Фәрит Мөхәммәтшин бадминтон буенча алты тапкыр Россия чемпионы белән очрашты
0
33
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бадминтон буенча алты тапкыр Россия чемпионы, Татарстан спортчысы Евгения Косецкая белән очрашты. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сезне чын күңелдән котлыйм. Сез туган Татарстаныбызны һәм тулаем алганда Россияне данга күмәсез. Республикада бадминтонның актив рәвештә үсеш кичерүенә шатмын, сезнең өчен җан атачакбыз», — дип мөрәҗәгать итте Мөхәммәтшин спортчыга.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Косецкая рәттән алтынчы мәртәбә бадминтон буенча Россия чемпионы булып танылды — турнир 30 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Гатчина шәһәрендә узды.