Добавить новость
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013 Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014 Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015 Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Ике овертаймга кадәр сузылган «Ак Барс» – «Автомобилист» хоккей матчыннан репортаж

0 132

Кайсы команда җанатарлары моңсуланып кайтып китте?

Екатеринбургның «Автомобилист»ы һәм Казанның «Ак Барс»ы дүрт җиңүгә кадәр көч сынаша. Җиңгән команда Гагарин Кубогы өчен көрәшне киләсе турда дәвам итәчәк. Беренче ике уен Екатеринбургта узды. Өченчесе Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда, ягъни «Ак Барс» өчен өйдә. «Ак Барс» өч уенның берсендә генә отты.

Боз сарае тулы иде дияргә була, берничә буш урын күренгәли иде. Екатеринбургтан килгән җанатарлар да күп иде. Безнекеләр дә, көндәш команда җанатарлары да уен алдыннан бәйрәмчә кәефтә иде, бер-берсен сәламләшеп, елмаешып йөрделәр. Кызганыч, уен ахырында бары бер җиңүче була һәм кайсыдыр команда җанатарлары моңсуланыбрак кайтып китә. Бу юлы ул Казан командасы җанатарлары иде.

Билет алуның яңа системасы

Әйтүемчә, кеше күп иде, хоккей матчларына билетлар тиз алынып бетә. Кассадан күпләп билет алып, аннары аларны сатып акча эшләүчеләрдән саклык чарасы буларак, «Ак Барс» билет сату системасына үзгәреш кертте. Беренче чиратта «Ак Барс» хоккей клубының сайтында яки кушымтасында теркәлгән һәм аккаунтларын «Татнефть Арена» кассаларында шәхси документын күрсәтеп раслаган кешеләр ала, аннары калган билетлар сатуга чыга.

Уен алды

Плей-офф этабында дүрт тапкыр җиңелгән командалар ярыштан төшеп кала бара, шуңа күрә матчлар тагын да кискенрәк һәм кызыклырак була. Оештыручылар да уеннарны үзенчәлеклерәк итеп үткәрергә тырыша.

Матч башланыр алдыннан тамашачыларга аларның утыргычларында җанатар таяклары булуы турында хәбәр ителде. Элек бер-берсенә бәргәч тавыш чыгара торган һава тутырылган таяклар бирелә иде, бу юлы яктырткычлы таяклар булды, алар караңгыда кызгылт-сары утлар белән яктыртты.

Фото: © Гөлия Хәсбиуллина

Матч алдыннан тамашачылар татар көенә чыгыш күрә алды. Гомумән хоккей матчларында татар мохите булдыру елдан ел күбрәк сизелә. Мәсәлән, «Татарча матч»лар үткәрелүе, боз сараенда яңгырый торган татар телендәге җырлар, «Шаян ТВ» телеканалы белән хезмәттәшлек.

Аннары тамашачылар «Волга-Волга» ансамбле белән бергәләп «Белые розы» җырын җырлады. Гимннарны «Ямьле» төркеме башкарды.

Уен барышы

Югарыда язылганча, җиңүне Екатеринбург командасы яулады. Беренче ике периодта «Автомобилист» берәр алка кертте, «Ак Барс» җанатарлары күңелсезләнеп калды. Аннары өченче периодта «Ак Барс» ике гол кертте һәм исәпне тигезләде, җанатарлар да, уенчылар да уянып китте, күңелгә җылы йөгерде. Плей-офф уеннарында төп вакытта исәп тигез калса, уен өстәмә периодта беренче гол кергәнче дәвам итә. Җиңүче тиз генә билгеле булмады, гол икенче овертаймда, ягъни икенче өстәмә периодта гына керде керде. «Ак барс»ның кискен һөҗүмнәре күп булды, тик алка капкага кереп җитә алмады. Икенче овертаймның яртысы инде узгач, «Автомобилист» уенысы гол кертте һәм командасына җиңү китерде.

Голлар турында тулырак.

Фото: © Гөлия Хәсбиуллина

Матчтан соң

Уенның озакка сузылганын һәм авыр булуын матбугат конференциясендә хоккейчылар да, тренерлар да әйтте.

«Авыр уен, ике овертайм. Көндәшкә караганда бер алкага күбрәк керттердек, алга таба әзерләнәбез. Минем өчен ике овертаймда уйнау – беренче шундый тәҗрибә», - диде әлеге уенда гол керткән «Ак Барс» һөҗүмче Дмитрий Кателевский.

«Автомобилист» командасының баш тренеры Николай Заварухин уен буенча сөйли башлаганчы Ураза гаете белән котлады. «Күршеләр, Ураза-бәйрәм белән! Башкорт, татарлар, күрше республикалар, барыгызны котлыйм», - диде ул. «Яхшы адым, нык тордык, егетләр сакта яхшы эшләде. Җиңүебез, бер адым алга атлавыбыз әйбәт», - диде ул матч турында.

Николай Заварухин «Ак Барс»ка карата да хөрмәт белән сөйләде. «Оста хоккейчылар, яхшы команда. Аңа каршы уйнаганда җиңүләр бик авыр бирелә», - диде көндәш команда тренеры.

«Ак Барс»ның баш тренеры Әнвәр Гатиятуллин да сүзен Ураза гаете белән котлаудан башлады. «Безнең бер хатага күбрәк булды Алга таба әзерләнәбез», - диде ул уен турында.

Журналистлар ни өчен команда матчларда беренче ике периодта начаррак уйнавын, ә уен ахырында активлашуы турында сорашты.

«Ике бертигез команда уйнады, инициатива бер командадан икенчесенә күчә. Команданың характеры бар, моны һәр уенда дәлилләдек, өченче матчны уйнадык. Киләсе матч иң мөһиме, аңа әзерләнәбез», - диде Әнвәр Гатиятуллин.

«Ак Барс» – «Автомобилист» каршылыгының киләсе уены 1 апрель 19:00 сәгатьтә булачак.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Забайкальском крае в 2026 году откроют пять новых авиамаршрутов

За «кредиткой» — с 18 лет: «Выберу.ру» составил рейтинг карт для молодёжи за декабрь 2025 года

За «кредиткой» — с 18 лет: «Выберу.ру» составил рейтинг карт для молодёжи за декабрь 2025 года

Новый рекорд. Аэропорт Барнаула обслужил почти 800 тыс. пассажиров за 2025 год


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Екатеринбург на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.