Мәскәү өлкәсендә мөселман һәм татар җәмәгатьчелеге мәдәни үзәге ачылды
0
43
(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Электростальдә татар рухи-агарту үзәге ачылды. Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәте мөфтие Рушан Аббясов мондый үзәкнең милләтара күп функцияле мәйданчык булуын әйтә. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Мөфти Рушан Аббясов рухи-агарту үзәген булдыруга зур өлеш керткән җәмгыять активистларына һәм Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Илдар Нурисламовка мөфтинең Мактау грамоталарын тапшырды. Тантана тәмамланганнан соң, мөфти Рушан Аббясов җитәкчелегендәге җәмгыять әгъзалары өйлә намазын укыды. Округ администрациясе 2019 елның декабрендә булачак үзәк өчен бина тәкъдим иткән иде. Җәмгыять әгъзалары 50 өмә үткәрде, 1,5 ел эчендә уртак көч белән бинаны капиталь ремонтлауга иреште. Татар рухи-агарту үзәге, һичшиксез, Электросталь татарлары һәм мөселманнарының рухи, мәдәни, ял, мәгърифәт һәм белем бирү тормышын берләштерү урынына әвереләчәк. Биредә төрле яшьләр милли форумнары, фәнни-гамәли конференцияләр һәм этно-күргәзмәләр узачак, балалар белән рухи агарту түгәрәкләре аша эш оештырылачак, китапханә, милли кием һәм аш-су музее оештыру планлаштырыла, диелгән Россия Мөфтиләр шурасы сайты хәбәрендә.