Добавить новость
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016 Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017 Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Shanu чуваш төркеме җитәкчесе Вера:«Чуваш-татар мәдәниятләре берләшкән урында үстем»

0 117

«Җырның көен нигез итеп алабыз һәм аны үзебезчә эшкәртәбез»

– Вера, төркемнең исеме җисеменә туры килгән икән. Татарстанда чуваш мәдәниятен танытучы төркемнең тарихы ничек башланды?

– Shanu – чуваш теленнән һәм татар теленнән - «вера», ягъни «ышану» дип тәрҗемә ителә. Барыбыз да бу исемне ошатты. Исем уйлап баш ватмадык.

Төркемебез Казанда оешты, чөнки барыбыз да диярлек Татарстанда туып үстек. Андрей Казанцев - бәрмә уен коралында уйнаучы музыкантыбыз гына Урал якларыннан, фамилиясе дә аның Казанга якын булганы турында «кычкырып» тора. Мин үзем Аксубай районы Беловка авылында тудым.

«Shanu» төркеме 2018 елда оешты. «Иптәшләр, әйдәгез җыелыйк та, төркем булып оешабыз!» - дигән сүз булмады. Баштан мин аранжировка ясаучы Дима белән таныштым. Аның белән уртак проектлар ясый башладык. Бу этапта әле төркемнең стиле, юнәлеше дә формалашмаган иде. Нәрсә эшләгәнебезне аңламадык. Композицияләр тугач, «ә бу нәрсәгә охшаган соң?» - дип, юнәлешебезне билгеләдек. Этно-джаз юнәлешендә иҗат итәргә булдык. Беребезнең дә джаз юнәлеше буенча югары белеме юк (академик юнәлештә генә югары белем алдык), әмма джаз - бөтенебезне дә җәлеп итте. Джаз юнәлешендә иҗат итеп, этно төркем буларак оештык. Төркемебезнең нигезен джаз тәшкил итә, «этно» - безгә якын булган музыка бизәге.

Милләтем буенча мин - чуваш кызы, шунлыктан, чуваш милли мотивларын өйрәнергә булдым. Диманың нәселендә көньяк-славян тамырлары бар, шуңа күрә «Шану» композицияләрендә балкан мелизматикасы күп.

Музыкантларны ничек тупладыгыз? «Shanu»га фикердәшләр тупландымы?

– Дима белән танышканнан соң, ул: «Җитди әйберләр эшлисебез килсә, барабанчы кирәк булыр», - диде. Шулай итеп, әкренләп төркем тупланды. Хәзерге вакыттагы состав: Дмитрий Лысов, Андрей Казанцев (барабанчы), Арслан Сәйфи (скрипкачы), Дмитрий Соломатин һәм мин. Безнең төркемдә мин генә чуваш милләтеннән.

Репертуарыгыз нинди?

– Репертуарыбызда, нигездә, халык җырлары. Беренче альбомыбыз чуваш теленә, чуваш халык көйләренә багышланган иде. Без җырның көен нигез итеп алабыз һәм аны үзебезчә эшкәртәбез: кайбер очракта көй танымаслык дәрәҗәдә үзгәрә ала. Джаз музыкасында бу күренеш - норма. Джаз нормалары шундый: баштан вокалист җырның төп нөсхәсен башкара, аннан соң аны шул ук моментта үзе теләгәнчә үзгәртеп җырлый. Бу алдан уйлап куелган үзгәреш түгел, музыкантлар җырның көен, ритмын, гармониясен, аранжировкасын хәзерге минутта, секундта үзгәртеп башкара. Бик күп чуваш җырлары белән шундый эксперимент ясап карадык. Кайберләрен танырлык та түгел.

Үз-үзебезгә җырларны үзгәртеп башкарырга рөхсәт бирдек

Халык җырларын үзгәртеп башкаруны кабул итмәскә дә мөмкиннәр. Тәнкыйтьлиләрме?

– Тамашачыларны ике төргә бүлеп булыр иде: безнең музыканы аңлаучыларга, яратып тыңлаучыларга һәм тәнкыйтьләүчеләргә. Безнең аудиториядә «Шану» төркеме композицияләрен яратып тыңлаучылар тупланган. Борынгы мирасны яңарту өчен, аны заманчалаштырып тәкъдим итәргә кирәк, ул очракта яшьләрнең дә халык иҗатына кызыксынуы уяныр, диючеләр бар. Халык җырын оригиналда, гадәттә, фольклор коллективлар башкара. Музыка мәдәниятендә ул бик тә кирәкле юнәлеш, шушы коллективлар халык авыз иҗатын ничек бар, шулай саклап калу белән шөгыльләнә.

