Добавить новость
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012 Ноябрь 2012 Декабрь 2012 Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014 Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015 Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016 Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018 Июнь 2018 Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Тукайның дусты Мәхмүт Галәү — «Безнең мирас»

0 326

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», «Безнең мирас» , Лена Тябина). Киләсе 2021 елда Габдулла Тукайның гына түгел, аның дуслары, фикердәшләре, замандашлары, исемнәре халыкка бик тә билгеле ике шәхес — Фатих Әмирхан белән Мәхмүт Галәүнең дә 135 еллык юбилейлары. Алар өчесе дә 1886 елда дөньяга аваз салган: Ф.Әмирхан — гыйнварда, Г.Тукай — апрельдә, М.Галәү — ноябрьдә. Габдулла Тукай әдәби музее хезмәткәрләре шагыйрьнең замандашларына багышланган әдәби кичәләр, очрашулар һәм интерактив чараларны даими оештыра. Шундый очрашуларның берсе тамашачылар күңелендә аеруча истә калгандыр дип уйлыйм. Бу — 2016 елның 11 ноябрендә танылган татар язучысы, журналист, публицист, тәрҗемәче, реалистик татар тарихи романына нигез салучы Мәхмүт Галәүгә багышлап уздырылган «Тукай дусты — Мәрҗән» дип аталган кичә. Әлеге әдәби кичәдә катнашу өчен, әдипнең Хабаровск шәһәрендә яшәүче оныгы Олег Надыйр улы Галәветдинов һәм Мәскәүдәге оныкчыгы Анастасия Олег кызы Галәветдинова Казанга махсус кайтты.

Тукай һәм Мәрҗәни

Мәхмүт Галәү Габдулла Тукайның замандашы һәм фикердәше генә түгел, якташы да. Мәгълүм ки, ул туып-үскән Ташкичү авылы шагыйрьнең балачагы узган Кырлайдан берничә чакрым ераклыкта гына урнашкан.

Шагыйрьнең тормышы белән тирәнтенрәк кызыксынучылар Мәхмүт Галәү истәлекләре белән, һичшиксез, таныш. Алар беренче тапкыр «Совет әдәбияты» журналының 1936 елгы май санында дөнья күргән, соңрак «Тукай турында замандашлары», «Тукай турында хатирәләр» һәм «Тукай турында истәлекләр» исемле әдәби-фәнни җыентыкларда кабат-кабат басылган. М.Галәү Казанда «Болгар» номерларында Тукай яшәгән 40 нчы бүлмәгә кереп йөри. Г.Тукай аны, Мәрҗаниләр нәселеннән булуына ишарә итеп, «Мәрҗән» дип атый, шагыйрьлегеннән иптәшләрчә көлеп, аны үз итеп тәнкыйтьли. Мәхмүт Галәүнең революциягә кадәрге китаплары һәм «Шура» журналындагы тәүге шигырьләре дә «Мәрҗәни» яки «Мәхмүт Мәрҗәни» имзасы белән басылган. Тукай турында истәлекләренең беренче җөмләләреннән үк Мәхмүт Галәүнең әдәби талантын, язу стиленең үзенчәлеген тоясың:  «Казанда Харитонов типографиясендә эшләгән чагым. Көндез, эштән туктап, ике сәгать ял итәбез. Аш ашар өчен «Болгар“га йөрим».  Дәвам итеп укысагыз, шагыйрьнең үзен күз алдына китерерсез:  «Син ашап утырган чакта ишекнең югаргы пыяла өлеше аркылы кыска чәчле баш түбәсе, җыерчыклы маңгай һәм елтыраган күзләр күреп каласың. Бик яхшы беләсең: бу — Тукай».  М.Галәүнең алты-җиде битлек әлеге истәлекләре гади хатирәләр генә түгел. Анда әдип иҗатын туплау мәсьәләсе дә кузгатыла.  «Моңарчы әле Тукай турындагы бик күп истәлекләр, материаллар мәйданга чыгарылмый ята. Хәтта шагыйрьнең хатлары, кулъязмалары да төрле кулларда таркау килеш йөриләр. Үзем дә Тукай турында күптәннән инде тулы, зур истәлек язарга җыенып йөрсәм дә, моңар чаклы шул эшне эшли алганым юк. Менә хәзер шагыйрь Габдулла Тукайның тууына илле ел тулу уңае белән югарыдагы кечкенә истәлек кисәген яздым. Бу алдагы зур эшләрнең башлангычы булсын» , — дип яза ул.

