Добавить новость
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018 Май 2018 Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4 5 6
7
8
9
10
11
12 13 14 15
16
17
18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Әдәби сәяхәттә: «УНИКС» бинасында Такташка мемориаль бүлмә ачылырга тиеш булган, тик...»

0 303

19 июль кичендә Казан үзәгендә бушлай әдәби экскурсия үткәрелде. «1930 елларның әдәби Казаны» сәяхәтен Бөтендөнья татар яшьләре форумының «Ачык университет» проекты Татарстан Милли музее һәм «Татар китабы йорты» белән берлектә үткәрде. Экскурсияне «Татар китабы йорты» мөдире Айдар Шәйхин алып барды.

Экскурсиягә килүчеләр Галимҗан Ибраһимов, Шамил Усманов, Фәхри Әсгать, Һади Такташ, Муса Җәлил, Гомәр Гали, Кави Нәҗми, Абдулла Алиш, Ибраһим Гази, Габдулла Тукай, Шәриф Камал яшәгән яки эшләгән биналар белән танышты.

Сәяхәт маршруты

Сәяхәт Кремль урамында урнашкан Ленин һәйкәле янында башланды. Монда университетның татар язучылары белән бәйләнеше турында сөйләнде, университетта әдәбият түгәрәге оешканы әйтелде. Каршыдагы бинаның Фәхри Әсгать белән бәйләнеше, аны белүчеләр бик аз булуы, тик ул да кыска гына гомере эчендә әдәбиятка зур өлеш керткәне турында сөйләнде.

Аннан соң каршыдагы «УНИКС» мәдәният-спорт комплексының Һади Такташка бәйле тарихы турында да әйтелде. «УНИКС» бинасы да – безнең әдәбият өчен мөһим бина, чөнки ул бина төзелгәндә, Такташ яшәгән йорт сүтеп ташланган, университет «УНИКС» бинасының бер почмагында Такташка багышланган я мемориаль бүлмә ачарга, я һичьюгы такта куярга вәгъдә биргән, тик анда бернинди бүлмә дә ачылмый, такта да куелмый», – дип сөйләде Айдар Шәйхин.

Шуннан соң без Черек күлгә таба бардык, Гомәр Гали яшәгән бина белән таныштык. «Гомәр Гали – Казанда татар язучыларын туплаган, оештырган, аларга әдәби хәрәкәттә үсәргә ярдәм иткән кешеләрнең берсе. Аның хикәяләре дә бар, ләкин ул әдәбиятта тәнкыйтьче буларак билгеле. Гомәр Галине татар әдәбиятының премьер-министры дип тә йөрткәннәр», – дип мәгълүмат бирде экскурсия алып баручы. Аның кулга алынуы, лагерьга эләгүе, кире Казанга кайтуы һәм сөргенгә җибәрелүе турында сөйләде.

Гали Гомәр яшәгән йортның күршесендә урнашкан Мергасов йорты янында тукталдык. Анда озак еллар Кави Нәҗми яшәгән. Кави Нәҗми – Язучылар союзының беренче рәисе. Шушы ук йортта, Кави Нәҗми күршесе булып, Абдулла Алиш яшәгән, соңрак бу йортта Ибраһим Гази дә яшәп алган.

Алга таба Кремль урамындагы 21нче йортка таба юнәлдек, хәзерге вакытта анда «Түбәтәй» кафесы урнашкан. «Хәзер «Татмедиа»да бара торган процесслар элек шушында булган», – дип аңлатты Айдар Шәйхин. Аның сүзләренчә, бу – татар язучылары күпләп җыелып утырган бина, анда берничә редакция урнашкан, җыелышлар узган, нәшрият тә булып алган.

Экскурсия Кремль урамыннан Муса Җәлил урамына таба дәвам итте. Анда без хәзерге вакытта реконструкцияләнә торган бина каршысында тукталдык, ул йортта Кәрим Тинчурин яшәгәне турында сөйләнде.

Аннан соң Бауман урамына таба юл тоттык. Айдар Шәйхин бу урамда элек тә тормыш кайнап торганын һәм, шулай ук, монда да татар әдәбияты өчен әһәмиятле урыннар булганын әйтте. Экскурсион төркем «Ногай» отеле каршында тукталды. Ул бинада элек Матбугат йорты, Язучылар союзы идарәсе, Тукай клубы, Камил Якупов исемендәге типография дә булган. Хәзерге вакытта «Ногай» кунакханәсендә Тукай клубы булган урын зал буларак сакланганы, кунакханәдә Муса Җәлилнең эш өстәлен күрергә мөмкин булганы, аның һәр катында татар әдәбиятына багышланган экспозицияләр барлыгы турында да әйтелде. Шулай ук бина китап белән элемтәсен югалтмаска тырыша, монда хәзерге вакытта Китап клубы форматында оештырылган ресторан эшли.