Без исә халык җырларын үзебезчә яңадан үзгәртеп тәкъдим итәбез. Халык җырлары ул - тузан җыеп яткан музей экспонаты түгел. Яшьләргә ул кызыклы булмаса, бу җырларны йөз елдан соң беркем дә башкармаячак.

Әйе, халык җырларын үзгәртеп башкаруыбызга бәйләнүчеләр табыла.

Җырларның төп нөсхәсен тыңлап үскән өлкән буын бар, алар безнең үзгәртеп җырлавыбызга куркып карый. Аларны да аңлап була. Дөрес яки дөрес түгел эшлибез дип әйтә алмыйм, күңелебез ничек тели, шулай эшлибез. Сүз дә юк, тамашачыларның башкача уйлау хокукы бар. Иң мөһиме - җырның асылын югалтмау. Әгәр ул яшьлек, энергия, тормыш турында икән, аранжировка бу урыннарны көчәйтеп, басым ясап күрсәтә икән, моның нинди начарлыгы бар? Әйтик, XVII гасырда иҗат ителгән көйне шул чорның кешесе ничек тойган, шулай башкарган. Хәзер исә мин халык җырын үземчә башкарам. Чөнки мин хәзерге заманда яшим, мин башкача тоям. «Tаran Var» (»Таран вар») җыры - шундыйдан.

Мәсәлән, олылар өчен язылган бишек җыры бар. Аны берничек тә күңелле көйләр, такмаклар өстәп, эшкәртеп булмый.

Җырны эшкәртергә алынганчы, мин аның тарихын, эчтәлеген сөйлим, тәрҗемә итәм. Билгеле бер бәйрәмнәрдә генә җырлана торган җырлар булган, яки яшьләр генә җырлый торган җырлар булган, мәсәлән. Шуңа күрә, шушы нечкәлекләрне белеп, без җырны баетырга тырышабыз.

- Начар тәнкыйтьне кабул итәсезме?

- Тәнкыйтьне җырлый башлаганда Чувашия якларыннан ишеткән булды. Бер поп-музыка паблигында безнең язманы урнаштыргач, җырны бозгансыз дип, тәнкыйтьләп атканнар иде. Андый тәнкыйтькә нормаль карыйм, мин аларны аңлыйм да, чөнки шундый кешеләр арасында үстем мин. Минем балачактан ук музыкаль зәвыгым формалашты, әмма зәвыкны тәрбияләү белән шөгыльләнмисең икән, ул үсеш кичерә алмый. Гадәткә кертмисең икән, һаман бер урында утырып калачаксың.

«Чуваш һәм татар мәдәниятләре берләшкән урында үстем»

- Җырларның тарихын кайдан беләсез? Үзегезнең фольклор экспедицияләрдә катнашкан булмадымы?

- Чувашиядә Элтияр Александров дигән фольклорчы дустыбыз бар. Чувашиянең музыка көллиятен тәмамлаган, бүгенге көндә фәнни хезмәткәр булып эшли, фәнни эзләнүләрдә катнаша. Мин аны яхшы белгеч дип бәялим, үз вакытында ул безгә бик күп фольклор материаллары бирде. Һәр материалны энәсеннән алып җебенә кадәр аңлата, сөйли. Бездә булган музыкаль репертуар - Элтияр тәкъдим иткән материаллар. Чөнки мин Чувашиянең үзәгендә яшәмим, чуваш мәдәниятеннән бераз читләшкәнмен, көн саен чуваш театрларына, концертларына йөрмим, бөтен нечкәлекләрне дә белеп бетермим. Чуваш һәм татар мәдәниятләре берләшкән урында үстем. Тирә-якта татар авыллары урнашкан, әти-әнием дә татарча белә. Чуваш мохитендә генә үстем дип әйтә алмыйм.

Әти-әнием гаиләдә чуваш телендә генә сөйләште, туган телне балачактан ук сеңдерделәр. Биш-алты яшемдә генә русча сөйләшә башладым. Әти-әнием – мәдәният йорты хезмәткәрләре. Балалар бакчасына йөргәндә үк иҗат белән шөгыльләндем, сәхнәдә эшләргә өйрәндем, чыгыш ясадым. Мәктәпне тәмамланганчыга кадәр сәхнәдән төшмәдем.

Бәхетле балачак булды минем. Гаиләдә без биш бала. Мин - дүртенчесе. Без үскәндә бар нәрсә дә бар иде, әти-әниләребез дә безнең көйне көйләргә тырышты. «Шану» төркемендәге музыкантларның барысы да, миннән кала, музыка мәктәбендә укыган. Әмма мин, авылда үскән кеше буларак, табигатькә якын булдым. Ниндидер бер аерым табигать күренешләре миңа йогынты ясый иде. Хәтерлим: урманга барганда туктап, тыңлап, тирә-якка карап, сокланып тора идем. Игътибарлы булганмын, үземә сеңдереп барганмын, күрәсең.

