Добавить новость
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Татар Тик-ток блогерларына күзәтү: «Бака ашап күрсәттем, йөзем белән җир сөрдем»

0 54

Олеся Дмитриева @leesnayaa «Оятсыз», «татар кызына болай килешми», «кыланчык», «артыгын кыланасың» кебек эчтәлекле комментарийлар «тешли» тора, ә Олеся үзенекен эшләвен дәвам итә. Татар кызының арт санын селкетеп биюенә, юмористик рухтагы видеоларында сүгенү сүзләре куллануына, эш урынында эшлисе урынга Тик-ток өчен «тозсыз» видеолар төшерүенә ризасызлыгын белдерүчеләргә кызның һич тә исе китми. Үткен, һәрвакыт күтәренке кәефтәге татар кызы оптимистик рухтагы видеолар төшерә. Ягъни вайн форматындагы юмористик видеолар, популяр җырлар астына бию, көндәлек тормышыннан, эш урыныннан кызыклы видеолар урнаштыра Олеся Тик-ток сәхифәсендә. «Мин хейтерларны яратам, алар минем кәефемне күтәрә. Мин гел шундый булдым. Кеше мине сүгә, ә минем исем китми, елмаям гына. Син бит татар кызы, арт саныңны селкетеп бию килешми, дип язалар. Мин аларга: «Мин арт саным шундый матур булсын өчен күпме спорт белән шөгыльләнәм, бу минем хезмәтемнең нәтиҗәсе, минем горурлыгым, нишләп әле мин аны күрсәтмәскә тиеш? Күпме биисем килә, шуның кадәр биим әле менә», — дип кенә җавап бирәм.

«Кыланчык син», — дип еш язалар. «Килешәм», — дип җавап бирәм. Кыланчык булу шундый олы гөнаһмыни ул? Хатын-кызга кыланчык булу килешә, дип саныйм. «Итәгең кыска», «артык нык бизәнәсең», «күкрәгеңне ачып йөрисең» ише гаепләүләргә дә исем китми. Яшь кешегә бар да килешә, бар да матур бит инде ул. Каян килеп, кеше шул кадәр зәһәр телле икән?!

Кәефем һәрчак күтәренке, елмаеп-көлеп кенә торам, чәчкә кебек, яшь, чибәр чагым, рәхәтләнеп нәрсә төшерәсем килә, шуны төшерәм. Ошамаса, карамыйлар инде. Яратып караучыларым җитәрлек. Мин, гомумән, иң элек үзем өчен, үземнең кәефемне күтәрер өчен төшерәм», — ди Олеся Дмитириева. Илвир Әхмәтов @akhmetovilvir Тик-токчылар Илвирның үзеннән бигрәк әнисен ярата. Илвир энесе белән авылга әти-әнисе янына кайткач, моңарчы да авыл тормышын төшереп Тик-токка куйгалаган. Видеоларда егетләрнең әнисе еш очрый башлагач, Илвирның караучылары һәм язылучылары саны кисәк үсәргә тотына. Егетнең әнисенең фанатлары көннән-көн арта, «әниеңне тагын куй, шундый кызык апа», «кыздыра бу апа», «әниеңне карар өчен генә керәм, күбрәк төшер» кебек комментарийлар белән тик-токчылар Илвирның әнисенә мәхәббәт аңлата. «Тик-токны башта карап кына утыра идем, үзем төшерү турында бер дә уйланмадым. Энем белән әниләр янына авылга кайткач, кызык тоелган әйберләрне төшергәли идек инде, әмма аны интернетка куйган булмады. Бер көнне әнинең безнең телефонга текәлеп өйдә утырганга ачуланып, шифоньердан иске-москы кием чыгарып киертеп, бакчага куып чыгарганын төшереп керттем. Шушы иске-москы киемне киеп, шаярып, кара күзлекләр дә киеп куеп, бер-беребездән көлешеп, бакчада фотога төшә башладык энем белән. Бераздан әни безнең арттан чыкты да, бакчага чыгып киткәнегезгә ярты сәгать бит инде, җиргә көрәк төртеп тә карамаганнар, җүләр сатып торалар, дип безгә урам себеркесе белән җибәрде. Көлештек инде. Шуны Тик-токка куйдым да, 150 мең карау җыелды.

