Добавить новость
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Вәкиллекләр канат җәйгәч, республикабызның тагын да көчлерәк икәнлеге күренә!»

0 388
   Татар булу өчен компетентлык кирәк Сүзебез күбрәк хикмәтле һәм тансык күренеш — компетентлык турында барыр. Гадәттә, ул мәкалә һәм докладларда, китап-журналда кулланыла. Беренче карашка шактый рәсми, бераз эч пошыргыч булып күренсә дә, бу сыйфат кайнап торган тормыш казанына тәм бирә ул. Сүзлекне ачсак, «компетенция» сүзенең мәгънәсен — киң мәгълүматлы, гыйлемле, әзерлекле булу дип аңларга кирәк диелгән. Кыргызлар үзләренең сүзлегендә «белгилүү бир адамга тапшырылган маселелер, иштер» — ягъни бер кешегә тапшырылган вазыйфа дилгеләмәсен биргәннәр. Башкортлар компетенцияне - "кемгәлер яҡшы таныш булған эш йәки фән өлкәһе» дип тасвирлыйлар. «Компетенция» татарча — киң мәгълүматлы булу яки тагы бер мәгънәне — оешманың яки аерым кешенең эш йөртүгә хакы булган мәсьәләләре, өлкәсе, мәйданы дигәнне дә аңлата. Төплелек, фикер йөртүнең нигезлелеге, эш рәтен белү хөкүмәттә дә, халык арасында да югары бәяләнә. Хезмәткәрне эшкә алу, хезмәт хакын билгеләү, карьера ясау, коллективның яки тулы бер халыкның тормыш дәрәҗәсе, яшәү сыйфаты да компетенциягә бәйле. Әйтик, Татарстанның яки башка төбәкнең абруе, яшәү дәрәҗәсе, халыкның канәгать булуы җитәкчеләрнең булдыклылыгына, төрле өлкәдә компетентлыгына бәйле. Бу Татарстанның беренче һәм икенче президентларына турыдан-туры кагыла. Аларның компетентлыгы (!) башка идарәчеләрнең булдыклылыгыннан, белемле, төпле булуыннан да тора. Тыйнак, тырыш һәм әзерлекле шәхесләрне зур түрәләр дә, гади эш атлары да хөрмәт итә. Менә шундыйларның берсе, меңләгән кешелек хезмәт коллективын җитәкләмәсә дә, миллиард сумнар белән идарә итмәсә дә, Татарстанның йөзен билгеләүче тыйнак һәм шактый вәкәләтле хезмәткәр — республикабызның Санкт-Петербургтагы даими вәкиле Ренат Вәлиуллин турында сөйләрбез. Татарстанның чит илләрдә һәм Россия төбәкләрендә 21 даими һәм тулы хокуклы вәкиле эшли. Аларның һәркайсы республиканың йөзе булып хезмәт итә. Шул 21 вәкилнең берсе — 19 мартта 50 яшен тутыручы Ренат Нәкыйфь улы Вәлиуллин Россиянең төньяк-көнбатыш төбәкләрен багып торучы. Аның турында сөйләп, конкрет шәхесләр үрнәгендә үзебезнең компетентлыкны көчәйтербез. Тел мәсьәләсен алга куеп сөйләшик. «Компетенция — генератив грамматикада төп төшенчәләрнең берсе: үз телен реаль белү дәрәҗәсе» дип сүзлектә акка кара белән язылган. Ягъни татар телен белү — һөнәри комететентлык билгесе. Шул турыда уйлап караганыгыз бармы? Лингвистик әзерлек — туган телне белү дипломатиягә, икътисади-мәдәни хезмәттәшлеккә турыдан-туры бәйле булып чыга. Менә шушы тел белү компететенциясе быел 30 еллык юбилеен билгеләүче Бөтендөнья татар конгрессы өчен бигрәк тә мөһим.   Очраклы шәхес Татарстан вәкиле була алмый! Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе буенча Татарстанның даими вәкиле Ренат Вәлиуллин белән без якыннан таныш. Заманында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында аның белән бергә эшләдек. Ул Россия төбәкләрендәге татар оешмалары эшли торган бүлек мөдире, Башкарма комитет рәисенең беренче урынбасары булып эшләгән иде. Бу гаять үзенчәлекле оешмада шул ук  вазыйфаны башкарган Илсур Хадиуллин хәзер Татарстанның мәгариф һәм фән министры. Шул ук эшне башкарган Ирек Шәрипов Татарстан халыклары Дуслык йортын җитәкли. Димәк, монда эшләгән шәхесләр милләт, мәгърифәт мәсьәләсендә компетентлыгы белән аерылып тора. Ренат Вәлиуллинның Казан университетында диплом алган һөнәре — филология hәм тарих белгече, татар теле, әдәбияты, тарих  укытучысы. Россия дәүләтенең Петр патша төзегән борынгы башкаласында Татарстан вәкиле өчен татар телен белү компетентлыгы бигрәк тә мөһим!   Туган телне белүнең нинди зур горурлык икәнлеген теләсә кем аңламаска мөмкин. Татар телен белмәүчеләр, хәтта белергә теләмәүчеләр дә бу дөньяда матур гына яши, дәрәҗәле урыннарда эшләп йөри. Мин аларны гаепләмим: бәлки аларның башка юнәлешләрдә (икътисад, сәясәт, чит телләр) компетентлыгы бик көчледер? Һәрхәлдә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллинның  яки элекке империя башкаласында Татарстанның вәкиле булып эшләүче Ренат Вәлиуллинның татар телен реаль белү дәрәҗәсе күңелне күтәрә. Дәүләт чиновнигы шундый булырга тиеш! Һәм туган телне белүчеләр күтәрелсен, әйдә. Бөтендөнья татар оешмасында эшләгән кешенең профессиональ һәм «милли» дипломатиядә үсеп китүе бик уңай күренеш ич! Катлаулы вазыйфаларны очраклы кешеләр түгел, компетентлы шәхесләр башкару дәүләтне ныгыта дип куанырга була. Ренат Вәлиуллин Татарстанның татарлар яшәүче Арча районында, Казаннан 40 чакрымда урнашкан Урта Сәрдә авылында туган. Казан университетында «татфак» тәмамлаган, гуманитар институтта һәм тарих институтында эшләгән. Шуннан соң тормыш аны дәүләт идарәсенә һәм сирәк очрый торган дипломатия хезмәтенә юнәлткән. 2000 нче елларда Ренат Вәлиуллин Питрәч районы администрациясендә гомуми бүлекне җитәкләгән, Столыпин исемендәге дәүләт хезмәте Академиясен тәмамлаган, төрек һәм гарәп телләрен өйрәнгән. Министрлар Кабинетының ТР халыклары телләрен үстерү бүлегендә эшләгән. Татар конгрессы Башкарма комитетында бүлек мөдире һәм рәис урынбасары булганнан соң хөкүмәт каршындагы Дин эшләре Идәрәсе рәисе булган. Компетентлык таләп ителә торган эшләр болар! Соңгы 7-8 ел дәвамында Р.Н.Вәлиуллин Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе буенча даими вәкиле буларак икътисади һәм гуманитар элемтәләрне киңәйтү, татарларның милли-мәдәни тормышына ярдәм итү белән шөгыльләнә. Төньяк- көнбатыштагы Архангельск, Вологда, Калининград, Киров, Новгород, Мурманск, Псков өлкәләре, шулай ук  өч Балтыйк буе илләре белән Татарстанның элемтәләре дә аның вәкәләтенә керә. Менә шундый «филология»! Татар мәркәзе Казанга терәлеп торган «чеп-чи» татар авылында туып-үскән егетнең татар китабы һәм тарихы белән шөгыльләнүе табигый. Мондый һөнәр белән хәзерге заманда яшәп, дөнья көтеп буламы икән? Ренат Вәлиуллин белән шул турыда сөйләшәбез.  