Кечкенә чагымнан ук халык авыз иҗатын тыңлап үстем, шуңа күрә мин аның нәрсә икәненә төшенгән идем инде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Түбән Камада музыка училищесында, Казанда дәүләт университетының музыка факультетында укыдым. Менә шул вакытта үзем дә халык иҗаты белән кызыксына башладым.

Чуваш бәйрәмнәрен бик яхшы беләм, ләкин йолаларын белеп бетермим. Чөнки православ динен тоткан чувашларның йолалары ул кадәр үк күп түгел, ә мәҗүсилек динендә булган чувашларның йолалары күптөрле. Аны театрга барып караган кебек карыйсың. Әйтик, алладан яңгыр сорау йоласы, чувашларның мәҗүсилек мәдәнияте - үзенә бер кызыклы дөнья.

- Тормыш юлыгызга кире әйләнеп кайтыйк әле. Димәк, Сез музыка юнәлешен сайлагансыз. Шул өлкәдә эшләгән әти-әниләр балаларын башка юлдан җибәрергә тырыша...

- Алар гаҗәпкә калмады. Бу алар өчен көтелмәгән хәл булмады. Югары уку йортына кергәндә башкаручы-солист буларак таныласы килде. Балачагымнан ук артист буласы килү теләге бар иде миндә. Хәтта уйнаганда да үземне интервью бирүче кеше буларак күзаллап уйный идем (көлә). Укыту эшчәнлеге белән шөгыльләнмим, үземне бу өлкәдә күрмим. Бөтен кеше дә укыта алмый бит.

«Үз юнәлешебездә популяр буласы килә, ә поп-музыка юнәлешендә популяр булырга теләк юк»

- Һәр башкаручының популяр буласы килә. Төркемегезне ничек таныта алдыгыз?

- Поп-башкаручылар кебек популяр була алмаячакбыз, чөнки без сайлаган юнәлеш - этно-джаз, ул - бик тар юнәлеш. Төрле яклап популяр булырга мөмкин. Үз юнәлешебездә популяр буласы килә, ә поп-музыка юнәлешендә популяр булырга теләк юк. Без барыбыз да югары уку йортын тәмамлаган музыка белгечләре. Үз-үзебезгә: «Без яхшы музыкантлар булырга тиеш», - дигән максат куябыз. Төркемнең киләчәге аның популяр булуыннан тора, берсүзсез. Безгә Yummy Music лейблы ярдәм итә, ул альтернатив музыкага нигезләнгән беренче татар лейблы. Сүз уңаеннан, безнең репертуарда да берничә татар җырлары бар. Гомумән алганда, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның республикада милләтара дуслыкны үстерү дигән стратегиясе бик уңышлы. Без барыбыз да моны тоябыз һәм бу бик әйбәт. Релизларны чыгаруда, концертларны оештыруда безгә теләктәшлек белдергәннәре өчен рәхмәтлебез. Чыгыш ясый башлаган артистлар өчен бу бик кадерле.

- Сезнең чыгышларны кайдан күрергә була? Репертуарыгыз тулыланып торамы?

- Репертуарыбызда, нигездә, композицияләр чуваш телендә. Әйтеп узганымча, Диманың нәселендә көньяк-славян тамырлары бар, шуңа күрә балкан, чегән, болгар (Болгария халкы) җырларын яздырдык. Татарча ике җырыбыз бар, ул җырларның оригиналы чуваш телендә, без аны татарчага тәрҗемә итеп җырларга булдык. Татарча халык җырларын эшкәртергәме яисә үзебезгә татарча җыр язаргамы - әле бу турыда уйлап бетермәдек.

Татарча җыр башкару авырлык тудырмады, чөнки татар сөйләме колакка сеңгән. Чегән җырын да башкару авыр булмады. Ул фонетик яктан авыр түгел. Болгарча да җырлап булды, чөнки бу француз, инглиз телләре түгел. Җырчылар өчен француз, инглиз теле башкару өчен иң катлаулы тел. Аерым репетиторлар ялларга туры килмәде. Ул телләрдә тагын җырлар яздыру минем өчен проблема булмаячак.

Төрле телләрдә җырлауга уңай карыйм. Вокалистка яңа телдә җырлау, яңа телне өйрәнү кызык. Яңа телдә башкару - җырга да, музыка стиленә дә йогынты ясый.

19 июльдә Пушкин урамындагы Rockstar Barда чыгыш ясарга планлаштырабыз. Джаз төркем буларак, без джаз музыканы да уйнаячакбыз. Бу популяр джаз җырлары инде. Программада джаз традицияләренә хас булган музыка да яңгыраячак.

