Добавить новость
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012 Ноябрь 2012 Декабрь 2012 Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014 Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015 Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016 Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018 Июнь 2018 Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Россиянең алтын запасы сере, яки Колчак кешеләре Казан алтынын кайда яшергән?

0 224

11 октябрьдә Татарстан китап нәшрияты «Ногай» кунакханәсендә китап авторы Равил Ибраһимов белән очрашу үткәрде. Чарага тарихчылар һәм журналистлар чакырылган иде. Автор китап белән таныштырып кына калмыйча, Гражданнар сугышы вакытында Казан банкыннан 400 пот (якынча 6,5 тонна) алтын югалу һәм аны эзләү тарихын сөйләде.

Равил Ибраһимов белән очрашу

Фото: © Салават Камалетдинов

Гражданнар сугышының иң кызыклы эпизодларының берсе – Казанда сакланган Россиянең күпчелек алтын запасын ак гвардиячеләр тарафыннан Себергә күчерү була. 1918 елда Комуч (Бөтенроссия Учредительное собраниесе әгъзалары комитеты) гаскәре алтынны пароходларга төягәндә 400 пот (якынча 6,5 тонна) алтын Казанда юкка чыга. (Россия империясенең барлык алтын запасы 1311 тонна булган).

Равил Ибраһимов тарихи документларга, шул чорда яшәгән кешеләрнең сөйләп калдырган истәлекләренә нигезләнеп алтын урлау схемасын һәм маршрутын сурәтли. Ул шулай ук алтынның яшерелгән урынын фаразлый. Бу турыда китапта язылган. Кыйммәтле металл бүгенге көнгә кадәр табылмаган.

Равил Ибраһимов

Фото: © Салават Камалетдинов

Советлар Союзы оешкач, югалган алтынны эзләү эшенә «Алтын руно» дигән исем бирелә. Бүгенге көндә бу эшнең материаллары МВД архивында Дәүләт сере буларак саклана. Ул барлыгы 1200 биттән торган алты томга тупланган. Документларның бер өлеше – эзләнүләр барган урыннарның карталары. Тикшерү башланганга 90 ел вакыт узса да, документлар дәүләт сере статусында саклана. Яшерен материаллар тарихчыларга бирелми, - дип сөйләде Равил Ибраһимов.

Дәүләт сере булгач, тарихчыга мәгълүмат каян килгән дигән сорау туа. Әлеге сорауны авторның үзенә бирдем.

Мәскәүгә барып, зур җитәкчеләр белән очраштым. Алар миңа бу эшенең кайбер материаллары белән танышырга мөмкинлек бирделәр. Әлбәттә, мин бөтен мәгълүматны да күрмәдем. Үз чиратында, алар минем бу турыда нәрсә белүем белән кызыксындылар. Ә минем гомеремнең бер өлеше Америкада узды. Миңа Колчак армиясендә хезмәт итеп, соңрак эмиграциягә киткән офицерлар белән очрашырга насыйп булды. Алар сиксән яшьтән узганнар иде инде. Хәзер исән түгелләрдер. Минем Казанда туып-үскәнемне белгәч, алар миңа югалган алтын турында сөйләделәр. Китапта ул кешеләр турында мәгълүмат бар. Сан-Франциско архивында Беренче Бөтендөнья сугышы ветераннары музее бар. Мин аннан да берникадәр мәгълүмат җыйдым, - диде тарихчы.

Колчак һәм Россиянең алтын запасы

«Россиянең алтын запасы сере, яки «Казан» Колчак алтыны тарихы» - ул авторның күпъеллык эзләнүләр нәтиҗәсе. Материаллар 25 елга якын тупланган.

Россиянең төрле төбәкләрендә сакланган алтын ни сәбәпле Казанга килеп эләккән. Ак гвардиячеләр ничек итеп аны Казаннан алып чыккан? Серле пәрдә белән капланган вакыйгалар китапта сурәтләнә.