Ренат әфәнде, гуманитар мәсьәләләр, туган тел белән генә тамакны туйдырып булмыйдыр… Техник фәннәр, башка кыйммәтләр, матди максатлар халыкның күпчелеген җәлеп итәргә, хәтта тартып алырга мөмкинме? Мөмкин. Бу табигый хәл. Ләкин туган телне агрономиягә, техникага, сәүдәгә яки финанс эшләренә каршы кую дөрес булмас иде. Тел ул фикерләү формасы, төрле һөнәр вәкилләренең аралашу әсбабы. Ул бер милләт, бер рух белән бәйле кешеләрне туплый. Һәр тел кешене дөньяда яшәргә өйрәтә, әти-әнинең белгәннәрен, хис-гамәлләрен җиткерә. «Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы», — дигән сүзләрнең мәгънәсе тирән һәм катлаулы. Мин Санкт-Петербургта күбрәк рус мохитендә яшим, эштә русча да, татарча да сөйләшергә туры килә. Ләкин чишмә башы, тамырлар, балачак, туган телдә генә аралаша торган туган авыл, туган йорт бар, тормыш шуннан башлана. Кыен хәлләр килеп чыкса, арып китсәм, авылга, туган йортка, туган тел мохитенә кайтып «аккумулятор»га көч һәм энергия тутырам. Хәтта 2-3 көндә яңарып, көч-хәл туплап киләм. Һөнәр сайлаганда татар теле кәсеп булырга мөмкинме? Мөмкин, әлбәттә. Укытучы, журналист, язучы, сәнгатькәр, галим кебек һөнәрләр начармыни? Халык иң затлылардан саный иде. Туган телен яхшы белгән эшкуар, банкир яки дәүләт хезмәткәре, гадәттә, үз эшен дә яхшы белә, гуманитар мәсьәләләрдә дә югалып калмый. Мин туган ягым, әти-әниләрем, остазларым белән горурланам. Фәнни хезмәтемнең җитәкчесе Әбрар Кәримуллин, Миркасыйм Госманов, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Мөхәммәт Мәһдиев кебек галимнәр белән аралашу искиткеч рухи байлык, гыйлем бирә иде. Әбрар абый белән соңгы көннәренә кадәр очрашып тордык, шифаханәдә ятканда, гомере өзелергә торганда да аның зиһен-акылы төгәл булды, әйтер сүзләре бар иде. Андый шәхесләрдән үрнәк алдым дияргә була. Революциягә кадәр татарча чыккан дәреслекләр турында кандидатлык диссертациясе якладым, 3 монография чыгардым, фәнни мәкаләләрем бар.  1917 елга кадәр йөзләрчә татар газета-журналлары басылган. Ә дәреслекләр күпме чыккан икән? Ул вакытта мәдрәсәләр дәүләт ярдәменнән башка эшләгән дип чамаларга була. Дәреслекләр дә татарлар хезмәте нәтиҗәсе булгандыр?  Әлбәттә. Төрле чыганакларны өйрәнеп, мин дәреслекләрнең исемлеген төзедем. Ял көннәрендә, эштән соң китапханәгә, архивка бару гадәткә керде. Санкт-Петербург Россия империясенең башкаласы булгач, монда барлык китапларның, дәреслекләрнең үрнәк экземпляры җибәрелгән. Минем фәнни хезмәтемне дәвам иттерү өчен монда шартлар яхшы. Хәзергә минем исемлеккә меңнән артык дәреслек керде. Бу эш тәмамланмаган, аны дәвам иттерергә телим. Мәдрәсәләр эшчәнлеген, дәреслекләрне тулысынча өйрәнгәч, дәреслекләр исемлегенең саны тагын да артыр дип фаразлыйм. 