Күптән түгел Мәскәүдә джаз фестивалендә II Бөтенроссия күләмендәге Яшьләрнең джаз коллективлары җиңүчеләре буларак чыгыш ясадык. Онлайн конкурста бөтен ил буенча йөз коллективны фестивальдә катнашу өчен сайлап алдылар. Без Мәскәү үзәгендә ЦУМ каршындагы мәйданчыкта чыгыш ясадык. Кояшлы матур көн иде ул. Фестивальдә чуваш һәм чегән телләрендә җырладык. Шунысы кызык: мәскәүлеләр джаз музыкасы культурасын белә һәм алар һәр сольный номердан соң алкышлый. Казандагы тыңлаучылар арасында андый кешеләр бик сирәк. Мәскәүдә тамашачылар арасында өлкән буын бик күп килгән иде, шулай ук бик гаҗәпләндек.

Moscow Jazz Festival джаз фестивале турында: «Мәскәүлеләр безне чит ил кешеләре кебек кабул итте»

- Джаз һәм этно-джаз - бик тар юнәлеш. Казанда бу юнәлешнең үз тыңлаучысы булырмы?

- Бу юнәлеш берничә дистә елдан артык элек барлыкка килгән. Казанда ул әле яңа гына үсеш алды, шунлыктан этно-джазны тыңлаучы тамашачылар да, Мәскәү белән чагыштырганда, күпкә аз. Аңлавымча, Мәскәүдә үз көенә яшәгән, рәхәтлекнең тәмен белеп яшәүчеләр бар. Шуңа күрә алар концертларга бара, һава сулап йөри, ләззәт ала, кызыксыналар. Казанда концертларга күбрәк яшьләр килә - 28-40 яшьтәгеләр. Тамашачылар төрле.

- Бу юнәлешкә кешеләрне җәлеп итәр, кызыктырыр өчен нәрсә эшләп була?

- Бәлки, төрле телләрдә башкаруыбыз белән җәлеп итә алырбыз. Дөресен әйткәндә, чит илгә барып, андагы музыкаль төркемнәрнең эшләү тәҗрибәсе белән танышасы килә. Чит илдә югалып баручы телләр белән күбрәк кызыксыналардыр, дигән фикер кала. Татарстанда төрле милләтләрнең заманча җырлаулары белән кешене гаҗәпләндереп булмый. Ә менә Мәскәүдә чуваш телендә чыгыш ясыйсың икән, халык, бу нинди тел икән дип, аптырап, гаҗәпкә калачак. Мәсәлән, джаз фестивалендә чыгыш ясаганнан соң, яныбызга килеп, нинди телдә җырлавыбыз белән кызыксындылар. «Япон, калмык, корея телләре түгелме?» - диделәр. «Чуваш телендә», - дидем. Мәскәүлеләр Россия төбәкләрендә яшәүче халыклар турында белми икән, дигән хис туды. Чувашлар, татарлар турында, мәсәлән, бер сүз дә чыкмаган иде. Аларга бу ачыш кебек булды. Безне чит ил кешеләре кебек кабул иттеләр хәтта.

- Этно-джаз юнәлеше Чувашиянең үзендә юкмы?

- Юк. Тел, музыка стилен исәпкә алсак, без - уникаль төркем дисәң дә була. Чувашиядә дә чыгыш ясаган булды. Пандемиядән соң барганыбыз юк әле, барып, чыгыш ясап кайтырга теләк бар.

Төркемебездә этник музыка уен коралы юк. Теге яки бу уен коралы чувашларныкы гына булган дип әйтә алмыйбыз. Идел буе халыкларының гөслә, флейта кебек уен коралларының төрләре бар, әмма бу уен коралларын бик күп халыклар кулланган. Бездә, мәсәлән, скрипка бар

- Яшь төркемнең оештыручысы буларак, теләкләрегезне дә ишетәсе килә.

- Һәр иҗат төркеменә үсеш кичерер өчен ярдәм кирәк. Акчалата грант ярдәме булса, бик сөенер идек. Музыкаль проектлар өчен республика яки ил күләмендә күбрәк шундый мөмкинлекләр булса иде.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Меланома: онкологи Ростовской области рассказали, какие изменения кожи нельзя игнорировать

Онкологи Ростовской области призывают проверить здоровье кишечника

В Казани состоялся концерт Академического ансамбля песни и пляски Росгвардии

Как проголосовать на выборах 2026 дистанционно: пошаговая инструкция

Новости Чувашии



Глава Чувашии Олег Николаев

Частные объявления в Чувашии



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Чебоксары на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.