотып, тормыштан канәгать булып яшәргә кирәк. Хәзер яшәү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Рәхәт тормыш. Моннан да рәхәт тормыш яңадан булмый, — диде ул.    Гани Нәҗипов III дәрәҗә «Дан», I дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы» орденнары, «Жуков» исемендәге һәм башка күп медальләр кавалеры.  




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Чувашии



Глава Чувашии Олег Николаев

Частные объявления в Канаше



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Канаш на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.