2007- 2011 елларда Татарстан хөкүмәте каршындагы Дин эшләре идарәсе, соңрак советы рәисе буларак эшләгән чакларың искә төшәме? Иң четереклесе — хәзерге чорда мөфтиятләрнең күбәеп китүе, мөфтиләрнең көндәшлеге. Дин эшләрендә хакимият вертикале кирәкмиме? Санкт-Петербург мөсеманнары дини тормышында проблемалар бармы? Проблемалар булса да, алар хәл ителеп бара. Узган елларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан мөфтияте һәм исламны өйрәнүче галимнәр мөселман өммәсе белән милли оешмаларның хезмәттәшлеген алып бару концепциясен булдырдылар. Хәзер шул концепцияне гамәлгә кую дәвам итә. Санкт-Петербургта узган гасыр башында Атаулла Баязитов хәстәрлеге белән төзелгән җәмигъ мәчете һәм мөфти Равил хәзрәт Пончаев шәһәрнең татар тормышы үзәгендә кайныйлар. Мәчет каршында төзелгән «Мирас» үзәгендә татар телен өйрәнү оештырылган. Безнең вәкилчелек карамагындагы Каюм Насыйри үзәгенең  якшәмбе мәктәбендә дә татар телен өйрәнү көйләнгән. Милли үзаң ислам диненең әхлагый кыйммәтләре белән ныгытыла дияргә була. Яңадан вәкиллек эшчәнлегенә кайтсак, анда приоритетлар ниндирәк? Сәүдә, икътисади хезмәттәшлек белән шөгылләнәсезме? Чыннан да, Санкт-Петербург Россиянең элекке башкаласы, мәдәният һәм туризм үзәге булгач, гуманитар юнәлешләр зур урын алып тора. Татарстан Республикасы, Казан да гадәти «рядовой» субъект кына түгел! Алар илебездә аерым урын алып тора. Шуңа күрә дөнья сәясәтендә Татарстан искә алынган очракларда, Санкт-Петербург һәм илнең Төньяк-Көнбатыш өлкәләрдә безнең белән кызыксыну адым саен очрап тора. «Татнефть», «КамАЗ» берләшмәләре төньяк башкалада киң колачлы эш алып баралар. Татарстанның җитештерү-сәүдә оешмалары без эшләгән төбәктә кызыклы тәкъдимнәре белән аерып торалар. Санкт-Петербург эшкуарлары да Татарстанга керергә омтыла. «Лента» системасының алты сәүдә үзәге Татарстанда уңышлы эшли. Ассортимент, бәяләр ярышы сатып алучыларга кирәкле үзгәрешләр китерәләр. Ассортимент арта, бәяләр төшә! Безнең вәкилчелектә бер минутка да тынлык урнашмый, элемтә каналлары һәрвакыт эшләп тора. Чөнки монда Татарстанның мәнфәгате булган юнәлешләр, конкрет темалар бик күп. Тикшерелә торган көн тәртибен, анда катнашучыларны вакытыннан алда игълан итмибез, ләкин ике як өчен дә преспективалар җитәрлек. Калининград, Мурманск, Архангельск яки башка төбәкләр дә Татарстан белән кызыксыналар. Безнең яктан да кызыксыну кимеми, киресенчә, арта гына бара. Төньяк башкала төзелгән заманнан башлап анда татарлар булган. Милли оешмалар, мәдәни чаралар белән шөгылләнү ничек оештырыла? Гуманитар тема вәкилчелек ачылган беренче еллардан башлап аерып урын алып тора. Бигрәк тә Россия тарихы, дәүләт эшләрендә татар шәхесләренең тоткан урыны элккке елларда ук кызыклы нәтиҗәләр бирде. Элекке елларда даими вәкил булган Шамил Камил улы Әхмәтшин Россия империясе тарихы буенча тәҗрибәле тарихчы һәм дипломат. Ул кызыклы проектларны тормышка ашырган иде. Шулай ук безнең күренекле төбәкне өйрәнүче Рәхим Теляшов Петербург татарлары турында зур монография чыгарды. Бүген Санкт-Петербургта 40 татар профессиональ рәссамы эшли, аларның күргәзмәләрен даими рәвештә Татарстанда, Башкортстанда, Кырымда, үзебездә оештырып торабыз. Күренекле скульпторларыбыз Әхнәф Зиякаев, Венера Абдуллиналарның эшләре инде күпләргә таныш. Питер татарлары 12 оешмага бүленеп яши, диләр. Аларны килештерү өчен кемнәрнедер үстереп, кайберләрен туры юлга юнәлтеп торырга туры киләдер… Алай димәс идем. Вәкилчелек