Иркутск янындагы «Тальцы» музеенда татар мәчетен яңарталар
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Иркутск янындагы «Тальцы» архитектура-этнографик музеенда Столыпин аграр реформасы вакытында Себергә күченгән кешеләргә багышланган экспозиция зонасы төзеләчәк.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу татар мәчете, костел һәм төрле милләт вәкилләренең (поляклар, голендрлар, белоруслар, украиннар, татарлар) йортларыннан торган тулы бер урам булачак.
Хәзер биредә татар мәчетен төзү эшләре бара. Шундый ук Аллаһ йорты Жигалово районының Түбән Слобода авылында да булган, ул XIX гасырның икенче яртысында салынган. Бу — өйалды, вестибюле һәм намаз уку залы булган бер катлы корылма. Киләсе елда анда экспозиция оештырылачак.
Экспозиция зонасында барлыгы сигез объект төзелер дип көтелә. «Бу — төрле милләт вәкилләре яшәгән йортлар. Музей хезмәткәрләре аларны Иркутск өлкәсенең бөтен территориясеннән эзләде. Документлар һәм милек хокукына бәйле мәсьәләләрне хәл иткәннән соң, биналарны сүтеп музейга китерәләр һәм биредә җыеп, интерьер детальләре белән тулыландыралар», — дип искәртте «Тальцы» архитектура-этнографик музее директоры Владимир Тихонов.