Аннары башка видеолар да керттем, алары аның кадәр карау җыймый. Әнине яраттылар Тик-токта. Тагын төшереп куй, дип сорыйлар. Әти белән әни үзләре дә каршы түгел, теләп төшәләр, бергә уйлап табабыз, бергә төшерәбез, аннары мин монтажлап Тик-токка эләм. Әни төшкән видеолар гел 150 меңнән артык карау җыя. Алга таба да төшерергә уйлыйм, әниләр дә каршы түгел. Шулай итеп, уйнап кына алынган эш чынлап ошап китте миңа», — ди Илвир. Эльза Сафина @beshenaya_tatarka_ Эльзаның сәхифәсенең «фишкасы» — «Татарча комментатор Эльза Токмач» рубрикасы. Кызык татарча акцент белән рус телендә яисә татар теле катыш рус телендә фикер йөртүен төшереп, нәкъ менә шушы рубрикага элгән видеолары белән Эльза үзен Тик-токта яраттырды. Кыз уку һәм сессия, егетләр белән кызлар арасындагы мөнәсәбәтләр, егетләрнең төрләре кебек темаларга юмористик рухтагы видеолар төшерә. Эльза — гади, эчкерсез, әрсез, ни уйлый, шуны туры бәреп әйтә торган кыю, үткен, чая татар кызы. Аның контенты үзе кебек позитив. «Мин моны күптән эшлим. Башта татарча комментатор Эльза Токмач Инстаграмда танылды. Озак кына шунда төшереп куя идем. Аннары Тик-токка да кертә башладым. Тик-ток — популярлык казануның иң җиңел һәм тиз юлы бүген. Монда кыска, кызык, динамикалы, күнел ачуга юнәлтелгән контентны яраталар. Минем күзәтүләрем буенча, Тик-токта артык җитди булмаган, мәгънәви яктан көчсезрәк, кыска, юмористик, позитив, кәефне күтәрә торган видеолар чагыштырмача күбрәк караулар җыя.

Контентның Инстаграм һәм Тик-токта ничек тиз аудитория җыюын, каралуын, танылуын чагыштыра алам. Инстаграмда Эльза Токмачны таныту күптә озаграк, авыррак булды. Тик-токта исә чыннан да яхшы һәм кызыклы контентның һичшиксез күләгәдә калмыйча, үз караучысын табарга, танылырга шансы бик зур. Эльза Токмачны монда тиз һәм яхшы кабул иттеләр, карый, языла башладылар. Мин бу образда аудиториямә якын, таныш мәсьәләләр турында гади тел белән, кызык итеп сөйлим.

Кызык булсын өчен ике телне катыштырып яисә рус телендә татарча акцент белән, кайвакыт күпертеп сөйлисең инде. Кеше мондый контентны яхшы кабул итә, ярата. Чөнки ул җиңел. Монда уйларга да, баш ватарга да, таныш булмаган мәгълүматны үзләштерергә тырышырга да кирәк түгел. Бары тик күңел ачу, кәефне күтәрү, проблемаларны онытып торып рәхәтләнеп көлү урыны бу». Альбина Инстататарка @tiktoktatarka Заманында Альбина дус кызы Резидә белән Инстаграмда вайннар төшереп, «Инстататарки» буларак танылган иде. Бүген кызлар һәрберсе үз блогын алып бара. Альбинаны Тик-токчылар Альбинуш дип белә. Альбинуш авыл көнкүреше, ир белән хатын тормышы, шәһәрлеләр һәм авыллылар турында юмористик рухтагы видеолар төшерә. Шәһәрдән кайтып, яккан мунчаны кереп, пешергәнне ашап, бакчада үстереп биргәнне төяп китүчеләргә авыл хатыныннан җавап буларак юмористик ачулы видеоморәҗәгатьләр дә яздыра Альбина.