барлык оешмалар белән эшләргә, тигез мөнәсәбәттә булырга тырыша. Кемнәр конструктив игелекле эшләрне күбрәк башкара, шулар белән күбрәк эшләргә, ешрак очрашырга туры килә. Милли чаралар, татар мәдәнияты бәйрәмнәре кызыклы үтә бездә. Иң беренче чиратта, Петербург татар милли-мәдәни автономиясе, «Файда», «Мирас», «Изге юл», «Ак калфак» татар оешмалары актив эш алып бара, без аларга даими ярдәм итеп торабыз. Өч урында татар якшәмбе мәктәпләре эшли. Шулай ук төрле чаралар, Сабантуйлар үткәрүгә Питерда яшәүче эшмәкәрләребез даими ярдәм итеп тора. Петербургның Хәсән базарында Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Азнакай районы хакимияте ярдәме белән «Татарский дворик» сәүдә йортын эшләтеп җибәрә алдык. Республикада җитештерелгән 150 төрле азык-төлек товарлары монда сатыла. Ике ел элек Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге тәкъдиме белән piter.tatar дигән интернет порталы ачып җибәрелде. Узган гасыр башында чыга башлаган беренче татар «Нур» газетасының миссиясен талантлы компьютер белгече Равил Закиров алып бара. Аның piter.tatar интернет порталы коммуникация чарасы гына түгел, татар милли хәрәкәтенең заманча формасы дияргә була. Милләттәшләрнең бу портал тирәсендә туплануында РФ төбәкләре, чит ил татар яшьләре дә катнашалар.  Хәзерге чорда Петербург татарларының милли тормышы, Татарстан белән багланыш канәгатьләнерлекме? Бүгенге көндә төньяк башкалада тулы канлы татар тормышы бара дип әйтер идем. Татарстан белән хезмәттәшлек, республикабызның мәдәни тәэсире уңай бәяләнә. Җәмәгатьчелек тә канәгать. Шәһәр җитәкчелеге 300 квадрат метр мәйданлы матур бинаны татар мәдәни үзәгенә арендага бирде. Димәк, татарларның җыелып аралаша торган, мәдәни очрашулар, күргәзмәләр урыны бар. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәменә Питер татарлары рәхмәтле. Петербургта һәм башка төбәкләрдә эшләүче вәкиллекләр канат җәйгәч, Татарстанның тагын да зуррак, көчлерәк икәнлеге күренә.  50 яшь тулу уңаеннан нинди хисләр кичерәсең? Башкарган эшләрең планнарга тәңгәл киләме?  Адәм баласы өчен 50 яшь ул инде шактый тәҗрибә туплап, үзенең яшәү принципларын булдырган, яшьлеккә хас алсу төстәге күзлекне салган бер чор. Бу дәвердә әти-әни, гаилә, балаларның тормышта зур урын алып торуларын тагын да яхшырак аңлыйсың. Әлеге вакытта мин үземнең куйган максатларыма ирешеп барам дип саныйм. Гадәттә, үзен-үзе «ясый» алучыларга шактый куп сынаулар аша узарга туры килә. Миндә дә алар шактый булды. Әмма әлегә аларны вакытында чишеп бара алам төсле. Алда әле зур планнарым бар, иншалла, аларны да тормышка ашырырга насыйп булсын.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Дополнительная комната обойдется в треть от стоимости квартиры

В 2027 году «ЛокоТех» впервые примет участие в Чемпионате профессионалов ОАО «РЖД»

Карелия первая в командном зачёте на Первенстве СЗФО по киокусинкай

Как в домах престарелых губят россиян


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Калининград на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.