Яңа китап белән берникадәр танышып чыгып, кызыклы урыннарының эчтәлеген укучылар игътибарына җиткерәм.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Казанга алтын-көмешләр каян килгән?

1914 елның 1 сентябрендә Россия империясе Дәүләт банкының Казан бүлекчәсе Проломная (хәзерге Бауман) урамындагы яңа бинага күчә. Бу Беренче Бөтендөнья сугышы башланган чорга туры килә. Черек күл янында урнашкан иске бина зур акчалар саклау өчен бик уңышлы булмый, чөнки күршедә сыраханә, трактир һәм начар гына кунакханә һәрвакыт шик уятып тора. Банкның яңа урыны һәм бинасы бөтен куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә. Дәүләт банкы комиссиясе: «Казан бүлекчәсе алтын саклау өчен бик кулай. Шәһәр халкы ышанычлы, бина яңа. Алтын саклау урыны иң камиле дип табылды. Анда тәрәзәләр дә, ишекләр дә юк»,- дип теркәп куя. Ул елларда банкның Казан бүлекчәсе бинасы илдә иң заманчасы һәм иң куркынычсызы булып исәпләнә. Шуңа күрә Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, Россия хөкүмәте дәүләтнең алтын запасын Казанга күчерергә карар кыла.

Беренче алтын партиясе 1915 елның 19 июнендә Петроградтан килә. 1915 елдан 1918 елга кадәр Себер Банкының бөтен бүлекчәләре һәм Казанга якын башка бүлекчәләр акча запасларын һәм җыелып барган акчаларны ай саен Казанга озата. Петроградның Акча сараеннан да кыйммәтле әйберләр Казанга эвакуацияләнә. 1918 елда дошман Мәскәүгә таба килә башлагач, Казанга Мәскәү, Орел, Тамбов байлыклары да эвакуацияләнә.

Алтын запасы башлыча шушындый алтын тәңкәләрдән торган

Казанда алтын өчен тынгысыз көннәр

1918 елның июль азагында, аклар армиясе Сембер (хәзерге Ульяновск) шәһәрен алып, Казанга таба юл тота. Дәүләт банкының Казан бүлекчәсе башлыгы Петр Марьин Дәүләт банкы комиссары Тихон Поповка алтынны ышанычлырак урынга күчерерү тәкъдиме белән телеграмма җибәрә. Моңа Тихон Попов белән Владимир Лениннан җавап килә. Алар бөтен акчаны банк ишегалдына күмеп, яки алтын саклана торган урынны цемент белән катырып кую мөмкинлеге юкмы дип кызыксына. Петр Марьинның бу эшнең файдасы булмаячагын җиткерә. Ул: «Дошман Казанны алган очракта, андый чаралар белән генә байлыкны саклап булмаячак, чөнки җәй буе китерелгән байлык күп очракта төннәрен ташылса да, шәһәр халкыннан сер булып кала алмады», - дип хәбәр сала.

Шуннан соң Казанга Түбән Новгородтан ике флотилия һәм берничә баржа килә. Эшчеләр туплаганчы, алтын күчерү җайланмаларын барлаганчы, фронт җитәкчелеге һәм трамвай идарәсе белән килештергәнче, берничә көн вакыт уза. Алтынны ташырга керешер алдыннан фронт командующие Вацетис язмача боерык белән эшне туктатып торырга боера. Вацетисның комисарлар белән ике көн дәвамында барган сөйләшүләрдән соң, алтынны чыгару мәсьәләсе хәл ителә. Хәзинә ишекләрен ачарга керешкәч кенә шәһәр янында пушка тавышлары ишетелә башлый. Шәһәргә аклар килгән була инде. Флотилия, алтынны көтмичә, китеп бара.

