Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Новосибирск нәзарәте җитәкчесе, 63 яшьлек Рафаил хәзрәт махсус операциягә киткән

0 137

Новосибирск һәм Новосибирск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Рафаил хәзрәт Сөләйманов махсус хәрби операция зонасына киткән.

Аның максаты – сугышчыларга рухи ярдәм күрсәтү, дип яза «ВКонтакте»да «Новосибирск татарлары» төркеме.

Рафаил Сөләйманов моңа кадәр җинаять җаваплылыгына тартылган булган.

2023 елның 13 февралендә 63 яшьлек Рафаил хәзрәт Сөләймановка хөкем карары чыгарылган булган. Аны мигрантлар өчен легаль булмаган кунакханә оештыруда гаепләгәннәр. Нәзарәт җитәкчесен сынау срогы белән шартлы рәвештә ел ярымга ирегеннән мәхрүм иттеләр (җәза срогы август аенда төгәлләнгән).

«Вести Новосибирск» язуынча, мигрантлар өчен кунакханә Хилок базары янында оештырылган булган. Аны җирле ФСБ хезмәткәрләре узган елның февралендә ачыклый. Аннары Россия Эчке эшләр министрлыгының Новосибирск өлкәсе буенча Баш идарәсе рейд үткәрә һәм төзелештә Үзбәкстан Республикасының 40 гражданы булуын ачыклаган. Тикшерү күрсәткәнчә, аларның 12се легаль булмаган рәвештә яшәгән. Кунакханәдә яшәүчеләр «легаль булмаган тулай торак»ның хуҗасы Новосибирск шәһәре һәм Новосибирск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рафаил Сөләйманов булуын әйтә. «Кунакханәдә тору өчен түләүне ул шәхсән, акчалата һәм банк күчерүләре аша, шулай ук үзенең ышанычлы кешесе – Бохромжон аша кабул иткән», – диелә суд документларында.

2022 елның язында Новосибирск өлкәсе Хөкүмәте «Ихлас» мөселман җәмгыятеннән Новосибирскиның Фрунзе урамындагы тарихи мәчет бинасын азат итүне таләп иткән булган. Бу хакта оешма башлыгы Рафаил Сөләймановка хәбәрнамәне 2022 елның март башында җибәргән. Документта төгәл 3 ай эчендә бинаны бушатырга һәм янкормаларны җыештырырга кушылган була. Полиция хезмәткәрләре, Новосибирскның тарихи мәчетендә хокук бозу ачыкланды дип, җинаять эше кузгата. Хокук саклаучылар версиясе буенча, «Ихлас» мөселман җәмгыяте җитәкчелеге храмда мигрантлар өчен хостел оештырылган һәм алардан яшәү өчен түләү алган. Моннан тыш, ревизорлар килештерелмәгән янкормалар тапкан.

Рафаил Сөләйманов РФ мөселманнары Диния нәзарәте ягыннан ярдәмгә өмет иткән, дип яза «Вести-Новосибирск». Ул шул максаттан 2020 елның 5 мартында бу оешманың Новосибирск өлкәсендәге филиалын терки, ләкин үзе өчен бернинди уңай нәтиҗәгә дә ирешми. Шул ук вакытта, 2022 елның 11 апрелендә мөселман җәмгыяте башлыгына, бинада янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылган өчен, 20 мең сумга штраф салганнар.

Рафаил хәзрәт Сөләйманов 2019 елда 13-14 июнь көннәрендә Казанда Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында да катнашкан булган.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Хилок на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.