Экскурсия азагы Островский урамында булды. Монда Яшь тамашачылар театры бинасы элек Татар мәдәнияте йорты булуы, анда Камал театрының беренче сезоны үтүе һәм Һади Такташ белән хушлашу мәрасиме оештырылуы турында сөйләнде. Шулай ук аның каршысындагы Габдулла Тукайның соңгы көннәре үткән бина белән дә таныштык.

«1930 елларның әдәби Казаны» сәяхәте Шәриф Камал яшәгән йортта тәмамланды. Хәзерге вакытта әлеге бинада Шәриф Камал музее һәм «Татар китабы йорты» үз эшчәнлеген алып бара.

Әдәбият тарихына бәйле маршрутлар күп төрле була ала

Әдәби сәяхәт тәмамланганнан соң, Айдар Шәйхиннан әлеге маршрут турында сораштым.

Конкрет бу маршрут буенча экскурсия, ягъни Ленин һәйкәленнән башлап, беренче тапкыр үткәрелде, ләкин бу – безнең Шәриф Камал музееның «Әдәби Казан» дигән җәяүле экскурсиясе, ул 2021 елдан бирле гамәлдә. Без аны вакыт-вакыт гаризалар буенча үткәрәбез, гадәттә, безнең маршрут, киресенчә, «Татар китабы йорты»нда башлана һәм без анда Матбугат йортын, Казан университеты ишегалдында университет типографиясе урнашкан биналарны карыйбыз, анда күбрәк китап басу тарихы турында сөйлибез. Бүген исә, без шушы экскурсиянең 30нчы елларга багышланган бер өлешен күрдек. Экскурсия бөтенләй үк беренче түгел, ләкин «Ачык университет» кысаларында без аны бераз уникальрәк итәргә тырыштык, – дип аңлатты Айдар Шәйхин.

Ул маршрутка тагын нинди локацияләр өстәп булганы турында да сөйләде.

Безнең маршрутлар күп була ала. Хәтта Шәриф Камал белән бәйле аерым биналар да географик яктан киң, аның Казанда яшәгән беренче йорты, ул эшләгән биналар, Тинчурин театры бинасы, шәһәрнең ул өлешендә безнең татар язучылары, композиторлары, артистлары, режиссерлары белән бәйле локацияләр бар. Бүген экскурсия барышында аңлашылды: Җәлил буенча аерым җәяүле экскурсия кирәк, чөнки нокталар бик күп һәм барысы да кызыклы. Димәк, эшләргә, сөйләргә урыннар бик күп, әгәр дә безнең әдәбият сәнгате, аның тарихы белән кызыксынучылар булса, Шәриф Камал музее, «Татар китабы йорты» андый экскурсияләрне тәкъдим итәргә әзер.

Гадәттә китап, матбугат тарихы буенча экскурсияне өлкән фәнни хезмәткәр Гөлназ Җиһангирова үткәрә, гомумән, Милли музей системасына кергән филиаллар белән экскурсияләр үткәрәбез. Казанда әдәбият тарихы белән бәйле нокталар бик күп, без дәреслектән әсәр укыганда, журналдан, газетадан укып белгән кешеләр бит кайчандыр Казанда атлап йөргәннәр. Алар белән бәйле урыннарны барып күргәч, миңа калса, тарихка карата мөнәсәбәтебез үзгәрәдер, ул җанлана, якыная, ул кешеләр синең өчен кадерле кешегә әйләнә, – дип сөйләде Айдар Шәйхин.

Ә татар әдәбияты тарихы белән кызыксынучылар бар. Шундыйларның берсе Надир Сафиуллин. Аны «Татар китабы йорты»нда узган чараларда күргән бар иде, бүгенге экскурсиядә дә күрештек. Мәскәү өлкәсендәге Электросталь шәһәрендә туып, гомер буе инженер-конструктор булып эшләгән Надир абый хәзерге вакытта татар әдәбияты белән мавыга башлавы турында сөйләде. «Әсәрләр дә укыйм, экскурсияләргә дә йөрим, «Татар китабы йорты»на да мөмкин булган вакытта даими рәвештә киләм», – диде ул. Әлеге экскурсиядән үзе өчен бик күп яңа мәгълүмат туплаганы турында да әйтте.

«Ачык университет»ның Казан буйлап сәяхәтләренә төрле буын вәкилләре җыела. Татар телендә шәһәребезнең тарихи урыннары турында тыңларга теләүчеләр бар.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Электросталь на Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Инициативы по развитию села включили в народную программу «Единой России»

В Подмосковье состоялась торжественная присяга курсантов "Гвардейской смены"

Воробьев: поликлинику в Голицыне собираются достроить в 2028 году

Более тысячи сотрудников МосОблЕИРЦ навели порядок в 56 округах Подмосковья на субботниках


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Электросталь на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.