Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022
Март 2022
Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Киркоров, Лолита, Гузеева белән эшләгән Рамил Касыймов: «Хатыным миннән 17 яшькә яшь»

0 569

Бүген сезне «НТВ» телеканалында баручы «Маска», «Ты супер» тапшыруларының (әле ул гына түгел!) сценаристы белән таныштырасы килә. Ул – Рамил Касыймов. Үзебезнең татар егете булып чыкты. Аны блогер хатыны Виктория Касыймова аша да беләләр. Күп кенә видеоларының авторы аның ире булып тора. Рамил үзе кайсы яклардан? Кем булырга хыялланган? Эше, гаиләсе турында «Интертат» әңгәмә корды.

Рамил, үзегез белән таныштырыгыз әле. Кайсы яклардан буласыз?

Мин Удмуртиянең Глазов шәһәрендә туганмын. Минем бөтен балачагым Татарстанда узды. Әнием Рәйсә Кукмара районына керүче Яңа Чәбия авылыннан. Яңа Чәбиядә татар телендә сөйләшергә өйрәндем. Әтием Нәхыйп – нократ татары (чепецкий татарин). Әтием ягыннан 1724 елга кадәрге ата-бабаларымны беләм.

Кечкенә чагыгызда кем булырга хыяллана идегез? Кайсы уку йортларында белем алдыгыз?

Кечкенә чагымда авылда колхоз рәисе буласым килде (елмая). Ферма тотарга хыялландым. Тракторлар йөрүен, сыерлар булуын теләдем. Кечкенә чагымда авылда тракторчы Нәфыйк абыем белән тракторда йөри идек.

Глазов шәһәрендәге 14нче гимназияне тәмамладым. Аннары Глазов дәүләт педагогия институтында тарих укытучысына укып чыктым.

Бүгенге көндә сез – уңышлы сценарист, әти, ир. Ничек барысын да бергә алып барырга җитешәсез?

Ничек итеп уңышлы сценарист булырга кирәклеген төгәл генә әйтә алмыйм. Шулай килеп чыкты. Мин гел эшләдем дә эшләдем. Әле бу көннәрдә резюмены карадым. Россия телевидениесендә («Первый канал», «Россия», «НТВ», «Культура», «Ру.ТВ», «СТС», «Пятница», «Карусель» һ.б.) сценарист булып 15 ел эшлим икән. Минем барлык тапшыруларым да «топ»ка кергән. Мәсәлән, «НТВ»дагы «Маска», Ты супер» тапшырулары. Алар күп. Санап бетереп булмас. Танылган телевизон алып баручылар белән эшләдем. Нинди генә телевизион алып баручыны алма, алар мин язган текст белән сөйләде. Мин гомерем буе нәрсәдер яздым. Әле күптән түгел балалар бакчасындагы тәрбиячемне очраттым. Ул мине хәтерләми дип белдем. Беләсезме, минем 1982 елда язылган шигыремне укыды. Шаккаттым. Бер апам язучы, туганнан туганым шигырьләр яза. Кызым да шигырьләр яза. Безнең нәселебездә язу сәләте бар.

Эшне дә, гаиләне дә җиңел алып барам. Көн тәртибем көйләнгән. Минем кабинетым бар. Андый вакытларда миңа комачауларга ярамый. Түшәмгә карап утырам икән, мин барыбер эшлим дигән сүз. Компьютерда җыям икән, димәк, мин яңа текст уйлап таптым. Иң авыры – уйлап чыгару. Калганы – техник өлеш.

Үземне әйбәт әти дип саныйм. Минем 2 балам бар. Кызым Асия – беренче хатынымнан. Аңа 19 яшь. 1,5 яшьлек улым Тимур – икенче хатыным Викториядән. Үземне дөньяда иң әйбәт ир дип саныйм (елмая).

Викторияне Интернеттан күреп беләбез. Ул – шактый танылып килүче блогер. Блогер ире булу авыр түгелме? Виктория төшкән видеоларның идея авторы да сез бит, әллә ялгышаммы?

