Добавить новость
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015 Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

2019 елда Республика тормышындагы иң мөһим вакыйгалар

0 33

Татарстан күренекле рейтингларда үз позициясен алды

Ел дәвамында Татарстан Россия буенча гына түгел, дөнья буенча иң абруйлы рейтингларда үз урынын алды. Гыйнвар аенда Татарстан Россиянең инновацион регионнары рейтингында икенче урынны яулады.

Казан федераль университеты беренче тапкыр «Мәгариф» юнәлеше буенча дөньяның иң яхшы 100 университеты исемлегенә керде.

Казан шәһәре кабат дөньяның инновацион шәһәрләренең глобаль 2thinknow (Innovation Cities Global Index) рейтингына керде.

Владимир Путин Татарстанга нинди максатлар белән килде

2019 елда Татарстанга Россия Президенты Владимир Путин берничә тапкыр килде. Бу сәфәрләр Республиканың сәяси тормышындагы мөһим вакыйгалар белән бәйле иде.

Февраль аендагы сәфәрендә ул Казанда милли проектларны гамәлгә ашыру буенча җәмәгатьчелек белән очрашты. Президент чүп җыю проблемасына дәүләтнең игътибарлы булырга тиешлеген әйтте. Путин Татарстанның торак төзелеше өлкәсендә яхшы тәҗрибәгә ия һәм динамик үсеш алучы төбәкләрнең берсе булып торуын билгеләп үтте. Президент беренче тапкыр Иннополиста булды һәм аның үсеш темплары белән танышты.

Майда Владимир Путин Казанга Горбунов исемендәге Казан авиация заводында модернизация барышын бәяләү һәм авиазаводның яңа продукциясе белән танышу өчен килде. Дәүләт башлыгы гаскәрләрдә куллану өчен әзер булган Ту-160 һәм Ту-22М3 самолетларын да карады.

Август аенда Владимир Путин WorldSkills дөнья чемпионатының «Казан-Арена» стадионында ябылу тантанасында катнашты.

Декабрьдә ил башлыгы Чаллыга килеп, «КАМАЗ»ның 50 еллыгы уңаеннан тантаналарда катнашты, КФУның КАМАЗ өчен белгечләр әзерли торган Чаллы филиалына ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.

VI чакырылыш Дәүләт Советы сайлаулары

20 сентябрьдә VI чакырылыш Дәүләт Советы сайлаулары узды. Парламент составында моңарчы булмаган бик күп яңа депутатлар барлыкка килде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшин сайланды.

Татарстан Дәүләт Советы рәисенең урынбасарлары итеп моңа кадәр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булган Марат Әхмәтов һәм бишенче чакырылыш парламентта да әлеге вазифаларны башкарган Юрий Камалтынов белән Татьяна Ларионова билгеләнде.

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе итеп Айрат Зарипов билгеләнде. Комитет составына 12 депутат керде, шул исәптән — Ркаил Зәйдулла, Илшат Әминов, Нияз Гафиятуллин, Илшат Гафуров, Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, Альбина Насыйрова, Мәгъзүм Сәлахов, Александр Славутский, Рамил Төхвәтуллин, Айдар Шәмсетдинов, Людмила Рыбакова.

Буа башлыгы Марат Җәббаров Татарстан Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы министры вазифасына билгеләнде.

Үзмәшгульләр яңа салым режимы буенча эшли башлады

2019 елның 1 гыйнварында Татарстанда үзмәшгульләр өчен салым режимын кертү буенча эксперимент башланды. Эксперимент шулай ук Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә старт алды. Кешеләр белән эшләүче үзмәшгульләр өчен керем салымының күләме 4 процент тәшкил итәчәк, оешмалар белән эшләүчеләр өчен — 6 процент.

Яңа салым режимы белән таныштыру максатында үзмәшгульләр өчен төрле семинарлар, аңлату эшләре алып барылды. Нәтиҗәдә яңа салым режимына Татарстанда 32 меңнән артык кеше күчкән. Эксперимент 2028 елга кадәр дәвам итәчәк.