Башка чара калмагач, биш машинага 12 млн сумлык 200 әрҗә алтын төяп, Арчага таба җибәрәләр. Алтынны Сембер финанс комиссары С.И.Измайлов озата бара. Соңыннан акча Арчадан Мәскәүгә җибәрәләр.

Алтын аклар кулында

6-7 августта Казанны аклар ала һәм хакимият 34 көнгә аклар кулына кала. Яңа хакимият Казанның алтын запасын, биш пароходка һәм бер баржага төяп, Казан – Самара – Уфа – Чиләбе - Омск маршруты белән озата. Барлыгы 8399 әрҗә, 2468 капчык, 18 сумка алтын, 900 әрҗә көмеш чыгарыла. Аларда 14 илнең алтын тәңкәләре була. Элек Проломная урамыннан трамвайлар йөргән. Бу акчалар аклар армиясе полковнигы Владимир Каппель җитәкчелегендә егерме көн һәм төн буе трамвай белән пароходларга ташыла.

Казанның хәрби коменданты Владимир Лебедев 1918 елның 28 августында 657 млн сумга (ул вакыттагы акча белән исәпләнә) тиң алтын җибәрелүе турында бөтен Россиягә телефонограмма җибәрә.

«Бөтен байлык талаучылар һәм хыянәтчеләр кулыннан Учредительное собраниега күчте һәм Россия үз байлыгының бөтенлеге өчен тыныч була ала», - дип яза Владимир Лебедев.

400 пот алтынның югалуы

Август азагында хәзерге Кама Тамагы тирәсенә Петроградтан кызылларның «Межень» пароходы килеп җитә. Су юлы белән алтын күчерүне дәвам итеп булмый башлый. Ак армия командованиесе, калган алтынны большевикларга бирмәс өчен, Казан артында күмеп куярга карар кыла. Алтынны ат арбаларына төяп, Арчага таба юл тоталар һәм Собакина (хәзерге Калинино) авылын узгач, урман эчендәге чокырга күмеп куялар. Алтын конвое урманнан чыгуга, кызыллар белән бәрелешә. Сугышта акларның бөтенесе диярлек һәлак була, очраклы рәвештә генә бер поляк Константин Ветеско исән кала. Туган ягына кайткач, үләр алдыннан ул алтын күмелгән урынның билгеләрен һәм җирлекнең планын бертуганы Вячеслав Ветескога сызып калдыра.

Еллар узгач, Вячеслав Ветеско дуслары аша Франция банкы белән элемтәгә керә. 1929 елда Франция, Бөекбритания һәм Польша алтын эзләүчеләре СССР хакимияте вәкилләре белән берлектә алтын күмелгән урынны эзләүгә керешә. Хәзинә табылмый. Төрле елларда бу омтылыш кабатлана, тик файдасы булмый.

Себергә озатылган алтыннар 1920 елның февралендә Иркутск шәһәрендә адмирал Колчак атып үтерелгәннән соң, Казанга кире кайтарыла, тик аның бер өлеше кимегән була. Озакламый алтын запасы Казаннан Мәскәүгә озатыла.

Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдатшин

Фото: © Салават Камалетдинов

P.S. Тарихи-публицистик китап 2 мең данә белән Татарстан китап нәшриятында басылган. Аны нәшриятның кибетләрендә сатып алырга мөмкин. «Читтә яшәүчеләр интернет-кибет аша заказ бирә ала», - дип аңлаттылар нәшриятта.

Равил Ибраһимов өч айдан китапның икенче басмасын нәшер итәргә ниятли. Ул анда интрига булачагын һәм нәтиҗәләр ясалачагын әйтә.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Крупную схему кражи нефти из магистрали "Омск-Иркутск" провернули томич и хакасы

Новосибирские врачи помогли спасти девочку со сложным пороком сердца

Мощный пожар охватил здание научного института «Иргиредмет» в центре Иркутска

Мешалкинский центр помог спасти жизнь 5-месячной девочки в Иркутске


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Иркутск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.