Россия беренчелекләрендә җиңүче көрәшче егет кунакханәдә янгында һәлак булган
0
125
Дагыстанның Спорт министрлыгы 18 яшьлек спортчы Мухтар Салманов һәлак булуын хәбәр итә. Егет Хасавюрт шәһәрендә кунакханәдә янгын вакытында үлгән. Бу турыда «Вести» каналы яза. Мухтар Салманов Махачкаланың адаптив-спорт мәктәбендә тәрбияләнгән. Ул берничә тапкыр ирекле көрәш буенча Россия чемпионатларында җиңгән. Ведомство мәрхүмнең туганнарының кайгысын уртаклаша. 21 сентябрьдә Хасавюрт шәһәрендә кунакханәдә янгында ике кеше һәлак булган, алты кеше имгәнгән, аларның икесе авыр хәлдә хастаханәдә ята, диелә хәбәрдә.