Республика ифтары рекорд масштабларда үтте

2019 елда даими үткәрелеп килүче Республика ифтарында катнашучы мөселман кардәшләребез саны артты. «Казан-Арена» стадионында рекордлы 15 мең кешелек авыз ачу табыны әзерләнгән иде. Ифтарда катнашучылар футбол кырында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә ахшам намазын укыды. Ифтар ашында улы Искәндәр белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Казан аэропортына Габдулла Тукай исеме бирелде

Быел Россия Президенты указы белән «Казан» Халыкара аэропортына — Габдулла Тукай, ә Түбән Кама шәһәренең (Бигеш) аэропортына Николай Лемаев исеме бирелде.

«Казан» аэропортын 2020 елның 30 августында, ягъни ТАССРның 100 еллыгына 5 концепция нигезендә бизәргә планлаштыралар. «Көмеш линияләр шигърияте», «Тукая илһамы», «Тукай юлы», «Тукай уты» һәм «Карлыгач артыннан ияр» концепцияләре кысаларында әкият геройлары, шулай ук мәгълүмати панно, яңа балалар мәйданчыгы, фотозона, интерактив инсталляция төзелер дип көтелә.

Алтын Урданың 750 еллыгына багышланган беренче симпозиум

Казанда Алтын Урданың 750 еллыгына багышланган «Алтын Урда тарихы һәм мәдәнияте» I Халыкара фәнни симпозиумы үткәрелде.

«Алтын урда тарихы һәм мәдәнияте» симпозиумы Алтын Урда тематикасын тикшерүчеләр фәнни тормышындагы зур вакыйга булды. Ул КФУ, ТР Фәннәр академиясе һәм Төркия Республикасының Истанбул дәүләт университеты арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында үткәрелде.

Алтын Урда тарихы белгечләре монгол-татар цивилизациясе тарихы турында докладлар укыды. Симпозиумда Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садык Доган, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов, Татарстан Фәннәр Академиясенең А. Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков һәм башкалар катнашты.

Татарстан һәм Төркмәнстан арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов катнашында Казанда югары уку йортлары һәм предприятиеләре җитәкчеләре Казан Кремлендә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

Казан проектына Ага Хан архитектура премиясе бирелде

Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы Ага Хан премиясе лауреаты булды. Татарстан Республикасы проекты — конкурс 42 ел эшләү дәверендә финалга чыккан беренче Россия проекты.

Быел конкурста 39 илдән барлыгы 380 проект катнашты. Жюри эшенең нәтиҗәләре нигезендә, финалга 16 илдән 20 проект чыкты.

Принц Кәрим Ага Хан IV архитектура премиясен 1977 елда гамәлгә куйган. Аны архитектура, планлаштыру, тарихи мирасны саклау һәм ландшафт дизайнында яңа стандартлар билгели торган проектлар өчен өч елга бер тапкыр тапшыралар.

Татарстанда Worldskills дөнья чемпионаты үткәрелде

Август аенда Россиядә беренче тапкыр «WorldSkills» стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узды. Чемпионат 45нче тапкыр үткәрелде. Ярышларда 63 ил һәм төбәктән килгән 1354 яшь профессионал катнашты.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Казанда WorldSkills 45 нче дөнья чемпионаты ачылышы тантанасында татарча сәламләде.

WorldSkills 45нче дөнья чемпионатында Татарстан вәкилләре өч призлы урын һәм сигез медальон алды.

Чемпионатның ябылу тантанасында тантанасында Россия Президенты Владимир Путин да катнашты. Президент: «Яшьләр өчен мондый чаралар оештырудан да мөһимрәк һәм кызыклырак нәрсә белмим. Без Россиядә һөнәри әзерлек системасын бүгенге һәм иртәгәге көн таләпләренә җавап бирерлек итеп үзгәртеп корырга тырышабыз», - диде.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

С начала объявленного Россией перемирия силы ПВО уничтожили 264 беспилотника

Силы ПВО уничтожили 347 БПЛА над регионами России за прошедшую ночь, сообщили в Минобороны

В период с 21:00 мск 6 мая до 7:00 7 мая средства ПВО перехватили и уничтожили 347 беспилотников самолетного типа над российскими регионами, сообщило Минобороны РФ

Александр Коц: Новости "перемирия Зеленского"


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Калуга на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.