Җан өшеткеч фаҗига: Крещение көнендә 39 яшьлек хатын баласы каршында батып үлгән
0
47
Ленинград өлкәсенең Гатчина районында 19 гыйнвардагы Крещение бәйрәме фаҗига белән тәмамлана. Выра авылында Оредеж елгасында чукыну өчен купель ясаганнар. Әмма купельне ясаучылар елгада көчле агым икәнен исәпкә алмаган. 39 яшьлек хатын баскычта тотынып төшми, мунчадан чугыга суга гына сикерә. Әниләренең купельгә сикергәнен баласы да карап тора. Хатынны боз астындагы агым ияртеп алып киткәне видеода ук күренеп тора. Аны ирләр коткармакчы була, әмма шул мизгелдә купель янында булган ир аны тотып кала алмый, калган ирләр соңрак кына килеп җитә. Хатын Санкт-Петербургтагы төзелеш фирмасында юрист булып эшләгән. Аның иренә 50 яшь булган, экстрен хезмәтләрне ул чакырта. Бу купель "законсыз" булуы ачыкланган, чөнки аны биредә яшәүчеләр үзләре генә ясап куйган, анда коткаручылар һәм табиблар дежур тормаган. Купель рәсми исемлекләрдә булмаган. МЧС хезмәткәре Александр Зуев әйтүенчә, елдага агым секундына 3 метр тәшкил итә, шуңа да аны агым алып киткән дип фаразлыйлар. Шулай ук мунчадан соң кисәк салкын суга сикергәч көзән җыерган булуы да бар дигән фараз да карала. Анысы экспертизадан соң билгеле булачак.