Милли бренд авторы Нияз Сабиров: «Сандык тарихын да, чәй тарихын да саклыйбыз»
«Каһвә – мода, ә чәйне алай модага кертеп булмый, ул – культура»
Нияз, яшьләр каһвә дип шашкан вакытта чәй сату авыр түгелме?
Монда үзенчәлек бар инде. Кофейнялар һәм үзең белән кофе алу нокталары ачылу тенденциясе китте. Шуңа да карамастан, чәй эчүче, чәйгә битараф булмаган кешеләр кимемәде. Чәй эчү ул – үзенә күрә бер культура. Каһвә белән конкуренция бар дип әйтеп булмый. Каһвәне инде аеруча иртә белән эчәләр. Ул инде кешенең гадәтенә кергән, ә чәйне иртән дә, көндез дә, кич тә эчәләр. Каһвә – тренд. Каһвә йокыны ачмый бит. «Каһвә эчсәм, йокым ачыла», – дип әйтәләр. Әйе, ачыла, бер 15-20 минутка гына. Чәй белән дә йокыны ачып була. Каһвә – мода, ә чәйне алай модага кертеп булмый, ул – культура.
Үзегез иртән нәрсә эчәсез?
Күбесенчә каты чәй эчәм, каһвәне дә эчәм инде. Каты чәй уянырга ярдәм итә, бүген иртән кара чәй эчтем. Кофеинны алмаштыра торган чәйләр бар. Мәсәлән, киндер чәе. Иртән каты итеп эчсәң, йокыны ача. Хәтта төсләр дә яктырак күренә кебек. Шул ук чәйне сыек кына итеп кич эчсәң, ул нерв системасын тынычландыра. Бер үк чәй төрлечә тәэсир итә ала.
Фото: © Нияз Сабировның шәхси архивыннан
Ябыгучылар, дөрес туклану рәвеше алып баручылар да чәй эчү яклы түгел.
Үзенчәлекле Кытай чәе бар. Аны эчәсең-эчәсең дә, «бәхет бүлмәсе»нә бик күп йөрисең һәм ябыгасың, әмма без андый чәйләр белән бәйләнмәгән, чөнки кешегә ничек тәэсир итәсен белмибез. Бездә «Мин ябыгам» дигән бер чәй бар, ул – җиңел генә чәй. Әлбәттә, чәй эчеп ябыгам дип кенә булмый. Аның өчен аерым ризыклардан баш тартасы инде. Пицца белән чәй эчүнең файдасы булмас.
Чәй яфракларын кайдан кайтартасыз?
Бездә булган һәр чәйнең үз тарихы бар. Мәсәлән, кара чәй Һиндстаннан кайта, яшел чәй – Кытайдан, зәңгәр чәй – Тайландтан, кызыл чәй – Мисырдан. Грузия, Азәрбайҗанда да кара чәй бар, ни өчен аннан кайтартмыйсыз, дип сораучылар да булды. Без статистикага күз салабыз, дөньяда һинд чәеннән дә яхшырак чәй юк. Үләннәр белән кушып ясаган очракта, ул иң тәмлесе һәм шифалысы була.
Фото: © Нияз Сабировның шәхси архивыннан
«Дәртле чәй»не күпләп алалар»
Үләннәр Татарстанда җыелганмы?
Татарстанныкы да бар. Мәсәлән, кырлыган безнең төбәктә әз. Алар үсә, халык җыя, әмма бу эшне үзәкләштереп булмый. Без шалфей, ала миләүшә кебек үләннәрне Кавказ якларыннан кайтарабыз. Алар тауларда үсә, шуңа йогынтысы да башка. Кайвакыт мәтрүшкәне дә шул яклардан кайтарабыз.
Нинди үлән кушылган чәйне күбрәк яраталар?
Анысы төрлечә. Мәсәлән, безнең «Кышкы» чәй бар. Без, үзебезнең технологлар белән, иммунитетны баета, җылыта торган чәй уйлап чыгардык. Рацион белән эчкән очракта, иммунитетны күтәрә. «Дәртле чәй» бөтенләй башка. Ул – үләннәр кушылган яшел чәй. Бу чәй инде танылды. «Дәртле чәй» ир-ат организмына әйбәт тәэсир итә. Егетләр ул чәйне бик яратып эчә, чөнки аның файдасы бар. Менә Чаллыда бер ханым бар, ул шушы чәйне тартмалап ала. Мин белмим, нишләтәдер ул аны: сатамы, иренә эчерәме. Бу чәйне һәрвакыт күпләп алалар. Ул чыннан да файдалы.