Моңа җавап итеп, шәһәрлеләр комментарийларда Альбинаны чукый. Альбинуш һич тә аптырап тормый, боларга «сдача» бирә. Альбинаның фикердәшләре «телең зәһәр синең, татар хатыны әллә каян күренеп тора инде», «әйтсәң әйтәсең, малай, Альбина», «әйбәт әйттең әле» кебек комментарийлар калдыра. Азат Шәкүров @shakur.babai 58 яшьтәге Азат абый Шәкүров Тик-токта Шәкүр бабай буларак танылды. Фамилиясе Шәкүров булганга күрә, авыл халкы аңа Шәкүр карт, Шәкүр бабай дип дәшә икән. Шуннан килеп чыккан бу тәхәллүс. Шәкүр бабайның контенты урыны белән оятсыз, урыны белән шаян. «Юләрлеккә чикләр юк», «Башлары киткән боларның», «Татарда юмор гел билдән түбән инде», «Көләрлек берни юк, кызганыч», «Яшен яшәгән, ә акылы кермәгән» кебек комментарийлар еш очрады видеолар астында. Аның каравы, яратып һәм хуплап караучылар күбрәк. Азат абыйның блогер булуы көтмәгәндә килеп чыга. Элек тә ул шулай төрле видеолар төшергәләп ватсапка куя торган булган. Азат абый бер көнне бал кортлары белән бер видео төшерә. Ана кортлар кыш көне аталарын — сорыкортларны куып чыгара, шуны ватсапка төшереп куя ул. Ул видео тарала. Башкорт умартачылары шул видеоны үзләренә куя башлый. Моны Азат абыйга бер малай күрсәтә.

Шуннан соң нишләп әле аккаунт булдырып, видеоларымны үземә куймаска, дип Тик-ток сәхифәсен булдырырга ниятли Азат абый. Тиздән кызы да бу эшен куәтләп ала. Азат абый кызык идеяләрен балаларына сөйли, ә аннары барысы күмәкләшеп төшерү процессына керешә. Кызы монтажлап, сәхифәдә урнаштыра.  Баштарак кыенсыну хисе булуы, аннары шомара төшүе турында да әйтеп үтте блогер. Үзенә карата яуган тәнкыйть сүзләренә дә ияләшә башлаган инде. Мәсәлән, бака ашап күрсәткән видеосын элгәч, тиктокчылар «ач тәре» дип сүккәннәр. Әмма халык нык караган. Аннары, җиргә йөзтүбән сузылып ятып, «җир сөргән» видеосында бабайны берничә метр тартып алып баралар. Моның өчен дә комментаторлар блогерны сүгеп ташлый.

Әшәке комментарийлар бераз кәефне кыра, әмма ис китми инде, ди Азат абый. Башта авылдашлары «Шәкүрнең башы киткән, Шәкүр хыялланган», — диешәләр. Хәзер ияләнгәннәр инде. Юморист Шәкүр бабай — җор телле, шаян, үзенчәлекле кеше.

Илнара Хәбибуллина @mishar_kizi Тик-токчыларны «це”келдәп, «че”келдәп матур итеп сөйләшүе белән яраттырган мишәр кызы Илнара.Тик-токка уйламаган җирдән килеп керә ул. Уйнап кына үзенең песиен төшереп, башта берничә видео керткән. Аннан үзен төшерә башлаган.

