Илдар Гыйльметдинов: Туган телне өйрәнү буенча «юл картасы» һәр төбәктә булырга тиеш
0
84
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы Рәисе туган телләрне өйрәнү буенча «юл карталары» илнең һәр төбәгендә булырга тиеш дип саный.
«Кайда яшәвенә карамастан, һәрбер баланың туган телен өйрәнергә хокукы бар. Дәүләт шул шартларны тудырырга тиеш. Мәктәп булмаса, төрле сайтлар, интернет аша укытырга була. Нинди мәктәпләр, сыйныфлар ачуыбыз, телне ничек саклавыбыз — барысы да „юл картасы“нда чагылырга тиеш. Алар һәр регионда буенча булырга тиеш», — диде ул Россия төбәкләреннән килгән татар оешмалары һәм укытучылар семинар-киңәшмәсендә.
Бүген Халыклар дуслыгы йортында Россия төбәкләреннән укыту татар телендә алып барыла һәм татар теле өйрәнелә торган мәгариф оешмалары җитәкчеләренең, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәсе булды .
Анда илнең 25 субъектыннан килгән 150 делегат катнашты. Чыгыш ясаучылар төбәкләрендә татар теленең ничек укытылуы, борчыган мәсьәләләр турында сөйләде.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин очрашуның зур әһәмияткә ия булуын билгеләп узды .
«Бүгенге очрашуның әһәмияте бик зур. Россиянең 25 төбәгеннән килгән йөз илледән артык делегат барысы да телне саклау һәм үстерүгә зур өлеш кертә. Беренче тапкыр Тамбов, Иркутск, Сахалин өлкәләреннән килделәр. Бу — татар теленә карата кызыксыну арта, телне өйрәнү өчен мөмкинлекләр бар дигән сүз», — диде ул.