Фото: © Нияз Сабировның шәхси архивыннан
Татар чәй үстермәгән, ә нигә аны ярата дип уйлыйсыз?
Чәй эчү татар халкында мөһим роль алып тора. Татар ничек чәй эчә башлаган? Җавап гади – сәүдә юлы. Печән базарларында чәй сатучылар күп булган. Чәй эшлекле сөйләшүләрдә ярдәм иткән. Татар ничек эшли? Чәен ясый, кош телләрен чыгарып куя. Барлык сөйләшүләр өстәл артында узган – өстәл, чәй, сөйләшү.
Чәйне сөт белән эчү ничек барлыкка килгән? Миңа калса, татар халкы инглизләргә караганда алданрак сөт куллана башлаган. Ул вакытларга әйләнеп кайтсак, авыл халкының эре яфраклы кара чәй алу мөмкинлеге булмаган. Авыл халкы такта чәй эчкән. Ул чәй бик каты бит. Шул каты чәйне татар халкы мәтрүшкә, төрле үләннәр, сөт белән эчә башлаган, дип уйлыйм. Менә такта чәйне хәзер табуы бик кыен, ә бездә ул бар.
Сезнең эшлекле очрашулар да чәйсез үтмидер.
Әлбәттә, чәйсез бер очрашу да үтми. Минем офиста шундый закон бар. Минем офиска аяк атлап кергән кеше я чәйсез чыгып китми, я чәй эчмичә чыгып китми. Чәй белән шактый карарлар кабул ителде. Мин чәй белән генә шөгыльләнмим, «Хыял» продюсерлык үзәге дә бар. Җитди карарлар кабул ителә торган очрашулар чәйсез үтми инде.
Фото: © Солтан Исхаков
«Миллилек күңел түрендә булса, аны бизнеска да кертеп була»
Чәй сатып, тулы тормыш алып барырлык табыш алып буламы?
Әлбәттә, башың эшләсә, нәрсәне дә сатып була. Чәй бизнесы бик үзенчәлекле. Бу өлкәне яратмасаң, тарихын белмәсәң, монда эшләп булмый. Бу эшне чын күңелдән яратырга кирәк, шунда гына нәтиҗәсе булачак.
Казанда конкуренция зурмы?
Бик зур. Без – татар җанлы компания. Чәйләрнең исемнәрен татар хәрефләре белән генә язабыз. Кайбер чәй исемнәрендә «ә» урынына «э», «ү» урынына «у» кебек хаталар бар, диләр. Андыйны күрәсез икән, ул безнең чәй түгел! Безнең чәй исемнәре бары тик татар телендә язылган. Кабатлаучылар бар.
Без чәйнең тарихын саклыйбыз, сөйлибез. Төрле проектлар җибәрәбез. Бер татар компаниясендә дә, чыгып, чәй буенча хезмәт күрсәтү юк. Без зур самавырлар белән чыгабыз, безнең коймак пешерә торган мичләр дә бар. Башкалар андый хезмәт күрсәтми.
Фото: © Нияз Сабировның шәхси архивыннан
Гомумән алганда да, милли компанияләр шактый. Без татар милли сандыклары белән дә аерылып торабыз. Чәйләрне бәләкәй сандыкка салып, җыелма ясыйбыз. Сандык тарихын да, чәй тарихын да саклыйбыз. Сандыкның йоласы бетте. Хәзер хатын-кызлар бирнә сандыгы җыймый бит инде. Бу сандыкны барыбер истәлек итеп тотачаклар, чөнки әбиләрнең зур сандыгын хәтерләтә. Без зур сандыкларны да эшлибез, аларның бәясе бар, әлбәттә. Сандыкны да кабатлап карадылар, тик булмады, аны ясавы җиңел түгел бит, бер сандыкка 2-3 көн кирәк.