М.Галәүнең тәрҗемәи хәле: яңа сәхифәләр

Язучының тормышы да, әдәби мирасының язмышы да гаять катлаулы, фаҗигале. Ул — революциягә кадәр үк билгеле журналист һәм язучы, 1907 елда Оренбургта үзенең хосусый «Белек» нәшриятын оештыра. Хезмәт юлын 1903 елда Әстерхан шәһәрендәге башлангыч мәктәп укытучысы буларак башлап җибәрә. 16 яшеннән әдәби иҗат белән шөгыльләнә, цензура япканчы, «Туп» журналын чыгаруда катнаша. Педагогик һәм әдәби талантын берләштереп, мәктәп балалары өчен хрестоматияләр төзи. Алар — ике кисәктән торган «Төрки уку», (Оренбург, 1911) һәм «Мәктәп балаларына махсус шигырьләр» (Оренбург, 1912). Бу җыентыкларда Г.Тукайның мәсәлләре һәм шигырьләре урын алган. 1915-1918 нче елларда М.Галәү рәсемле «Кармак» журналы чыгара. Оренбургта Кәримов-Хөсәеновлар нәшриятында хәреф җыючы, корректор, машиналарны җайлаучы, җаваплы чыгаручы булып эшли. А.Пушкинның «Буран», Л.Толстойның «Хуҗа Морат», «Крейцер сонатасы» әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Ике шигырь җыентыгы бастыра, «Через три часа по чайной ложке» (М.Галәү биографиясе рус телендә язылган, бу әсәрнең татарча исемен таба алмадык. — Л.Т.) дигән комедия яза. Революциядән соң Уфа һәм Оренбургта халык мәгарифе өлкәсендә һәм төрле нәшриятларда эшли. Шул елларда аның ике драма әсәре — «Пугачев явы» трагедиясе һәм «Салам-торханнар» пьесасы дөнья күрә, спектакльләре Мәскәү татар театры сәхнәсендә куела.

М.Галәү 1925 елда, СССР халыкларының Үзәк нәшрияты чакыруы буенча, Мәскәүгә күчеп килә, 1925-1926 нчы елларда шул нәшриятта консультант булып эшли. Аңа, наширлек эшен яхшы белүче буларак, китап басу буенча милли кадрлар хәзерләячәк «Үзәк полиграфия хезмәткәрләре мәктәбе»н оештыру бурычын йөклиләр. М.Галәү — 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1930-1937 нче елларда «Мосфильм» киностудиясендә татар һәм башкорт теленә кинолибреттолар тәрҗемәчесе булып эшли, бер үк вакытта СССР Әдәби фондында да хезмәт итә. СССР халыкларының Үзәк нәшриятында һәм Татар китап нәшриятында чыккан күп санлы дәреслекләрнең мөхәррире һәм корректоры була. Мәскәүдәге Критик-библиографик институт белән хезмәттәшлек итә.

Шәхес культы елларында ул репрессиягә дучар була һәм төрмәдә атыла. Әдипнең исеме 1957 елда гына аклана. М.Галәү әсәрләренең язмышы да фаҗигале. Кызганыч ки, «Канлы тамгалар» дилогиясенә кер­гән «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» романнарының кулъязмалары һәм татарча текстлары сакланмаган. «Болганчык еллар»ны — Гайшә Шәрипова, «Мөһаҗирләр»не ул үзе рус теленә тәрҗемә итә, 1931 һәм 1934 нче елларда алар китап булып басылалар. Безнең көннәрдә укучылар әлеге әсәрләрне татар телендә Яхъя Халитов һәм Рәис Даутов тәрҗемәсендә укый.

