Кукмара районы башлыгы Ленинград камалашында катнашкан бердәнбер кешене котлады
(Кукмара, 27 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмара район башлыгы Сергей Димитриев һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева Кукмара районының Өлге авылында яшәүче Хәтирә Салихованы Ленинградны фашистлардан тулысынча азат итүгә 76 ел тулу белән котлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Фронтовикка чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Ветеран дәрәҗәле кунакларны: «Яшь буынга без кичергәннәрне күрергә язмасын», — дигән сүзләр белән каршы алды. Хәтирә апа олы яшьтә булуына карамастан, күңел күтәренкелеген саклап калган, ул бик кызыклы, җанлы әңгәмәдәш.
«Сугыш башланганда миңа 18 яшь иде. Авылда барлык ир-атларны фронтка алдылар, аннары — хатын-кызларны, шул исәптән мине дә. Химки шәһәрендә разведчикка укыттылар, аннан соң эшелонга төяп, Ленинградка җибәрделәр. Ленинградка 70 чакрымны шуышып бардык, — дип искә ала Хәтирә апа. — Хәзер яхшы, мул яшибез, алга таба да шулай булсын».
Хатирә һәм Мөбарәкҗан Салиховлар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Асия гаиләсе белән — Өлгедә, Әлфия Казанда яши. Ике онык һәм 5 оныкчыклары бар.