Без өйләнешкәндә, Виктория блогер түгел иде әле. Балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшләде. Видеоларны төшерә башлагач, нәрсәгә килеп эләккәнемне аннары гына аңладым (көлә). Пандемия вакытында өйдә утырганда акылдан язмас өчен, төшерәчәк видеоларга текстлар уйлап чыгара башладык. Менә шуннан бер-бер артлы видеолар китте дә китте. Блогер ире булырга авыр түгел. Гомерем буена сценарий язам. Виктория башкара торган җырларның текстын да мин яздым. Төшерүен дә мин төшерәм. Виктория – бик талантлы кыз. Рольләрен оста башкара. Видеоларны мин дә, ул да монтажлый. Лариса роле өчен идеяләрне анекдотлардан кулланабыз. Виктория Лариса ролен уйнаганда, Удмуртия авылларындагы акцент белән башкара. Миңа шундый сөйләшү бик ошый. Без икебез дә Удмуртиядә үстек. Шуңа барысын да кызык итеп төшерәбез. Ларисаның дусты булып уйнаучы Широбоков – минем классташымның фамилиясе. Кызык һәм динамик фамилия. Шәп тандем дип саныйм.

Викториянең безнең милләтне күрсәткән видеолары бик ошый. Карагач, горурланып куясың. Ә сез үзегез татарча әйбәт сөйләшәсезме? Әллә аңлыйсыз гынамы?

Өйдә көнкүреш темаларына сөйләшә алам. Кызганыч, татар телендә әйбәт сөйләшмим. Дөрес, әнинең авылына кайтканда, анда синең белән берсе дә русча сөйләшми. Телисеңме-теләмисеңме, 2 сәгатьтән соң, бар белгән татарчаң чыга башлый (көлә). Кызым Асия татарча бөтенләй белми. Улым Тимурны татар мәктәбенә бирәсем килә. Туган телне, мәдәниятне белеп үсүен телим. Бу – мөһим, кирәк әйбер дип саныйм.

Казанда еш буласызмы? Нәрсә сезгә бездә ошый? Татар халык ашларыннан, аеруча да, кайсы ризыкны яратасыз? Өйдә безнең милли ризыкларны пешерәсезме?

Казанда еш булабыз. Миңа анда бик ошый. Бигрәк тә татарларның күп булуы ошый. Хәтта гаҗәпләндерә. Үземнең дуслар әйләнәсендә мин – бердәнбер татар, бердәнбер – Рамил. Татарлар күп булган башка шәһәргә килгәч, Рамилләр дә күп, татарлар да күп. Казанда үземне өйдәге сыман хис итәм. Миңа татар халык ашларыннан барысы да ошый. Әтием һәм әнием ягыннан бабаларым атларны күп үстергәннәр. Ат итеннән пешергән бар ризык миндә соклану уята. Ат итен озак ашамасам, хәтта миңа моңсу була башлый (көлә).

Виктория, мине шаккатырыр өчен, өчпочмак пешерергә өйрәнде. Пешерде дә, шуннан соң мин аның кулын сорадым (елмая).

Виктория сездән күпкә яшьме? Әти-әнисе удмуртлармы? Хатыныгызны әз-мәз татарча сөйләшергә өйрәтеп киләсез ахрысы?

Виктория миннән 17 яшькә яшь. Ул – рус һәм удмурт милләтеннән. Мин татарча әйтсәм, ул интуитив рәвештә нәрсә әйтергә теләгәнемне аңлый. Берсендә Викториянең әнисе безгә кунакка килгәч, «Син әллә татарча аңлыйсыңмы?» – дип сораган иде кызыннан.

Виктория белән төшергән кайсы видео бик озак төшерелде һәм иң истә калды?

Ленин урамы турында төшерелгән клип. Без аны бик озак төшердек. Барлыгы 4 шәһәрдә төшерелде. Ниндидер кадрлар җитми иде. Озак уйлый идек. Викториянең блогына бик үк ошап та бетмәгән видео булды ул. Урам ностальгиясе анда.