Анастасия Галәветдинова тапшырган мирас

Максатыбыз М.Галәү биографиясен укучыга җиткерү генә түгел, ә аның бик кызыклы, әле тар даирәдә генә билгеле булган архивы турында бераз мәгълүмат бирү дә. ТР Милли музее фондына әдипнең Мәскәүдә яшәүче оныкчыгы Анастасия Галәветдинова гаилә архивында сакланган берничә фотография һәм документлар тапшырды. Фотосурәтләргә Анастасия һәм Олег Галәветдиновлар аңлатма да бирделәр. Беренче фотода — Мәхмүт Галәү сөекле хатыны Зәйнәп Хәсәнова белән. Әдипнең өченче хатыны Зәйнәп Гәрәй (?) кызы (Гиреевна) Хәсәнова кем булган соң? Ул 1901 елда Оренбург шәһәрендә эшче гаиләседә туган. 1925 елның 17 февралендә Оренбург шәһәрендә М.Галәүгә кияүгә чыга. Гаилә архивында аларның язылышуы турындагы таныклыкның 1957 елда бирелгән копиясе, З.Хәсәнованың автобиографиясе саклана. Тиздән аларның гаиләсе Мәскәүгә күчә. Бу вакытта Зәйнәп М.Галәүнең беренче ярдәмчесе була. Язучы үзенең фикерләрен аңа, стенография буенча белгеч буларак, әйтеп яздыра, соңыннан бу язмаларны үзе эшкәртә.

1937 елның 22 сентябрендә М.Галәү кулга алынгач, 28 ноябрьдә Зәйнәпне дә кулга алып, халык дошманы хатыны буларак, 8 елга хөкем итәләр, хезмәт-төзәтү лагерена җибәрәләр. Ул халык дошманнарының туганнары һәм хатыннары өчен тәгаенләнгән лагерьларның берсенә — АЛЖИРга («Акмолинский лагерь жен изменников Родины») эләгә. 7 елдан, ягъни 1944 елда УДО буенча азат ителә, ләкин иреккә чыкканнан соң да, янә 2 ел шул лагерьда ирекле яллы эшче, ягъни «вольнонаемная» буларак эшли. Гаилә архивында З.Хәсәнованың бу турыда документлары да саклана.

Мәхмүт белән Зәйнәпнең 1928 елда туган кызы Ләләне, әнисе кулга алынгач, Иркутск шәһәрендәге балалар йортына озаталар. Галәветдиновларның гаилә архивында балалар йортында тәрбияче булып эшләгән Клавдия Телегинаның Зәйнәпкә хаты һәм Ләләнең өлгереш табеленең (1938 ел) фрагментлары саклана. Тәрбияче үз хатында Ләләнең бик пөхтә, сакчыл булуы, яхшы укуы, шуның өчен бүләкләнүе турында язган. Ул аның балалар йортында яшәгәндә бер генә тапкыр — ике генә көн авыруын, сәламәтлеге яхшы булуын хәбәр итә. Әлеге хаттан бер юл китерәм:  «И вообще, у Вас растет хорошая девочка».

1956 ел… Тукайның һәм Мәхмүт Галәүнең юбилей еллары. Исән булсалар, икесенә дә 70 яшь тулган булыр иде. Яңа елны үзенчәлекле хаттан башлап җибәрә Зәйнәп Хәсәнова: 1956 елның 3 гыйнварында СССРның Генераль прокуроры исеменә ире Мәхмүт Галәүнең эшен яңадан карау турында хат яза. Әле КПССның ХХ съездында (ул 25 февральдә уза) Н.Хрущев «шәхес культы» турында доклад укыганчы ике ай алдан яза ул бу үтенеч-шикаятьне! Шулай итеп, Зәйнәп ханым М.Галәүне реабилитацияләү буенча эшне башлап җибәрә, документлар җыя, төрле оешмаларга һәм инстанцияләргә хатлар, гаризалар яза, гаилә архивын туплый. 1956 елның 20 июлендә М.Галәүнең реабилитациясе буенча эш ачыла, соңрак ул СССР Язучылар союзында торгызыла, аның әдәби мирасы буенча комиссия төзелә. Ләкин Зәйнәпнең 1957 елның 29 августында СССР Министрлар Кабинетына «тов. Бельченко»га җибәрелгән үтенече җавапсыз кала: М.Галәүне кулга алганда НКВД хезмәткәрләре тарафыннан алып кителгән әдәби архив кире кайтарылмый… Бу вакытта Зәйнәп Казан шәһәрендә — Щапов урамындагы 31 нче йортның 18 нче фатирында яши.