Ә соңыннан Тик-ток сәхифәсенең «фишкасы»н — өлгер әбисен төшерә башлый. Иң күп комментарийлар һәм караулар санын нәкъ менә әбисе җыя икән. Бер видеосын 1,5 миллион кеше караганнан соң, Илнара азартка кереп китә һәм әбисен ешрак төшереп куя башлый. Хәзер фанатлары туплангач, дәү әнисе үзе үк кайткан саен: «Кызым, видео төшерәбезме?» — дип сорый икән Илнарадан. Бабасы да алардан калышмый. «Мишәр кызы булуым белән бик горурланам, диалектымны яратам. Мишәрләрне сөймәүчеләр бар, еш кына комментарийлар да калдыралар. „Ник татарны аерасыз?“, „Мишәр теле юк бит ул“ кебек комментарийлар язалар. Кайберәүләр үзләренең татар булуларыннан яисә шул диалектларыннан оялалар, кыланып сөйләшәләр, ә мин мишәрчә „бәрәм“ генә. Укыган вакытта фонетика укытучысы миңа минем каты „ч“ өчен имтиханда „3"ле куеп чыгарган иде. Шуннан соң ачуым килде, юри бөтен тишектә авыз тутырып мишәрчә сөйләшеп йөри башладым», — дип елмая мишәр кызы. Алия Чудачу @chudachu1 Тумышы белән Башкортстаннан булган Алия бүгенге көндә Төмән өлкәсе Ишим шәһәрендә яши. Тик-токка килеп керүе очраклы рәвештә була. Бер-ике ай китапханәдә мөдир булып эшләп ала бервакыт Алия. Монда балалар килә, Тик-ток дип үзара сөйләшәләр икән. Алия Тик-ток дигән сүзне беренче ишетә, нәрсә икәнен белми. Бер балага: «Нәрсә ул Тик-ток, аңлат әле миңа», — дип дәшә ул.

Бишенче класс баласы аңлата, Алияне Моргенштерн белән таныштыра. «Башта андагы юләрлекне күреп ушым киткән иде, аннары трендларны аңлый, балалар белән заманча музыка турында сөйләшә ала башладым. Аларга минем белән аралашу кызык булырга тотынды. Үземне төшерә башлагач, сәхифәгә корт кебек хейтерлар җыелды. Теләсә нәрсә яза башладылар. Оятсыз, ямьсез комментарийларга ачуым килеп, җавап бирдем. Язылучыларга бу кызык булды. Шуннан китте инде мондый формат», - ди Алия. Рәмис Гыйльметдинов @dnevnik_tatarina «2016 елда Ютубта „Дневник татарина“ дигән канал ачтым, вайннар төшереп куя башладым, әмма уңышка ирешә алмадым. Бу платформада караучыңны табу, танылу бик авыр булып чыкты. Минем видеоларны бик аз кеше генә карый иде, алары да — минем таныш-белеш.

Инстаграмда танылу берникадәр җиңелрәк, әмма монда да бик яхшы пиар, реклама кирәк.

Тик-токка килгәндә, менә монда, ичмасам, популярлык казанып була. Видео-контент җитештерүчеләр өчен иң яхшы платформа бүген — Тик-ток. „Дневник татарина“ — ул төрле образларга кереп төшерелгән кыска-кыска юмористик видеолар рәте. Шушы кыска видеолар бөтенесе бергә веб-сериал тәшкил итә. Монда татарлар белән башка милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр, татарларга гына хас булган һәм татарлар гына аңлый торган мәсьәләләр, көн кадагындагы актуаль темаларга юморлы фикерләү. Татарларда да юмор бар, дигән әйберне исбатлыйсым килеп, сыйфатлы юмористик контент җитештерергә тырышам. Киләчәктә кыска метражлы фильмнар төшерә башлыйсы иде», - ди Рәмис.  

 

 

 

 





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

229-я дивизия задержала наступление на Сталинград на 17 дней

МЧС локализовало пожар на Ишимском мясокомбинате площадью 950 м²

В Тюменской области горит мясокомбинат

В Омске строительство жилого дома доверили тюменской компании


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Ишим на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.