Ирнең хатынына блог алып барырга булышуы шәп, әлбәттә. Теләсә кайсы уртак иҗади эшебездән яхшы хис-кичерешләр алабыз. Видеоларны Интернетка урнаштырып, күп караулар җыелуын күргәч, сөенәбез. Безнең эш юкка булмаган, дибез. Бу – бик мөһим. Хәтта ир белән хатын бергә төрек келәмнәре тексә дә, бу – бик әйбәт уртак эш дип саныйм. Сезне аның өчен мактаячаклар гына. Бу – мисалга иде.

Телевизион тапшыруларга, Викториянең яңа төшереләчәк видеоларына сценарий озак языламы? Илһам белән эш ничегрәк?

Озак уйламыйм. Утырсам, тиз генә язып атам. Килеп чыкмаган, яисә язарга илһам булмаган чаклар була, әлбәттә. Кайчагында язган берәр әйбер миңа ошамаска мөмкин. Шуңа ул компьютерның «кәрҗиненә» китә.

Мәскәүдә ничә ел яшисез?

Мәскәүдә 15 ел яшим. Мәскәүдән ерак булмаган урында, урман янындагы участокта үз йортыбыз белән яшибез.

Бик күп рус артистларына сценарий язгансыз, клип төшергәнсез. Алар белән эшләү ничек?

Клипларга килгәндә, «Чай вдвоём» төркеменнән җырчы Денис Кляверның «Когда ты станешь большим» җырына клип төшердем. Режиссёры идем. «Ютуб»та әлеге клип 53 миллион карау җыйды. Денис Клявер белән икенче уртак эшебез – «Мой Питер» җыры. Сүзләрен икәү бергә яздык. Әйе, бик күп телевизион тапшыруларга, аларны алып барган артистларга сценарий яздым. Филипп Киркоров, Дмитрий Нагиев, Лолита Милявская, Сергей Шнуров, Дмитрий Губерниев, Николай Басков, Сергей Бурунов, Лера Кудрявцева, Ольга Бузова, Тимур Бадрутдинов, Тимур Родригез, Александр Ревва, Сергей Лазарев, Максим Аверин, Юлия Барановская, Ләйсән Утяшева, Анастасия Заворотнюк, Юрий Николаев, Евгений Плющенко, Яна Чурикова, Александр Масляков, Ефим Шифрин, Лариса Гузеева һәм башка рус «йолдызлары» белән эшләргә туры килде.

Телевидениегә килгәнче кайларда эшләдегез?

Шулай ук сценарий авторы булып эшләдем.

Татар эстрадасын тыңлыйсызмы? Сезнең плейлистта кат-кат тыңлый торган татар җырлары бармы? Татар артистлары белән эшләргә теләгегез юкмы? Аларга клип төшерер идегезме? Гомумән, татар клиплары турында?

Татар эстрадасы, татар җырлары әти-әниләр белән торганда яңгырый иде. Әлбәттә, мин тыңлый идем. Татар артистлары белән рәхәтләнеп эшләр идем. Клип төшерер идем. Татар җырларының нигезендә – әти-әни, гаилә, туган як темасы.

Әти-әниегез сезнең белән горурланамы?

Әйе дип уйлыйм. Алар икесе дә заводта эшләп, лаеклы ялга чыктылар. Хезмәт ветераннары. Лаеклы ялга чыккач, Глазов районының Татар Парҗысы авылына күченделәр. Моңарчы Глазов шәһәрендә яшәделәр. Әти-әнинең алтын туйлары булды. 53 ел гомер кичерәләр. Аларны бик яратам. Алар да безне яратып, кайтканыбызны көтеп торалар. Оныкларының оныгы бар инде. Гаиләдә без ике бала үстек. Бертуган апам бар. Әти-әни безгә яхшы тәрбия, белем бирделәр. Иң мөһиме – исән-сау булсыннар.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Глазов на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.