Зәйнәпнең үлеменнән (1969 елның 4 феврале) соң бу документлар кызы Ләләдә саклана. М.Галәүнең икенче хатыны Фатыймадан туган улы Надыйр, аның хатыны Валентина Ивановна һәм оныгы Олег Ләлә белән хат алышып торалар. Ләлә 1983 елда вафат була, Электросталь шәһәрендә җирләнә. Аның тормыш иптәше Иван да 1989 елда бакый дөньяга күчә. Иванның Беларусьта яшәгән туганы Анна, 1990-1991 нче елларда бер тартма материалларны Олег Галәветдиновлар гаиләсенә тапшыра. Чынлап та, могҗиза бит бу архивның сакланып калуы! Г.Тукай әдәби музее тамашачылары, очрашу вакытында әлеге бәһасез архивтагы төп нөсхә документлар белән танышып, күчермәләрен алып, фотога да төшерде.

***

Икенче фотода Мәхмүт Галәү, Зәйнәп Хәсәнова һәм яшүсмер кыз. Ул Мәхмүт Галәүнең беренче хатыны Хәдичәдән туган кызы Диләрә — Деляра. Фотоларның төшерелү вакытын якынча гына билгеләп була: 1920-1930 нчы еллар. Мәхмүт Галәүнең киеме ике фотода да бер үк, ләкин Зәйнәпнең киеменә һәм бизәнү әйберләренә карап, фотосурәт төрле вакытта төшерелгән дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Мәхмүт Галәү төрмәдә үз кулы белән язган анкетасында Диләрә, Надыйр һәм Ләлә исемле балалары барлыгын әйтә. Беренче баласы Диләрә турында мәгълүмат аз. Надыйр Зәйнәпкә язган хатында Диләрә турында сораша. Шул ук хаттан Диләрә белән Зәйнәпнең элемтәдә торуы билгеле: Зәйнәпнең адресын Надыйрга Диләрә җибәрә. Галәветдиновларда Диләрә турында башка мәгълүмат юк.

* **

Мәхмүт Галәүнең соңгы фотосурәте Мәскәүдә кулга алынгач ясалган һәм «Шәхси эш»ендә сакланган. 2009 елда язучының Хабаровск шәһәрендә яшәүче оныгы Олег Надыйр улы Галәветдиновка ФСБның Хабаровск өлкәсе буенча идарәсе бинасында М.Галәүнең архивта сакланган җинаять эше белән танышырга рөхсәт бирәләр. Шәхси эштәге фото безгә язучының соңгы мизгелләрен дистә еллар узгач җиткерде. Олег Надыйр улы Галәветдиновның тормыш иптәше — рус теле һәм әдәбияты укытучысы, милләте буенча якут Мария Александровнаның шул вакыйгадан соң иҗат иткән нәсереннән берничә юл китерәм:  »…мы были поражены тем, что увидели. Он, конечно, узнаваем, и в то же время другой! Глаза! В них боль… 71 год прошел с момента съемки, но их грустная энергетика поражает в самое сердце…» Анастасия Олег кызы һәм Олег Надыйр улы Галәветдиновлар Г.Тукай әдәби музеена, фотолардан тыш, Мәхмүт Галәүнең исеме аклану — реабилитациясе белән бәйле документларны да тапшырдылар. Алар арасында Мәхмүт Галәүнең аклануы турындагы белешмәнең 1957 елның 16 апрелендә Мәскәү Дәүләт нотариаль конторасында расланган күчермәсе дә бар. СССР Югары Суды Хәрби Коллегиясе, Мәхмүт Галәветдинов эшен 1957 елның 9 мартында янәдән карап, яңа шартларны исәпкә алып, җинаять составы булмау сәбәпле, үлгәннән соң акларга дигән карар кабул итә. Белешмә 1957 елның 14 мартында бирелгән.

Әгәр зур һәм батыр йөрәкле Зәйнәп Хәсәнова үз вакытында Мәхмүт Галәү белән тормышын бәйләмәсә, аның архивын булдырмаса, төрле гаиләләрдә үскән балаларын таныштырып тормаса, язучы хакындагы күп документлар һәм аның фотолары безгә килеп җитә алыр идеме икән?!.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В горах Бурятии развернули поиски пропавшей туристки

«Торпедо» уступило «ИрАэро» в Иркутске со счётом 3:4


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Иркутск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.