Шундый миллилек белән аерылып торабыз. Миллилек күңел түрендә булса, аны бизнеска да кертеп була. Миңа калса, без шуның белән аерылып торабыз.
Фото: © Нияз Сабировның шәхси архивыннан
«Беренчеләрдән булып, Фирдүс абый исемле чәйләр идеясен күтәреп алды»
Сездә артистларга багышланган исемле чәйләр бар иде, дип хәтерлим. Алардан кайтавазлар бармы?
Миңа ул чәйне Фирдүс абый (авт. – Тямаев) гына кире бүләк иткән булды (көлә). Беренчеләрдән булып, Фирдүс абый бу идеяне күтәреп алды. Ул бик яхшы бизнесмен бит. Заказга чәйләрне ясатты, аны концертларында да сатты, тамашачыларга бүләк тә итте. «Тямай чәе» иде ул. Салават Зәкиевичка концертында үзем бүләк иттем. Илсөя Бәдретдиновага бүләккә дип заказ биргәннәр иде.
Исемле чәйләр идеясе 2019 елда, Сабантуйларга әзерләнеп йөргәндә барлыкка килгән иде. Бер Сабантуйга беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев һәм Рәисебез Рөстәм Миңнеханов килергә тиеш иде. Без, олы хөрмәт йөзеннән, аларның шаржлары ясалган чәйләр белән көтеп тордык. Алар бәйрәмгә килмәде, ә чәй һәм идея калды.
Исемле чәйләрне туган көннәргә сорыйлар. Исемле чәйләр үзенчәлек инде, аны эшләве җиңел генә түгел. Башта дизайнер макет ясый, клиент белән килешәләр, аннан составын сайлыйлар, аны тутырабыз, төрәбез, исемнәрен ябыштырабыз. Исемле чәй составын сайлаганда игътибарлы булу да кирәк. Мәсәлән, яшел чәй кан басымын төшерә, үләннәргә аллергия булырга мөмкин, шуңа күрә бик җитди карарга кирәк.
«Татарлык бизнеска берничек тә комачауламый»
Эшмәкәр буларак, форумнарда катнашасызмы?
Катнашам, быел бик йөрмим дим, сүгәм әле үземне. Җирле эшмәкәрләр белән гел очрашып торабыз. Өйрәтә торган курсларга да йөргәнем булды, аннан мотивация, тәҗрибә аласың. Узган елда сәүдә-сәнәгать палатасы үткәргән эшмәкәрләр җыенында катнаштык. Зур чараларда катнашып торабыз. Быел Мәскәү өлкәсендәге Дубна шәһәрендә Сабантуйда катнаштык. Үзебезнең эксклюзив стаканнан 12 мең кешегә чәй эчерттек.
Үземә максат куйдым – татар чәен дөньяга танытмыйча, Казаннан беркая китмим. Минем максат – татар чәен таныту.
Чәйне башка илдән кайтарту авырлаштымы?
Юк, сизелми. Ковид вакытында авыр иде. Бүген барысы да җайлы.
Сез бу өлкәдә 5 ел. Бу вакыт аралыгында кайтарыла торган һәм сез сата торган чәйгә бәя күпмегә үзгәрде?
Без сатып ала торган чәйләрнең бәясе үсте. Шуңа да карамастан, төрле вариантлар эзлибез, чәйләргә бәяне арттырмаска тырышабыз. 2021 елдан бәяне күтәрмәдек. Конкурентларның бәя күтәрелә.
Чәйләр Татарстанда гына сатыламы?
Төрле төбәкләрдә клиентлар бар. Үзбәкстан, Казахстанда да бар. Башкортстан һәм Себер яклары даими заказ биреп тора. Иң ерагы – Кытай, Финляндия һәм Америкага җибәргән булды.
Сез татарлар белән генә эшлисезме?
Татарлык бизнеска берничек тә комачауламый. Кайбер партнерлар «бу – татарча гына, безгә туры килми» дип уйлый. Бу – дөрес фикер түгел. Без төрле бренд белән эшли алабыз. Хәзер без кышка әзерләнәбез, Яңа елга зур оешмалар бүләкләр әзерли, без хезмәттәшлек итәргә әзер. Шулай да татар җанлылык, миллилек бездә балкып тора.
Реклама. ИП Сабиров Н.Г.